​Гөлнарадан тәмле сюрприз

«Сөембикә»дә яңа проект — быел тәмле ризыкларны татар дөнья­сында танылган артистлар пешереп күрсәтәчәк. Сәхифәбезне җырчы Гөлнара ТИМЕРҖАНОВА башлап җибәрә. Гөлнара Башкортстанда туып-үскән кыз. Аш-суга бик оста. 
«Әнинең безне нәрсәгәдер өйрәтеп утырырга вакыты булмады. Авылда эштән бушап буламы соң? Якын­нарым, ашарга тәмле пешерәсең, диләр икән, ул — тормыш өйрәткән тәҗрибә», — ди җырчы кызыбыз.
Тамашачы күңелен «Йолдызлар яңгыры», «Өйдә буран булмасын», «Ике яр» һәм башка җырлары белән яулаган Гөлнара Казанга 16 яшендә чыгып китә. Нияте — музыка училищесына укырга керү. Аны уңышлы тәмамлап, укуын консерваториядә, Татарстанның халык артисты Әлфия Заһидуллина классында дәвам итә. Бүгенге көндә Гөлнара өч айлык кызы Айзифаны үстерү белән мәшгуль. Ә инде берәр җирдә концерты булса, бәләкәй Айзифа әтисе Ильер яки абыйсы Идел кулына күчә. Менә бу ризыкны әзерләгән арада да Айзифа әтисе кулында сабыр гына утырып торды.

Кирәк: 

* 500 г фарш;
* 2 йомырка;
* 3 аш кашыгы сохари оны;
* 1 чәй кашыгы горчица;
* 1 чеметем төелгән кориандр;
* 1 бәрәңге;
* 30 г каты сыр;
* 2 аш кашыгы майонез.


Эчлек өчен:


* 300 г шампиньон;
* 1 баш зур суган;
* 1 кишер;
* үсемлек мае.
 

Эш барышы:


Фаршка бер йомырка сытып, сохари оны, горчица, тоз-борыч һәм кориандр кушабыз. Барысын да яхшылап болгаткач, 20 минутка суыткычка куеп торабыз.
Ул арада эчлек әзерлик.

Шампиньонның бер кат элпәсен салдырып (юсаң, гөмбә су сеңдерә дә, кыздыруы читен була), ваклап турыйбыз. Табага үсемлек мае тамызып, гөмбәне кыздырабыз.
Гөмбә бераз кызгач, аның янына ваклап туралган суган, угычтан уылган кишер өстибез. Берничә гөмбәнең урта бер өлешен турамый гына кырыйга алып куябыз. Аларны соңыннан майда кыздырып алырбыз. Болар ризыкны табынга биргәндә бизәр өчен кирәк.

Ит фаршын фольга өстенә юка итеп җәябез. Эчлекне җәемнең уртасына буйдан-буйга салып чыгабыз. Фаршны ике ягыннан фольга ярдәмендә өскә таба күтәреп, төрәбез.
Чи бәрәңгене кабыгыннан әрчеп, вак угычтан уабыз. Шуңа бер йомырка сытабыз, майонез салабыз. Барысын бергә яхшылап туглап, ит өстенә ягабыз. Төргәкне фольга белән томалап, 1 сәгатькә мичкә тыгабыз. 

Пешеп җитәргә 20 минут кала, фольганы ачып, ит өстенә эре угычтан уылган сыр түшибез. Кабат мичкә тыкканда фольганы ачык килеш калдырабыз.
Турамый калдырган гөмбәнең ике ягын да табада кыздырып алабыз. Табынга биргәндә төргәкне 3 см телемнәргә телеп, кыздырган гөмбә белән бизибез. Янына яшелчәләр тезәбез. 

«Сөембикә», № 1, 2015.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 21 сентябрь 2023 - 13:19
    Без имени
    Дөресен әйткәндә ин зур гаеп узегездә... ничек бар шулай сөйләшергә иде ике як балалар бн, бар нәрсәне уртага салып.. я никах зурдан булып, загста гына язылышасызмы дип, я киресенчә, яки инде никах бн туй икесе беркөндә дип... куп якта хәзерге заманда ике як әти-әни никахны да, туйны да 50/50 уткәрә.. элек никахны кызнын әти-әнисе, ә туйны егетнеке кутәргән, шулай итеп ул әти-әнинен сонгы буләге яшьлэргэ булган, чонки аннан сон яшь гаилэ узлэре жавап бирэ финанс ягы очен, эти-эни бутэн акча биреп бармый. Э хэзер куп ата-ана гомер буе финанс ягыннан поддержать итэ инде... Сезгэ кинэшем шул, ничек бар шулай сойлэшегез, яшермичэ. Чыгу юлы кинэшлэшеп эшлэгэндэ генэ барлыкка килэ
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 19 сентябрь 2023 - 15:39
    Без имени
    Алайса туйны узегез оештырыгыз диегез, кредитлар алып туй уткэру кирэк эйбер дип санамыйм.
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»