Логотип
Укучыларыбыз иҗаты

"Сездә нинди хәлләр бар?.."

Фирая-Фая читтә яшәүчеләрнең күпчелеге өчен үтә дә якын, ә чын татарның үтен сытарлык  "фирменный" теле белән миңа соңгы күрсәтмәләрен бирә:
- Ну ты  же меня понял инде, Тофик. - Тофик ул мин, аңардан  биш яшькә олырак булган абыйсы  Тәүфыйк. - Как только бетерәсең эшләреңне, сразу же езжай туда. Адресны мин сиңа вот здесь записал. И фотографии наши детские заберешь, и әбинең китапларын. Незачем им там ятарга. Сам понимаешь.

Фираяның әни карчык белән генә сөйләшә торган тагын бер теле бар. Монысы инде  меланхолик хатынның минутына егерме сүз әйткәне рәвешендәрәк яңгырый:
- Син бит  беләсең... бит инде... әни... килә алмыйм мин... көн дә... мин... бит эшлим... бит... күп бит  эш...

Һәр сүзен башта урысча уйлап, аннары татарчага тәрҗемә итә-итә җык була Фирая. Аның шулай азаплануларын карап тору көлке дә, кызганыч та. Бер дә азапланмас иде, әни карчык урысча эндәшкәнгә кайтарып җавап бирми. Мировой әни ул  безнең! Әле шулай нык торып та, дүрт баласының икесе генә аның белән үз телендә сөйләшүләрен күреп тору үзәген өзәдер инде. Һай,  өзәдер. Оныкларны әйтеп торасы да юк. Фираяның бер кызы атасы ягындагы әбисе йогынтысына бирелеп, тәре  тагып, исем алыштырып кайткач,  ни диясең... Язмыш җилләре  туган авылыннан меңнәрчә чакрым ераклыкка илтеп ташлаганда,  нәселенең шулай пыран-заран килерен белгән булса, иярмәс кенә иде дә бит аталарына. Барыбер рәхәт күрсәтмәде. Күрәчәкне күрми гүргә кереп булмый  шул.
 
Әти дигән кешебез белән әнкәбезнең аралары ул Пермь урманнары эчендәге  лагерьга "утырма"га киткәнче үк бозылган иде. Артыгы белән "табигать баласы" иде әти: ирлек дәрте никахлы хатыныннан башкаларга да җитә иде. Әнкәй башта дүрт бала хакына түзде бугай, аннары чираттагы төнге маҗарасыннан соң, "кайдан кайттың - шунда кит" дигәнме, атабыз чыгып киткән. Ул кадәресе миңа караңгы. Үземнең бала чагым үткән якка якынрак булыр дип, Казанда укып йөри идем инде бу вакытта. 
 
Фираяның бүгенге ярты сәгатьлек күрсәтмә-нәсихәте  атабыз дүрт ел гомерен үткәргән лагерь белән бәйле иде. Дөресрәге, ул шунда чагында яшәгән йортта калган бер төргәкне кайтартмакчы ул. Нинди уйлар белән җибәрттергән булгандыр, әбием ниндидер чыбык очы туганнар аркылы берничә догалык белән безнең фотосурәтләрне җибәргән булган икән. Шул турыда ишетеп алган сеңелкәш, ә ул безнең ут борчасы кебек,  адресларын да юнәткән, әти мәрхүмне белгән кешеләргә дә чыккан,  аңардан калган әйберләрнең  бер чемоданга салынып чормада сакланганын да белеп алган. Минем шул якларга командировкага җыенуымны ишетеп алу белән эченә корт кергән менә. 
 
Соңгы арада мәчеткә  йөри башлады әле Фираябыз, намазга да басты. Дин буенча белеме диңгез өстендәге күбекне генә хәтерләтсә дә (кемнән нәрсә ишетә-шуны дөрес саный), әбиебездән калган  дини китапларның  теләсә-кайда урыс-улак арасында аунап ятуын теләми, имеш. Кеше күңеле - карурман шул. Кайчандыр Коля атлы  җиде яшькә яшьрәк урыс егетен үзенә өйләндергән кеше ул. Мескен Коляның (үз ихтыяы булмаган һәммә мәхлук мескен инде минем өчен) тәресен салдыртып, яши башлауларының икенче  елында "мөселман" ясаган кеше. Үз динен дә юньләп тотмаган кияү балакаебыз ислам диненнән дә бихәбәр инде ул. Фирая өчен анысы мөһим түгел.  Тәресе юкмы-юк. Тәрене яратмау әллә геннардан күчә инде ул: әни карчык та, тәренең сурәтен генә күрсә дә, догаларын укырга керешә. Иң ачуланганда әйтелә торган  сүзе дә: "Чукынчык!"
 
Әти катлаулы кеше түгел иде кебек. Ә тормыш юлына карасаң, бормалы да катмарлы. Әле анда сулга каерган арбасы, әле монда мәтәлгән. Гадәттә, аның чордашлары туган авылларыннан йөз чакрымнан да ераграк китмәгән, дүрт йә булмаса җиде класс (монысы сирәгрәк) белеме булган  агайлар.Калага китеп төпләнүчеләре сирәк, авылда калганнары тәмен табып бәрәңгесен үстерә, малын карый, көтү көтә. Җигелеп колхоз йөген тарта: иген игә, азык әзерли... Гадәткә кергәнчә, җаен туры китереп колхоз малын (димәк, үзенекен)  чәлдерә, аз-маз "шайтан суын" авыз иткәли. Әти бераз гына аерылып торды ул. Була бит әле шулай: тип-тигез генә үскән  арыш-бодай арасында тырпаеп сузаебрак торганнары да очрый. Буй да, чынлап та, аллага шөкер генә. Безнең авылда аның кебек озын буйлы гөрнәдирләр санаулы гына иде. Тавыш бөердән чыга, чәчләр шомырт кара. Кирелеге, башмирмәслеге  дә вакыт-вакыт чамасыз була иде аның. Шул кирелеге аркасында  колхоз рәисләре белән дә тыныша алмады. Шул кирелеге аркасында авылдан чыгып китәргә мәҗбүр булдык. Пермь урманнары арасына килеп эләгүенә дә шул холкы сәбәпче булгандыр дип уйлыйм. Язмыш, дияргә ярата әнкәй. Язмышын язмыш та, ялгышлары кемнеке соң? Бераз гына сабыррак, бераз гына тотнаклырак, бераз гына акыллырак булса  әтиебез, без дә хәзер Рәсәйнең очсыз-кырыйсыз җирләренә таралмаган булыр идек кебек... Әнкәй дә, радиодан берәр татар  җыры ишетү белән көннәр  буе үз эченә бикләнеп: 
Атамның бер гөле идем, 
Анамның былбылы идем, 
Бу хәсрәткә гажиз булдым, 
Сабыр бирсен үзе Аллаһ, - дип, мөнәҗәтләрен көйләп йөрмәс иде.
 
Әнкәй карчыкның шундый чагын күргән саен, йөрәккәй кысылып куя. Вафатына  дистәгә якын вакыт үтсә дә, күңел төпкелемә кереп урнашкан үпкә-рәнҗү бетмәгән иде әле. Фираяның үтенеченә дә (таләбенә дисәң дөресрәктер) теләр-теләмәс кенә ризалаштым. Әти белән бәйле хәтирәләрне яңартасым килми  минем. Әллә ташлап китү сәбәпле утырды ул юшкын,  белмим. 
 
Әти эзләреннән йөрү теләге белән түгел, ак яулыклы газиз әбиемнең үз куллары белән күчереп язган догалык китабын, безнең болай да сирәк булган бала чак  фотоларын кайтару нияте белән генә ризалаштым мин Фираяның үтенеченә. Мин - әти баласы булудан бигрәк, бабакаем белән әбекәем баласы идем шул. 
 
Әле дә хәтеремдә: ап-ак итеп акшарланган мич каршына кабасын алып килеп утыра да йон эрли әбекәй. Үзе ишек катынарак утырып, агачтан   кашыклар юнып утырган бабакай белән гәпләшә.
 
- Атасы, карале, бөтен кешедә дә җен бар, дигән китап. Элегрәк безнең карт мулланы җен чыгарырга чакыра иделәр, дип сөйлиләр. Хәзер андый нәрсәләр ишетелгәне юк инде, име?
- Җен бар инде ул, шул котырта бит инде адәм баласын...
Алар тыныч гына сөйләшеп утыра, ә мин мич башындагы җылы урынымда изрәп  йокыга китәм дә төшемдә әллә нинди койрыклы нәрсәкәйләр белән саташа башлыйм. Ул койрыклы нәрсәгә галстугым белән селтәнә-селтәнә: "җен-фәлән дип сөйләнүләр искеләрдән калган ул!" дип тә җиффәрәм әле. Үзем куркам, үзем батыраям, имеш. Их... Ярый әле, әбекәй без авылдан кузгалганчы догалар өйрәтеп  өлгергән. Авыр чакларымда гел искә төшмәсә, бер искә төшә. Саклап йөрткән кебек алар. Аннары урыс арасына күчкәч, ни әнкәйдән, ни әтидән  алла, дин дигән сүзләр чыкмады. Заманасы да "кызыл" заман иде шул, тирәлеге дә - чит-ят.
 
* * *
Эшләрем тәмамланганда, көн кичкә авыша иде инде. Көзнең әбиләр чуагыннан соң башланып киткән пыскак яңгырлы соры көннәре шагыйранә кызгылт-сары өрәңгеләрнең дә җетелеген киметкән, болай  да күңелсез уйлар тулган башым тирә-юньнән бер ямь тапмый. Өскә ишелеп төшкән болытлы күк сытып китәр төсле, күз кабаклары авыраеп йомылырга тора. Кунакханә бүлмәсендә җылыдыр, яктыдыр. Ләкин... ләкин... Мин машинамны  кирәкле юнәлешкә борам да ике сәгатьләп юлны радиодан агылган таныш көйләр, таныш дикторлар хозурында дәвам итәм. Юл буендагы күрсәткеч миңа кирәкле "Лагерь" пунктына җиткәндә, радиотанышларның туйдыра башлаган тавышларыннан качып, машина   тартмасыннан дисклар эзләргә  тотынган идем, кулым үзеннән-үзе рульгә ябышты. Бу тирәлектә уяу булу кирәк. Кичәге зэклар  поселогы булса да, шикләндерә."Кичәге"ләр булмый ул: йоклап кына ята торгандыр кебек  "җен"нең иң кәттәләре.
 
Көзге эңгер-меңгердә юл тирәли үсеп утырган агачлары да шомландыра, тоташтан каралып утырган тәбәнәк кенә өйләрдә инде утлар алына башласа да, алар зират өстендә ялтыраган утлар кебек, куркудан кала берни дә бирми күңелгә. Мин үземне болай ук куркакмындыр дип уйламаган идем. Нидән куркам, үзем дә белмим. Бу - төрмә түгел, монда бары шул төрмә-лагерьлардан азат ителгәннән соң яшәп калган кешеләр генә инде хәзер. Фирая шулай дигән иде. Шүрләтә и все тут!
 
Юлда очраган  ике карчыктан үземә кирәкле кешенең кайда торганлыгын сорыйм. Ярым җимерек каралты-куралы бер йорт икән. Монда андыйлар күп күренә. Тәрәзәсендә ут бар, димәк, өйдәләр. Башта шалтыратырга кирәклеген хәзер генә абайлап алам. Ярый ла, беркая да китмәгәннәр. 
Эчтән бикле ишек аша гына кемлегемне, нишләп йөргәнлегемне аңлатам. Ишек ачыла. Каршымда - миңа кирәкле Алексей дигән карт. Кыяфәтенә караганда, җитмешләрнең өстедер: бөкрәебрәк атлый, йөзен тирән-тирән  буразналар сызгалап бетергән. Бөтен киеменнән арзанлы тәмәке исе аңкый. Ул ис  безгә ияреп кердеме, киемгә ияреп чыккан идеме - бөтен тирәдә икән. Әлеге тәмәке исенә килеп кушылган әчкелтем-төчкелтем кәбестә, суган, плитәдә быгыр-быгыр кайнап утырган  нәрсә  (әллә самогон инде?!) исләрен  сизеп, укшыр  дәрәҗәгә җитсәм дә, чыгып китә алмый идем инде.
 
Без өйдә  икәү генә икәнбез. Карчыгы  күршегә кереп киткән, ди. 
- Я знал, что кто-нибудь приедет и заберет его вещи. Рука как-то не поднималась выкинуть... Әбиләрнеке  же все таки...

Мин аптырап Алексей картка карыйм. Аның авызыннан чыккан  татар сүзе бу мохиткә, бу йортка һич кенә дә туры килми, ят, чит булып яңгырый.
- Аухади мин. Тоже татар. Но теперь уже - ...ул туктап  калды.-   Синен атиен белян сидели. Монда бергя эшлядек.
 
Карт, миңа көтеп торырга кушып, каядыр чыгып керде. Кергәндә, ян-яклары кыршылып беткән чемодан иде кулында. Ул аны  урындык өстенә куеп, сакланып кына ачты да шуннан  бер кечкенә генә төргәк алып,  миңа сузды. Берничә кат полиэтилен пакет эчендә ...мин эзләп килгән  хәтер иде.  Фотосурәттә - без, беренче тапкыр дүртәү төшкән  кәртечкә иде бу. Әнкәйне утырта алмаган иделәр яныбызга, гомер-гомергә яратмады сурәткә төшәргә. Ә безнең  барыбызның да авыз ерык, өстебездә - Сабантуйга дип алынган киемнәр. Кечкенәбез Нил генә астан карый, утыруы да бераз җайсызрак, минем итәктән  яртылаш шуып төшкән.
 
Күзләремә яшьләр тыгыла. Алексей-Әүхәди миңа чәйнең ялтыравык кәгазе белән тышланган бер китапны суза. Кулыма алганчы ук мин инде аның әбекәем кулыннан да төшермәгән догалар китабы икәнлеген аңлыйм. "Бисмиллә..." Күзләремә бөялгән яшьләр тамак төбемә килеп утыра, чит-ят кеше алдында йомшаклыгымны күрсәтәсем килмәгәнгә,  китапны алып, читкәрәк китеп утырган булам. Күз алдымда гарәп хәрефләре биешә. Ии әбекәем, йомшак күңелле, ышанучан әбекәем. Яман кешеләрдән, яман уйлардан  саклап йөртсен, дигәнсеңдер инде. Нинди генә булса да, кайда гына булса да, газиз балаң ич ул синең. Озакламый үләсеңне сиздең микән әллә?..
- Ты не обижайся на отца. Хороший он был человек.

Минем ачы итеп көлемсерәгәнне күреп алдымы, карт телен вата-җимерә биредәге хәл-әхвәлләрне сөйләргә ашыкты.- Кулы алтын иде атаңның. Аның слесарь, токарь эшләрен белгәнен белә идеңме? Мич тә чыгара,  и кузнец отменный. Кулы эш белгән кешене лагерьда да күреп алалар ул. Атаңа өч кешелек бригада атьканнар создавать. Ул мине и тагын бер  землякны сайлап алды. Биредәге бөтен строительный-ремонтный эшләрне башкардык без. Бу якларда ведь эш осталары яшәми, андыйлар сирәк. Язмыш корбаннары яши монда. Судьбинушка закинула всех сюда.
 
Каты бәреләсем килмәсә дә, йөземә чыккан  көлемсерәүне яшереп кала алмадым кебек тагын.
- Гаепсез  кешене хөкем итмиләр ул, диясеңдер инде. Утыра шул, братишка! Утыра... Менә атаңны кара. Лесничийдан язу алдык дип алдап,  танышлары урман кистерә аңардан. Подмога, имеш. Ә аннары, тотылгач, бөтен гаепне аңа аударып калдыралар. Кызурак канлы иде атаң, ул аты-юлы белән сүгенеп, тикшерергә килүче милиционерларның ачуын чыгармаса, бәлки, эзенә төшәрләр дә иде, кем белә.
Мин бу кадәресен белмәгән идем. 
Пакет төбендә ике хат ята икән. Таныш кул! Әнием хаты. 
 
Әти турында сөйләгәннәрен дә яратмаган әни аңа  лагерьга хат язганмы? Кабалана-кабалана хатны укырга керешәм.  Әни гадәтенчә коры гына безнең хәл-әхвәлләрне тезгән. Минем ялга кайтып китүемне дә әйтеп үткән. Берничә күрше турында язган. Соравыма җавап - хатның соңгы юлларында икән: авылдагы йортны сатарга исәпләгәннәр дә, әтинең ризалыгы кирәк булган. Имәндә икән чикләвек! 
 
Икенче хат безнең элек  яшәгән адреска язылган. Мондый язуны күрсәләр, укытучылар балаларны "аякларың белән яздыңмы әллә?" дип тиргәрләр иде. Хәрефләр тигезле-тигезсез, төрле рәвешләргә кереп әле уңга, әле сулга авышып киткән.  Кызыксынып, ачып укый башлыйм. Әти мәрхүмнән икән. Кулы эш белсә дә, кәгазь-каләм белән бик дус түгел икәнлеге күренеп тора. Ярты бит булып тезелгән сәламнәрдән соң, минем йөрәгемне кысылып куярга мәҗбүр иткән сүзләр тәгәрәп ята:
"Сагынам мин, Оркыя. Балаларны сагынам. Авылны төштә күрәм. Сабантуй мәйданына чыгып, туган-тумача белән гөрләшеп, җырлап-биеп кайтасым килә.
Бездә биек таулар бар ла,
Тау астында таллар бар;
Талда яфрак, миндә сагыну,
Сездә нинди хәлләр бар?

Шулай җырлый иде  зимагур Хәсән, син аны хәтерләмисеңдер инде. Аның хәленә калырмын дип кем уйлаган.
Нишлим соң? Сихерләгән кебек бит бу Нюра. Көндез күземә гап-гади ямьсез марҗа кебек күренә,төнлә тагын шуның белән ятып йоклыйм". 
И әти, әти! Сине гомер буе кичерә алмаган әнигә  шундый сүзләр язалармыни? Әле ярый, җибәрмәгәнсең.
- Ә кем иде ул Нюра? - дип сорыйм Әүхәди карттан. Аңлыйм инде юкса, биредә шул хатынга  йортка кергән булган.
- Бик әйбәт хатын иде ул Нюра. Ничек килеп эләккән булгандыр  монда, анысын хәтерләмим дә инде. Бик йомшак телле иде. Атаңа да " голубчик мой", " золотой мой" дип кенә торды ул. Кечкенә генә эшен дә күп итеп күреп мактый белә иде. Без бит хөкүмәт эшен дә эшләдек, ялгыз хатыннарга, карчыкларга да кулдан килгәнчә булыштык. Кайсының  миче тартмый, кайсының үтүге ватылган, кайсына чиләк төбен ямап бирергә кирәк... Шулай танышып киттеләр  инде Нюра белән дә. Ялгыз иргә тәмле телле хатыннан да якынрак кеше булаламы чит-ят җирдә? Ашарына пешерде, керен юды. Тагын ни кирәк? 
 
Мин кайтырга кузгалам. Алексей-Әүхәди, куна кал, дип кыстаса да, хәтирәләр биштәре белән бу укшыткыч исле йортта кала алмасымны аңлыйм. Миңа кайтырга кирәк. 
Ишек алдына чыгып, күкрәк тутырып кичке  һаваны суларга да өлгермим, капкадан лаштыр-лоштыр итекләрен сөйрәп, Алексейның карчыгы кайтып керә.
- Ты что ж, Алексей, гостя на ночь глядя отпускаешь?  Нет-нет... Пойдем-пойдем, посидим-поговорим, сын нашего Толи  нам не чужой человек.
 
Йөз дә бер сәбәп уйлап чыгарып, марҗа карчыгы белән дә саубуллашам. Аның аркамнан сөяргә дип күтәрелгән кулында  шәмәхәләре уңа төшкән "Женя"  сүзе аша исемен дә белеп өлгерәм. Хәер, бәлки, яшьлек мәхәббәтенең исеме шулай булгандыр. Анысы миңа нигә инде? Нигә миңа болар? Әтиемнең соңгы еллары узган әлеге дөньядан тизрәк китәсем килә. Бу - минем дөньям түгел. Бу - минем атам ялгышып барып эләгеп, аның соңгы сүзләрен  йоткан мәрхәмәтсез  дөнья.
 
Машинамның алгы утыргычында әтиемнән калган  тальян гармун моңаеп бара. Барыбер  уйнаучы юк, дип биреп җибәрде аны Әүхәди карт. Үләренә берничә көн калгач, төне буе гармунында  уйнап утырган  икән. Уйнаган да елаган, уйнаган да елаган...
Салкын чишмә буйларында
Атлар эчерсәң иде;
Туган-үскән илләреңдә
Гомер кичерсәң иде.
 
Нигә китә кеше кендек каны тамган туган җиреннән? Шулай өзгәләнеп, йөрәген телгәли-телгәли  яшәмәсә булмыймы? Күз алдыма җимерек йорт капкасына сөялеп карап калган Әүхәди карт килеп баса. Әтиемнең җырын ул тыңлаган, авызына суны ул салган. Аны кем тыңлар?
Ә мине?..
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйбэт язылган. Авторы юк.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик эйбэт, гыйбрэтле! Авторы-Лилия Фэттахова. Яна Чишмэ районнан.Фикерле,талантлы шэхес!

      Хәзер укыйлар