«Элек авылда капкалар ябылмады, ишекләр бикләнмәде. Ә хәзер ачык капка күрмәссең», – дигән кешеләр булса, аларны Теләче районы Алан авылына чакырабыз. Үз күзләребез белән күреп кайттык: капкалары да, күңелләре дә ачык икән бу як халкының.
Алан белән Казан арасы ерак түгел, 80 генә чакрым. Көзге кебек шома юлдан хәзер җилдереп килеп җитәрлек. Әллә шәһәр якын булып, бару-кайту мәшәкать тудырмагангамы, әллә «Алан» хуҗалыгында теләгән һәркемгә эш табылып торгангамы – яшьләрнең күбесе бәхет эзләп читкә китми биредән. Авыл читендә хәтта яңа бер урам – Яшьләр урамы төзелеп ята. Дөрес, әлегә биредә бары дүрт кенә йорт. Дүрт йортның өчесендә тәгәрәшеп тугыз бала үсеп килә! Әнә шуларның берсенә – КАШАПОВлар гаиләсенә кунакка килешебез. Яңа йортның иң беренче кунаклары без.
Биемичә яши алмыйм
Йортның хуҗасы – Гаяз Кашапов. Алан авылында туган, шушында укыган, Казанда югары белем алып, үз авылына кайтып төпләнгән. Бүген «Алан» хуҗалыгында хезмәт куркынычсызлыгы инженеры булып эшли. Эшкә яңа керешкәннәргә инструктажлар уздыра, хезмәт урыннарында иминлек кагыйдәләре үтәлешен тикшерә, документлар тутыра, отчетлар төзи... Кирәк икән, басуда ватылып калган трактор-комбайннарны да рәтләшә. Көне әнә шулай эштә уза аның. Ләкин кичен дә өйдә туры китерермен димә инде син аны. Йомышың бик тә ашыгыч икән, клубка бар – очратсаң, шунда гына очратырсың. Юк, клубта эшләми Гаяз. Клубта бии ул. Гаяз – үзешчән биюче.
– Әле теле юньләп ачылганчы ук бии иде инде, – ди әниләре Әкълимә апа. – Әтиләре Ильяс үзе биергә яраткач, Ниязыбызны да, Гаязыбызны да кечкенәдән биергә өйрәтте. Моряк киемнәре табып, милли костюмнар юнәтеп, төрле биюләр куярлар иде.
Балалар бакчасында да бии Гаяз, мәктәптә укыганда да. Хәтта студент елларында да биюне ташламый – Казанда «брейк-данс» клубына йөри.
– Биемичә тора алмыйм, – ди. – Әйдә, дисәләр, төн дип тә тормыйм, көн дип тә – чыгам да китәм. Бию – хоббием. Каядыр барып биеп кайту – минем өчен берни дә түгел.
Мәктәптә укыганда классташларны да биергә өйрәтә идем. Берсендә япон кызлары биюен малайлар белән куярга булдык. Катыргыдан кисеп җилпәзәләр ясадык. Башка кара башлык киеп, очын карандашлар белән бөтердек – анысы чәч булды. Битләргә ак кершән ягып, иреннең уртасына гына иннек сөрттек. Күзләрне ярык кына калдырып, кара карандаш белән сыздык. Әниләрдән икешәр-өчәр метрлы тукымалар алып, кимоно итеп урандык.
Бик кызык номер килеп чыккан иде. Ул инде, биюдән битәр, шоу булды.
– Бәйрәмдә Гаязларның классы катнашамы, дип сорап кына торалар иде инде авылда. Мәктәпкә дә килеп карыйлар аларның чыгышын, аннары шуны ук клубта да карыйлар, – дип, улы белән горурланып әйтеп куя Әкълимә апа.
– Төрле чараларда катнашу, аларны оештыру балачактан ошый миңа, – дип сүзен дәвам итә әңгәмәдәшем. – Укуны тәмамлаганчы мәктәптә редколлегиядә булдым. Сызарга, рәсем ясарга миңа гына куш! Иң яраткан фәнем шуңа да геометрия иде. Беренчедән, сызарга яратам, икенчедән, укытучыбыз Айрат абый Каюмов ул дәресләрне шундый кызык, мавыктыргыч итеп уздыра. Класста беребез дә начар укымады. Малайлар кызларга караганда да тырышыбрак укыйлар иде. Безнең Алан мәктәбе көчле педагоглар коллективы белән республикага атаклы мәктәп бит. Югары категорияле, атказанган укытучылардан белем алдык.
Ак шәфкать ияләре
Авылга 2014 елда кайта Гаяз. Шул ук елны Кашаповлар йортына яшь килен төшә.
– Мин инде Казанда эшкә урнашкан, авыл хуҗалыгы техникалары буенча инженер-механик булып ике ел эшләгән идем. «Алан» хуҗа-лыгында эш урыны бар дигәч, мизгел дә икеләнмәдем. Ләкин... Казанда йөргән кызым Айгөл дә бар иде бит әле. Без аның белән татар дискотекасында таныштык – биючеләр тагын кайда танышсын соң?!
Айгөл – Кукмара районының Байлангар авылы кызы. Егетнең, авылга бергә кайтыйк, дигән тәкъдименә каршы килми ул.
– Әле дус булып йөргәндә, Гаяз мине үзләренә бәрәңге алышырга чакырган иде. Килеп керү белән үк ошаттым бу авылны. Әйләнәсендә таулар, тау өстендә яшел наратлар... Авыллары бигрәк матур, дип уйлап куйган идем.
Төп йортта, Гаязның әти-әнисе белән бергә яшәү дә куркытмый кызны.
– Андый тормыш миңа кечкенәдән таныш. Әнием Флера да үзенең кайнанасы Рабига әбиебез белән тату яшәде, – ди. – Хәзер төп йортта абыем Айнур һәм киленебез Гөлия белән бергә гомер итәләр. Абыйларда да өч бала үсә.
Килен – кайнана туфрагыннан, диләр. Кашаповлар гаиләсенә генә атап әйткәннәр диярсең. Әкълимә апа да, Айгөл дә – медиклар. Әкълимә ханым 37 ел авылда фельдшер булып эшләгән.
– Капка-ишек бикләп йоклаганыбыз булмады, – ди бүген лаеклы ялда булса да, ярдәм сорап килгән бер генә кешене дә кире бормаучы шәфкать иясе. – Төнлә белән мине эзләп баш очыма кадәр киләләр иде. Өч хатынны өйдә бәбиләтергә туры килде. Берсенең игезәкләре туды. Ничек эшләдем икән, ничек курыкмадым икән, дип, шаклар катам хәзер. Бер хатын үзе бәбили алмагач, аналык муентыгын кистем. Яшьлек шундый кыю була, күрәсең.
Ишегебезнең әле дә биге юк. Ике медик яшәгән өй бикле булырга тиеш тә түгел. Дөньяда нинди хәл булмас?!
Ә Айгөл әлегә бәби ялында. Төп эш урыны Казанның 18 нче шәһәр хастаханәсендә аның. Бәләкәй Айсылу бераз үскәч, кабат шул эшенә чыгарга хыяллана.
– Гаяз тәкъдим ясагач, риза булдым булуын. Ләкин эшемне калдырып китәсем килмәгән иде. Ул хакта үзенә дә әйттем. «Безнең авылдан Казанга йөреп эшләүчеләр күп. Теләсәң, йөреп эшләрсең, каршы килмәм», – диде. Мин хастаханәнең ятим балалар бүлегендә эшләдем. Шул балаларны калдырасым килмәде. Аларны бик жәллим һәм сагынам...
Сәхнәдә – Кашаповлар!
Авыл клубында үзешчәннәр концерты бара. Сары киемле малай белән кыз сәхнәдә сары күбәләк кебек бөтерелә. Ул биюгә тагын бер пар – әти-әниләре дә кушыла. Читек табаннарыннан әллә очкыннар чыга инде?! Ут өертәләр! «Кашаповларның гаилә ансамбле!» – дип пышылдаша залдагылар.
– Әти безне ничек өйрәткән булса, мин дә балаларымны шулай биергә өйрәтергә булдым, – ди Гаяз. – Көзге алдына басып, алда үзем биим, минем арттан Алмаз кабатлый. Кулын артына куеп йөгереп килә. Аннары чүгеп ала. Шулай ике-өч хәрәкәт өйрәнде дә, бакчадагы утренникта чыгып та биеде.
Кызыбыз Айзилә туып бераз үскәч, аны да өйрәттем. Бие, дип кенә өйрәтүе читен, кызыктырырга кирәк. Үзебезнекенә иш итеп, аңа да сарыдан татар кызлары костюмы тектердем. Мондый матур күлмәге булган кыз ничек биеми түзсен инде? Өчәүләп бии башладык.
– Мәктәптә укыганда мин дә бии идем, – дип сүзгә кушыла Айгөл. – Безнең хәтта хореографыбыз да бар иде. Айзилә тугач, әйдә, дүртәүләшеп биик әле, дип кызыктырды Гаяз. Аның күптәнге хыялы тормышка ашты – гаилә ансамблебезне булдырдык. Моңарчы биюләрне үзебез генә куя идек. Өч ел инде хореографыбыз Альбина Муллахмәтова белән эшлибез. Һәр концертка яңа бию әзерлибез. Һәрберсен үзебез уйлап чыгарабыз. Гаяз әле Теләче мәдәният йортындагы «Ак калфак» ансамблендә дә бии.
– Без сәхнәне бик яратабыз. Бер чарада да катнашмый калганыбыз юк. Авылда, районда узганын әйтмибез дә. Республика чараларына да чакыралар. – ди Айгөл белән Гаяз. Узган ел Чиләбедәге Сабан туенда катнашканнар. Гомумроссия күләмендә узган «Притяжение» конкурсында беренче урынны алганнар. Эшче яшьләрнең «Безнең заман» фестивалендә, Әлфия Авзалова исемендәге конкурста чыгыш ясаганнар...
Балаларның да гел каядыр барасылары килеп кенә тора, – ди әтиләре. – Болай йөрүләребез бигрәк тә алар өчен кирәк. Телефонда утыралар, дип зарланабыз бит хәзер. Ә безнең балаларның алай утырырга вакытлары юк. Без гел йә юлда, йә сәхнәдә, йә репетициядә. Дөнья күрәләр, чарланалар. Сәхнә кыюлыкка өйрәтә.
«Шуңа күпме акча түлиләр инде?» – дип кызыксынучылар бу эш өчен бер тиен алмыйча, бушка йөрүләрен белгәч, бөтенләй аптырашка кала икән. Әйе, дөньяда Кашаповлар кебек, менә шулай идея өчен яшәүчеләр дә бар әле! Матди тормыш дип кенә түгел, рухи тормыш дип тә яши алар.
– Берәр бәйрәм якынлаша башласа, иң элек Гаяз белән киңәшләшәм, – ди Алан авылының клуб мөдире Гүзәлия Кәримова. – Ул аның программасын әллә кайчан уйлап, планлаштырып, катнаша алырдай кешеләрне барлап куйган була. Ул яктан бездә халык бик актив. Ялындырып тормыйлар.
Бердәмлек
«Читтән килгән инвесторлар авылны бетерә», диләр. Ә Аланда читтән килгән инвесторлар юк. «Алан» ширкәтенең җитәкчесе Алмаз Фәсхетдинов үзе дә Теләчедән. Аңа кадәр хуҗа-лыкны аның әтисе җитәкләгән булган. Менә шуңа да, «Алан» ширкәте авылыбызны яшәтә, ди халык.
– Авылга хуҗалыкның ярдәме бик зур, – ди бу хакта Гаяз да. – Су торбаларын, су башнясын, насос, коеларны карап, төзәтеп тору безнең оешма өстендә. Авыл халкына нинди техника кирәк – безгә киләләр. Кышын федераль трассаларны чистартканчы, безнең юллар күптән ялт иткән була. Бүген хуҗалыкта 150 ләп кеше эшли. Шуның кадәр кеше авылда төпләнеп калган дигән сүз бит бу. Барлык белгечләр дә яшьләр.
Авыл советы рәисе Булат Хәсәновта – Алан егете. Бу вазыйфага алыну белән җиң сызганып эшкә тотынды ул. Авыл башындагы Бакалтай күле күптән корыган иде. Аның ләмен чистартып, төбеннән чишмә чыгардылар. Тирәсендә матур парк аның хәзер. Җәен күлдә йөзәр өчен катамараннарга кадәр бар. Бу эшләргә Авыл советы откан грант акчалары тотылды. Ә менә төзелеш беткәннән соң җыештыру, күл тирәсен чабып, чистартып тору эшенә авыл яшьләре үзебез алындык.
Авылдан ерактарак Чакырак чишмәсе бар безнең. Бик матур ул, таудан шарлама кебек агып төшә. «Әйдәгез, егетләр, чистартыйк әле шул чишмәне!» – дидек тә, җыйнаулашып эшләп тә куйдык. Үз авылыбызның фермеры Илдар Фазылҗанов техникасын бирде. Андый эшкә бер дә иренмибез. Ул бит бездән якты бер эз булып калачак. Бу чишмәне без чистарткан идек бит, дип горурланып узам.
Спонсор булмагач, Сабан туйлары да узмаган авыллар бар. Ә бездә Сабан туе узмый калган ел юк. Спонсорлар бүлеп биргән акчага бүләкләрне Казаннан үзем барып алып кайтам.
Рәттән өч ел инде Алан Сабан туенда мотоблоклар ярышы уза икән. Болары да Булат белән Гаяз идеясе.
– Безнең ул ярыш мотоблокка утырып әйләнеп килү генә түгел. Юлда төрле киртәләр, сулы чокырлар аша узарга, буяулы пистолетлардан атышып, йөкләр күчерергә дә кирәк, – дип аңлата Гаяз. Күренеп тора – бу хакта сөйләве рәхәт аңа. Гаҗәеп кеше ул. Беренче карашка, гап-гади бер авыл малае. Ә никадәр харизма үзендә! Туган авылы, халкы, бию, бәйрәмнәр турында сөйләвен тыңлап тору үзе бер тамаша. Башта аның иреннәре генә сөйли. Аннары әңгәмәгә күзләре кушыла. Аннары – кашлары. Аннары – аяклары, куллары. Бөтен җаны ачыла бу мизгелдә.
Кызык эшләр
Авыл тормышын җанландыру өчен ниләр генә уйлап чыгармый Алан яшьләре. Әнә алар Исламия Мәхмүтованың «Мәхәббәт чишмәсе» пьесасын сәхнәләштерә. Гаяз – төп рольдә. Спектакльне карарга Тинчурин театры артистлары үзләре кайткан. Соңыннан бөтен труппаны Казанга театрга кунакка чакыралар.
Әнә авылның яше-карты билдән кар ерып инеш буенда кәкре тал агачы эзли. Монысы да Гаяз белән Булат уйлап чыгарган хикмәт инде!
– Студент вакыттан ук хоккей белән мавыгып киттем, – ди Гаяз. – Яшь чагында әти дә хоккей уйнаган безнең, әни дә... Әни әле капкада да торган. Улыбыз Алмазны да Теләчегә Боз сараена йөртәбез. Берзаман авылларда да хоккей командалары оеша башлады. Без дә үз командабызны булдырып, күрше авылныкылар белән кара-каршы турнирлар уздырдык. Теләче җыелма командасы белән Питрәч, Саба районнарына барып та уйнап кайттык. Ләкин теләгән һәркем хоккей уйный алмый, аның өчен махсус форма кирәк, тимераягы, кәшәкәсе... Булат белән сөйләштек тә, әйдә әле, дибез, бөтен кеше катнаша алсын өчен, итекле хоккей оештырабыз. Бер ай алдан белдерүен язып элдек. Шарты шул – бар да борынгыча булырга тиеш. Аякта – итек, өстә – бишмәт, башта – колакчынлы бүрек, кулда – йон бияләй һәм кәкре тал агачыннан ясалган кәшәкә. Ә алка урынына – йон оекбашны бөтереп ясаган туп. Тимераяксыз, боз өстендә йөгереп йөреп кенә уйнала ул. Пылаулар, коймаклар булачак дип тә кызыктырдык. Менә берзаман китте яшьләр урманнарга, су буйларына кәкре агач эзләп. Аның анысы үзе бер тарих бит. Биш-алты команда җыелды. Яшьләр үзләре, өлкәннәр үзләре, мәктәпләр ничә команда... Беренче елны уеннар хоккей тартмасында узган иде. Борынгыча икән, борынгыча булсын, дип, икенче елны итекле хоккей турнирын Бакалтай күлендә уздырдык. Көрәкләр алып төшеп, башта карын көрәдек. Музыкалар куйдык, казаннар астык. Бик тә күңелле булды. Анысына инде күрше авыллардан да килделәр. Быел менә татар эстрадасы артистлары да кайтмакчы.
Нигез
Яңа йортлары бик зур, бик уңай Кашаповларның. Аның нигезен 2015 елда салганнар. «Авылга кайтып төпләнүче яшь гаилә» программасының да ярдәме зур булган, туганнары-ның да – 2024 елны үз йортларында каршы алганнар.
– Башта өйне ата-баба нигезендә салырбыз, дигән идем. «Искене сүтеп җыйганчы, яңа урында яңа йорт салуың файдалырак», – диде әти. Безнең бөтен туганнар да төзүче бит. Әти үзе дә колхозда төзүче-прораб булып эшләде. Абыем Нияз да – Казанда прораб, Ләйлә апамның ире дә, Айгөл ягыннан туганнар да, әти-әнинекеләр дә... Барлык эшне туганнарыбыз белән өмә ясап башкардык. Ташчылар күп җыелды. Аларга кирпеч ташып, измә биреп торырга авыл яшьләре килде. «Ильяс миңа йорт салышкан иде», – дип, «кайчандыр әтинең ярдәмен күргән авылдашлар да читтә калмады, – дип, кызык итеп сөйли Гаяз ул вакытларны.
– Ашарга да бүленеп тормыйча эшләде осталар, – дип, иренең сүзләрен дәвам итә Айгөл. – Пешергән ашларымны бала арбасына төяп, төзелешкә генә алып килә идем. Яшел чирәмгә табын корып утырганнарыбыз үзе бер матур хатирә. Күршеләребездән дә бик уңдык. Илнар һәм Сиринә, Сәйдәш һәм Галияләр белән бер гаилә кебек яшибез. Яңа өйгә тәрәзә челтәрләрен алар белән элдек. Иртәгә сез ки-лә дигән көнне, төнгә кадәр идәннәребезне юыштылар. Әнә балаларыбыз бергә уйнап үсә.
Туганнар димәктән, Гаязның апасы Ләйлә узган ел шеф-поварлар арасында Төркиядә узган ярышта җиңеп, беренче урынны алды. 50 дәүләттән 500 ашчы катнашкан бу ярышта ул әзерләгән милли ашларыбыз иң югары бәягә лаек булган. Бу да гаиләнең зур горурлыгы.
Тормышларына күзләр генә тимәсен Гаяз белән Айгөлнең.
– Дөбердәтеп эшлибез, тыпырдатып биибез, гөрләтеп яшибез, – ди алар.
Фото, видео: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
2
0
Эйе, шундый булган ул Кашаповлар.Куз тимэсен.Бэхетле тату,тигез яшэсеннэр
0
0