Логотип
Театр

«Туган-тумача»: тол хатын-кызларга мәдхия

Тинчурин театрында «Алтын битлек»ле режиссер сыйфатында Илгиз Зәйниев беренче спектаклен чыгарды. «Туган-тумача» – режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниевнең моннан 16 ел язылган пьессасы. Туфан Миңнуллин дәвамчысыннан авыл кешеләре язмышына, тормышына, көнкүрешенә багышланган әсәр кебек, әмма анда иң элек авыр заманнарда яшәгән тол хатын-кызларга мәдхия җырлана.

 Илгиз Зәйниев үзе әйтүенчә, бу әсәр әбисенең сөйләүләренә нигезләнеп язылган. Төп героиня – Шәрифә улларының берсен Газинур дип сөйли. Димәк, әбисенең язмышы турында дип кабул итәргә була. Хәер, безнең һәрберебезнең әбиләре язмышы, чөнки тормышлары авыр елларга туры килгән. Бөтен труппа диярлек катнашкан спектакльдә 1950–1970 еллар сурәтләнә. Сугыштан соңгы еллар, авыл халкының таякка эшләп ил күтәргән вакыты.  Нинди генә авыр чорда яшәлсә дә, җирдә мәхәббәт бар. Спектакльдә Шәрифә белән Минсабир мәхәббәте линиясе. Күз төшкән кызны күрергә дип егетнең күрше авылга утырмага баруы, уен, җыр-биюләр, анда авыл егетләреннән сугылуы, кызны төнлә урлап алып кайтуы, кыз өенә башкода килү, туган-тумачалар белән туй итү, кода-кодагыйның кара-каршы басып такмаклар әйтүе. Бу инде татар авылының традициясе. Безнең милли код.


Ә ул мәхәббәт ничек уйнала! Самими, беркатлы, ихлас мөнәсәбәтләр шундый сагындырган. Чынлап! Менә кайчан соңгы тапкыр самими мәхәббәт турында кино карадыгыз? Хисләрне сыгып бирүче төреr сериалларында да юк ул, чөнки безнең менталитетка туры килми. Шәрифә белән Минсабирның беренче саф хисләре чәчәк атуын уйнаган күренешләрдән ирексездән күзгә яшь килә. Матурлыктан! Илаһилыктан! Хисләренә чыдый алмыйча биеп җибәрәләр, икәүдән-икәү калгач оялудан ничек  сүз башларга белмиләр, егет бикләнмәгән капка башыннан сикереп чыга хәтта…

Мәхәббәт күгәрченнәрен бүген Тинчурин театрының йолдызлары булган Резеда Сәләхова белән Артем Пискунов уйный. Театраль гаилә – театр өчен бу җәһәттән зур табыш. Хисләрне сәхнәдә уйныйсы юк, менә ич алар тормышта! Бер-берсен бик яраткан парлар дип беләбез аларны. («Сөембикә»нең «Без һәм алар» рубрикасында Артем Пискунов белән әңгәмә чыкты. Резеданы үлеп яратканы шуның кадәр нык сизелә язмада. Ә безне – геройның күңел төпкелләренә кереп әңгәмә алып барган «Сөембикә» журналистларын алдап булмый ул!) Тормышта да – ярату, сәхнәдә дә ярату залга сыймый кебек, бөтен тән күзәнәкләре белән тоясың аны. Күңел кытыкланып, үзең дә иләсләнеп куясың. 

Авыр елларда авыл халкының төп терәге нәрсә булган? Әйе, ат белән сыер. Бу малкайлы булганнар алай ук интекмәгән, ач калмаган. Менә шушы ике төп хайванны Илгиз кешеләндереп сәхнәгә алып менгән! (Авыл халкының тормышын җиңеләйткән бу малкайларны сәхнәгә алып менгән беренче сәхнә әсәре түгел микән әле?!) Сәхнәдә дә төп декорация – ат арбасы яки чанасы. 


Егетләрне кызлар янына алып барган Монгол спектакль буе монологлар кора. Хуҗалар тормышын күзәтә. Спектакль башында әле ул яшь, уйнаклап торган айгыр, соңыннан инде – карт алаша...  Бу рольне Салават Хәбибуллин башкара. Баһадир гәүдәле, тавышы күкрәгеннән яңгырап чыккан актерга роле бик килешә. Тинчуринда башка бер актер да бу образны тудыра алмас иде. 


Сыерлар – Йолдыз белән Октябрина да сөйләшә. Якты киләчәк турында. Кешеләр хыялын малкайлардан әйттерә режиссер. Ул чорда коммунизм төзеп, матур тормышта яшәячәкләренә нык ышанганнар. Шушы ышанулар кешене яшәткән дә, күпмедер дәрәҗәдә колга да әйләндергән. Кемнең ышанычсыз элемент исеме аласы килсен. Октябрина – шул элемент: коммунага иярми, бозаулыйсы килми, үзе өчен яшәргә тели. Өй салырга кирәк булгач күндәм Йолдызны түгел, Октябринаны сатып җибәрәләр. Шул заманның сәясәтен (хәер, нигә әле шул заманның гына) сыерлар аша күрсәтеп бирүе эзоп теленә тиң. Йолдыз – тормыш тартучы сыер. Шуңа да ул шинельдән, кызыл (!) косынкадан, кирза итек кигән, потлы ике чиләкне тоткан һәм якты киләчәк турында хыяллана. Сыер Йолдызны Лилия Мәхмүтова уйный. «Мин мондый роль уйнамас идем»,– диде бер тамашачы. Сәхнәдән ямьсез күренүдән курыкмаган актриса – көчле актриса, үз-үзеннән канәгать булган хатын-кыз! Көлдерде дә, елатты да ул! 


2 сәгать тә 20 минут барган спектакльнең икенче өлеше тол хатыннарның  көчле рухына багышланган. Өч баласы белән тол калган Шәрифә, авыл гыйбадлары белән сугышып, берсен бәреп үтергәне өчен ире төрмәгә озатылган Әминә... Аларга  сыер җигеп тормыш арбасын да тартасы, Арыслан кебек тол калган хатыннар куенына төнгә генә кереп чыгарга теләгән авыл ирләренең, горур башларын түбән имичә генә, авызларын ябасы, балаларын да аякка бастырасы... Кем ярдәмгә килә? Әлбәттә, туган-тумача. Татар халкындагы туганнар бәйләнеше, туганнар ярдәме дә каннан килгән традиция. Нәселне бер йодрыкта тотучы фактор. Ныклырак тормышта яшәгән, алтын куллы туганнары булганда бигүк ятим булмый әле ул тол хатын авылда. 


Спектакльдә тагын бер игътибарга лаек күренеш – татар гаиләсендә хатын-кызның ир-атны ир итеп, бер-ике адым булса да арттарак торуы. Андый хатынның тормышы җайлап кына тәгәри. Хәтта исерек, тәпәләп атарга күп сорамаган ирне дә хөрмәт итә ул, чөнки ул аның үз исереге. Рөстәм Гайзуллин белән Диләрә Фәттахова уйнаган күренеш ирексездән елмайта. Тормыш бит ул. Хәер, авыл җирендә ул хәзер дә шулайрак тәгәри әле. 

 


Замана үзгәрә, кыйммәтләр үзгәрә, тормыш акцентлары үзгәрә, әмма кешеләр үзгәрми. Тормышның вак мәшәкатьләреннән торган көнкүрешебез дә шул ук, бары тик тормыш шартлары уңайлырак. Кешелек сыйфатлары юкка чыкмасын да, татар авылын тоткан гореф-гадәтләр бетмәсен иде. Үзем дә авылда туып- үскән кеше буларак, спектакль матур хатирәләрне искә төшерде. Авыл мохитенең җылысын бирде. Чын-чынлап халыкчан: елата да, көлдерә дә торган чын татар спектакле. Һәрберебезнең авыл белән бәйле истәлекләре бар. Спектакльдә үз туган-тумачагызны һичшиксез табачаксыз. 

Фото:  К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының матбугат хезмәте.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар