Казан–Саба юлы белән килеп, Теләчегә җиткәч, уң якта зур бер хуҗалык кала. Игътибар итми генә узып китеп булмый аны. Биек-биек корылмалар каршындагы араннарда атлар чаба, Мишә буендагы болыннарда да зур-зур ат көтүләре... Аргамаклар яши торган бу торакларның төзеклеге, зурлыгы монда эш сөйгән тырыш хуҗалар барлыгына ишарәли. Янәшәдә генә тәрәзә йөзлекләре челтәрле матур йорт тора.
Командировкаларга барганда ул юлдан ничәмә-ничә тапкыр узганбыздыр. Узган саен, бу атлар кемнеке икән, әлеге матур йортта кемнәр яши,дип уйлый идек. Дөньяда могҗизалар булмый димә. Бүген без нәкъ шушы йортта кунакта, һәм мин бик рәхәтләнеп сезне аның хуҗалары белән таныштырам.
Бу гаиләдән биш спорт мастеры, Россия, Европа һәм Дөнья чемпионнары чыккан. Бу йортның икенче катына менсәң – бүлмә тулы кубок, диплом һәм медальләр. Барысы бергә табын артына җыелсалар, аларның сүзе атлар һәм... көрәш турында. Бу гаилә – атаклы көрәшчеләр һәм атчылар – ГЫЙНИЯТУЛЛИНнар гаиләсе.
Сәгыйть абый белән Гүзәл апа
Борын-борын заманда ук түгел, әлерәк кенә бер патша улы яшәгән. Аның исеме Сәгыйть икән. Хәер, нинди патша? Гап-гади авыл егете булган ул. Үзе туып-үскән Саба районы Олы Мишә авылы мәктәбен тәмамлагач, Янилдәге СПТУга кереп, механизатор белгечлеге алып чыккан. Көннәрдән бер көнне аның сылу патша кызына күзе төшкән. Әй лә, ул да патша кызы булмаган. Шушы авылда туып, бер үк чишмәнең суын эчеп үскән Гүзәл булган ул. Егетнең армиягә китәр көне җиткәч, кыз аны көтәргә вәгъдә биреп озатып калган. Үзе исә, егет ил тынычлыгын саклаганда, Лаешның авыл хуҗалыгы техникумына кереп, агроном-оештыручы булырга укыган. Егет армиядән кайткач, кыз вәгъдәсендә торган – 1984 елның 11 августында алар бер-берләренә мәңге тугры булырга ант итеп, никах укытканнар. Баһадир егет, К-700 тракторына утыртып, сөйгәнен ЗАГСка алып барган. Гүзәл апа моны әле дә кызык итеп, сагынып искә ала:
– Җәй көне никах укыттык та, әй, бер язылышырбыз әле, дидек. Авыл советы секретаре Фирая апа, быелдан калмагыз, дигәч, 29 декабрь көнне тракторга утырып барып, тиз генә язылышып кайттык. Әле бер генә кешенең дә тракторга утырып ЗАГСка килгәне булмагандыр.
Яшь гаиләгә колхоз Югары Саурыштан күчереп салган бер йорт бирә. Әле миче чыгарылмаган, каралты-курасы төзелмәгән, кышын кар күмеп китә...
– Без анысына да шат идек. Үз куышыбыз булды дип очып кына йөрдек, – дип хәтереннән яңарта ул чакларны әңгәмәдәшем. – 1985 елның 13 маенда мич чыгаручы Гомәр абыйга кирпеч, измә ташып йөргән җиремнән беренче улыбыз Ленарны табарга киттем. Тагын ике елдан – 1987 елның 23 маенда Илдар туды.
1990 елның җәендә Гыйниятуллиннар үз гомерләрендәге иң тәвәккәл адымнарның беренчесен ясый – колхоздан арендага ун сыер ала. Гүзәл апага ул көннәр әле кичә генә булгандыр шикелле:
– Үзебезнең дә өч сыерыбыз бар иде. Шул унөч сыер белән 1990 елның 15 июненнән фермер хуҗалыгы булып эшли башладык, – ди ул. – Андый хуҗалыклар ул вакытта юк дип әйтерлек иде әле. «Сез алдан йөрүчеләр булгансыз икән», – диделәр безгә. Бәрәңге бакчабызга сыерлар өчен абзар төзеп куйдык. Өченче улыбыз Фирзәр шул ук җәйдә – 11 июльдә туды. Өч көннән өйгә чыгардылар. Сәгыйтьнең 3 гектарда солылы вика чабасы бар иде. «Син аппаратны бик тутырып бетермә, яртылаш кына тутыр», – дип әйтеп, ул шуны чабарга китте, ә мин абзарга 13 сыер саварга чыктым. Яшьлек белән, авыр дип тормаганбыз инде. Әле бакча башыбызга таштан тагын яңа ферма салдык. Ләкин бераздан сыерларны бетердек без. Ул елларда сыер асрауның файдасы булмады. Утырып исәпләдек тә, чыгымы күп, кереме юк, дидек.
Гарәпләр, инглизләр һәм татарлар
2005 елны Гыйниятуллиннар гаиләсе Теләчегә күченә.
– Буш кырда барлыкка килгән хуҗалык бу, – дип сүзгә кушыла Сәгыйть абый. – Олы Мишәдәгесен дә, монысын да дүрт почмагына дүрт казык кагып, ялан кырда төзедек. Күченмәгән дә булыр идек, үзебезнең авылда җир бирмәделәр. Теләче районының ул вакыттагы җитәкчесе Илдар Низамов, монда килегез, җир бирәм, дигәч, өйдәгеләргә кайтып әйттем. «Өч көн уйлыйм әле», – диде Гүзәл. Өч көннән риза булды.
Башта фермалар салырга 42 гектар җир бирделәр. Аннары ул 90 гектар булды. Тора-бара тагын 80 гектар җир алдык. Бер атка ике гектар җир кирәк. Ә безнең хуҗалыкта хәзер 385 ат бар. Атлар белән Олы Мишәдә яшәгәндә үк шөгыльләнә башладык. Эшкә җигеп йөри торган атыбыз бар иде. Сабантуйларда катнашырга дип кызыгып, бер чабышкы сатып алдым. Аннары ипподромда имгәнеп, яраксызга чыгарылган атлар алып кайттык. Шуларны дәвалап, тәрбияләп, чабышларга әзерли башладык. Без әзерләгән ул атлар соңыннан бөтенесен узып, беренче киләләр иде. Тора-тора атларыбыз ишәйде. 2015 елда чиста токымлы гарәп атларын үрчетергә лицензия алдык. 2016 елдан – чиста токымлы инглиз, 2021 елдан чиста токымлы татар атлары үрчетә башладык.
Ленар белән Айсинә
Әти-әниләренең Олы Мишәдә корган хуҗалыкларында хәзер гаиләсе белән олы уллары эшли. 200 гектардан артык җирләре, 59 сыерлары бар.
– Ленар кечкенәдән эшчән булды, – дип сөйли улы турында Гүзәл апа. – 6 яшеннән үзебезнең 13 сыерны көтте. 4 яшьлек Илдар белән икесе сыерларны колхоз басуына кертмичә көтүлеккә алып китәрләр иде дә кич белән тагын куып алып кайтырлар иде. Яңгыр яуса, чәчкеч эченә кереп качалар, эчәселәре килсә, сыер савып сөт эчәләр икән.
Машина йөртә башлаганда Ленарның аягы педальгә дә җитми иде әле. Кечкенәдән бөтен эшне белеп үсте. Шуңа күрә үзләренең фермер хуҗалыгын ачу аңа җиңелрәк булгандыр. Бөтен кирәкле техникасы үзендә, ватылса, үзе рәтли, терлекләре авырса, үзе дәвалый. Айсинә дә бик тырыш, уңган хатын. Ленар белән алар – классташлар, дүртенче класстан унынчыга кадәр бергә укыдылар.
– Мәктәптә укыганда аңа игътибар да итмәгән идем, – ди Айсинә. – Түбән Камада юристлыкка укып кайтканнан соң дуслашып киттек. Әти-әниләре Теләчегә күчәсе булгач, миңа тәкъдим ясады. 2004 елның ноябрендә никах укыттык, 2005 елның февралендә өч көн туй иттек.
– Улым, өйләнсәң, барысын да сиңа калдырам, шкафтагы бәллүр савытларымны гына алам. Өйләнмәсәң, бернәрсәне дә калдырмыйм, дидем, – дип көлә Гүзәл апа. – Аннары үзләре таштан яңа йорт салып чыктылар.
Ленар белән Айсинәләрдә өч бала. 19 яшьлек Дилә Казанда медицина көллиятендә белем ала. 16 яшьлек Дилбәр икътисадчы-бухгалтер булырга укый. Ә Лениз – әлегә Олы Мишә мәктәбенең бишенче класс укучысы.
Бабайлары һәм әтиләре кебек үк, алар да көрәш белән кызыксына. Лениз үз авырлыгында инде күп тапкырлар призлы урыннар яулаган. Дилә белән Дилбәр дә призерлар. Әтиләре Ленар исә заманында яшьләр арасында Россия чемпионы булган кеше.
Көрәшчеләр
Авылда көрәшеп карамаган, Сабан туйларында бил алышмаган малай юктыр ул. Сәгыйть абыйның да уллары кечкенәдән көрәшеп үсә. Әтиләре татарча көрәш буенча спорт мастеры булсын, мәктәптә физкультура укытсын, көрәш түгәрәге алып барсын да, ничек инде көрәш белән кызыксынмыйсың?! Ярар әтиләре генә булса! Әниләре ягыннан бабалары да атаклы көрәшче Наил Хәмидуллин бит аларның!
– Мине дә көрәшергә ул өйрәтте, – ди Сәгыйть абый. – Без яшь чакта әле авылда көрәш түгәрәкләре юк. Тракторда эшләп кайткач, үзебезчә генә шөгыльләнә идек. Элек хәзерге кебек көрәш турнирлары да булмады. Баштарак үзебезнең колхоздагы егетләр арасында көрәштек. Аннары Саба районы буенча узган турнирларда катнаша башладык. Шулай акрынлап Россия буенча узган ярышларга чыктык. Ул инде үзебезнең әрсезлек аркасында гына көрәшү иде. Көрәшер өчен көч тә, сәламәтлек тә, физик әзерлек тә, осталык та кирәк.
Илдар белән Екатерина
– Безнең Илдар кечкенәдән бик шук, көчле малай булды, – дип искә ала әниләре уртанчы улының бала чакларын. – Игезәк йолдызлыгында туды ул, шуңа да ике-өч кешенең көче бар анда. Беренче тапкыр көрәшкә кергәндә Илдарга 6 гына яшь иде. Теләчегә Сабан туе карарга килгән идек. Көрәшкә керергә дип, мәйданда 12-13 малай җыелган. «Шушыларны җиңеп бетерсәм, миңа велосипед алып бирәсеңме?» – дип сорады Илдар әтисеннән. Ул көрәш карап калды, без ат чабышы карарга киттек. Килсәк, Илдар теге 12 малайны, бер ял итмичә, рәттән күтәреп салган; бер кулына – «Денди» уен приставкасы, икенчесенә чынаяк-тәлинкәләр наборы тотып, елый-елый безне эзләп йөри иде.
Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогика университетының физкультура факультетына укырга керде. Өченче курста укыганда: «Әни, мин укуны ташлыйм», – ди бу. Мин балаларга гел вариантлар тәкъдим итә идем. Илдарга да: «Менә сиңа дүрт вариант, кайсысы ошый, сайла, – дидем. – Беренчесе – укуны ташлыйсың да армиягә барасың. Икенчесе – иртәнге дүрттән торып Казан ипподромында атларны ярышка әзерлисең. Өченчесе – авылга кайтып, безгә хуҗалыкта булышасың. Дүртенчесе – минем урынга кибеткә товар ташыйсың, атнага алты көн Казанга товарга барасың, алып кайтып кибеткә тапшырасың, ревизия ясыйсың...» Ул вакытта Олы Мишә, Баландыш һәм Теләчедә үз кибетләребезне ачкан идек. Атна саен һәр көнне шул кибетләргә товар ташыдым. Илдар уйланып торды да: «Юк, әни, алайса мин укуымны гына дәвам итим», – диде.
Диплом алгач, Теләчегә кайтып, «Батыр» спорт комплексының директоры булды. «Арена» боз сарае, «Дулкын» бассейны – аның карамагында. Киленебез Екатерина белән ике бала үстерәләр. Уллары Илдан да көрәшче, үз авырлыгында гел чемпион. Кызлары Ясмин хоккей дип «җенләнә». Малайлар командасында кызлардан берүзе. Бик яхшы йөгерә, футбол ярата. Киләчәктә кызлар хоккей командасында уйнарга хыяллана.
Екатерина да көрәшче. Әле нинди генә! Ике тапкыр Европа, ике тапкыр Дөнья, биш тапкыр Россия чемпионы булган кыз ул. Билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт остасы. Екатерина – Казан кызы. Билбаулы көрәш белән 12 яшендә мавыгып китә. Үзе исә моны инде соң башладым, дип саный. Аңарчы Дәрвишләр бистәсендәге «Ракета» стадионында самбо белән шөгыльләнгән.
– Беренче уңышлар күңелгә канат куйды. Россия, Европа, Дөнья чемпионатларында пьедесталның югары баскычына күтәреләсең. Россия гимны уйный башлый. Нинди рәхәт мизгелләр! – ди ул.
Дөнья чемпионы исемен Африкадан, Того дәүләтенең Ломе дигән шәһәреннән алып кайта спортчы кыз. Аңа кадәр Татарстан хатын-кызларының билбаулы көрәштә Дөнья чемпионнары булып танылганнары булмый әле.
Илдар белән дә аларны көрәш таныштыра. 2010 елның 8 гыйнварында Гыйниятуллиннар гаиләсенә яшь килен төшә. Хәзер Екатерина Гыйниятуллина Теләче районының өлкән тикшерүчесе, майор.
Илдар исә Россиянең халыкара спорт остасы, биш тапкыр Татарстан һәм биш тапкыр Россия чемпионы, 2013 елда Казанда узган җәйге Универсиаданың милли көрәш төрендә алтын медаль иясе.
– Син Универсиадада җиңәсең, дип әйтсәләр, ышанмас идем, – дип хәтерендә яңарта данлы да, шанлы да
ул көннәрне атаклы спортчы. – Мин 70 килограммга кадәрге үлчәүдә төрекмән егете Агамурат Оразсахедов белән бил алыштым. Иң кыены сигез кило артык авырлыктан котылу булды. Ә андый үзгәрештән соң көрәшү авыр.
Илдар да, Екатерина да – үз исемнәрен татарча көрәш тарихына алтын хәрефләр белән язган спортчылар.
Фирзәр белән Гөлфинә
Фирзәр белән Гөлфинә – төп йортта, нигезне саклап, әти-әниләренең эшен дәвам итүче яшь гаилә. Гаилә коруларына 9 ел. 8 яшьлек Салават белән 5 яшьлек Зәлинәнең әти-әнисе алар.
– Авылда, төп йорт килене булып яшәү куркытмадымы? – дигән сорауны Гөлфинәгә дә бирәм. Әлеге проект геройларының һәркайсына бирә торган соравым ул.
– Мин үзем дә авыл кызы бит, – дип җавап кайтара Гөлфинә. – Саба районы Олы Кибәчедән. Әнием Рәсимә математика укытучысы булып эшләде. Әтиебез Газинур вакытсыз вафат булгач, Әнвәр абый белән икебезне ялгызы үстерде. Без дә күп итеп мал асрадык. Шуңа күрә авыл тормышыннан да, авыл эшеннән дә курыкмыйм. Әле Фирзәр белән танышканчы ук «Сәгыйть кибетләре», «Сәгыйть атлары» дигәнне күп тапкырлар ишеткәнем булды. Безнең якларда аларның гаиләсен һәркем тырыш, уңган дип телгә ала. Мин шул зур, тату гаиләгә килен булып төштем. Беренче көннәрдән үк эшнең күплегенә түгел, өйдә кунаклар күплегенә хәйран калдым. Әле туганнар килә, әле журналистлар килә, әле ат алырга киләләр... Ризыкны бу йортта кечкенә кәстрүлләрдә түгел, унышар литрлы казаннарда пешерәләр... Казан кооперация институтын тәмамлавым ярады, кияүгә чыгуга, әтиләрнең кибетендә сатучы булып эшли башладым.
Фирзәр исә тыйнак, аз сүзле егет булып чыкты. Аз сөйли, күп эшли, дип, аның кебекләр турында әйтәләрдер инде. Кечкенәдән атлар арасында ул.
Өстенә яшел жилетын, аягына резин итекләрен киеп, ипподромда узган ярышларда беренче килгәнен газеталарда кызык итеп: «Ярышта резин итекле колхозчы малай беренчелекне алды», дип яза торган булганнар.
–12 яшемнән ат спорты белән профессионалларча шөгыльләнә башладым, – ди Фирзәр. – Безнең монда яз көне атларны чаптырып булмый, шуңа апрель азакларында чабышкыларыбызны Казанга ипподромга илтеп куеп, ярышларга шунда әзерли идек. Абыйлар атларны өйрәтә, әни товарга килгәндә авылдан печәнен, солысын төяп килә, ә мин атланып чабам. Бер атта чабып килүгә, абыйлар тартып төшереп, номерны гына алмаштыралар да тагын атланып җилдерәм. Анысыннан төшеп, өченчесенә сикереп менәм.
– Атның беренче килүендә җайдакның роле нинди соң? – дип сорыйм.
– Колын чагыннан үзең тәрбияләп үстергәнгә, ат сине тыңлый, буйсына. Син дә аны тоясың. Кирәк җирдә куалыйсың, кирәк җирдә тыясың... Уңышның сере шунда. Аннары ашату, тәрбия, чабышкының геннары да роль уйный, билгеле. Без аларны чиста солы, печән, алма, йөзем, бал ашатып кына тәрбиялибез. Дөрес, хәзер чабышкылар әзерләмибез инде, нукта кидереп, кеше артыннан йөрергә генә өйрәтәбез.
Фирзәр дә Россиянең атказанган спорт остасы, ат өстендә йөрү буенча мастер-тренер, мастер-жокей. Оста җайдак кына түгел, абыйлары кебек оста көрәшче дә ул. 2018 елда 60 килограммга кадәрге авырлыкта Татарстан һәм Россия чемпионатларында беренчелекне яулый. 2019 елда Европа чемпионатында җиңә. Бу җиңүләрдә күпме тырышлык, күпме хезмәт, ихтыяр көче ятканын батырлар үзләре генә белә.
– Балаларыгыз да спорттамы? – дим Фирзәр белән Гөлфинәгә.
– Безнекеләр – сәнгатьтә, – дип җавап бирә әниләре. – Зәлинә бию дәресләренә йөри, Салават театр мәк-
тәбендә шөгыльләнә. Ул да атларны бик ярата. Аңа тизрәк мәктәптән кайтырга да атлар янына чабарга булсын. Асларын да җыештыра, суларын да сала, печәнен дә бирә. Болындагы атларны аранга алып кайтып ябу да аның өстендә. Үскәч тракторист булам, бабасы, әтисе кебек, фермер булам дип хыяллана.
Гүзәлия белән Руслан
Гүзәлия дә көрәшче. Кечкенәдән малайлар белән көрәшеп үскән кыз Идел буе физик культура, спорт
һәм туризм дәүләт университетын тәмамлап, 2018 елда билбаулы көрәш буенча Россиянең спорт остасы исеменә лаек була. Көрәштән тыш теннис белән дә шөгыльләнә.
– Көрәшкә бүтән әйләнеп кайтмамдыр, мөгаен, – ди ул. – Хатын-кызлар өчен авыр спорт төре.
Узган елның язында Руслан белән гаилә корып, Үзәк авылында гомер итәләр. Руслан да көрәшче, Сабантуй-лар батыры. Кызлары Алисәгә әле тугыз гына ай.
Гөлфинә белән Гүзәлиянең үзара бик охшаш булуларына ишектән керүгә үк игътибар иткән идем. Моны мин генә түгел, башкалар да күрә икән.
– Сеңлесенә охшатып кына өйләнгәндер ул сиңа, дип әйтәләр иде, – дип елмая Гөлфинә.
– Кибеткә барсак, бу кызыңмы, дип сорыйлар, – дип җөпли киленен Гүзәл апа да. – Ул минем олы кызым, кече киленем, дип әйтәм. Бөтен ягы белән үзебезгә охшаган ул. Бик тырыш, уңган бала.
Ел саен Теләчедә РСФСРның спорт остасы Сәгыйть Гыйниятуллин һәм Наил Хәмидуллин исемендәге көрәш турнирлары уза. Турнирларның спонсорлары – Гыйниятулиннар үзләре.
– Татарча көрәш тә, ат чабышлары да – безнең борынгыдан килгән традицияләребез. Аларны югалтмаска иде. Без дә сакламасак, кем саклар? – ди Сәгыйть абый. Аннары карашын оныгы Салаватка күчерә:
– Шулай бит, улым?
Фото һәм видео: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк