Логотип
Татар гаиләсе

Бабай малае

Күңеле тулып, карашын кабаттан тау түбәләренә төби әңгәмәдәшем. – Өйләнешкән елларда Илназ гел командировкаларга китеп эшләде. Берәр атна, унар көн торып кайта иде. Ә без кайнанам белән икәү. Мин терлекләрне караганда, ул баланы тирбәтә. Мин бала белән булганда, ул ашарга әзерли. Бик дус идек. Менә хәзер исән булсын иде әле! Илзатыбызны да күрә алмый китте.

2019 елның эссе җәендә Лаеш районы Кече Елга авылында зур янгын чыга. Бертуган Хәйдәр һәм Әсәтулла Вәлиуллинарның янәшә салынган ике хуҗалыгыннан исән такта башы да калмый ул көнне. «Яңа йортны авылга салмаслар инде, Казанга якын җирне карарлар», – ди авылдашлар. Ялгышалар. Тагын бер елдан авылның күрке булып, ике нигездә дә хан сарайларына биргесез ике таш йорт калка. Яңа йортлар – авылның яшәү күзәнәкләре ул. Яңа йортлары булган авыл – яши торган авыл.

Авыл килене

Шул ике йортның берсендә яшь гаилә – Айсылу һәм Илназ Вәлиуллиннар яши. Илназга – 33 яшь, Айсылуга 26 гына. Ике айлык уллары Илзатны кулына алса, Алияләре дә әнисенең алдына менеп утырырга гына тора. Анысы да сабый шул әле, 2 яше дә тулып җитмәгән. Көзге кояшта иркәләнгән тау битләренә күз сала-сала, ике баласын берьюлы кочаклаган яшь ана белән авыл тормышы турында сөйләшәбез.

Айсылу – шәһәр кызы. Лаешның үзеннән. Югары белемле юристны бәрәңге бакчалы, терлек-туарлы авыл тормышы ничек җәлеп итә алды икән?

– Җиде яшемә кадәр әби-бабай янында – әнием Фәридәнең туган авылы Янтыкта үстем мин. Шуңа күрә боларның берсе дә ят түгел, – сораулы карашымны күреп, җавап бирергә ашыга ул. – Халидә әбиемә койрык кебек тагылып йөри идем. Ул нәрсәгә тотынса, мин дә шуңа үреләм. Икәү камыр басабыз: күәс чиләгендә гел ике йодрык. Берсе – әбинеке, берсе – минеке. Икәү кер уабыз. Ул – зур ләгәндә, мин – кечкенә табакта. Икәүләшеп каз бәбкәләрен чирәмлеккә алып чыгабыз. Бервакытта да, комачау-лыйсың, кит, дими иде. Әбиләр сабыр була шул... – Бүген дә бик сагына аны Айсылу. Әбекәе турында сүз чыкса, күзләренә яшь тулырга гына тора.

– Без гаиләдә өчәү үстек. Әле минем игезәк энем дә бар. 8 Март көнне туганбыз. Ә олы абыебызның туган көне 9 март. «Сез – минем 8 Март бүләкләрем», – дип сөя иде безне әни кечкенә вакытта. Лаештагы 1 нче рус гимназиясендә укыдым. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга бер дә китәсем килмәде. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумы-ның хокук факультетына укырга кердем. Юрист буласы килгәннән дә түгел, шәһәргә бармас өчен генә иде бу сайлау. Шулай да техникумнан соң югары белем дә аласым килде. Казанның социаль һәм гуманитар белем институтын тәмамла-дым. Әле бер көн дә юрист булып эшләп караганым юк үзе, – дип елмая яшь ханым, кулында йоклап киткән улын ипләп кенә бишегенә яткырып.

– Илназ белән гаилә корганда аның авылда каласын белә идеңме соң? – дип сорыйм.

– Белмичә! Ул аны башта ук әйтеп куйды бит. Үземнең дә авылда гына яшисем килде. Шулай булгач, икебезнең дә хыяллар бертөрле иде, – ди ул. – Кайнанамны да яраттым. Тәгъзимә әни әйбәт, кешелекле кеше иде. Юмарт, ярдәмчел... Гөрләтеп яшәр идек тә, быел кинәт кенә вафат булды шул... – Күңеле тулып, карашын кабаттан тау түбәләренә төби әңгәмәдәшем. – Өйләнешкән елларда Илназ гел командировкаларга китеп эшләде. Берәр атна, унар көн торып кайта иде. Ә без кайнанам белән икәү. Мин терлекләрне караганда, ул баланы тирбәтә. Мин бала белән булганда, ул ашарга әзерли. Бик дус идек. Менә хәзер исән булсын иде әле! Илзатыбызны да күрә алмый китте.

Бабайлы балачак

Илназ да юрист. Ул да, Айсылу кебек, башта Лаеш техникумында, аннары читтән торып Казанда белем алган. Булачак хатыны белән дә студент елларында танышкан. Алты ел йөреп кенә кавышканнар.

– Милициядә эшлисе килә иде минем. Шуңа күрә хокук белгеч-легенә укыдым, – ди гаилә башлыгы. – Тик хыялымны чынга ашырып булмады, милициягә алмадылар.

Шаярта ул. Типсә тимер өзәрдәй егетнең үзенең авылыннан китәсе килмәгән.

– Минем дә балачагым әби-бабайлы, – дип искә ала Илназ бала вакытларын. – Хәбибулла бабай кая гына барса да, мине үзеннән калдырмый иде. Икенче группа инвалид иде ул, аңа юл йөрү бушлай. Әйдә, ди дә Казанга ияртеп чыгып китә. Туңдырма ашап, кино карап кайтабыз. Казан монда гына, бер сәгатьлек юл. Яшьтәшләрнең барысы да балалар бакчасында. Бабайга ияреп машина-трактор паркына менеп киткәнемне рәшәткә ярыгыннан кызыгып күзәтәләр. Бакча безнең өйгә терәлеп тора. Бабай шунда төнге каравылчы. Бөтенесе кайтып киткәч, бакчага мин хуҗа. Уенчыклар белән рәхәтләнеп уйныйм, таганнарда атынам... Мине дә бакчага биреп караганнар иде дә, бер генә көн йөрдем, башка бармадым. Әби-бабай янында рәхәтрәк ич! Әбием Зәйтүнә тәмле әйберләр пешереп сыйлый. Әнә шундый бик бәхетле, кояшлы, ирекле булды балачагым.

Ә аннары... 47 яше тулырга берничә көн калгач, әтием Хәйдәр тракторы белән капланды. Өй янында текә яр безнең. Инде кайтып җиткәч, тракторына нидер булганмы... Трактор астыннан әтинең гәүдәсен Әсәтулла абый белән икәү чыгардык. 14 яшь иде миңа. Әби белән әнинең ялгызын калдырып китмәячәгемне шул вакытта ук аңладым.

Шәһәр бер якта торсын

– Элек гел шәһәр тормышына кызыгалар иде. Имеш, җылы суы, ванна-бәдрәфе... Хәзер авылда боларның барысы да бар инде, – ди Илназ, безне 160 квадрат метрлы яңа йортлары белән таныштырып. Өйгә кушып мунча да салганнар. Бик иркен, уңайлы йорт. – Бакчаңда үзеңә кирәкле яшелчәңне үстерәсең, лапасыңда – терлегең. Бөтен җирдә иркенлек! Шәһәрдә мондый иркенлек бармыни?! Берәр җиргә бара башласаң, бөкедә утырырга кирәк. Кайтып туктасаң, машинаңны куяр урын таба алмыйсың. Юк инде, авыл тормышына җитми!

– Балалар үстерер өчен дә авылда рәхәтрәк, – дип җөпли аның сүзен Айсылу. – Алиягә әле 2 яшь тулмаган. Җәй буе урамда булды. Бөтен күрше күз-колак аңа. Балага бакчада урын булырмы дип тә кайгырасы юк. 2 яше дә тулмаган килеш кызыбызны балалар бакчасына бирдек. Тәрбиячеләрнең барысы да белгән кеше, шундый кечкенә баланы да тыныч күңел белән калдырып китәбез. Туган көненнән үк баланы шәһәрдәге шикелле чиратка бастырырга кирәкми авылда.

Илназдан авыл халкының кайларда эшләве белән кызыксынам. Яшәр өчен иркенлек кенә түгел, акчасы да кирәк бит.

– Һәр көнне иртән Балык Бис-тәсеннән биш-алты вахта автобусы килә. Күпләр Усадтагы май комбинатында, Столбищедагы сортировка үзәгенә йөреп эшли, – ди ул. – Иртәнге алты-җиделәрдә китәләр, кичке сигездә кайталар.

– Алайса, бөтенләй көн яктысын күрмиләр икән, – дим.

– Алар көн саен йөрми бит эшкә, – дип ачыклык кертә Илназ. – Бер көн эшләсәләр, бер көн ял итәләр. Хәзер кеше күбрәк шундый эш эзли инде.

Илназ үзе эшне авылда тапкан, үз авылларындагы фермер Гафур Зариповта эшли. Механизатор ул. Кирәк икән – трактор, кирәк икән комбайн иярли.

Моңа кадәр башта «Вамин»да, аннары «Просто молоко»да, соңгы елларда «Аванд» кооперативында эшләгән. Татарстан буйлап командировкаларга йөргән.

– Хәзер өйне калдырып, читкә чыгып китә алмыйм әле. Ике кеч-кенә бала белән Айсылу берүзе нишләсен? Аңа булышмыйча булмый. Менә балалар бераз үссен, аннары күз күрер, – ди Илназ. Аның кайгыртучан ир булуы сөйләшүләреннән үк күренеп тора.

Игелеккә – игелек

– Өебез янгач, булышмаган, ярдәм кулы сузмаган беркем калмагандыр авылда. Күрше авыллар, райондашлар, хәтта бөтен респуб-ликадан булыштылар, – дип, авылдашларын рәхмәт хисләре белән телгә ала Илназ. – Йортыбыз 40 минутта янып бетте. Бик җилле көн иде ул. Кыска ялганыш аркасында чыккан, диделәр. Ут башта күрше-дәге туганнарыбызның өенә капкан. Шул арада җил борылып, безне дә камап алды. Мин ул көнне җые-лышта идем. Күршеләр шалтыраткач, йөгереп кайттым. Әби авырый иде инде. Кызлары шул көнне аны мунча кертәбез дип менгәннәр иде. Әле ничек кермәгәннәр! Әни бөтен документларны һәм машина алырга дип җыйган акчаны алып чыгып өлгергән. Ике йорттан бер такта башы да калмады. Бакчадагы агачларга кадәр янды.

Яңа йортыбызны 2020 елда салып бетердек. «Бу нигезгә йорт салмагыз инде», – дип киңәш бирсәләр дә, үз нигезебезне яшәтәсебез килде. Бөтен туганнар булышты. Бертуган Гөлназ апам Сабада кияүдә. Икенче катка менә торган менә бу баскычларны Сабадагы җизни белән аның җизнәләре килеп эшләде. Түбәне дә алар белән яптык. Безгә булышкан һәркемгә бик зур рәхмәт.

Кече Елга болай бер дә кечкенә түгел икән үзе. 11 урамлы, 700 ләп хуҗалыклы таза гына матур авыл. Урта мәктәп, ике төркем балалар йөргән бакча, зур Мәдәният йорты (анда үз театрлары эшли), ике кибетләре, хәтта пекарнялары бар.

– Авыл хатыннарына хәзер камыр куеп мәшәкатьләнәсе дә юк. Пекарнядан көн саен ал да кайт, ал да кайт, – дип шаярта Илназ. – Әле бездә дүрт кибет иде. Халык, авылда аракы белән тәмәке саттырмыйбыз, дигәч, ике кибет ябылды. Дини халык яши бездә. Җомгаларда иллеләп-алтмышлап кеше җыелабыз. Габделхәй хәзрәт җәй көне балалар өчен дини лагерь оештыра. Намаз саен авылга азан яңгырый. Әнә, ишетәсезме? Әтинең энесе Әсәтулла абый мөәзин, ул әйтә азанны шулай моңлы итеп.

Азан тынганчы, беркавем сөйләшми торабыз. Аннары Илназ да, Айсылу да кулларын догага күтәрә.

Илназ үзе дә фермер ул. Үзләренең 25 гектар пай җирләрен тракторы белән үзе чәчә. Арпа, печән үстерә. Үзеннән артканын сата, туганнарына да өлеш чыгара. «Тракторны 2018 елда алган идек. Миңнулла җизнинең улы Алмаз инде: «Әйдә, алабыз! Бәлки, мин дә авылга кайтырмын, бергә эшләрбез», – дип котырттты. Ул да авылны ярата, Казанда бер көн дә тормас иде», – ди Илназ туганнарына ишарәләп. Авыл җи-рендә трактор кирәк, билгеле. Аның игелеге хуҗасына гына түгел, бөтен авылга да җитә. Кышын Кече Елга халкы урамнарны кардан кем чистартыр инде, дип хәсрәт-ләнми хәзер.

– Әле кооперативта эшләгәндә өйләгә кайтышлый ук урамдагы бөтен карларны эттереп кайта иде Илназ. Ялгыз әби, тол хатыннарның капка төпләрен дә чистартып китә. Кич кайтканда күчтәнәчкә шоколад тотып көтеп торалар иде үзен, – дип мактап куя ирен Айсылу.

Без сөйләшкән арада капка ал-дына машина килеп туктаганы ишетелә. Шалтырап гараж ишеге ачыла.

– Ә, авылдаш егетләрнең берәр-се гаражга килгәндер, – ди Илназ, исе китми генә. Аннары гаҗәп-ләнгәнемне күреп, өсти: – Гаражда чокыр бар минем. Машинасын рәтлисе булса, егетләр шунда килә. Авылда шулай инде анда, бары – бергә, югы – уртак. Үзем дә шулай, берәр нәрсә кирәксә, күршеләргә керәм. «Шул әйбереңне алып торам әле», – дип шалтыратам да... «Ал, ал, кайда икәнен беләсең бит!» – диләр. Авыл ул бер гаилә кебек.

Йолалар онытылмасын

– Безнең өйдә үземне белә-белгәннән бирле ел да Коръән мәҗлесләре үткәрелде. Бер елны да корбан чалмый калмадык, – ди Илназ, гаиләнең үз традицияләре турында сүз чыккач. – Баштарак аны әни белән әби уздыра иде. Хәзер инде Айсылу белән Гөлназ апа икәүләшеп үткәрәләр. Аларга әнинең сеңелләре булыша.

«Авылда туганнарыбыз күп, Аллага шөкер», – ди Вәлиуллиннар икесе беравыздан. Әниләренең ике сеңлесе көн дә килеп, Илзатны мунча кертәләр икән.

– Кәчтеркәсе бар. Апалар шуны чыгара. Мин рәтен белеп бетер-мим, – ди Айсылу. – Быел бәрәң-геләрне дә апалар белән алдык. «Син бала белән өйдә тор, үзебез чүплибез», – диделәр дә ялт иттерделәр. Бөтен эшне бергәләшеп эшлибез.

Бер почмакта зур табак тулы суган орлыгын күреп гаҗәпләнгән идем. Моның кадәр орлыкны кая куеп бетерер? Айсылу аңлатып бирде:

– Туганнарыбызга өләшермен. Без күп бит! Күршеләрем дә бар.

Башка авылларда да шундый гадәт бардырмы, ә менә Кече Елгада Сабан туена бүләк җыйган көнне һәр урам уртак табын әзерли икән. Сөлге җыючыларны мичтә пешкән коймак, бәлеш белән сыйлыйлар. «Син дә кушыласыңмы?» – дим яшь киленгә.

– Мин дә шушы авыл кешесе инде хәзер, – дип елмая Айсылу.

Яшь гаиләнең киләчәккә хыяллары белән кызыксынам.

 – Хыяллар шул: балаларны чын кеше итеп үстерү. Аннары – авылны яшәтү. Әтием белән әнием дә шушы авылдан. Әби-бабайлар да. Аларның ата-бабалары да Кече Елганыкы булганнар. Без читтән килгән кешеләр түгел, бөтен нәсел-нәсәп монда туып-үскән. Шушы авылны без яшәтмәсәк, тагын кем?! – Илназның тавышында горурлык чагылып китә. Шушы туфрактан булганына, үз җирендә яшәвенә, балаларын монда үстергәнгә, хезмәте шушында кергәнгә... Туган җирен чын күңелдән яратканнар гына шулай горурлана ала бит ул.

Фото һәм видео: Анна Арахамия.

Галерея

https://youtu.be/LhwY7ICkVEU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Язма бер арттырусыз чын дөресе язылган!бик тырыш ,уңган гаиләдән туган бала Ильназ.Күзләр тимәсен!Бар эшен жиренә житкереп тормыш алып баралар,афәрин!

    Хәзер укыйлар