Логотип
Уеннар

Беренче өстәл уеннары

Әлеге сәхифә яшь әниләр өчен кечкенә генә ярдәмлек буларак уйланылды.

Балаларның игътибарын, фикерләвен, хәтерен үстерә торган уеннар тәкъдим итәбез. Дөрес, балалары белән вакытны файдалы һәм кызыклы уздыру өчен әниләргә бераз әзерләнергә туры киләчәк. Язма астына урнаштырылган QR-код аша сайтыбызга кереп, биремнәрне компьютерга күчерергә һәм аларны принтердан чыгарып, ламинацияләргә кирәк. Мин ламинатор сатып алдым. Хәзер сатуда ламинаторларның төрлесе бар, артык кыйммәт булмаган бәягә дә сыйфатлысын табарга мөмкин. Ламинацияләнгән кәгазь өстеннән ак тактага яза торган маркер белән буярга, аны сөртергә һәм кабат буярга була. Беренче мәлләрдә балагыз бу уеннар белән кызыксынмаса, башта үзегез уйнап күрсәтегез. Без, шәхсән, кызым белән бу уеннарны аңа ике яшь ярым тулуга уйный башладык. Уңышлар теләп, Камилә ДИМӨХӘММӘТОВА.

Гирлянда

развивашки уен

 

развивашки уен

 

Дүрт гирлянда үрнәген һәм аерым шарларны кисәбез.

развивашки уен

Балага гирлянданың каркасын биреп, беренче үрнәкне күрсәтәбез һәм шарларның тәртибен истә калдыруын сорыйбыз. Үрнәкне каплап, балага шарларны хәтердән тезәргә кушабыз. Ялгышса, ярдәм итеп җибәрәбез һәм кабаттан тездерәбез.

Барлык шарларның тәртибен истә калдыру кыен булса, гирлянданы яртылаш кына каплыйбыз. Балалар уенның гадиеннән башлап, катлаулыга таба барырга тиеш.

Пластилиннан ямаулык 

Бала рәсемдәге төсләргә туры килгән пластилин белән шул рәсемне «ямарга» тиеш. Уен гадидән катлаулыга таба корылган.

развивашки уеннар

 

развивашки уеннар

 

развивашки уен

 

Парын тап 

развивашки уен

 

развивашки уен

Мондый биремнәрне төрле вариантларда башкарырга мөмкин. Һәр вариантны бала үзенә бер уен буларак кабул итә. 

  • Бала рәсемдә сурәтләнгәннәрнең парын табарга һәм аларны сызык белән тоташтырырга тиеш.
  • Охшаш объектларны әйләндереп ала һәм аларны сызык белән тоташтыра. Әгәр бала белән төсләр өйрәнсәгез, аннан һәр парны аерым төс белән әй-
  • ләндерүен сорарга була.
  • Тагын бер вариант: һәр парны аерым бер геометрик фигура белән әйләндереп алу.
  • Икенче сурәтне кисеп, 8 карточка ясарга да була. Аларны бала алдына тезеп, истә калдыруын сорыйбыз. Аннан, карточкаларны әйләндереп каплап, һәрберсенең парын таптырабыз.

Лабиринт 

развивашки уен

Баладан Мәрьямгә лабиринттан чыгып, өенә кайтырга ярдәм итүен сорагыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар