Логотип
Татар гаиләсе / килен-кайнана

Кодагыйлар да бер уйда

Татар халык авыз иҗатында килен-кайнана мөнәсәбәтенә бәйле әйтем-мәкальләр шактый. Шулай да күңелемә «Килен – кайнана туфрагыннан» дигәне якын. Ни генә димәсеннәр, ир-ат гомерлек ярын әнисенә охшатып сайлый дип уйлыйм. Әле үзем кайнана булырга җитешмәсәм дә, ике әнием – Суфия һәм Разия хакында бу язмам.

Татар халык авыз иҗатында килен-кайнана мөнәсәбәтенә бәйле әйтем-мәкальләр шактый. Шулай да күңелемә «Килен – кайнана туфрагыннан» дигәне якын. Ни генә димәсеннәр, ир-ат гомерлек ярын әнисенә охшатып сайлый дип уйлыйм. Әле үзем кайнана булырга җитешмәсәм дә, ике әнием – Суфия һәм Разия хакында бу язмам.

Еллар, еллар... Кай арада узалар да тарих битләренә күчә соң алар?.. Үзләре белән маңгайга сырлар, чәчләргә чал гына түгел, тормыш тәҗрибәсе дә алып киләләр. Менә хәзер дә әниемнең «Үзең әни булгач аңларсың әле», дигән сүзе колагымда яңгырап тора.

Узган гасырның 80 нче елларында мин, Арча педагогика училищесын тәмамлап, юллама буенча Алексеев-ский районы Зур Тигәнәле авылына кайттым. Мәктәптә балалар күп чак, коллектив дус, тату. Бер йодрык булып тупланып, бик күңелле яшәдек без ул елларда: өлкән хезмәттәшләребез тәҗрибәләрен оста итеп уртаклаша, яшь укытучыларга чын остаз була белделәр. Шул ук вакытта эш белән генә дә чикләнмәдек: буш вакытларны да күңелле уздырдык, кичләрен дә матур итеп ял итә белдек. Клуб-китапханәләрнең дә әле гөрләп эшли торган чагы бит. Шундый чараларда гомерлеккә булачак дуслар тупланган, ә оста куллы, яшел күзле Равилемнең исә ниятләре зуррак булып чыкты. Юллама вакыты тәмамланып, инде үз туган ягыма кайтып китсәм дә, мине эзләп, тәкъдим ясарга килеп җитте.

Әле дус булып йөргән чакларда ук: «Булачак кайна-наңның бик усал икәнен беләсеңме соң?» – дигән сүзләр килеп ирешкәли иде. Шулай да ике йөрәккә кавышырга язган булса, кеше сүзенә генә игътибар ителми. 1985 елның августында гөрләтеп туй ясадык. Тигәнәле җиренә инде яңа статуста аяк баскан чакта әкрен генә яңгыр сибәли иде. Шуңа үзем дә, авыл халкы да моны хәерлегә юрадык кебек. Яңа гаиләгә керү кызлар өчен шактый читен була диләр, тик мин Разия әнигә бик тиз ияләштем. Кеше сүзе кеше үтерә, диләр, ярый әле колак салмаганмын. Әни бервакытта да усал сүз әйтмәде, хәтта кырын итеп караганын да хәтерләмим. Бик яшьли үз әнисен югалтып, үги ана белән яшәгән ул, кырык яше тулыр-тулмас өч бала белән тол калып, аларга җил-яңгыр тидермичә үстерү өчен нинди авырлыклар кичерүен үзе генә белгәндер. Фермада авыр физик хезмәт куеп кайткан хатын сыер-сарыгын да, тавыкказын да асраган. Ә аларга азык юнәтү, ай-һай, авыр булган бит ул елларда. «Бервакыт, кешеләр йоклап беткәч, күрше Зәйнәп апа (анысы да тол хатын, өй тулы бала тәрбияли) белән аз булса да салам алып кайтырга дип, кырга киттек. Инде кайтырга таба борылганда, бер дә көтмәгәндә буран чыкты бит. Адаштык. Белгән догаларыбызны укып, күпме әйләнеп йөргәнбездер, Ходай Тәгалә ярдәме белән кайтып җиттек авылга. Балалар хакына исән калганбыздыр инде», – дип, елый-елый искә ала иде ул авыр елларны.

Бакчасын да утырткан, кул эшләрен дә эшләгән. Гомеренең иң матур чагына – яшьлегенә туры килгән сугыш елларында окоп казырга, урман кисәргә йөрүләрен сөйләгәндә дә әниебезнең күзләренә яшь килә иде. Туйганчы ашарга ризык, кияргә юньле кием булмаса да, тыл хезмәтчәннәре дә җиңү өчен үзләреннән шактый өлеш керткән. Олыгайган көнендә шул чакта туңдырган аяк бармакларының сызлаулары үзәгенә үтсә дә, әни бервакытта да зарланмады, бары тик дуска түгел, дош-манга да без күргәнне күрергә язмасын дип тели иде.

Гап-гади авыл кешесе булды әни, авылдан чыгып әллә кайларга да бармады, әллә нинди байлыкларга да кызыкмады. Миңа да килен кеше – ким кеше дип карамады. Һәр эшне бергәләп, киңәш-табыш итеп башладык. Олыгайганчы кулыннан орчыгы, бишинәсе төшмәде: балаларны да, үзебезне дә оекбаш-бияләйдән өзмәде. Каз бәлешенең, кабак бөккәненең тәме хәзер дә авызда тора. Тормыш булгач, декрет ялыннан соң эшкә дә бик иртә чыктым. Ул чакта да кыз-улыбызны карау-тәрбияләүдә әни зур терәк булды. Оныкларын бик ярата иде ул. Балалар үсеп, Казанга укырга киткәч тә шатланып каршы ала, китәр вакытлары җиткәч, изге теләк теләп озатып кала иде. Балалар да дәү әниләренә игътибарлы булдылар.

Туган нигеземнән 15 яшем тулыр-тулмас чыгып киткәнгә күрәдерме, ризыгым туган авылымнан шактый еракта булгангамы, гомеремнең күбрәк өлеше Тигәнәледә уза минем. Ирем Равилгә дә, әнигә дә бик рәхмәтлемен. Туган авылым Кычытканлыга (Нурлат районы) әти-әниемнең хәлен белергә барасым килгән саен, каршы төшмәделәр, әле үз машинабыз булмаган чакта да җаен таптылар, йорт-җиргә дә күз-колак булдылар. Әни-әтием безгә утырмага килгән чакта да кода-кодагыйларның сөйләшер сүзләре бетмәс иде. Шуңа күрә килен генә охшамыйдыр ул кайнанага, яшьләр тормышында кодагыйларның да бер уйда булуы мөһим дип уйлыйм.

Хәтерем юк, күзем күрми, картайдым дисә дә, гомеренең соңгы көннәренә кадәр күзлексез газета укыды, фәлән елның фәлән көнендәге вакыйгаларны бәйнә-бәйнә сөйләп бирер иде әни. Хәл белергә кергән һәр кешене изге теләк теләп озатыр иде. Сәламәтлеге мөмкинлек биргәнчә биш вакыт намазын укыды, уразасын тотты ул. 92 яшь тулырга санаулы көннәр калгач, матур гына мәңгелеккә күчте. Догаларыбыз барып җитәдер, урыны оҗмахтадыр дип өметләнәбез.

Кулга каләм алгач, дәвам итим әле. Әнием Суфиянең дә балачагы кайнанам – Разия әни тормышына бик охшаган. Сугыштан соңгы авыр елларда авырлы әнисе бәбили алмыйча вафат була. (Бала табар вакыты җиткән әбине Кычытканлыдан ат белән башта Мамыкка, аннары Биләргә, анда да ярдәм итә алмагач, Чистайга алып китәләр. Әмма Мөслим авылына җитәрәк әбиебез, өч баласын ятим калдырып, соңгы сулышын ала. Ике җан – ана һәм аның карынындагы бала мәңгелеккә күчә.) Балаларга – әни, үзенә иптәш булыр диптер инде, бераз вакыттан соң бабай балдызына өйләнә. Өч бала янына бер-бер артлы тагын өч бала дөньяга килә. Шулай итеп, өлкән бала буларак, әнигә дә яшьтән үк тормыш арбасына җигелергә туры килә. Мәктәпне уңышлы гына тәмамлагач, Казанга укырга китә ул. Кешене ризыгы йөртә шул – авырып китеп, кире кайтырга мәҗбүр була. Озакламый авылдаш егете – әтием Әсхәт белән кавыша, һәм 40 елга якын кайнана белән яши. Аңлашып яшә-деләр алар зур әни Сафия белән. Әти бердәнбер бала иде. Шулай да ул да иркә кочакта үсми. Сугыш аркасында ятим калып, ул да бик яшьли тормыш куа башлый. Шуңа күрә әти-әнием бер-берсе белән аңлашып, авырлыкларын да бергә күтәргәннәр, шатлыкларын да уртак иткәннәр. Биш баланы аякка бастыру җиңел булмагандыр ул елларда да. Әмма авыл халкы алдында аларның йөзләре ак булды: тормыш булгач, бәлки, төрле чаклар булгандыр, шулай да табак-савыт шалтыраган тавыш урамга чыкмады, булганына шөкранә итеп яшәделәр.

Нинди җирдә эшләсәләр дә, икесе дә намус белән хезмәт иттеләр. Гектарлаган шикәр чөгендерен эшкәртү, кирпеч заводында кирпеч сугу гына түгел, букчасын иңенә салып авыл буйлап почта таратып йөрү дә җиңелләрдән булмагандыр әнигә. Ул вакытта бит әле авылда да кеше күп, барысы да газета-журнал да укый, бәйрәм тирәсендә котлау открыткалары йөзләп кенә килми иде... Ә өйдә берсеннән-берсе кечкенә биш бала. Шулай да, әче таңнан торып эшкә китсәләр дә, балалар өчен күңелләре тыныч булды аларның – өйдә зур әниебез булгач, ишеккә йозак эленмәде. Күрү сәләтен югалткан булса да, зур әниебез үзе дә тик тормады, безне дә эшкә өйрәтте. Әти-әни эштән кайткан җиргә кайнар аш әзер, йорт-җир каралган булыр иде. Шул рәвешле, килен – кайнана, кайнана килен рәхәтен күргән дип көлешәбез хәзер дә.

«Киңәшле эш таркалмас», диләр бит. Нинди генә эшкә тотынсалар да, әти-әни зур әни белән киңәшләшеп эшләделәр, шулай булырга тиеш дип безгә дә сеңдерделәр. Үз гомерләрендә әтием белән әнием ике өй салып чыкты. Зур әниебез эшләгәннең бәрәкәте булсын дип дога кылгангадыр, шөкер, рәхәтен дә үзләре күрергә өлгерде. Башта зур әниебезнең урыны өйнең түрендә булса, соңрак әти-әни үзләре шунда күчте.

Зур әнине олылап соңгы юлга озаткач, берничә елдан соң әниебез үзе кайнана булды. Әни белән балачакта бергә уйнап үскән, шактый еллар бергә эшләгән Мәдинә апаның кызы Гөлүсә энебез Азатны гомерлек яр итте. Егерме елдан артык яшәү дәверендә алар турында бер генә дә начар сүз әйтеп булмады, Аллага шөкер. Әнинең пешергәнен дә, Гөлүсәнең әзерләгәнен дә мактый-мактый чәй эчүләре генә дә ни тора бит. Түгәрәк өстәл артында көндәлек эшләргә йомгак ясала, иртәгесе көнгә нәрсә эшлисе сөйләнә. Бәхет өчен күп кирәкме?! Шуның өстенә дүрт яктан дүрт кыз гаиләләребез белән төп йортка җыелабыз бит әле. Бер мәртәбә генә караңгы чырай күрсәтсәләр, икенче тапкыр бара алмас идең туган йортка да. Ходайның рәхмәте яусын энебез белән киленебезгә (хәер, Гөлүсәне бишенче кыз туганыбыз итеп күрәбез): ачык йөз белән каршы алалар, тагын килегез дип озатып калалар.

Җәлил хәзрәтнең сүзләре хәтердә яңара: «Яшь ки-ленгә авыз ачып сүз әйтәсе булмагыз, чөнки ул төп йортта кала. Каядыр кунакка барсам, мин күчтәнәчне үз кызыма түгел, ә яшь киленгә алып кайтам. Чөнки олыгайган көндә ул безгә чәй ясап эчертә», – дип әйтә ул. Ир-ат, мең сәбәп табып, өйдә тормаска мөмкин, ә килен кала. Ирнең олыгайган әти-әнисенә кадер-хөрмәт күрсәтү, чәй куеп эчертү – бар эш киленгә төшә. Шуңа күрә килен белән дус булырга кирәк. Безнең әти-әни дә беренче көннән якын итте, бишенче кызлары урынына күрде Гөлүсәне. Бер генә мисал китерим: без өйгә берәр нәрсә алырга уйласак та, Гөлүсәгә дә кирәк, аңа да алыгыз, дияр иде. Үз итүен шушы гади мисалдан да аңлап була дип уйлыйм. Гөлүсәбез дә: «Әтиемне хәтерләмим дә диярлек. Шуңа күрә кияүгә чыгуым тулы гаиләле булып, бәхетле яшәргә мөмкинлек бирде», – дип, рәхмәт сүзләре белән искә ала олыларны.

Бер-бер артлы дөньяга аваз салган Гөлкәй белән Айсылу да төп йортка ямь өстәде. Туган оябыздан очып киткәнгә инде ярты гасырлап вакыт узса да, җай чыккан саен шунда ашыгабыз. Хәер, без генә дә түгел. Нәсел җепләре Кычытканлы белән бәйле туганнарыбыз да шунда җирләнгән әти-әниләренә зыярәт кылырга, рухи көч тупларга кайтып тора.

Тормыш шундый инде: әти дә, әни дә бер-бер артлы мәңгелеккә күчте. Әмма алар балалар игелеген күреп, тыныч күңел белән бәхиллекләрен биреп киттеләр. Әти-әни нигезе бүген дә гөрләп тора: Азат белән Гөлүсә гаилә традицияләрен дәвам итеп яшиләр. Олыгайган көннәрендә дә сәламәт, бәхетле булсыннар иде алар.

Өлкәннәрнең куанычы – дәвамчылары булуда. Инде үзебез дә дәү әни, дәү әти булып җитештек, үзебез оныклар рәхәте күрәбез. Шулай да үзебез бала чакта алган гыйбрәтләр һаман күңелдә. Әниемнең бүгенге яшьләргә дә, кайнана булырга җыенган аналарга да кирәге чыгарлык бер сүзен җиткерәсем килә. Дүрт хәрефле гади генә «ярар» дигән сүз ул. Нинди генә тормыш авырлыклары булса да, «ярар, монысы да узар», дия иде әнием. Кайгы да, шатлык та адәм баласына гомерлеккә бирелми шул. Чыннан да, мәшәкатьле чаклар да булмый тормады, бәхеттән елаган-елмайган вакытлар да шактый булды, әниемнең артык шатланмый яисә хафаланмый торганына (эченнән янса да, безгә күрсәтмәгәндер инде, бәлки, сабырлыгы алтын белән бер иде), зирәклегенә хәзер дә гаҗәпләнәм әле. Шуңа күрә үз гаиләмдә дә шул сүз шактый еш яңгырый. Ярар, узар...

– Хәзер дә әниләр турында сүз чыкса, инде өченче буын киленнәр дә: «Бу гаиләгә килен булып төшсәм иде, бигрәк сабыр дәү әниле булыр идем дип уйлый идем», – дип искә алалар. Бу да бит үзенә күрә бер күрсәткеч.

Уза икән шул, гомерләр дә үтеп китә икән. Инде әти-әниләребезне мәңгелек йортларына озатканыбызга да берничә ел узды. Сагынып сөйләр мизгелләр, сабак булырлык гыйбрәтләр тормыш тәҗрибәсенә әверелеп бара. Ә иң мөһиме – әниләр, кайнаналар биргән тәрбия традицияләре буыннар аша дәвам итә.

Фәния НАСЫЙХОВА.

Алексеевский районы, Зур Тигәнәле авылы.

Фотода кайнанам Разия, әтием Әсхәт, әнием Суфия.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар