Логотип
Язмыш

Умка

Ятимнәр йортына Индираны ике атна элек кенә китерделәр. Сәрхуш әнисеннән йолкып алганнан бирле кыз беркем белән дә сөйләшми.

Ятимнәр йортына Индираны ике атна элек кенә китерделәр. Сәрхуш әнисеннән йолкып алганнан бирле кыз беркем белән дә сөйләшми. Әмма үзе ятимнәр йортындагы тормыш агышын каш астыннан гына күзәтә. Бала  түзеп булмаслык шартларда да түзәргә, яраклашырга күнеккән булырга охшап тора. Әйе, ул әлегә күзәтә. Кемнең – аңа, аның кемгә көче җитәрен чамалап утыра. Тормыш аның өчен – туган көненнән алып көрәш мәйданы. Ул берәүдән дә рәхим-шәфкать көтми, ахрысы.

Ялгыша бала. Үзе кебек мәхрүмлекләр татыган сабыйлар арасында да сабыйлык сафлыгын югалтмаганнар очрап тора ул. Әнә шуларның берсе Индирага якын ук килеп баскан да кызны күзәтә. Күзәтеп арыгач, тел очындагы соравын ишеттереп әйтеп куйды: «Исемең бармы синең? – Җавап ала алмагач, якын ук килеп, кызның чәченнән сыйпап алды. – Син матур! Киемең дә матур».

Киеме матур шул. Кичә бер апа белән абый килгәннәр иде. Шулар ак йомшак кофта кидереп киттеләр. Индира кофтаны яратты. Кигәннән бирле салмый. Әле дә ак кофтасыннан: аякларын тездән генә бөкләп, йомран кебек утырып тора. Шулай селкенмичә чүмәшеп утыргач, чыннан да йомранга охшап тора бугай ул. Тик моны кыз үзе белми. Йомран күр-гәне бармыни аның. Ул яшәгән өйдә телевизор-фәлән, китап-мазар юк иде. Индира урман барын белә – әнисе аны җиләк җыярга ияртеп йөртә иде. Җиләк сатып ипи ала торганнар иде. Ипидән калганына – аракы...

«Киемең матур» дигән малай кабат әйләнеп килде. Кабат кызга текәлде. Йә, ни кирәк инде аңа? Берни дә кирәкми икән. «Син  үзең дә матур», диясе генә килгән икән. Индира  үзенең алтын чәчле, зәңгәр күзле матур кыз икәнен  белми. Аңа бу хакта әйткән кеше булмады. Ә менә малай белә икән. Әнә бит күзен ала алмый: «Син Умкага охшаган!»

Умка! Акыллы дигән сүз бугай инде ул умка. 
– Умка кем ул? – Кызның теле ачылды. 
– Бозлар арасында яшәүче ак аю баласы. Белми идеңме әллә?
– Ә аны әйтәсең икән. –
«Белмим», димәде. Әмма шул көннән Умка турында гына уйлый башлады. Ул – Умка! Бозлар арасында озак яшәде ул. Тик үзенең ак аю баласы булуын бүген генә белде.
Тиздән Яңа ел җитәсе икән. «Кыш бабайга хатлар языгыз. Сезгә нинди бүләк алып киләсен белмичә йөдәп йөрмәсен», – диде тәрбияче апа. Ятимнәр йортындагы балалар сөенә-сөенә хат язарга керештеләр.  

Рәмзия эш белән Казанга килгән җиреннән базарга да кереп чыкты. Һи-и, монда хикмәт икән! Яңа ел алды сәүдәсе гөрли. Өй түренә кайтып басасы чыршыларның кайсын туен көткән кәләш сыман бастырып куйганнар. Кайсыларын, шпагат белән кат-кат урап, бәбәй кимәлендә тезеп салганнар. Халык ала. Шул чыршылар белән кешеләрнең өйләренә бәйрәм кайта. Чыршы кайткан өйләрдәге балалар өчен  шатлык булып керә инде бу урман кызлары. 
Их, Рәмзиянең дә болын кебек өе чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнер өчен бер дигән, иркен дә бит. Чыршыга сөенер сабыең булмагач, чыршы бизәүнең кызыгы юк шул. Төшләрендә күреп йөдәгән кызлы була алмады хатын. Шуңа күрә гомере дә заяга уза кебек тоела үзенә. Бәйрәм саен гына түгел, һәр ял саен диярлек туган-тумачасы килеп тора инде өенә. Шуларны көйләп, үзе бәйрәм итү түгел, эш атнасыннан соң ял да итми кала торган иде. Быел, соңлап кына дигәндәй, тиң яры белән кавышкач, кызлы булу хыялы тагын уянды. Хыялын сөйгән яры белән дә уртаклашты. Тик яше олыгаеп китте шул инде Рәмзиянең. Үзе тапкан нарасыен кулга алулар насыйп булмастыр инде. Хәләле дә аңлый моны. Әмма чын ирләрчә тәвәккәл дә соң инде үзе. Бер көнне әйтә бу: «Әйдә, бер җиргә кереп чыгыйк әле, – ди. – Анда сине кызың көтеп тормый микән?!»

Ятимнәр йортының ишегеннән атлап керүгә Рәмзиянең тез буыннары йомшап китте. Ничек моңарчы уйламаган ул бу хакта? Ничәмә ничә бала ана назына тилмереп яши икән ләбаса!
Хәләле ымлап кына бер кыз балага ишарәләде: «Синең төшләреңә кергән кыз шул түгелме, янәсе?» Рәмзия үзе дә шул баланы аерымлап алган иде.

Бала янына буш кул белән якын киләсе түгел, дип, бик матур ак кофта, тәмле конфетлар чыгып алдылар да кабат әйләнеп керделәр. Индира – шул үзе, хыялдагы кыз иде. Кофтага шатланды кебек, конфетларны ашыгып-ашыгып яшереп куйды. «Безгә кунакка барасыңмы?» – дигән сүзләре һавада эленеп калды. «Безнең кыз буласың киләме?» – дип сорарга иртәрәк иде әле.

Инде менә Рәмзия белән Кәрам, зур йомышлы кешеләр кебек, Яңа ел алды ыгы-зыгысына чумган Казан кибетләрендә йөриләр. Каян гына табасы икән ул ак аю баласын. Зуры кирәк икән бит әле кызга! Аларның бик тә иркә, бик тә кадерле булачак кызларына! Йөри торгач, түшенә йөрәк чигелгән ак аю табылды бит тәки. Зурысы. Йөрәк сурәте дә нәкъ урынында кебек тоелды. Йөрәк эше йөртә бит инде аларны да. Өй түренә зур чыршы куясы гына калды. Хәзер инде Яңа ел мәшәкате Рәмзия белән Кәрамга бик ямьле мәшәкать булып тоела башлаган иде. Чыршы бәйрәменә барлык туган-тумачаны бала-чагалары белән җыярлар, һәрбарчасына Кыш бабай бүләге әзерләп, чыршы төбенә тезеп куярлар. Өй түрендә ялтыр уенчыклар белән бизәлгән чыршы басып торыр. Кәрам Кыш бабай булып киенер, Рәмзия үзе Кар кызына әйләнер.

Шулай булды да. Тиздән кадерле кызларына әйләнәчәк Индираны алар  бизәкле чанага утыртып алып кайттылар. Кайтуга, Кар кызыныкы сыман ак күлмәк кидереп куйдылар. Кызның зәңгәр күзләрендә чыршы уенчыкларыннан чагылган нурлар кабынды. Ниһаять, бала кыска  гомерендә беренче мәртәбә чын бәйрәм уртасында калды. Яшел ылыс, алтын мандариннар исе аңкыган дөнья бик гүзәл икән ул! Кинәт кыз Умканы күреп алды. Кыш бабай аның бу йортка кунакка киләсен кайдан белде икән соң? Әллә монда тылсым ияләре яши микән? Ләкин ул әле уйлаганын әйтерлек халәттә түгел иде. Аның күңел тышауларын чишәр өчен яңа әти-әнисенә байтак тылсым серләрен  өйрәнергә туры киләчәк иде әле.  
Чыр-чу килеп уйнап йөргән, бүләк барлаган бала-чага бер дә ялыктырмый икән ул. Сабыйлар шатлыгы татлы шатлык була икән. Араларында үзеңнеке дә булганга күрә инде ул.  

Инде менә дистә елдан артык Умка – Индираның иң яраткан сердәше. «Минем Кыш бабайдан  бүләккә ак аю баласы көткәнемне кайдан белдегез?» – дип бер дә сораганы булмады. Яңа ел сере булып калды ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар