Логотип
Яңалыклар

30 ноябрьдә аукционга килегез

30 ноябрьдә «Корстан» үзәгенең «Шостакович» залында кул эшләнмәләренең «Энҗе» дип аталган V республика конкурсы уза. Аны оештыручылар – «Ярдәм» фонды һәм «Ватан» яшьләр үзәге. Яшьләр арасында халык һөнәрчелеген җәелдерү, үстерү бурычын алга куйган бу конкурста чигү, бәйләүдән алып, кулдан эшләнгән топиарий,агачка бизәк ую кебек һөнәрләргә кадәр тәкъдим ителәчәк. Конкурста катнашкан эшләрне ТР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты Рауза Солтанова җитәкчелегендәге жюри бәяләячәк.

Конкурс көндезге сәгать 11 дә башланып, бүләкләү тантанасы сәгать 2 дә булачак. Бу көнне пыялага төшерелгән шәмаилләрне сату буенча аукцион да узар дип көтелә. Аукционнан кергән акча Теләче районы Иске Җөри авылындагы «Гаилә учагы» балалар йортына тапшырылачак. Анда бүгенге көндә 3 яшьтән алып 16 яшькәчә 10 гарип бала көн күрә.

Аукцион 12 сәгать 30 минутта башлана. Сорауларыгыз булса, аукционның координаторы Лилия Сәлахетдиновага 8905 31 997 33 телефоны буенча шалтыратырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар