Логотип
Камыр ашлары

Төче камыр рецепты

Таба ашларын күптән инде төче камырдан әзерлим. Беренчедән, төче камырдан әзерләгән өчпочмак-бәлешләр җиңелрәк була. Аннары, чүпрә гөмбәсе организмга тупланып бара, күзәнәкләрне үтерә икән, диләр, белмәссең. Чөнки борынгы кеше чүпрә кулланмаган, колмак әчеткесе ясаган. Икенчедән, чүпрәле камыр безнең ашказаннарына ярамый, саруны кайната. Өченчедән, төче камырны әзерләве дә тизрәк.
Дөресен генә әйтәндә, камырым уңышлы килеп чыкканчы, төрлечә эксперимент ясап караганым булды. Миңа майлы да булмасын, корысы да тәмле түгел... Кетердәп тә торсын, каты да булмасын... Соңгы араларда ризыкларым уңышлы чыга, мөгаен, дөрес рецептка ирештем.

Төче камырдан пешкән ризыкларымның рецептларын сорыйлар иде инде. Ниһаять, сәгате сукты, ахрысы. Әлбәттә, мин аш-су остасы түгел, кемнәрдер миннән мең кат тәмлерәк әзерлидер, камырлары да минекеннән уңарактыр. Иң яхшы рецепт дигәнгә дәгъваламыйм, гаеп итештән булмасын.

Безнең мич зур, бер калаена унбиш өчпочмак сыя. Камырны якынча егерме бишләп өчпочмак чыгарлык итеп ясыйм. Алар бик зур өчпочмаклар түгел.
Зуррак җамаякка 1 бокал җылы сөт салам (бокал 200-220 мл чамасы), 250 г кибет каймагы өстим (15 процент майлылыкта). Кибет каймагы булмаса, сөтне ике бокал итеп алам. 1 йомырка сытам (күп йомырканы яратмый икән төче камыр), 1 чәй кашыгы тоз (тозның да тозлылыгы төрлечә була), 1 аш кашыгы тулыр-тулмас шикәр комы кушам. Онны илим. Минем кечкенә иләгем бар, онны аз-азлап кына, турыдан-туры камыр баса торган җамаякка илим. Онны салып, болгата башлаганчы, шушы он өстенә ике чеметем генә чәй содасы сибәм. Аннары барысын бергә кашык белән туглыйм. Онны гел өсти барам. Кашык белән болгатуы кыенлашкач, камырга 1-2 аш кашыгы үсемлек мае салып (каймак урынына сөт салсагыз, май чак кына күбрәк кирәк), азлап-азлап кына он куша барып, камырны кул белән басып бетерәм. Ул җамаяк төбенә дә, кулга да ябышмый башлый. Кулга ябышкан камырларны кашык кыры белән кырып төшерәм дә, камырны куна тактасына бушатып, инде бераз кунада басам. Барысына бергә унбиш минут чамасы вакыт китәдер. Төче камыр озаграк басканны ярата. Аз гына катырак булган кебек тоелса да, куркасы юк. Югары категорияле аш-су остасы Лилия Байкеева бераз катырак басарга куша, хәзерге оннарның җилемсәсе юк, бераз торгач, йомшап бетә, ди. Әйбәтләп басканнан соң, камырны кимендә 15 минутка (озаграк та ярый) бер читкә алып куеп торыгыз. Бу бик мөһим! Өсте кипмәсен өчен, калынрак тастымал белән каплагыз. 

Аннары инде камырдан телим – очпочмак, телим – вак бәлеш, телим – бәрәңге тәкәсе яки зур бәлеш пешерәм. Мичкә тыкканда өстен майламыйм, майны таба төбенә генә салам. Пешеп чыккач, ризыкларның өстенә башта пергамент кәгазе, аның өстеннән тастымал каплап, парландырып алам. Дәү әни, дәмләндереп алу, дип атый иде шуны. 
Ризыкка үтә нәзберек балаларым да бик яраталар шушылай пешергән таба ашларын. 

Сезгә ошаса, шат булырмын. Чөнки Аллаһы Тәгалә белгәнеңне башкалар белән бүлешүне ярата. 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик яхшы рецепт булырга охшаган. Рэхмэт бик зур. Сезнен язмаларны укуы рэхэт.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Аллаһы Тәгалә белгәнеңне башкалар белән бүлешүне ярата. - Бу җөмләгез бигрәк ошады:) Рәхмәт!

      • аватар Без имени

        0

        0

        бүген пешереп карыйм,насыйп булса, миңа рецепт ошады, рәхмәт сезгә

        • аватар Без имени

          0

          0

          Минем энием эчпочмак пешеп чыгарга 15 минут кала берэр чэй кашыгы чиста кайнар ит кайнаган бульон сала иде, минекелэр шулай яратып ашыйлар

          • аватар Без имени

            0

            0

            Кайнар бульон...

            Хәзер укыйлар