Логотип
Икенче ашлар

Үзбәкчә көндәлек пылау

Пылауны һәркем үзенчә пешерә. Ә мин, Үзбәкстанда туып-үскәнгә күрә, бу ризыкның төрле рецептларын беләм. Бүген исә сәхифәбездә классик пылау тәкъдим итәргә булдым.


Кирәк:

500-600 г дөге;
400 г ит;
урта зурлыктагы 
3-4 баш суган;
урта зурлыктагы 
5-6 кишер;
200 г көнбагыш мае;
зира, кинза орлыклары;
кайнаган су;
тоз.


 

Эш тәртибе:

Казанны кыздырып, май салабыз. Суганны юка гына итеп ярым боҗраларга турап, көчле утта алтынсу төскә кергәнче кызартабыз.




Аннары туралган ит салып кыздырабыз һәм өстенә киледә уылган зира һәм кинза орлыкларын сибәбез, тоз кушабыз.





Бераздан кишер өстибез һәм тагын 5-7 минут тотабыз.


Кишерне каплап, су агызабыз һәм уртача кызулыктагы утта 15 минутка калдырабыз. Су кайнап чыккач, җылы һәм аннары кайнар суда юылган дөге салабыз.



Утны көчәйтәбез. Дөгене, болгатмыйча, кашык белән тигезлибез. 5 минуттан соң дөгене казан кырыйларыннан бераз күтәреп куябыз. Агач кашык белән тишекләр ясыйбыз.


Тагын 5 минуттан соң, тыгызлап, капкач белән каплыйбыз. Капкач кырыйларына дымлы тастымал җәеп салсагыз да була. Салмак утта 30 минут тотабыз.
Пылау пешергәндә, суганны да, кишерне дә, майны да кызганмагыз – тәмле булуның  бөтен сере шунда!

Салат

 Майларны бик яхшы эретүче «Әче-төче» салаты пылау янына менә дигән булачак!
Ярымбоҗралап суган һәм помидор турыйбыз. (Туралган суганны салкын суда юып алабыз.) Тоз, борыч салып болгатабыз.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Попробовала приготовить, может не так как должно быть но вкусно. Спасибо за рецепт, подруга перевела. Плов готовить боязно, но этот рецепт простой и мне понравился.

    • аватар Без имени

      0

      0

      это как можно семена кинзы в плов класть? уже 65 будет, ХХ, а токого еще не слышал и СБ не ел. это в маркапчу кладут семена кинзы.

      Хәзер укыйлар