Ярың буласым килә яки бер танышу тарихы

Аллаһы Тәгалә Җир шарын урталай ярган да, кешеләрне буташтырып, төрлесен төрле якка чәчкән, ди. Шуннан бирле һәр кеше үзенең парын эзли икән. Кемнәрдер бик тиз эзләп таба, икенчеләре исә гомер буе үз тиңен көтеп тә икенче яртысына тап булалмый...

Балачакта шундый бер риваять ишет­кән идем. Берсендә Аллаһы Тәгаләнең кешеләргә бик нык ачуы чыккан.  «Мине оныттылар, булган тормышларына шөкер итеп яши белмиләр, һаман мал артыннан куалар. Боларга бер-бер җәза уйлап табарга кирәк», – ди икән. Уйлап тапкан да! Ул чагында дөньяда һәр кешенең пары булган. Ә Аллаһы Тәгалә Җир шарын урталай ярган да, кешеләрне буташтырып, төрлесен төрле якка чәчкән, ди. Шуннан бирле һәр кеше үзенең парын эзли икән. Кемнәрдер бик тиз эзләп таба, икенчеләре исә гомер буе үз тиңен көтеп тә икенче яртысына тап булалмый...

Дөньяда ике яхшы кеше булса, шуның берсе минем дус кызым Алиядер. Кулыннан килмәгән эше, белмәгән нәрсәсе, кызыксынмаган әйбере юк аның. Шул уңганлыгы аркасында бер бик акыллы, тәртипле егетне үзенеке итте дә инде. Аларның ничек итеп танышуларын сезгә дә бәян итәсем килә.

Декабрьнең унбишләре тирәсе булгандыр, Алияләргә иптәш кызы кунача килә. Кызларга гел кызык кына булсын инде, болар да үзләренең күңелләрен күтәрү җаен эзли. Тоталар да икесе дә танышырга теләп радиога смс җибәрә. Кем егетләр белән күбрәк таныша, шул – җиңүче, ә «җиңелгән» кеше аңа бер шоколад алып бирергә тиеш була. Кызларның хатын эфирдан укуга, боларга егетләр шылтыратырга, язарга тотына. Кайберләре шул ук кичне очрашуга да чакыра, кайсылары икенче көнгә «свидание» билгели.

Кичтән күрешергә теләгән егетләр икенче көнне «эреп» юкка чыга. Бары бер үҗәте генә Алиянең теңкәсенә тиеп бетә. «Үземнән интерпол агентлыгында сорау алган кебек хис иттем. Бирмәгән соравы, кызыксынмаган нәрсәсе калмады ул егетнең. Өч көннән ул минем турыда үземнән дә күбрәк белә иде бугай», – дип шаярып искә ала Алия. Егет, чыннан да, бик үҗәт бу­лып чыга: Алия язмый торса, шылтырата башлый, труб­касын алмаса, бер-бер артлы 20-30 смс юллый. Кызлар колаклары белән ярата дигән гыйбарәне дә онытмый егеткәй. Алиягә багышлап төрле матур шигырьләр җибәрә, хәерле иртәләр, тыныч йокылар тели. Әле бер-берсен бер тапкыр күрмәсәләр дә, Руслан (егетнең исеме шулай булып чыга) кызга мәхәббәтен аңлата. Мәхәббәт хисләре белән сугарылган ул смслар Алия телефонында әле дә булса саклана. «Син минем алтыным, көмешем, зөбәрҗәтем, энҗе-мәрҗәнем, якутым, сапфирым... Бөтен кыйммәтле металларны да санап чыктым бугай инде. Әмма аларның барысын бергә җыеп үлчәсәң дә, син миңа мең, миллион мәртәбә кадерле­рәк!» Мондый сүзләрдән соң нинди генә хатын-кызның йөрәге эреп китмәс икән?! Өч-дүрт көн эчендә дус кызым ничек итеп башы әйләнгәнен сизми дә кала хәтта. Егет­кәй, эш пешә башлаганын сизепме, кызга күрешергә тәкъдим ясый. Алай гына да түгел, үзенә кунакка чакыра. Кая инде авыл кызлары егетләргә кунакка йөрсен, ди! Үз өемдә стеналар да якын дип, Алия Русланны үзенә дәшә. «Иптәш кызым белән торгач, курыкмадым инде чакырырга. Тик барыбер тиле булганмындыр. Бер күрмәгән-белмәгән кешене үз фа-тирыңа чакыру башкалар өчен бик сәердер инде ул», – ди Алия. Әмма дус­тымның «сәерлекләре» моның белән генә бетми әле. Иң кызыгы алда! Әйткәнемчә, Алия белән Русланның бу беренче генә күрешүе була. Әмма шул беренче очрашуга Руслан килешкә үк Алия бәлеш (!) пешереп куя. «Кичтән үзеннән сорадым, нәрсә ашарга яратасың, дим. «Кыстыбый», – ди бу миңа. Уйладым-уйладым да, кыс­тыбый тиз суына торган ризык, бәлеш пешерсәм, әйбәтрәк булыр, мин әйтәм. Шулай эшләдем дә. Иртүк торып бәрәңгеләр әрчедем, ит турадым, камыр бастым. Ул килүгә бәлеш пешеп тә чыкты. Иң кызыгы шунда – Руслан каз итен яратмый. Ә мин бәлешне каз итеннән салган идем. Нәрсә ите икәнен сизмәгән дә инде ул. Ярты бәлешне бик тәмләп кенә ашады да бетерде», – дип көлә хәзер Алия. «Беренче күргәндә Руслан миңа бер дә ошамады. Шәһәр бандитлары кебек киенгән иде нишләптер. Аннары ул бик озак торды бездә. Унберләр тирәсендә килгән иде, кичке биштә генә китте. Кешене куып чыгара алмыйм бит инде. Хәйләгә барырга туры килде. Температурам күтәрелде, авырыйм бугай, дидем дә юрганга төренеп яттым. Юк бит, малай, китми бу һаман. Тегеләй дә әйтеп карыйм, болай да «намекать» итәм үзенә... Көч-хәл белән чыгарып җибәрдем моны! Китүенә унбиш минут та үтмәде, бу яза миңа: «Гафу ит инде, авыру килеш калдырып киттем үзеңне.
«Алтын-көмешләрнең барысын бергә җыеп үлчәсәң дә, син миңа мең, миллион мәртәбә кадерлерәк!»

Кире килимме соң?»  – дигән. Йа Ходам, мин әйтәм, борылып килмәсә генә ярар иде! Хәлем әйбәтләнде дип, ничек тә ышандырдым үзен!

Руслан белән күрешкәннән соң менә шундый тәэсирләр ала иптәш кызым. Егеткә бәлеш кенә түгел, кыз үзе дә бик ошый. Аеруча Алиянең озын толымнарыннан күзен ала алмый ул. (Хәзер дә Алиянең чәчен кистерттерми әле.) Руслан икенче көнне дә очрашырга тәкъдим ясый, сессиягә әзерләнәсе бар дип, Алия очрашудан баш тарта. Тик өченче көнгә егет барыбер килеп җитә. Дүртенче көнне дә, бишенчесендә дә... Шулай Яңа ел якынлаша. Сөйгәне: «Яңа елны бергә каршылыйк», – дисә дә, Алия баш тарта, авылга кайтып китә. Әмма алар төне буе икәү телефоннан сөйләшеп чыгалар. Бу барыбер бергә каршылаган кебек була инде. Алия авылдан килгәч кабат очрашалар. Чәчәкләр, шоколадлар, бүләкләр... Көн дә күрешә торгач, кыз егеткә гашыйк булганын сизми дә кала.

Менә шулай шаярудан гына башланган танышу зур мәхәббәткә әверелә. Алия белән Руслан инде ике елдан артык очрашып йөриләр, киләчәктә дә бергә булырга, гаилә корырга хыялланалар. Уңганлыгы, аш-суга осталыгы белән Русланның йөрәген Алия әсир иткән булса, үҗәтлеге, акыллы һәм белемле булуы белән егет кызны үзенә карата.

 Ходай кайчандыр аерган парлар бер-берсен тапкандыр дип ышанасы килә...

фото: pixabay.com
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 21 сентябрь 2023 - 13:19
    Без имени
    Дөресен әйткәндә ин зур гаеп узегездә... ничек бар шулай сөйләшергә иде ике як балалар бн, бар нәрсәне уртага салып.. я никах зурдан булып, загста гына язылышасызмы дип, я киресенчә, яки инде никах бн туй икесе беркөндә дип... куп якта хәзерге заманда ике як әти-әни никахны да, туйны да 50/50 уткәрә.. элек никахны кызнын әти-әнисе, ә туйны егетнеке кутәргән, шулай итеп ул әти-әнинен сонгы буләге яшьлэргэ булган, чонки аннан сон яшь гаилэ узлэре жавап бирэ финанс ягы очен, эти-эни бутэн акча биреп бармый. Э хэзер куп ата-ана гомер буе финанс ягыннан поддержать итэ инде... Сезгэ кинэшем шул, ничек бар шулай сойлэшегез, яшермичэ. Чыгу юлы кинэшлэшеп эшлэгэндэ генэ барлыкка килэ
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
  • 19 сентябрь 2023 - 15:39
    Без имени
    Алайса туйны узегез оештырыгыз диегез, кредитлар алып туй уткэру кирэк эйбер дип санамыйм.
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»