Логотип
Уңыш серләре

Алтын җирдә ятмас

– Ә менә теге тормышта... 
Бергә үткәргән бәхетле кичләрдә, үткәннәр хакында сөйләшкәндә, Көлсылу үзен ак атта килеп алган шахзадәсенә сүзен еш кына: «Теге тормышта...» – дип башлый торган булгандыр... 

Ул тормышта Гөлшат – шәфкать ту­та­шы. Югары Ослан райо­нының үзәк сырхауханәсенә эшкә килгәндә япь-яшь була әле. Янәшәдән Казан–Мәскәү, Казан–Ульяновск трассасы уза – аварияләр еш булып тора. Ничек онытасың: берсендә берьюлы авыр хәлдәге унсигез кешене ките­рәләр! Ыңгырашу, елаш, кан... Кай­сына алданрак ярдәм итәргә?! Хәер, табиблар гел җитми – күп вакыт батыраеп үзеңә тотынырга туры килә... Әмма бер түгел, ике кеше өчен эшләсәң дә, шәфкать туташы акчасына гына тормыш итәрлекме­ни?! Массаж ясарга өйрәнә Гөлшат. Берсендә баш табиб аны чакырып ала да: «Мәскәүдә югары белем алырга, косметологка укырга була», – дип тәкъдим итә. Уйлап та тормыйча ризалаша – матурлык ярата ул! Өч ел сизелмичә дә уза. «Кы­зыл диплом» янына инде яңа мәшәкать­ләр өстәлә: авырулар яныннан чыгуга хәзер аны клиентлар – район җитәкчеләренең хәләл җефетләре көтә. Казан кул сузымында гына – анда да барып эшли аласың. (Эшли дә!) Теләгең булсын да, вакытны гына җиткер... «Безнең Гөлшат бас­кычның беренче басмасына басуга һәрвакыт аның икенчесенә, өченче­сенә күтәрелү турында уйлады», – апасы Чулпан шулай ди.

Тик берьюлы берничә җирдә эшләү үзеңне, хатын-кыз икәнлегеңне оныту түгел әле ул: төнге сменадан кайтып, шейпингка чыгып китәргә дә көч таба. Күп укый. Рухи дөньясын баетырга тырыша. Иң мөһиме – өлгерә! Ә бүгенгесенә генә канәгать булып яшәгән ир... «Мин аның үземнең кешем түгеллеген бик тиз аңла­дым», – ди ул бу хакта сүзне озынайтмыйча. Ике бала белән билгесезлеккә атлавын исә менә беркайчан «ялгышлык» димәячәк!




Җиңел булмый! Туксанынчы еллар бу. Бер елга якын хезмәт хакы күрмиләр. Балалар бакчасы өчен дә өч-дүрт айлык бурыч җыела. Өч яшьлек Камиләне бакчага алмый башлыйлар. «Бер көнне баланы киендердем дә, үзем белән эшкә алып киттем, – дип искә төшерә ул. – Табибларның «пятиминутка»сы башланыр алдыннан иң алгы рәткә кертеп утырттым да, үзем эш урынына киттем. «Калдырыр җирем юк», – дим. Камилә бик тыныч бала, утырасын да беләм, әмма үземнең үзәк өзелә генә... Бер сәгатьтән баш табиб: «Машина бирәм, баласын илтеп куйсын, бакча мөдире белән сөйләштем», – дип, яныма кеше җибәрде. Балалы әниләр үзем генә түгел идем бит, кызлар барысы да рәхмәт укыды инде». 

– Миңа кызларым арасындагы яшь аермасы булышты, – ди ул. – Камилә туганда Лилиягә ун яшь иде. Мин өч айдан эшкә чыктым. Лилия ул елны икенче сменада укыды: сәгать бергә кадәр сеңлесе белән ул була, аннан бала караучы бер кыз килә иде. Сеңлесенең иртән чәчен үрү, ашатып-эчертеп, киен­дереп бакчага озату апасы өс­тендә булды. Әмма эш дип мин балаларны беркайчан ташламадым, алар өчен вакытны булмаган чакта да таптым. Әткәй шикелле...

Һәркем оясында күргәнне кабатлый. Башкалар өй юганда, бакча казыганда, тирә-юньне җыештыр­ганда, «өлгерербез», дип, әтиләре Галимулла абый 1 Май көнне үзе­некеләрне генә түгел, тирә-күрше­дәге бала-чаганы да җыеп, ике-өч чакрымдагы тауга алып китә торган була. Ел саен! Озын кыш буе көтеп алган бәйрәм була ул! Җырлашып учак янында утырулар, яңа чыккан яшел чирәмдә уйнаулар... Әниләре белән әтиләренең елга ике-өч тапкыр (!) алты баласын ияртеп Кайбыч районы Борындык авылыннан Ка­занга килүләрен әйтәсеңме... Музей­ларга йөртәләр, зоопаркка, циркка алып баралар, шәһәр күрсәтәләр. 




Ә кичен алар сигез кеше элеккеге күршеләре Мөнирә апа белән Булат абыйларның бер бүлмәле фатирына барып керәләр. Сыялар! (Алга китеп булса да, әйтим, Нократ Аланында кибет ачканда Гөл­шат бик озак мө­­дир эзли. Ышанычлы, таянырдай кеше кирәк. «Мөнирә апаларның кызы Зөлфия апа шунда яшәргә тиеш», – дип абыйсы искә төшерә. Элеккеге күр­шеләр яңадан табыша. «Андагы кибет өчен җаным тыныч», – дип, Гөлшат сөенеп туймый. Шулай, кылган игелекләр җирдә ятмый...)

Ел буе эшләп, акча җыеп, мәктәпкә киемнәр алырга барганда, маяның бер өлешен гел аерып куя Гөлшат: монысы балалар белән кафега керер­гә. Керәләр! Озак итеп утырырга, күңелләр булганчы сөйләшергә, аралашырга... Иделнең каршы як ярындагы шәһәргә чыгулар, урам, паркларда йөрүләр, музейларны кат-кат ураулар – алары атна саен диярлек. 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә махсус ял алып кызларга бәйрәм ясаулар. Кызларына яшь, чибәр, матур әни булырга ты­рышулар. «Аэробика­га», дип өйдән өчәүләп чыгып китәләр, ат­нага бер Ка­заннан хореография укы­тучысы килә – анда да өчәү бииләр... 
– Лилия буйчан кыз булып үсеп китте. Яшүсмерләр озын булудан ояла бит, бу да кыенсына башлады. Минем Казанда, Республика клиникасында белемемне күтәреп йөргән чагым иде. «Лик» мода театры мәктәпкә кызлар җыя» дигән бел­дерү күземә чалынды. «Әйдә, кызым, йөреп карыйк әле», – дим. Ризалаш­ты. Кыш иде ул. Иртәнге биштә кузгалабыз. Идел өстеннән, боздан җәяү чыгабыз. Аракчинода электричкага утырабыз. Лилияне «Лик»ка кертәм дә, үзем укырга китәм. Кич тә бергә кайтабыз. Тагын Идел аша, тагын җәяү... Атнага өч тапкыр. Унберләрдә кайтып керә идек. Лилия өйдә кала, ә мин, чана тартып, дус кызым Таняларга, Ками­ләне алырга китәм. Укып бетерүгә Лилияне эшкә алдылар. Кая гына чакырсалар да, үзен генә җибәрмәдем, дөресен әйтәм, кызымны югалтудан курыктым.





«Эфир» телеканалының «Мисс Җәй-2001» бәйгесе үткәрергә җыенуы турында да башта Гөлшат ишетә. Ә нигә тәвәккәлләп карамас-ка?! Сайлап алу турында 350 кыз катнаша, финалга унбише уза, шул бәхетлеләр­нең берсе Лилия була... Репетицияләр башлана. Иртәгә конкурс дигән көнне пароходка соңга кала алар. Ерак бер туганнарын эзләп барып, ишек ачканнарын көтеп әниле-кызлы өч сәгать подъездда утыралар... Гран-прига машина бирәчәкләр, ә кызлар барысы да... беренче урын – «Алмаз-холдинг»-ның йөзе булу турында хыяллана. Мәскәүдән ювелир компаниясе җитәкчеләренең берсе – Фәрит Гомәрев үзе килә. 

Лилия тамашачыны иң элек татарча сәламли. «Мин аны шунда ук күңелемә салып куйдым», – ди соңыннан Фәрит Фәһимович. Жюри барысын да алдан хәл итәргә өл­гер­гән булса да, ул үзенчә эшли: Лилия Малышеваны «Алмаз-холдинг»­ның йөзе дип игълан итә. Тамаша беткәч, Мәскәү кунагы сәхнә артына күтәрелә. «Сен­тябрь­дә Халыкара күргәзмәдә «Алмаз-холдинг»ны тәкъдим итәргә кирәк булачак», – дип сөйләшеп торганда, алар янына Гөл­шатның апасы Чулпан килеп баса. «Кызыбыз яшь, аның үзен генә беркая да җибәр­мәя­чәк­без», – дип сүзгә кушыла ул. «Без Лилияне, әлбәттә, әни­се озатып бару шарты белән генә чакырабыз», – дип дәвам итә Фәрит Фәһи­мович. Берсе: «Әнисе сез буласызмы?» – дип сорамый, икенчесе: «Әнисе мин түгел, бил­геле», – дип әйтергә өлгерми... 
 
 Без Лилия белән бергә үс­тек, аннан Камиләне үстер­дек...

Җәй ахырында Казанга, «Яхонт» кибетенә шушы сәфәр хакында сөйләшергә килгәч, аларга Фәрит Фәһи­мович кабинетына узар­га кушалар. 
– Лилиянең апасы бигрәк чибәр икән...




Өстәл артында утырган ир-ат, башын күтәрүгә, шулай уйлый. Беренче унбиш секунд барысын да хәл итә... 

Камиләгә алган сандалига, Ли­лия­нең яңа шарфына, үзенең ак халатына өчәүләп утырып сөенгән чаклар – теге тормышта кала. Ирсез килеш, ничә еллар сыер асрап азап­ланулар... (Аның каруы, Лилия­нең кулын сорарга бик абруйлы кешеләр килгәч, булачак кодаларына ул: «Кызым сыер да сава, терлек тә карый белә. Тор­мыш итәргә әзер», – дип икеләнмичә әйтә.) Чөгендер-кишерне, суганны сатуга үстерүләр... (Ставка ярымга эшләп 200 сум хезмәт хакы алган вакытта, бер елны ул ике меңлек яшелчә сата!) 
 
Кояш чыкканда торып, бүгенгем өчен Ходайга елый-елый рәхмәт укыган көннәрем күп минем. 

Олы кызын зур таянычка санап, йортка янкорма төзергә икәү тотынулар... «Идел буенда яшим, әллә балык тотып сатарга инде?» – дигән уе исә ният кенә булып кала. «Жигули» машинасын исә алырга өлгерә! Югары Осланда рульгә утырган хатын-кызларның иң беренчесе ул була!





Ә бу тормышта... Бу тормышта Гөлшат – эшмәкәр ханым. Кибетләр хуҗабикәсе. Хәер, юк, иң элек ул бәхетле хатын әле. Без Югары Осланда, аларның тәрәзәдән Идел дулкыннары шавы ишетелеп торган иркен йортларында сөйләшәбез. Яныбызда: «Дәү әни!» – дип, оныклары Рената белән Камил бөтерелә. Әниләре Лилия дә янда гына, сүзгә ул да кушылгалый.
– Мин үземне башка тормыш көткәненә, киләчәктә янымда таянырдай ирем буласына һәрвакыт ышандым. Алай гына да түгел, мин аны Ходайдан сорап китердем.

Хәт­та үземнән өлкәнрәк булуы да мин теләгәнчә... Юга­ры Осланда бервакыт халык зур-зур йортлар сала, затлы машиналар ала башлады. Берәүдән дә көнләшмә­дем! Киресенчә, соклана идем. Аннан, үзем дә кул кушырып утырмадым бит, эшләдем дә эшләдем – бер урында егерме ел. Фәритләрнең әниләре – кайнанам дөнья бәһасе торырлык акыллы хатын иде, ул балаларына һәрвакыт: «Кулыгыздан эш төшмәсен, күңелегездән Аллаһы Тәгалә китмәсен», – дип кабатлаган. Бу сүзләрне ишеткәч шаккаттым – мин дә бит шулай яшәдем! 

Һәр көнем бәйрәм минем! Ышансагыз – ышаныгыз, ышанмасагыз – юк... Әйе, кечкенә генә бәйрәм! Фәрит шулай тәүлекләрне бер гомергә әйләндерә белә. Без бит соң табыштык, бер-беребезнең кадерен инде аңлар чакта. Икебезгә генә күңелсез булганы юк безгә. Беркай­чан да! Эштән кайткач, сәгать-сәгать ярым йөреп керә­без. («Җитәкләшеп!» – монысын Лилия өсти.) Һәм бертуктамый сөйләшәбез! Нинди генә темалар кузгатмыйбыз. Бер-беребездән армыйбыз! Өч көн дә аерым торганыбыз юк. 

Әмма гаилә – хезмәт ул. Туктаусыз хезмәт... Мәхәб­бәт­не, яратуны гел роза гөле белән чагыштырам мин үзем. Матур да ул, һәм шул­кадәрле нәзберек тә. Вакытында су сипми кара син аңа! Фәритнең эше бик катлаулы, авыр. (Фәрит Гомәрев – «Алмаз-холдинг» зәркән компаниясенең һәм «Алмаз» ювелир заводы­ның (Казан) генераль директоры).Эштәге проблемаларны беркайчан да өйгә алып кайтмый ул. Ләкин күз карашыннан барысын да аңлыйм... Авыр чакларда терәк була алганым өчен рәхмәтле икәнен яшерми Фәрит. «Минем уңышларда синең өлешең дә зур», – дип гел кабатлый.




Тормышта бер-береңне аңламыйча үпкәләүләр була. Андый чакта Фәриткә: «Әйдә, утыр, сөйләшәбез», – дия идем. Мондый сүзне күбрәк рульдә үзем утырганда башлыйм – төшеп кала алмый. «Мин шулай-шулай дип уйладым, ә син ничек уйладың?» – дим... Болар өчен ул кайтып-кайтып хәзер дә рәхмәт әйтә: «Син аңлама­ган булсаң, без хәзер бергә булыр идекме икән?» – ди. Әйе, беренче вакытларда үземнән нәрсә теләүлә­рен аңлап та бетер­мәгән чаклар булды. Мин бит мо­ңарчы үз-үземә генә ышанган, аякта нык басып торган хатын-кыз идем. 
Җигелеп тормыш итәргә күнгән кеше хуҗабикә булып кына өйдә утыра аламыни?! Гөлшат та бер көнне иренә сүз ката, үзе әйтмешли, куркып, шикләнеп кенә: «Кибет ачып карыйсым килә, Фәрит...»

Хәер, башта «теге тормышта» калган бер вакыйганы сөйләп китәсе килә әле. Лилиянең мәктәпкә яңа киткән чагы. Ял кө­нендә авылга, Борындыкка кайталар. Иртән кече якта әниләренең уфтанган тавышына уяналар: «Алкамны югалттым... Сыңар алкамны!» Алка табылмый. Шул вакыт Лилия колагындагы алкасын салып, дәү әнисенә суза: «Сиңа булсын!» 128 сумга алган, әниле-кызлы ике­сенә бер пар алка була ул... Мөнирә апа башта: «Кирәкми, алмыйм!» – дип каршы төшә, аннан, елый-елый теләк тели: «Мине сөендергән өчен Ходай сезгә йөзе-меңе белән кайтарсын!» Ананың теләкләре фәреш­тәләрнең «Амин!» дигән чагына туры килә, күрәмсең... 

Беренче кибетен Гөлшат Кукмара районында ача. Аннан өч ел эчендә кибетләр алтыга җитә: Нократ Аланында, Мамадышта, Буада, Тәтештә... Бүген дүртесе эшли. Бизәнү әйберләре, алтын-көмеш – көн саен ала торган ипи ризыгы түгел. Дөнья: «Кризис!» – дип шаулаганда, үкчәгә көндәшләр басып килгәндә бизнесны ничек саклап калырга? 
– Бизнесны зур бер корабль, ә кибетләремне андагы кечкенә генә каюта итеп күз алдына китерсәк, корабль давылга эләккәндә, каюта чайкалмыйча кала алмый...

Беренче урында һәрвакыт сыйфат тора безнең. Мин «Алмаз-холдинг» бренды астында эшлим. Ул иремнең, аның туганнарының гаилә бизнесы. Аларның йөзләренә ничек кызыллык китерә алыйм?! Аннан мин бит үзем дә хатын-кыз. Берәүнең, хәләл акчасын биреп, бриллиант урынына фиа­нит тагып йөрүенә намусым ничек риза булсын?! Кибетләребездә ялган әйбер юк, булмас та! Кат-кат тикшерү үткәннән соң гына чыга алар сатуга. Мин шуңа да кибет ишеген ачып кергән һәркемнең күзенә туры карыйм – оялырга сәбәбем юк. 

Һәр сатып алучыга, кесәсендә күпме акча булуына карамастан, без иң югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәтергә тырышабыз. Кеше безгә матурлык артыннан килә, әйе, ул икмәк түгел... Статистика буенча, хатын-кызга иң еш бүләк ителгән әйбер – косметика, аннан – акча. Зәркән эшләнмәләр – өченче урында.

Ә сораштырулар исә 99 процентка якын хатын-кызның бүләккә алтын-көмеш алырга теләвен күрсәтә! Нигәме? Косметика бетә, акчаны туздырабыз, ә бу – гомерлеккә. Шуңа да бизәнү әйбере сатып алган көннең һәр хатын-кыз күңеленә бәйрәм булып кереп калуын телим. 

Эшнең җайлы, көйле баруына кул астымда эшләүчеләр белән булган үзара мөнәсәбәтләр дә зур роль уйный. Мин алардан өйрәнәм, фикерләренә колак салам, тың­лыйм, киңәшәм. Зур дулкыннар каплап китмәсен өчен нишләргә – хезмәт­тәш­ләрем белән бу хакта гел уйланабыз. Халыкара күргәзмәләргә йөрергә, заман белән бергә атларга тырышабыз. Халык теләге дә искә алына – ассортиментны кибет мөдирләре белән бергә сайлыйбыз. 



«Кул астындагы сатучылар бик ярата аны. Бизнесы да гаилә кебек, җылы», – Камилә сүзләре бу. Кайчандыр: «Тормышыбыз үзгәрергә тора», – дип апасы белән әнисе көйләп-җайлап кына Фәрит абыйлары турында сүз башлагач: «Сез нәрсә, өйгә ир-ат алып кайтмакчы буласызмы? Беркайчан да!» – дип каршы төшкән төпчеге. Быел әнә Казан дәүләт финанс-икътисад институтының IV курсын тәмам­лаган. (Сүз арасында Камилә серен чишә: «Мәскәүдә эш таптым. Юк, юк, «Алмаз-холдинг» белән бәйле түгел. Алтын-көмеш яратмыйм мин. Кечке­нәдән хыялым башка булды. Беренче адымнан барысын да үзем башлыйсым килә. Чемоданым инде җыелган, әнинең «Риза» дигән сүзен генә көтәм. Аның хәер-фатихасын­нан башка чыгып китәргә теләмим. Ә ул һаман икеләнә: «Син кечкенә әле», – ди».)
 
Әни: «Минем иң зур шатлыгым — алты балам», — дия иде. 

– Безнең әни киң күңелле, кешелекле...
Лилия белән Камилә бер-берсен ишетмичә дә бер үк сүзләрне кабатлыйлар. «Безнең өйдә гел кеше, гел кунак. Әнинең туганнары, аларның балалары... Һәркемгә урын җитә». «Әнинең өч кыз, бер ир туганы бар. Апалары Гүзәл, Фирая, Чулпан, абыйсы Илһам белән әни бер йодрык кебек. Әни алар белән беркайчан сүзгә килмәячәк! Ни генә булса да, алар гел янәшә...» «Дус кызларым аңа киңәшкә йөри». «Минем дә «Мисс-гимназия» титулына ия булганым бар. Әни миңа ул чакта өч меңгә якын ялтыравыклы конфет кәгазе­ннән күлмәк ясаган иде...» «Әнинең бүген тормышы җитеш, мул, әмма ул үзгәрмәс инде безнең! Яшелчәне, җиләк-җимешне әни хәзер дә үзе үстерә. Быел яз кунакка киләбез: карыйм, әни җир казый, ә бакчачы аның янына басып сөйлә­шеп тора. Ярата ул җирне!» «Ә чәчәкләрне ничек яратуын белсә­гез!» «Дуслары да шул ук калды безнең әнинең. Татьяна белән алар инде егерме тугыз ел бергә». «Әни белән Лилия апа бик якыннар, ә без Фәрит абый белән икәү... Тарихны аңардан башка өйрәнә алмас идем мин мәктәптә, математиканы да...» «Әнинең балалары күбәйде: киявенә ул «улым» дип кенә дәшә!»
«Ул хәзер бик бәхет­ле, янын­да – яраткан кешесе...» «Әни кебек бәхетле буласы килә!»

...«Теге тормыш», «бу тормыш...» Әйе, чыннан да, Көл­сылу әкиятенә охшаган тарих, диярсез. Ә әкиятләр һәрвакыт матур тәмамлана. Чынбарлыкта да шулай булсын! 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар