Логотип
Яңалыклар

1 сентябрьдән автомобиль таныклыгы алу өчен имтиханны тапшыру тәртибе үзгәрә

1 нче сентябрьдән автомобиль йөртү таныклыгына имтиханнар тапшыруда яңа кагыйдәләр гамәлгә кертелә. Бу хакта 2015 нче елның 20 нче октябреннән үз көченә кергән Россия Эчке эшләр министрлыгы фәрманында әйтелә.

Хәзер имтиханның теоретик өлешендә һәр хата өчен тагын өстәмә 5 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Моңарчы 20 сорауның, ким дигәндә, 18енә җавап бирергә кирәк иде. Ике хата бер үк сораулар блогыннан булырга тиеш түгел. Өстәмә сорауларга ялгыш җавап кичерелми. Шулай итеп, 2 хата китә икән, барлыгы 30 сорауга җавап бирергә кирәк булачак дигән сүз.

Машина йөртү мәйданында элеккечә 3 түгел, ә 5 күнегү эшләп күрсәтергә кирәк булачак. Инспектор элек имтихан бирүче янәшәсендә машина эчендә утырган булса, хәзер күнегү эшләнүен читтән күзәтәчәк. Шәһәргә чыгып йөртү имтиханы 5 балл буенча бәяләнә. Имтиханны механик, шулай ук автомат тизлекне алмаштыру тартмасымы булган автомобильләрдә тапшырырга ярый. Әмма бер шарты бар: әгәр йөртүченең таныклыгы һәм стажы бар икән, ә имтиханны, мәсәлән, автомат системалы машинада тапшырса, аңа “механика” системалы машина руле артына утыру тыела. Моның өчен ул башта сынау тапшырырга тиеш.

Транспорт чарасын йөртү таныклыгын бирү сроклары да үзгәрә. Җиңел машина өчен ул 30, мотоцикл яки мопед өчен 15 көн тәшкил итә.

Автомәктәпләрнең эш рәвешен тамырдан үзгәртү зарур

Россия автомобиль ияләре федерациясенең Татарстан буенча вәкиле Рамил Хәйруллин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә бу яңалыклар уңаеннан үз фикерләрен җиткерде. “Бер яктан, таләпләр катгыйлана кебек, әмма юллардагы бүгенге вәзгыятьтән чыгып фикер йөрткәндә, автомәктәпләр бөтенләй әзерләмиләр кебек. Биремнәрне катгыйландыру бераз роль уйнар, бәлки. Ләкин, минем уйлавымча, автомәктәпләрнең эш рәвешен тамырдан үзгәртү зарур”, - дип белдерде ул.



Рамил Хәйруллин әйтүенчә, бүген автомәктәпләр машина йөртүчеләрне реаль шартларга яраклаштырып әзерләми. Теориядән билетлар буенча җавап биреп, гади генә күнегүләр эшләп кенә булмый, ди ул. “Имтиханга өстән-өстән генә әзерлиләр. Кеше имтихан бирә дә, аннары нәрсә буласы барыбер кебек”, - дип, ул автомәктәпләрнең курсантларны өйрәтүгә мөнәсәбәте үзгәрергә тиешлеген белдерде.

Автомәктәпне тәмамлаучылар юлга чыгарга курка

Рамил Хәйруллин соңгы елларда автомәктәпләр эшчәнлегендә бернинди алга китеш юк дип саный. “Бездә ниндидер яңа кагыйдәләр кертергә омтылалар, үз автодромнарын булдырып, психологлар кертәләр. Әмма бу вак-төяк кенә. Без 80 нче еллар азагында ДОСААФта укыганны хәтерлим. Анда бөтенләй башка мөнәсәбәт иде. Машина йөртүчеләрне чып-чын педагоглар әзерли иде, безне юл хәрәкәтендә катнашучы булырга өйрәттеләр. Психологиядән дә бернинди өстәмә сәгатьләр бирелмәде. Педагог күрсәтеп аңлатты, аварияләрне пропагандалауга юнәлдерелгән документаль фильмнар күрсәттеләр. Безне “юл куркыныч, анда көтелмәгән хәлләр була, шуңа күрә аңа ныклап әзер булырга кирәк” дигән сүзләр белән әзерли иделәр. Хәзер укыту белән кем шөгыльләнгәне аңлашылмый да. Бүген автомәктәпне тәмамлаучылар юлга чыгарга курка”, - дип билгеләп узды федерация вәкиле.

"Автомәктәпләргә рейтинг буенча “йолдызлар” бирергә кирәк"

Рамил Хәйруллин әйтүенчә, автомәктәпләр дә артык күп “үрчеде”, бер яктан караганда, бу көндәшлек тудырырга тиеш кебек. Әмма сыйфат ягыннан көндәшлек юк. Беренче чиратта, кешеләр бәягә карый, ди ул. “Минемчә, автомәктәпләргә рейтинг буенча “йолдызлар” бирергә кирәк. Мәсәлән, курсант автомәктәпне тәмамлый, таныклык ала. Аннан ел дәвамында карарга кирәк – аның тарафтан хокук бозулар булганмы, юл-транспорт һәлакәтләренә эләккәнме. Шушы күрсәткечләрдән чыгып, Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе "йолдызлар" бирә алыр иде”, - дип, ул хокук бозулар буенча рейтинг системасын булдыру мөһимлеген әйтте.

Аның фикеренчә, ел дәвамында ЮХИДИ статистиканы күзәтеп барып, иң “аварияле” мәктәпләрне ябарга да була. “Сез акча гына җыясыз, әзерләмисез дияргә кирәк”, - ди Рамил Хәйруллин. Рейтинг халык өчен ачык булса, “кара исемлек”тәге мәктәпләргә кешеләр бөтенләй бармаячак, чөнки ул ябылу алдында булачак дип саный ул.

Рамил Хәйруллин бүген таныклык алуга уку 30 мең сумга якын булуын, әмма бәядән тыш, бүтән бернәрсә үзгәрмәвен әйтте.

"Таныклыкка тишек тишүне кайтарырга кирәк"

Р. Хәйруллин фикеренчә, юл-транспорт кагыйдәләрен катгыйландыруның да файдасы күренми. “Җитди санкцияләр кертәләр, әмма вәзгыять яхшыракка үзгәрми. “Чыбыркы” алымы гына хәлне уңай якка үзгәртмәячәк. Исерек килеш руль артына утырган өчен җинаять җаваплылыгы да куркытмый бит хәтта. Прәннеге дә, чыбыркысы да булырга тиеш”, - ди ул. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга балл системасын, таныклыкка тишек тишүне кайтару фикерендә. “Бүтәнчә булмый инде. Шуннан башка чара юк. 3 тишек – таныклыкны алырга, “сау бул, бер елдан яңадан тапшырырга килерсең дияргә”, - диде Рамил Хәйруллин.  


чыганак - http://tatar-inform.tatar/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар