43 ел гомер... Миңа инде 66, әнигә 87 яшь. Гомер мизгел генә икән ул. Мин, Арча педагогика училищесын тәмамлаган кыз, әле яңа шушы авылга укытырга килгән кебек идем. Ә бит Горький шәһәренә китәсе идем, гаиләдә төпчек кыз булгач, әнинең еракка җибәрәсе килмәде, сөйләшеп, районда калдыра алды. Бер белмәгән Курса Поч-мак авылына эшкә билгеләделәр. «И балам, анда балта-пычак белән сугышалар икән», – дип кайгырып калды әни. Ә минем эчәр суым, яшәр нигезем шушында булган икән... Акыллы иремнән уңдыммы, зирәк кайнанам-нанмы? Бу сорауга әлегә кадәр җавап бирә алмыйм. Әни булмаса, менә шундый ирем дә, җайлы-уңайлы бүгенге тормышыбыз да булмас иде, мөгаен. Шуңа 43 ел сизелми дә үткән инде. Әнинең зирәк киңәшләре белән...
43 ел гомер... Миңа инде 66, әнигә 87 яшь. Гомер мизгел генә икән ул. Мин, Арча педагогика училищесын тәмамлаган кыз, әле яңа шушы авылга укытырга килгән кебек идем. Ә бит Горький шәһәренә китәсе идем, гаиләдә төпчек кыз булгач, әнинең еракка җибәрәсе килмәде, сөйләшеп, районда калдыра алды. Бер белмәгән Курса Поч-мак авылына эшкә билгеләделәр. «И балам, анда балта-пычак белән сугышалар икән», – дип кайгырып калды әни. Ә минем эчәр суым, яшәр нигезем шушында булган икән... Акыллы иремнән уңдыммы, зирәк кайнанам-нанмы? Бу сорауга әлегә кадәр җавап бирә алмыйм. Әни булмаса, менә шундый ирем дә, җайлы-уңайлы бүгенге тормышыбыз да булмас иде, мөгаен. Шуңа 43 ел сизелми дә үткән инде. Әнинең зирәк киңәшләре белән...
«Абыегызны тыңласагыз, тормыш барыр, сансыз булсагыз – таркалыр»
Ярты гасыр диярлек бергә яшәп, күпме сүзләр сөйләшенгән, күпме хатирәләр тыңланган. Әнинең тормышы кино тасмасы кебек күз алдымнан уза... 12 бала үскәннәр алар. 18 яшендә шушы авылның бик чибәр егетенә кияүгә чыккан. Әмма ир хатыны булып бары 17 ел гына яшәп калган. 35 яшендә сигез баласын кочаклап тол калган. Һәм гомере буе тол хатын булып яши. Үз исеменә тап төшерми. Эшкә чыгып киткән җиреннән генә мәрхүм булган иренә тугрылык саклый, гомерен балаларына багышлый. Аларны аякка бастырырга кирәк бит: иң зурысына – 13, иң кечкенәсенә нибары яшь тә ике ай... Ирем Марсель – әнинең уллары арасында иң олысы. 7 нче класс укучысы бертуганнары өчен әти кебек була. Әни балаларын җыя да аңлата: «Бу сезнең абыегыз. Әмма ул абый гына түгел, сезгә әти дә булачак. Абыегыз нәрсә әйтә, шуны эшләгез. Абыегызның, минем сүзне тыңласагыз, тормыш барыр, сансыз булсагыз, берничек тә тормыш алып барып булмас. Ишеттегезме, балакайларым?» – дип, кат-кат әйтә. Марсельнең туганнары әнисе сүзләрен гомер буена исләрендә калдыра. «Дәү абый», дип, әлегә кадәр киңәш-табыш итәргә төп йортка җыелалар. Инде үзләре әби-бабай булсалар да, бер-берсенә ярдәм итеп яшиләр.
«Үз теләгең булса гына авылда кал»
Мин Курса Почмакка эшкә килгәндә Марсель армиядә булган әле. Килгән елны өченче сыйныфларны бирделәр. Завуч ишек артыннан тыңлап торган да: «Кычкырмыйсың да, ачуланмыйсың да, ничек кенә тыңлатасың соң син аларны?» – ди. Яшь булгач, балаларга кызык күренгәнмендер инде. Аларча сөйләшкәнмендер. Җитмәсә, мин бит килгән кеше. Парта арасында йөргәндә күлмәкләремә кадәр тотып-тотып карыйлар иде. Икенче елны инде беренче классны бирделәр. Октябрь айлары иде. Ирек исемле укучым: «Минем абый армиядән кайтты. Таныштырыйм әле сезне, апа. Безгә килегез әле, яме», – ди. «Мин бит сезнең өегезне белмим», – дигән булам. Алдалыйм инде. Сентябрь җиткәнче бөтен укучыларымның өйләренә барып танышып чыккан идем үзе. «Багана башына уенчык куярмын, шуңа карап килерсез», – ди. Марсельнең энесе булган бу. Ә без инде Марсель белән танышкан идек. Поездда күргән булган. Минем эшкә килеп барышым, ә аның армиядән кайтып, районга военкоматка хисапка басып кайтышы булган. Армиядән кайтуга, әнисенә тракторга утырырга нияте барлыгын әйткән. Өй тулы кечкенә балалары булса да, әни: «Каласың, миңа ярдәм итәсең», – димәгән. «Абау, балакаем, авылда калыргамыни исәбең?!. Сез генә калдырттыгыз бу колхозда, дип, әтиең дәү әниләреңә дәгъва белдерә иде. Минем өчен генә калма, үз теләгең булса гына кал, миңа үпкәләрлек булмасын», – дигән. Әнине өй тулы бала белән Марсель ничек калдырып китә алсын инде?! Ул бит абый кеше генә түгел, әти кеше дә...
Яңа ел алдыннан мине беренче тапкыр озата кайтты ул. Ике елдан соң зәмһәрир салкын кышта өйләнештек...
«Тәрәз артыннан карап, көнләшеп йөрерлек булсаң, өйләнмисең»
Марсельгә кияүгә чыгуымны белгәч: «Алар шундый усаллар, сине чәйнәп өзәрләр», – диючеләр дә булды. «Авызларыннан кеше аяклары күренеп тормый әле», – дип әйтә идем. Тол хатын усал була инде ул. Усал булмаса, тормышны алып та бара алмый. Тормыш өчен усал булган ул, кешеләргә карата явыз түгел. Ул яшемдә мондый ук тормыш фәлсәфәсен аңлап бетерә алмаганмындыр, яшьлек бит, ярату йөрткәндер. Марсельне ярату күземне томалагандыр дип уйлыйм. «Булачак кайнанаң аждаһа синең», диючеләр дә куркыта алмады. Яраткан кешеңә кияүгә чыкканда кайнананың усал, юаш булуы турында уйламыйдыр ул яшь кызлар. Һәрхәлдә, без яшь чакта шулай иде... Ике яклы өйдә әни һәм алты бала. Марсельнең апасы кияүгә чыккан, энесе армиягә киткән иде. Калганнары – мәктәп балалары. Укытучы кеше булгач, миннән бик оялалар. Безнең туй вакытында Ирек белән Инил, урамда йөреп, борын-кулларын өшеткәннәр иде хәтта. Балаларның тыйнак-акыллы булуы, укытучыга карата ихтирамы шунда ук күренгән инде.
Алтын таулар вәгъдә итеп өйләнмәде миңа Марсель. Ул вакытта андый вәгъдәләр бирешмиләр дә иде. Авылдан китәбез дигән иде шулай да. Мин бит шәһәр кызы. Мал-туар асрап, авыл җирендә тормыш алып баруымны яшьлегем белән күз алдына да китерә алмаганмындыр, мөгаен. Әмма яши башлагач, сеңел-энеләрен ташламаячагын аңлап, бу хакта сүз тишмәдем. Үз әнием дә: «Суның үз агымы була, борчыма кияүне», – диде. Тол хатынның килене булу тагын да җаваплырак, миңа калса. Парлы булсалар, бер-берсе белән киңәш-табыш итәрләр, сөйләшерләр иде. Ә әни ялгызы. Мин моны бер минутка да исемнән чыгармадым, әнинең яралы күңеленә тимәскә тырыштым. Үз әнием дә: «Кодагый – тол хатын. Аның янында ирең белән кочаклашма, кулларыгыздан да тотынышып утыра күрмәгез», – дигән иде.
Килен булып төшүгә үк әни балаларына миңа «Туган апа» дип эндәшергә кушты. Барысы да, хәзер килендәшләрем дә шулай эндәшә. Хәзер уйлыйм, әни шулай миңа карата балаларында хөрмәт тәрбияләгән. Үзләреннән бер баскычка югарырак куйдырган. Әтиләре урынына калган абыйларының хатыны бит дип уйлагандыр, мөгаен. Берәрсе ялгыш кына Равия апа дип эндәшсә, Марсель шундук ачулана иде. «Нинди Равия булсын, Туган апа ул», – дия торган иде.
Беренче көннән үк үзем дә әни дип эндәштем. Әнинең аҗдаһалыгын да, явызлыгын да күрмәдем. Бары тик бик намуслы, гадел хатын булуын аңладым. Мин килен булып төшкәндә аңа бары 42 яшь иде. Әмма аңарда йөзьяшәр өлкәннәр зирәклеге булган. Әле күптән түгел сөйләде. Марсель миңа өйләнәм дип кайткач, әни аны каршысына утыртып: «Сиңа бер сүз әйтәм. Ул – халык арасында йөри торган кеше. Мәктәптә язу-сызулар буенча ир-атлар арасында калган вакыты да булыр, эш буенча ирләр белән дә чыгып китәр, көнләшеп, тәрәзә артында селәгәеңне агызып йөрерлек булсаң, өйләнмисең. Үз-үзеңне кулга алып, шулай тиеш дип кабул итсәң, өйләнәсең, улым», – дип аңлаткан. Шушы сүзләрдән соң кем әнине усал дип атый ала инде?! Бу бит алтын хәрефләр белән язылырлык киңәш. Укытучы булгач, гел мәктәптә, җәмәгать эшләрендә булдым. Әмма әнинең дә, Марсельнең дә миңа бервакытта да кырын караганы булмады. 37 ел мәктәптә укыттым, Марсель тракторда, комбайнда эшләде. Кайда эшләсә дә, беренчелекне бирмәде. «Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мәртәбәле исем дә бирделәр үзенә. Күңеле тыныч кешеләр генә эшенә бирелеп эшли бит ул.
Шәһәр кызы булгач, авыл җирендә эшләгән бөтен эшне дә белеп бетерми идем. Беркайчан да шуны да эшли белмисең, дип әйткәне булмады әнинең. Шәһәр кызы икә-немне белде һәм кабул итте. Үз әнием дә туйдан соң: «Кодагый, мин сиңа кызымны бирдем, син аңа ана бул, бөтенесенә дә үзең өйрәт», – диде. Җайлап кына барысына да өйрәтте инде әни. Югыйсә башта күрше-тирә әби-ләре шәһәр кызы авыл эшен белми, дип, миңа түбәнсе-тебрәк тә карыйлар кебек иде. Тормыш башлаганда кушаматым да: «Клараның укалы калфагы» булды.
«Кайтсагыз – кунак, китсәгез – ерак»
Марсельнең энеләрен барысын да менә шушы өйдә кунак җыеп, армиягә озаттык, дүрт энекәшенең, ике сеңлесенең туен уздырдык, кодалар алдырдык. Ул вакытта сугым саен да кунак җыю бар иде. Яңа елда бөтен гаилә белән җыелабыз. Күңелле итеп яшәгәнбез инде. Низаглы йортта күңеллелек булмый ул. Ә башка чыгу дигән теләк бөтенләй уйга да кермәде. Без өйләнешкәч тә әни бөтен баласын җыеп: «Өйдә килен бар инде, без эшләмибез дигән сүз булырга тиеш түгел. Кайтсагыз, элеккечә үк бөтен эшне җигелеп эшлисез. Ник кайтмыйлар дип сагынып көтәрлек, кайтышыгызга мунча ягып, ризык пешереп торырлык булсын. Бернәрсәгә дә катышмагыз. Кайтсагыз – кунак, китсәгез – ерак», – дип, алдагы тормышны хәл итте дә куйды. Чынлап та, гомер буе эшне бергәләп эшләдек. Килен-кияүләр дә кайтуга эшкә тотынды бездә. Әни бервакытта да эшне бүлмәде.
Беренче улыбызны алып кайтканда әнинең иң кечкенә малае Иреккә 10 яшь иде. Ирек Маратны тирбәтеп үстерде. Бишеккә бау астык та, бер кулы белән тирбәтте, бер кулы белән дәресен әзерләде. Элек хатын-кызларга озак-лап бала ялы бирмиләр иде. Балага яше тулыр-тулмас эшкә чыктым. Әйе, бер-бер артлы биш малай алып кайттым мин. Таптым да әнигә калдырдым инде. Әнинең куенында үстеләр. Өченчесе әнинең 50 яшенә бүләк булды. Туган көннәре бер көндә. Өйгә кайтуга ук: «Әни, мә, синең туган көнеңә бүләк бу», – дип тоттырдык аңа Зөлфәтне. Җәй көне каникул вакытында өйдә ундүртешәр бала була торган иде. Әни тәрбияләде инде аларны. Кичен бергәләп юындырабыз. Зур ләгәнгә су салып, беребез юындыра, беребез сөртеп тора, киемнәрен юып куя. Мәшәкатьләр белән балалар үскәнен сизмәдек тә.
«Балаң бәхетле булсын дисәң, әни кеше бөтенесенә түзәргә тиеш»
Әни шулай ди. Ул сүзләр белән килешми мөмкин түгел. Тормыш булгач, төче телләнеп, сөешеп кенә яшәп булмый. Әнә шул сүзләрне искә төшерәсең дә кайдадыр эндәшми каласың, кайдадыр күзне йомасың. Әни дә шулай эшләгәндер. Икең дә сабыр булсаң гына ватылмый ул дөнья. Шөкер, әни дә, мин дә кияү-киленнәрдән уңдык. Үзем биш киленгә кайнана булсам да, әле дә килен кеше булуыма сөенеп яшим. Икенче улыбыз Булат өйләнгәч, килен белән өч ел бергә яшәдек. Килен дә курыкмады: ике кайнана өстенә төште. Бер дә савыт-саба шалтыратышмадык. Әле өй җитештергәч тә, чыкмыйбыз, дип, һаман тартып-сузып йөрделәр. Мәҗбүриләп диярлек чыгардык башка. Булатның хатыны Люция дәү әниләрен үзләре белән чыгарга кодалады. «Берни эшләтмәбез, син өйрәтеп кенә утырырсың», – диде. Әнине яратмасалар, шулай әйтерләр идеме соң?
«Йә ач калырсыз, үзең тот акчаны»
Без акчаны аерым тотмадык. Килен булып төшкәч, акча алуга әнигә кайтарып бирдем. Үз акчам үземдә булсын дигән уй башыма да кермәде. Әни дә акчаңны миңа бирерсең димәгән иде. Татар авылларында гадәте шундый булгандыр инде. Начар гадәт түгел дип әйтер идем. Акча исәпне ярата, таратып тотасың икән, ничек тормыш алып бармак та, зур эшләр башкармак кирәк. Күпме алып кайтып бирсәң, әни шуңа риза булды. Бервакытта да: «Ник синеке шуның кадәр генә, моныкы фәлән кадәр», – димәде. Ун еллап акча янчыгы әни кулында булган икән. 90 нчы елларда, акчалар алмашынып, дөньялар болгангач, әни кибеттән кайтты да: «Равия, минем кулдан ашасагыз, йә ач калырсыз, менә сиңа кошелёк, теләсә нәрсә эшлә, җиткер», – ди. Чынлап әйтәм, куркып калдым. Укытучыларга хезмәт хакына тартмасы белән аракы биргән заманнар бит ул. Акча янчыгын миңа бирде дә, бернәрсәгә кысылмады. Акчагызны кая куясыз, нишләтәсез дип соранып йөрмәде. Әни күпме пенсия алуы белән дә кызыксынмый, хәер акчаларын да җыеп, миңа тоттыра әле ул.
«Нәрсәгә миңа акча? Бик кадерле әни, бик кадерле дәү әнимен»
Чынлап та, бик кадерле бик бәхетле ул безнең әни. Яшьлегендә өлешенә төшкән авырлыкны сынмыйча уза алуының әҗерен күрә. Авылның Ак әбие, абыстае ул хәзер. Әнигә булган хөрмәтне күрсәгез икән. Күпме авыл халкын кәфенләп юып озаткан кеше ул. Аяклары начар йөри башлагач кына бу саваплы эштән туктады. Авыл җирендә теләсә кемгә мәет юдыртмыйлар бит ул. Чиста, хөрмәтле, иманлы кеше башкара ул эшне. Әни 50 яшендә Марсель белән бездән качып кына намаз укый башлады. Арчага – минем әнигә йөреп Коръән сүрәләре өйрәнде. Үз әнием мулла кызы иде, әти дә мәдрәсәдә укыган. Без дини тәрбия алып үскән балалар. Әни белән икәүләп намаз укыйбыз.
Әни 87 яшендә булса да, бик тынгысыз ул безнең. Бервакытта да кул кушырып утырганы булмады. Әле бер таяк белән йөргәндә бакчага чыгып чүп утап та керә иде. Хәзер махсус җайланма белән генә хәрәкәтләнгәч, чыга алмый. Әмма аңа карап тик утырмый. Кер юдырсам – үтүкләп куя, тишек күрсә – тегеп куя, бәлеш-пироглар пешерә башласам – килеп утырып, бөгә башлый. Кулларына күз иярми аның. Киленнәр кайткач: «Кызым, шуны эшләп алыйк әле», – дип, әле дә эш кушып йөри. Әнисез тормышны күз алдыма да китерә алмыйм. Үз әнием белән яшәгәнгә караганда, аның белән ике тапкыр күбрәк яшәлгән бит инде. Җаннар якынаеп беткән. Авырый башласа, котым оча. Әнисез калудан куркам. Безнең өй стенасында зур шәҗәрә бар. Оныклары дәү әниләренең туган көненә ясап бирде. Ел саен диярлек бер яфрак өстәлеп тора аңа. Менә шул агачның тамыры инде ул әни. Тол калуга, бөтен балаларын ныгытып бер йодрыкка җыйган да, шуннан бирле тотып тора. Шуңа да бар баласы, 20 оныгы, 34 оныкчыгы (35 нчесе өметтә) – барысы да тәүфыйклы, «әни», «дәү әни», дип, өзелеп торалар. Бәхетле картлык шулдыр инде ул.
Безгә кергән кеше чәй эчми чыкмый. Бу – безнең өйнең гадәте. Әнинең кайнанасыннан килә ул. Ипи пешергәч, капкадан чыгуга кем очрый, шуны чәй эчәргә алып кергән булган. «Чәемне эчеп чыгып китә икән, Аллаһы Тәгалә бик рәхмәтле була», – ди. Әнә шундый киң күңелле, якты йөзле дә әле ул безнең әни.
Равия ШӘЙМУЛЛИНА.
Арча районы, Курса Почмак авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Эйе,урнэк гаилэ.Марсель алтын куллы мужик. Равиянен энисе Фэсэхэт апа да гел яхшы кинэшлэрен биреп торды.
0
0