Логотип
Татар гаиләсе / килен-кайнана

Безнең әни – дөньяда бер!

 Кияүдәге апама кунакка килеп, алар яшәгән авылны шундук үз иттем. Кешеләрен яраттым. Апамның кайнанасы белән үзара җылы, якын мөнәсәбәтләрен таң калып күзәтә идем. Үскәч, минем дә шундый гаиләгә эләгәсем, кайнанамның кызы урынына күргән яраткан килене буласым килде.  

Кияүдәге апама кунакка килеп, алар яшәгән авылны шундук үз иттем. Кешеләрен яраттым. Апамның кайнанасы белән үзара җылы, якын мөнәсәбәтләрен таң калып күзәтә идем. Үскәч, минем дә шундый гаиләгә эләгәсем, кайнанамның кызы урынына күргән яраткан килене буласым килде.

Иске Байсар авылын мин кечкенә вакыттан ук белә идем инде. Чөнки Филүзә апам шундагы больницада шәфкать туташы булып эшли иде. Шунда ул кияүгә чыкты, Фәнил җизни белән ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Мин инде мәктәптә укыган елларымда җәйге каникулларны көтеп ала идем. Чөнки апама булышырга дип утырмага барачакмын! Бу матур авыл, әллә нинди серле бер утрау кебек, күңелнең бер почмагына кереп урнашты! Зурлыгы, халкының күплеге, урамнарының яшеллеге, ишегалларының чәчәкләргә күмелеп утыруы, урам тутырып кешеләр йөрүе мине шаккаттыра иде. Ул Сөн буйлары, асылмалы күперләре, урманнары, аккошлар кайта торган күлләре, Чәүкә таулары, Казан–Уфа юллары... Анда больница, зур мәктәп, мәчет, кибетләр... Мәдәният йортында гел концерт-спектакльләр куялар. Апамның кайнанасы, Татарстанның атказанган терлекчесе Әминә апа Гарипованың спектакльләрдә уйнавы артистлардан һич ким түгел. Ул һәрчак баш рольләрдә. Районда гына чыгыш ясап калмыйлар, Казаннарга чаклы баралар! Үзем кечкенә генә Иске Җияш дигән авылдан, бездә башлангыч мәктәп кенә. Күрше авылга, 3 чакрым ераклыктагы Иске Теләкәй урта мәктәбенә йөреп укыдык. Ә Байсар, рәшә артындагы әкияти бер дөнья булып, гел ымсындырып, үзенә тартып торды. Апама кызыгып: «Их, шундый авылда, шундый кайнана белән яшәсәң иде!» – дигән хыялый уйлар да башта уйнап алмый калмагандыр. 
Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга мәдәният-агарту училищесына, театр бүлегенә укырга кердем. Укып бетереп кайткач, районда эш урыннары тәкъдим иттеләр. Алар арасында Байсар мәдәният йорты да бар! Минем инде театр артисты буласым килә башлаган чаклар. Әлмәт, Минзәлә театрларын күздә тотам үземчә. «Ярар, Байсарга барып, берәр ел тәҗрибә туплыйм да, театрга китәрмен», – дим. Шундый уйлар белән хыялымдагы авылга эшкә килдем. Җор телле, моңлы тавышлы бик тә кешелекле, ярдәмчел клуб мөдире Әнвәр абый Вәлиев шундый ачык итеп каршы алды! Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дә бит әле үзе! Дәртләнеп эшкә керештем. Ирек исемле егет яшьләр оешмасы җитәкчесе икән. Шук-шаян, тәвәккәл, авыл яшьләре белән төрле спорт ярышлары да оештыра, мәдәни чараларны үткәргәндә миңа да булыша. Бик ярдәмчел, ихлас үзе. Ут эчендә, Чечняда хезмәт итеп кайткан. Шәп егет, кыскасы. Уртак эшләр безне тагын да якынайтты. Мин апамнарда яшим, Ирек кичләрен озатып куя. Ошый бу егет миңа! Ирек белән йөри башлагач, кызлар: «И син аның әнисенең әйбәтлеген белсәң иде, Фәнзилә! Халидә апа шундый рәхәт кеше!» – дип, күңелне иләсләндерәләр. «Ул шундый киң күңелле, өеннән гел кеше өзелеп тормый!» – дип мактыйлар. «Кем генә керсә дә, чәй эчерми чыгармый инде», – дип тә җибәрәләр. Берсе шунда:«Ирекнең Эльмира апасы Минзәлә театры артисткасы бит. Кара, син аңа охшагансың бугай», – дип, салпы якка салам кыстыра. Әтисе гармунда уйный, әнисе ягыныкылар – җырчылар, энесе Эдуард белән сеңлесе Миләүшә бииләр, ди. Ә мин, кыенсынып, шул Халидә апаның күзенә чалынмаска тырышып, урамнарыннан кача-поса гына узып китәм. И Ходаем, тәрәзәдән карап кала күрмәсеннәр тагы, дим. Булачак кайнанам белән күрешкән юк иде әле. Көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында тегүче булып эшләгән, соңгы арада мәктәптә технология дәресләре алып бара, кызларны тегәргә, аш-су әзерләргә өйрәтә дип кенә беләм.
Клубта эшләгәч, сәхнәгә дә чыгасың, җырлыйсың да, биисең дә. Әлбәттә, Ирекнең әнисе дә клубка төшми калмый. Ул концерт-спектакльләрне калдырмый икән. Берзаман иптәш кызлар сөенче ала: «Халидә апа сине бик ошаткан икән! Фәнилнең балдызы бигрәк сөйкемле кыз, дип әйткән ди!» Ирекнең апа-сеңелләре телендә дә гел мин генә, ди, имеш. Мин инде үземне Хәйриевләрнең кадерле килене, эне-сеңелләренең яраткан җиңгәләре итеп күз алдына китерә башлыйм. Илфак абыйга – әти, Халидә апага әни дип дәшәсе көнем турында җитди уйланам.  
 2001 елның матур җәендә Ирек белән өйләнешергә сүз куештык. 23 августта безнең якта – Теләкәйдә язылыштык, ә 24-ендә инде мин Байсарга килен булып төштем.
Ирекнең әти-әнисе мине елмаеп, якын итеп каршыларга чыккан. Оялып кына: «Исәнме, әни! Исәнме, әти!» – дип, ике куллап күрештем. Ә алар  бал-май каптырып: «Бал кебек татлы телле бул, кызым!» – дип, кочаклап ук алдылар. Әтигә килен бүләге итеп түбәтәй кидердем, әнинең иңсәсенә ак яулык салдым. Аннары Ирекнең Эльмира апасы мине су юлы күрсәтергә алып китте. Көянтә-чиләкләр асып, сөйләшә-сөйләшә Әхсән абыйлар коесына суга бардык. Шушы туй көнендә үк әнинең оештыру сәләте көчле булуга шаккаттым. Безнең кызыл туйны ул энәсеннән җебенә тикле уйлап оештырган иде. Ул ха-лы-ык! Бөтен авыл җыелган диярсең! Ишегалдына зур палаткалар корып куйганнар, шарлар, авыл рәссамы Энгельс абыйдан пар аккошлар рәсемен ясатып элгәннәр, матур сүзләр язылган плакатлар белән бизәгәннәр. Өстәлләрдә – урман, кыр чәчәкләре, мул табын. Йөз метр гына арадан Сөн, аръяктагы яшел болыннар, анда уйнап йөргән колыннар болай да түгелергә торган күңелне чайпалдыра. Күземә яшьләр бәреп чыга. Бәхет яшьләре! Бакча ягына кухня хәстәрләгәннәр. Унлап хатын-кыз йөгерә-йөгерә ашарга әзерләп йөри. Уйлап карасаң, никадәр хезмәт! Хәзер инде ул туйларны кафеларда бер генә көн үткәрәләр, артык мәшәкатьләнмиләр дә кебек.
Туйда тәнәфес вакытында әни мине үзе биергә чакырды! Көчле кул чабулар астында парлап биедек! Соңыннан аңладым: күңелдәге тартынып торуларны юып төшерер өчен әни махсус шулай эшләгән инде! Һәм без шуннан бик якынаеп киттек. Ул миңа сердәшче дә, киңәшче дә, дус кызым да кебек. Аның белән бөтенесен уртага салып хәл итеп була. Үз әниемә алай ук ачыла алмыйм мин. Ә кайнанам белән рәхәтләнеп сөйләшәбез. Җияшкә баргач та камыр ризыклары пешергәндә: «Безнең әни болайрак пешерә, менә шуларны куша», – дип тезә башлыйм да, «И син бианаңны якынрак күрәсең лә», – дип, үз әнием юри үпкәләгән булып кылана. Нишләмәк кирәк, туган йорттан 16 яшемдә чыгып киттем, кайнанам белән 21 ел яшим икән шул инде. Безнең якта иреңнең әти-әнисең биатай, бианай дип йөртәләр. Миңа ул сүз ничектер салкын, чит тоела. Берәрсе: «Бианаң өйдәме?» – дип килеп керсә, «Әниме?» – дип кайтарып сорыйм.    
    Яңа йорт җиткереп башка чыкканчы, алты җан ел ярым бергә яшәдек әле:  әти белән әни, Ирек, мин, энесе, сеңлесе. Шул чакларда әти белән әни ник бер авыр сүз әйтсен дә, ник караңгы йөз күрсәтсен! Апасы белән җизнәсе – икесе дә артистлар, атна саен Минзәләдән кайтып йөриләр. Эльмира апа белән аеруча якын сердәшләр идек. Ул мине бертуган сеңлесе урынына күрде. Концерт-спектакльләр әзерләгәндә дә булышырга клубка килә иде... Иде, дим. Эльмира апа моннан биш ел элек юл һәлакәтендә һәлак булды. Аңа кадәр Илдар җизни дә арабыздан киткән иде инде... Әнинең ул югалтуларны ничек кичергәнен, җанына урын табалмый өзгәләнүләрен үзебез генә беләбез. Алай да  түзем, сабыр була белде әле ул! Ирек Чечняга эләгеп, өч айлап бер хәбәре дә килмәгәндә дә, йөрәге ут булып янса да, күз яшьләрен күрсәтмәгән: «Кайтыр, Аллаһ боерса, исән генә йөрсен балакаем!» – дип өйдәгеләрдә дә ышаныч, өмет уята белгән ул. «Яклый мине, саклый мине әнкәмнең догалары», – дип кенә әйтәсе кала.
Өйләнешеп, ел ярым үтүгә, кызыбыз Сөмбел туды. Эдуард укытучы кыз Луизага өйләнде. Шулай итеп, ике килен, кайнана-кайната бер түбә астында яшәп алдык. Төрле чаклар булгандыр, ләкин әти белән әни тарафыннан ялгыш та кырын караш тоймадык. Әни шәп дипломат ул безнең! Һәрвакыт алтын урталыкны таба белә! Мунча яксак: «Барыгыз, бар, сез керегез башта. Балаларны юындырыгыз. Без кайчан да керәләбез, ашыгыр җир юк», – ди. Кер юып элсәк: «И чиста да минем киленнәр! Ап-ак бит бөтен керләре!» – дип мактый башлый. Уйлый торгач, әнинең канәгатьсезлеген сиздерә, чак кына шелтәләгәндәй итә торган бер сүзен таптым бит тәки! «И бәбекәччәем!» – дип куя ул башын чайкап. Һәм шуның белән вәссәлам! Ул да көлә, без дә көләбез.
Күршегә генә йорт салып чыктык. Ике ихата уртасында капка бар, шуның аша гына йөрибез. Ул капканың ябылып торганы да юк. Миңа кияүгә чыкканда бер тана, өч сарык бүләк иткәннәр иде. Яңа өйгә малларны да үзебез белән алып чыктык. Иртән сыер саварга кирәк. Көтү киткәнче, дүртенче яртыда торып, сыер савасың. Ә мин клубта эшләгәч, бик соң кайтырга туры килә. Төнге берләр җитә. Яшьләр күп, төрле чаралар үткәрергә кирәк. Сөмбел дә әле кечкенә. Кайбер көннәрдә торалмыйча йоклап калган чаклар да булды. Ул вакытта да әни мине  уятмады, үзе кереп, сыерны савып куя иде. Мин торып чыкканда йә сыер сава, йә сауган сөтне тапшырырга дип, урамга ук чыгып киткән була. Кая гына җыенсак та – Актанышка төшәбезме, эшкә йөгерәбезме, Чаллыга барабызмы – тыныч күңел белән чыгып китәбез. Ишек бикләнгәнме-юкмы – уйлап торыш юк, чөнки әни һәрвакыт керә, тикшерә. Көненә өчәр-дүртәр тапкыр кереп тә хәлебезне белеп чыга ул. Үзебез дә шулай: ике өйне берләштереп, арткы капкадан керә-чыга йөрибез. Эштән кайтышка кайчак ашарга әзер булмый. Ә әни сизгән диярсең: «Әйдә, тиз генә юыныгыз да керегез. Хәзер токмач салам да аш кабартам», – дигән тавышы ишетелә. Йә: «Фәнзилә-әү! Коймак пешергән идем, чәй эчеп чык», – дип чакыра.
Безнең гаиләне мин умартага тиңләр идем. Ә әни безнең – чып-чын ана корт: балаларны, якыннарны, туган-тумачаны, кода-кодагыйларны  җыеп торучы изге җан ул. Бәрәңге утырту-алулар, печәнгә төшүләр, сугым суюлар, каз өмәләре – җыенысын бөтен балалары җыелып, уен-көлке белән күмәкләшеп башкарабыз да эшне тиз генә тәмамлап, Сөн култыгындагы аяк очында, алмагач, шомыртлар ышыгындагы өстәл артында табын корабыз. Әти хромкада уйный, без җырлыйбыз. Балалар кечкенә чакта да шул хромкада уйнап, оныкларын биетеп-җырлатып үстерделәр инде. Әтине яратып «Мичурин бабай» дип тә йөртәбез әле. Ул бит бакчачы безнең. Нәрсә утырта башласак та, аның киңәшенә колак салабыз. Кайсы орлыкны кайчан чәчәргә икәнен, кайчан җирнең өлгерәсен ул төгәл әйтеп бирә. Иртүк бакчага чыгып китә, кояш баеганда гына керә. 6 нчы класста укучы улыбыз Сөләйман гел бабасы янында. «Малай кеше бабай янында эшкә өйрәнеп үсә инде», – дип, әбисе кечкенәдән үк сеңдерә килде.  
Гаилә ансамблебез турында да әйтим инде. 2007 елда бөтен гаиләбез белән чыгыш ясап, районда җиңеп кайттык без! Ирек белән Эдуард биеде, Эльмира апа белән әти өздереп гармунда уйнады, әни, Илдар җизни, Эльмира апа спектакльдән өзек күрсәттеләр, ахырдан күмәкләп җырладык... Ул ансамблебезгә менә дигән алмаш үсеп килә бүген. Сөмбел, Сөләйман, Эльза, Зилә, Гүзәл, Наилә, Камил, Алсу, Айсылу, Ләйлә, Роберт – Хәйриевләрнең онык-оныкчыклары үзе бер труппа булырлык.     


Төрле кичәләр үткәргәндә, концертлар куйганда авыл үзешчәннәре белән эшлим. Һәр концерт-спектакль саен клубта утырып чәй эчүне матур гадәткә әйләндердек. Менә шул көнне әни һәрвакыт бәлеш пешереп куя безгә. Концертка төшмәсә төшми, бәлешне пешерми калмый! Миңа соңыннан видеосын күрсәтерсез әле, ди. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Җәүһәр» ансамбле өчен әни, үзе белән бергә эшләгән тегүче Хәнилә, Дамира апалар белән бергә, ике ел рәттән инде концерт костюмнары текте. Күлмәкләр, алъяпкычлар, яулыклар... Менә шулай әни минем өчен, клуб өчен дә җан атып йөри. Минем өчен генә түгел, кызым өчен дә сердәш ул. Сөмбелебез Чаллыда медицина көллиятендә 3 нче курста укый. Кайтып кереп, минем белән чәй эчеп ала   да: «Әбкәйнең хәлләрен белеп чыгыйм әле», – дип, әниләргә кереп китә дә көне буена югала. Сәгатьләр буе серләшеп утыралар. Кызыма да әйтәм инде, синең кайнанаң да әбиең кебек булсын иде, дим.
Килен кайнана туфрагыннан ярала, диләр бит. Хактыр. Әни дә кайнанасы Мәрзия, килендәше Галя белән бер өйдә бик дус, тату яшәгән. Галя больницага эшкә килгән җирдән кияүгә чыгып калган бу якларда. Галя апа татарча сөйләшергә дә, безнең гореф-гадәтләргә дә өйрәнгән. Килендәше Халидәнең зирәк акылы, үрнәк яшәү рәвеше, кешеләрне яратуы, игелекле, ярдәмчел булуы рус кызын әнә шулай безнең мохиткә боргандыр дим мин. 
Шундый тыл булганда, эшләребез әйбәт бара, җаныбыз тыныч, күңелебез көр. Ирек – «Ташкын» хуҗалыгының баш зоотехнигы. Берничә ел рәттән районда «Үз һөнәренең остасы» дип танылды. 2018 елда Казанда узган авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрәмендә республикабызның ул вакыттагы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Ирекнең хезмәтләрен бәяләп, «Рәхмәт хаты» тапшырды. Сөенгәннәребез! Бездән дә бигрәк, әти белән әни шатланды! «Министр үзе тапшырган бит!» – дип куюлары иң олы рәхмәткә тиң иде. Мин дә калышмыйм. «Үз һөнәренең остасы» дигән исемгә лаек булдым. Безнең мәдәният йорты  төрле мәдәни чаралар үткәрү буенча Актаныш районында гел беренчеләрдән. 2021 елда республика күләмендә үткәрелгән «Иң яхшы мәдәният хезмәткәре» дигән конкурста җиңеп, грант оттым. Һәм боларның барысы да безнең генә түгел, әтинең, әнинең дә зур җиңүе ул! 
Белмим, республикада, бәлки, андый кайнаналар бардыр, ләкин безнең районда, безнең авылда аның шикеллесе юктыр. Безнең әни бит ул – мировой, дөньяда бер!               
    

Фәнзилә ХӘЙРИЕВА.

Актаныш районы, Иске Байсар авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    2001 нче елның 24 августы безнең дә туй көнебез.

    Хәзер укыйлар