Логотип
Татар гаиләсе / килен-кайнана

Гыйльфановлар килене мин!

Нинди гаиләгә килен булып төшүемне бусагадан атлап керүгә үк аңладым: үзенә бер кояшлы утрау, сүнмәс учак шикелле тоелды ул миңа.


   Нинди гаиләгә килен булып төшүемне бусагадан атлап керүгә үк аңладым: үзенә бер кояшлы утрау, сүнмәс учак шикелле тоелды ул миңа.
      Дистәләгән еллар үтеп тә, күңелдә җуелмас эз калдырган, гомергә сабак булырдай мәгънәгә ия булган бер дә онытылмас сүзләр була. Инде күптән бу якты дөнья белән саубуллашкан, ара-тирә төшләремә кереп, сискәндереп алган әбием Мәгъсүмәнең әйткәне һич исемнән чыкмый. Безне ул – ә без гаиләдә  дүрт бала – «Олыларга каршы сүз әйтмәгез!» дип үстерде. Кырыс, әмма гадел, дөрес кеше иде. Таң ата, тәрәзәгә сизелер-сизелмәс яктылык төшә башлауга, яныбызга килер иде дә: «Торыгыз, нишләп ятасыз, әнә бәхетегез узып бара», – дип, йокыбыздан уятып, эшкә куа башлар иде. Авылда эш бетәрлекмени ул?! Кая барасың – торасың, әйткәнне эшлисең, карышырга, каршы әйтергә ярамый. Шулай үстек. Әнием Дилә дә әбием сүзләрен кабатлый иде. Шуңа да мин кечкенәдән каршы әйтү, сүз көрәштерү дигән нәрсәне белми үстем. Барысы да – яхшысы да, яманы да гаиләдән башлана дигән хикмәтле сүзләрнең мәгънәсенә мин тора-тора төшендем.
        Мәктәпне тәмамлагач, авыл кибетенә сатучы булып эшкә урнаштым. Дус кызларым шикелле институтка керү теләге юк иде минем. Эшләп карыйм әле, аннан күз күрер, дидем. Бар иде хыялым... профессиональ пешекче булу. Гомумән, мин кечкенәдән плитә янында кайнашырга ярата торган идем. Бәлкем, шул юнәлеш буенча китәрмен... Язмышыңа язылганы алдыңа килеп баса ул. Әбисе шулай ди бит әнә. 
        Һәм язылган дигәне көннәрдән бер көнне, чыннан да, алдыма килеп басты. Кибеткә таныш булмаган бер егет килеп керде. Керде дә озак кына кибет киштәләрендәге әйберләрне барлап торды. Күреп- сизеп торам, күз кырые белән генә үзе мине күзәтә. Аннан кыймыйча гына сүз башлады. Үзем эчтән генә уйлыйм: минем сыман кыюсыз икән. Ялгыш уйлаганмын: кыюсыз егет булып чыкмады. Үз сүзен сүз итә торган, үзенекен эшли торган чын ир булып чыкты ул. Мин хәзер кайта-кайта шул хакта уйлыйм. Бераз сөйләшкәннән соң, саубуллашып чыгып китте дә, кичен, мин эштән кайтканда капка төбебездә каршы алды. Шул чагында үҗәтлегенә хәйран калдым. Яшермим, үземә дә ошады егет. Килештермәгән егет белән сөйләшеп тора торган гадәт юк минем. «Килдем әле, ошаттым мин сине», – ди. Башта куркып киттем. Мондый сүзләрне әле беренче ишетүем. «Әти-әнидән рөхсәт сорыйм да, чыгам», – дидем. Өйгә йөгереп кердем дә, әти-әнидән рөхсәт сорадым. Шундый гадәт менә бездә. Барысын да иң элек әти-әни белергә тиеш! Аннары гына язмышыма каршы йөгердем. Танышып киттек, шактый вакыт сөйләшеп тордык. Миңа аның сөйләшүенә кадәр ошады. Үзе басынкы, үзе тыйнак, үзе шулкадәр гади. Бер ай да үтмәде, Айратым миңа тәкъдим ясады. Ул – Кукмара районының Вахит авылы егете, мин – Зур Кукмара кызы. Шулай итеп, ай дигәндә кавышып та куйдык. Тәкъдим ясаганны ишеткәч, әти белән әни, «үзең кара», дип кенә куйдылар. Әйе, мин аңлыйм, карарны мин кабул итәргә тиеш. Чөнки миңа аның белән яшисе! Барысы да яшен тизлегендә булды. Мине сорарга өчәүләп килделәр. Шунда беренче мәртәбә булачак кайнанам белән таныштым. Ул мине кочып алды. Ә мин аның кочагында эреп киттем. Якынлык, җылылык бөркелеп тора иде аннан. Без беренче күрүдә үк бер-беребезне ошатып, бер-беребездән канәгать калдык. Соңыннан да әле ул миңа шулай дип кат-кат әйтте. «Бер күрүдә үк якын иттем», – диде. Әйе, барысы да күз ачып йомганчы булды. 2001 елның февралендә таныштык, 7 март көнне никах булды. Ә инде 8-9 мартта – безнең туй! Өнемме бу, төшемме диярсең! 
        Килен булып төшкән ул көннәрне искә төшерәм дә хәйран калам. Мин үзем холкым белән тыйнак, басынкы дип әйтимме белән (мактанып әйтү түгел, шулай тәрбияләнгән)... Бераз куркак та. Кискен үзгәрешләрдән, көтелмәгән яңалыклардан куркып кала торган гадәт бар минем. Инде ничек яшәп китәрмен. Чит-ят җир, таныш-фәлән юк. Әнием Дилә дә шулай дип тора әнә. Ни гаҗәп, авылда иң эшчән, ин әдәпле, дип саналган Гыйльфановлар гаиләсендә мин үземне беренче көннән, бусагадан аяк атлавымның беренче сәгатеннән үк үз итеп, бу дус-тату гаиләнең күптәнге һәм иң кирәкле кешесе итеп тойдым. Чөнки алар тудырган бу нәни дөньяда ясалмалык та, явызлык та юк иде. Һәр почмагыннан нур бөркелеп торган бу өйдә мин үземне шундый рәхәт, тыныч хис иттем. Әйтерсең гомер буе шушында яшәгәнмен. Дөрес, янә бераз курка калдым анысы. Янымда гел кайнана бит. Кухняга чыксам да, өй җыештыра башласам да... Гел артымнан күзәтәдер дә, хәзер, менә хәзер шелтә ясар сыман тоела иде. Ул чагында миңа 21 яшь. Күп нәрсәне белеп тә бетермәгәнмендер инде. Ә ул, пешерә башласам да, өй эшләренә тотынсам да, шулай ит, болай ит, дими, үзе яныма килеп баса да, минем белән бергә эшли башлый. Ә мин аңа карап, токмач кисәргә дә, тәмле ашлар, камыр ризыклары пешерергә дә өйрәндем. Бу кечкенә дәүләтнең үзе өчен генә булган какшамас кануннарын, тайпылышсыз үтәлә торган кагыйдәләрен мин бик тиз үзләштердем. Чөнки безнең гаиләдә дә шундый тәртип иде: таңнан торып, булдыра алганча, хәлеңнән килгәнчә йөгерәсең... Эшлисең, дип әйтүем. Авыл тормышы шундый, һәм ул башкача була да алмый. Эшләгәнең үзеңә бит. Шуны аңласаң, синнән дә бәхетлесе юк инде. 
        Мин килгәндә тавык-чебешләр, каз-үрдәкләрдән тыш, ике баш сыерлары бар иде. Башта әни мине сыер саварга өйрәтте. Аннары, сыерлар арта башлагач, аппарат алып бирделәр. Хәзер безнең үзенә күрә бер бәләкәй хуҗалыгыбыз бар: без сөттән каймак, эремчек, катык, корт ише сөт азыклары җитештереп, Шәмәрдәнгә озатабыз. Күбрәк үзем эшләргә тырышам. Әнинең яше бара. Күп эшләтәсе килми. Аңа эш болай да җитәрлек. Әле генә 100 баш чебеш алдык. Ул аларны карый. Бик тырыш ул, бер дә тик тора белми. Ял ит бераз, дип тә карыйм. Башлаган эшен бетермичә туктамый. Булдыклы кайнана янында булдыксыз булып булмый. Гомумән, нинди генә эшкә керешсәм дә, аннан киңәш сорыйм. Кунаклар киләсе булса, нәрсә пешерим, өстәлгә нәрсә куйыйм... Егерме бер ел бергә... Аллага шөкер, бер генә мәртәбә дә сузгә килгәнебез, тавышланганыбыз юк. Ипидер менә... юк. Бер-береңне аңлап, бер-береңә терәк булып яшәү нинди зур бәхет икән ул!
        Кешенең кем икәнлеге авырлык килгәндә, кайгы-хәсрәт эчендә калганда беленә. Моннан берничә ел элек әнием Дилә үлеп китте. Һич уйламаганда- көтмәгәндә. Күзенә операция ясаганнар иде. Барысы да әйбәт, диделәр. Һәм кинәт шундый хәл. Бик еладым, бик кайгырдым. Зур югалту булды ул миңа. Шул чагында кайнанам да мине кочаклап елады. «Балам, мин сине ташламам», – диде. Без аның белән бергәләшеп әнинең өчесен, кырыгын, елын үткәрдек. Ашарга үзебездә әзерлибез дә, төянеп Зур Кукмарага – әти янына китәбез. Икенче әни ул миңа. Балаларымның да яраткан дәү әниләре.
        Айрат белән безнең биш балабыз бар: Олысы Алинәгә хәзер 20 яшь, Гөлинәгә 19 яшь, Мәдинәгә 13 яшь, игезәкләрем Аяз белән Фаязга 7 яшь. Игезәкләр турында... УЗИдан игезәкләр туасын белгәч, Айрат та, мин дә телсез калдык. Шок булды, димме. Көтмәгән идек. Юл буе машинада сөйләшмичә кайттык. Кайтып кердек. Ишек төбендә әни каршы алды. “Йә, нәрсә?” – дип сорый. «Игезәкләр, әни, игезәкләр...» дим. Үзем чүт еламыйм. Әни мине кочып алды да: «Йә Раббым, теләгемне ишеттең, рәхмәтләр яусын. Мин бит игезәкләр турында хыяллана идем», – дип, сөенеченнән елап та җибәрде. Шул чагында бар икеләнүләр, борчылулар юып төшергәндәй юкка чыкты. Ходай рәхмәте, әнинең шушы сүзләре генә кирәк булган миңа! Үсеп киләләр әнә. Гел әни янында. Үзләре шундый шук. Алар өйдә чагында өй эче умарта оясыдай гөжләп тора. Әни аларны кулында тота белә. Аларны узындырмаска, үз иркендә йөрмәскә өйрәтә. Өй җыештырганда минем белән бергә тузан сөртәләр. Кайчак идән юа башлыйлар. Аннары ишегалдын себерергә чыгып китәләр. Мал кайтканын шәрран ярып хәбәр итәләр. Эшләгән кыяфәт чыгаралар. 
       Мин әнигә бик рәхмәтлемен. Тиктормас ул малайларга кайчак үземнең дә ачу чыгып куя. Ә менә әнинең аларга тавышын күтәреп тә дәшкәнен белмим. Сабыр, тыныч, кирәк икән, каршысына утыртып төпле итеп аңлата белә. Аны тыңламыйча, ул әйткәнне эшләмичә мөмкин дә түгел. Дәлилли белә. Айратым да шундый минем. Малайлар эштән арып-талып кайткан әтиләренең башыннан йөри. Ә ул сүз әйтми: алар көен көйли. Иремне бик яратам мин. Аның кулыннан килмәгән бер эш юк. Ул – төзүче. Хәтта өйдәге җиһазларга кадәр аның кулы белән эшләнгән. Бик булдыклы. Эштән азга гына соңга калса да, борчыла башлыйм. Ни булды, нәрсә булды икән, ник озаклады? Кайтканын сагынып көтеп алам.
        Әни минем өчен үрнәк ул! Бу бик мөһим нәрсә. Арттырып та, ярарга тырышып та әйтмим: кайнанам шикелле буласым килә! Бөтен яктан да. Ике дистәдән артык ел бергә, бер түбә астында яшәп, минем әле аның күңелгә ошамаган, ятмаган якларын күргәнем юк. Ул үзе дә миңа карый да: «Малаемның бәхете булды», – дип шөкрана кыла. Адәм баласына бәхет дигән нәрсә кылган гамәлләренә карап киләдер ул. Ни өчен дигәндә, әнинең миңа әйткәне бар: Кайнанасы соңгы сулышында аңа: «Үзең шикелле әйбәт килен килсә иде сиңа», дигән. Әнидән: «Авылда беренче килен», – дигән сүзләрне ишетү, гомумән дә, Роза һәм Минневакыйф Гыйльфановлар килене булу минем өчен олы дәрәҗә, зур бәхет ул!

           Фәнзилә ГЫЙЛЬФАНОВА. Кукмара

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар