Логотип
Татар гаиләсе / килен-кайнана

Кайнанам мине Ходайдан үзе сораган...

Мин бүген үземнең кайнанам турында язарга булдым. Әйе, мактап язарга. Горурланып. Сөенеп. Яратып. Ул моңа лаек.

Кәүсәрия ГАЛИМУЛЛИНА.
Теләче районы,
 Шәтке авылы.

Кайнана-килен темасы, мәхәббәтнең үзе шикелле үк, мәңгелектер, мөгаен. Башкача мөмкин дә түгел, ике йөрәкнең кушылуы, ике анадан туган балаларның бер җан булып яши башлавы, килен-кайнана төшенчәсенә барып тоташа. «Килен кайнана туфрагыннан яратыла...» диләр.

 Мин дә бүген үземнең кайнанам турында язарга булдым. Әйе, мактап язарга! Горурланып. Сөенеп. Яратып... Ул моңа лаек! Минем, егерме тугыз еллык килен стажы булган кешенең, бу юлларны язарга – Рабига кайнанам турында бер-ике авыз сүз әйтергә хакым бардыр дип саныйм.

Минем әнкәй заманында әллә нинди постлар биләгән эшлекле ханым да, танылган шәхес тә түгел. Гап-гади авылда яшәүче, гап-гади татар хатын-кызы, татар әбисе ул. Әллә кайда түгел, Теләче районы Шәтке авылында яши. Шәтке авылы егете Мәҗит әтигә кияүгә килгән дә, төшкән урынында таш булган: колхоз идарәсендә хисапчы булып эшләгән, балалар үстергән, дөнья көткән... 26 ел кайнана белән гомер кичергән.

Кайнанам үз гомерендә дин сабаклары алмаган, мәдрәсә тәмамламаган, әмма аның күңелендәге Аллаһка ихлас мәхәббәтен, тәкъвалыгын, дин кануннарын төгәл үтәвен күпләргә үрнәк итеп куярлык. Бүгенгесе көндә 82 яшен тутырса да, авылның остабикәсе, хөрмәткә лаек Ак әби ул.

Кайнанам белән кайнатам өч бала тәрбияләп үстергәннәр, өчесенә дә белем биргәннәр, бүгенге көндә һәркайсы матур тормыш итә. Әйтеп узганымча, әни бик дини. Әнә шуңадыр да, кайнанам исрафчылыкка нык каршы. Ипи валчыгы, бер телем ризык әрәм булу – әнкәйнең бәгырен кисә, борчый, кайгыга сала. Мин дә аннан сакчыллыкка өйрәнәм. Шунысы куанычлы, әлеге сыйфат әнкәй тәрбиясе белән балаларыбызга да күчте. 

Әнкәй беркайчан кеше гайбәтенә кермәс, урам сүзен җыярга капкадан да атлап чыкмас. Үз тормышында, үз дөньясында кайнаган, кешенекенә кызыкмас, башкалардан көнләшүне белмәс зат ул. Матди байлыкка җаннарны сатарга әзер бүгенге заманда кайнанам күңелен әнә шулай саф килеш саклап яши белә. 

 Мин үзем аларга 1993 елның 26 мартында килен булып төштем. Ул көнне күз алдыма китерсәм, хәзер дә битләрем ут булып яна башлый. 

Безнең вакытта туйлар өчәр көн бара иде бит: ике көн егет ягында, бер көн кыз ягында. Язылышып кайттык та, табыннарны бер кат җыештыргач, туй табынын көйләгәнче дип, чәй эчәргә утырдык. Барысы да мине кыстый, алдыма нәрсә генә куймыйлар. «Менә варенье кап... Торт белән эч... Чәкчәктән авыз ит...» – диләр. 
Ә мин шул вакыт:
– Юк, кирәк түгел берсе дә, миңа конфет та ярый, – дидем.

«Кайнанам «бигрәк сайлана әле бу» дип әйткәндер», – дип, соңыннан оялып үлә яздым. Каршымда конфет бар, шуның белән генә эчәм дип әйтергә теләгән идем югыйсә. Каушаганмындыр инде... Нибары 19 яшь миңа бу вакытта. Бер караганда, әле бала-чага гына. 

Мин дә шушы Шәтке авылында туып-үстем. Гаиләдә бер генә кыз идем. Төп йортта яшисен белеп бардым кияүгә. «Башка чыгарга җыенмыйм, авылдан китмим», – дигән сүзне Илнур миңа өйләнешкәнче үк әйтте. Энесе Илназ әле 5 нче класста гына укый иде мин килгәндә. Сеңлесе дә алар белән яши иде: ире үлеп, бер бала белән әти-әнисе йортына кайткан чагы иде Равиянең. Без аның белән бик тату яшәдек! Равиянең дә кыз туганы юк иде, шуңа күрә бер-беребез өчен апа-сеңел шикелле булдык: ул миннән 3 яшькә генә олырак. (Без аның белән әле дә бер-беребезгә серләребезне сөйлибез. Кайчакта Илнурдан да бары аңа гына бераз зарланып ала алам. Кемгәдер бушанырга барыбер кирәк ул хатын-кызга!). 

Без өйләнешеп 20 көн үтүгә үземнең әтием үлеп китте... Авырта иде инде ул, яше дә олы иде. Мин туганда әтигә 64 яшь булган. Әнинең беренче ире үлгән, ул никахыннан балалары булмаган аның. Үзе генә дә хәйран вакытлар яшәгән ул. Үзе генә дип, кайнанасы белән яшәгәннәр алар. «Кияүгә дә сорап килгәләделәр, әмма әнине жәлләп китмәдем», – дип сөйли әни. Ә минем әти аның иренең туганнан туганы  – чит кеше түгел, ягъни мәсәлән. Ул да хатыны үлеп тол кала. Тормыш итәр өчен бергә җиңелрәк булыр дип алар кушылалар. Әнинең кайнанасы – беренче иренең әнисе соңгы көнгә кадәр безнең белән яшәде. «Кайнаналарны зурлау – безнең канда», – дип көләм мин. 

Әти үлеп киткәч кыен булды инде. Әни үзе генә калды бит... Аңа да булышырга кирәк иде. Әле сыерга кадәр тота иде әни. Ул чакларда аңа иң зур теләк кайнатам белән кайнанам булдылар. Кайнатам тракторда йөри иде әле: «кодагыйга» дип печәнен дә алып кайтты, ватык-җимерекләрен дә төзәтте. Әнине соңгы юлга озатканга 5 ел булды менә... 

Аннан берәм-берәм балалар туды. Читтән торып Казан дәүләт мәдәният-сәнгать институтын тәмамладым. Укырга мин кияүгә чыкканчы ук кергән идем. Илнур өйләнешик дигәч: «Мин бит укыйм! Диплом алыйм инде башта, укып бетермичә кияүгә чыкмыйм», – дидем. 
Ә Илнур миннән 7 яшькә өлкәнрәк. 
– Син укып бетергәнче мин бит 30 га җитәм, картаям! Бер сүз әйтмим, укырсың, бала булса, аны да карашырмын, – диде ул. 

Институтны группадашларым белән бергә тәмамладым, академик яллар алырга туры килмәде. Бик җиңел булмады инде... Иреккә 2 ай булганда сессиягә бардым. Анысында ирем барып баланы карашып торды. Ә 9 айлык чакта инде улыбызны кайнанам алып калды. Әле күкрәктән дә аермаган идем... Дәүләт имтиханнары тапшырганда инде Алинәгә авырлы идем. 

Ул елларда йортның дилбегәсе әни кулында иде. Акчаларны да ул тотты. Хәзер дә әни белән киңәшләшмичә бер нәрсә дә эшләгән юк безнең. «Әни, болай итикме?», «Әни, тегеләй итикме?» – дип сорап кына торабыз. Минем белән киңәш итәсез, рәхмәт, дип, куана ул. Олы кешенең аздан да күңеле була, юктан да хәтере кала бит аның. «Әни, киттек без!» – дип эшкә чыгып китсәк, ул шуңа да риза.

Кияүгә чыкканда токмач баса белә идем, әлбәттә. (Бездә киленнең уңганлыгын-уңмаганлыгын токмач баса белү-белмәү белән бәялиләр бит!) Мин буй җиткәндә әни пенсиядә иде инде, шуңа күрә ашарга пешерү бик эләкмәде. Бу эшкә күбрәк кайнанамнан өйрәндем. Аш-суга бик оста ул. Аның пәрәмәчләрен, бәлешләрен ашап караган кеше гел мактап сөйли. Без хәзергәчә аның белән бергә-бергә пешерәбез. Әни әле ул шушы яшьтә дә һаман да безгә булышырга тырыша. Хәтта быел да бәрәңге чүпләргә дә чыкты әле. 

«Мактасаң-мактамасаң да, бөтен кайнаналар бер инде», – дип әйтүчеләр бар миңа. Яшермим, бездә дә төрле хәлләр була, әмма аны кешегә чыгарып чәчмисең бит. Кешене түгел, үзеңне дә сөймәгән көннәр бөтенебездә дә булгалый... Андый көннәрне сабыр гына үткәреп җибәрә белергә кирәк.

 Кайнана иремне миңа каршы котырта, дип зарлана күпләр. Безнең әни аның капма-каршысы: Илнур миңа аз гына тавыш күтәрсә дә, ул шунда ук һәрвакыт мине якларга кереште. 

Әни белән бер түбә астында яшәүнең зур бер өстенлеге бар: балалы йортта низаг булмас дигән шикелле, кайнаналы йортта да тавыш күтәреп, талашып булмый. Аның янында әйткәләшсәң, иреңә әйткән бөтен сүзләр әнигә дә кагыла кебек. Ни генә булса да, ул бит аның газиз баласы! Шуңа күрә, йә ишегалдында, йә сарайда шыпырт кына әйтеп бетереп керәсең әйтәсе сүзләреңне... 

Өстенлекләр дигәннән, алар күп инде. Балалар гел караулы булды. Ирек улыбыз балалар бакчасына йөрде әле, ә Алинә туганда әни инде лаеклы ялга чыккан иде – кызыбыз өйдә генә үсте. Өйдә әни булгач рәхәт: кайтып керсәң, табында сине гел кайнар ризык каршы ала. Каядыр барасың булса да, тыныч күңел белән чыгып китәсең – өең караулы кала. Хәтта әле хәзер дә шулай – әни, шөкер, аяк өстендә йөри әле. 

Әнигә эшем өчен дә рәхмәтлемен. Китапханәче мин: эш сәгатьләрем башкаларныкына охшамаган – кичке сәгать 7 дән сәгать 10 га кадәр. Йортта нәкъ кичке эшләр башланган вакытта... Әни балаларның дәресләренә кадәр әзерләтеп куя иде. Эшем тынгысыз – гел юлда булдым. Шуңа күрә акча тотуны ул озак тормый кире миңа тапшырды (башта без хезмәт хакларыбызны, әйткәнемчә, икебез дә аңа кайтарып бирә идек).
– Уңайсыз болай... Гел юлда йөрисең, һаман-һаман сорап алырга үзеңә дә читендер. Минем акчамны сорап алган кебек... Үзегезнең акчагызны үзегез тотыгыз, – диде ул. 

Акча дигәннән, әнинең үз акчасы үзендә – аның пенсиясенә кагылганым юк. «Әни, болай җыелыбрак тора, әйдә, синдә булсын әле», – дип үзем әйттем. Җыя-җыя да, безгә иң кирәк чакта бирә ул аны. Менә кызның туен уздырдык – әни шул вакыт бик булышты. 

Берәүнең дә тормышы гел май да җай гына бармый. Яшь идем бит, «әллә аерылырга» дигән чаклар миндә дә булды инде ул. Икенче төрле гаиләгә барып керәсең – авыл җире булса да, бер белмәгән кешеләргә кушыласың... Бөтен кешенеке кебек Илнурның да үз холкы: сүгенми, кул күтәрми, үпкәләп йөрми, әмма әйтәсе сүзен турыдан әйтә дә куя. Үпкәлим инде... Әнигә чыгып сөйли идем башта. Аннан туганнан туган бер апам: «Син бөтен нәрсәңне дә әниеңә сөйләмә», – диде. Акыллы киңәш биргән! 

Тормыш иткәндә үз әнием биргән киңәшләр дә бик урынлы булды. 
– «Чыгып китәм» дигән сүзне ялгыш та әйтмә! Мәҗбүриләп бирмәдем, баргансың икән – торасың, – дип гел әйтеп торды ул. 
Рәхмәт аңа: «Кайт, рәхәтләнеп бергә яшәрбез», – димәде. Ялгыз иде бит, мин кайтсам, аңа күпкә җиңелрәк булыр иде... 
 «Кызым, анагыз тормышка йозак. Беркайчан да авыр сүз әйтмә аңа. Күп нәрсәне ишетмәмешкә сабыш. Андый чакта берәр эшкә тотын – онытылыр...» – дия иде ул. 

Алинә кияүгә чыкканда, үзем дә шундый ук киңәшләр бирдем. Хәзер дә гел кабатлап торам: «Кайтып-китеп кенә йөрисез, кызым, кайната-кайнанаңа караңгы чырай күрсәтмә, тәмле телеңне жәлләмә», – дим. Бергә тормасалар да, кунакка кайткан арада да кайнана белән сүзгә килүчеләр, тәмсезләшүләр адым саен бит. Иренең әнисе янына кайтып аяк басмаучылар да бар... Яшьләргә хәзер бер авыр сүз дә ярамый – күтәрә алмыйлар. Ә әти-әниләр арасында, араны көйләп җибәрү урынына, киресенчә, учакка ут өстәүчеләр дә очрый: «Куркып торма, әйтәсе сүзеңне әйт! Җавап бирә алмыйсыңмы әллә?» – диючеләрне дә ишеткәнем бар. Үземнең әни әйтмешли, нәрсәгәдер ачу килгәндә дәшми калсаң – берәр эш белән онытылсаң, узып китә ул. Ә сүзне бер кузгатсаң, тау булып та өелергә мөмкин – берсе артыннан икенчесе гел иярә аның... 

Инде үзем дә кайнана менә. Улыбыз Ирек 2019 елда Яшел Үзән районы Татар Танае кызы Алсуга өйләнеп, тормыш корып җибәрде. Кечкенә оныгыбыз Иллариягә ике яшь. Кызыбыз Алинә 2021 елда күрше Балык Бистәсе районы Яңарыш авылына тырыш гаиләдә туып-үскән Илшатка кияүгә чыкты. Тормышта шулардан да кадерле тагын ни бар! Кияү дә, килен дә әнигә «дәү әни» дип зурлап дәшәләр. Киленебез кайтып керүгә иң элек аның белән исәнләшә. Әнинең һәрвакыт күзләре яшьләнә: «Сез зурлаганга алар мине зурлыйлар, рәхмәт!» – ди. 

Әни туган көннәрдә котлаганда гел бер сүз әйтә:
– Мин гел: «Үзем шикелле килен килсә иде!» – дип теләдем. Теләгем кабул булды! – ди. 

Мондый мизгелләрдә миңа шундый рәхәт... 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар