– Суыткыч янына, идәнгә барам да утырам, барам да утырам... Ярты ел шуннан тормадым да, ахрысы. Нигә нәкъ менә анда утырганымны белмим... Уйлап-уйлап та исемә төшерә алмыйм. Бәлки, суыткычка аркамны терәгәч янган йөрәгемә җиңелрәк булыр дип уйлаганмындыр... Ә бәлки... Урам яктан, ишектән кергән-чыккан кеше аннан шунда ук күренә – мин бертуктамый Рәмисне көткәнмендер... Юклыгына берничек тә ышана алмадым...
Таң йокысы – иң татлы йокы.
Ул төнне алар икесе дә нәкъ менә төнге сәгать өчтә уяналар. Рәмзия ишегалларын әйләнеп керә. Тирә-юньдәге тынлыкны тыңлап, бер мәл басып тора. «Бигрәк тын – хәерлегә булсын», – дип юрый... Рәдифе: «Аягым авырта», – дип йокыдан бүленә.
2016 елның 28 июле була ул.
Төшке ашка кайтканда исә капка төбендә аны кызы Эльвира каршы ала. Янында ят кешеләр дә бар, авылның шәфкать туташы да алар белән басып тора. «Кунаклар белән икән... Бәби ашы китергәннәр, ахрысы. Шөкер, табынга куеп сыйларлык бөтен нәрсәм җитәрлек! Хәзер мунчаны да элдереп җибәрәм...» Икегә бүленгән тормышның теге ягында калган соңгы уй бу.
Ә бу ягында... Бу ягында...
«Әни, безнең Рәмис...»
«Ярый, кызым...»
«Әни, син һаман да берни аңламыйсыңмыни?!» – монысы да кызы Эльвира тавышы. «Аңлыйм, нигә аңламаска?! Тик...» – монысын үзе әйтә. Кызы инде Рәмиснең хезмәттәшләре белән басуда булырга – әтисенә бу авыр хәбәрне җиткерергә өлгергән. Рәдифе инде юлда икән...
Соңыннан медэкспертиза биргән белешмәдә барысы да төгәл язылган: «Гомере төнге сәгать өчтә өзелгән...» диелгән. Әнисе уянып тынлыкны тыңлаган мизгелдә, әтисе: «Аягым авырта», – дип сызланганда... Рәмзиянең көче җитә – карый: улын шактый газаплаганнар, иң зур җәрәхәтләр аягында, бигрәк тә тезендә.
Ә өч көн элек... 25 июль көнне Рәмис авылга кайта – көтү чираты җиткән була. Туп-туры сыерлар янына килә – әнисен алыштыра. Икенче көнне дә көтүдә була ул – әле ике сыер асраган чаклары. Апасы Эльвира да кызы белән авылда вакыт: кичен бергә көнбагыш басуына барып, Амелияне фотога төшерәләр. Рәмиснең кулында алты айлык яраткан сеңлесе. Икенче фотосурәттә – барысы бергә. Әтиләре комбайн белән яңа гына өй янына кайтып туктаган. Тормыш түгәрәк! Бәхетле икәнеңне нигәдер күп вакыт бәхетле мизгелләр узгач кына аңлыйсың шул...
– Мин үзем Шекә дигән авылдан. Моннан турыдан 13 чакрым... Җырчы Гөлзадә Сафиуллинаның туган авылы ул, йортларыбыз кара-каршы диярлек. Рәдифнең иптәш малае Римнур безнең авылга бер кыз янына үзен мотоцикл белән алып менәргә сораган Рәдифтән. Шулай таныштык... Биш ел очрашып йөрдек без! Әни аны шундук яратты. Рәдиф өч яшь ярымнан үги әни белән үскән. Әни исә аның мәрхүм Фирая әнисен белгән – шуңа да якын тоелды бугай. Әти дә: «Тәрәзә кагып йөрмә, улым, туры өйгә кер», – дия иде. Рәдифнең әтисе бөтен Арча районына данлыклы комбайнчы икәнен белгәнгә дә бик теләп бирде мине әни аңарга. «Аларга барсаң, бездәге кебек печән әзерләү мәшәкатеннән котылырсың, кызым», – диде.
Әйе, Мәмсәгә – әтиле-уллы атаклы комбайнчы Хәбибуллиннар нигезенә килен булып төшә Рәмзия. Әмма кайнатасы Рәссам ага дүрт елдан мәрхүм була – көтмәгәндә яман чир алып китә аны. Штурвал Рәдифкә генә кала. Комбайнчы ярдәмчесе булып ире янына ул чакта... Рәмзия үзе чыга. «Дон-1500» комбайнында ашлык суктыралар. Әмма әллә кай арада уллары Рәмис үсеп җитә: әтисе янына кабинага ук үрмәли. Хәер, Рәмзия дә ашлык, иген тирәсеннән әллә ни ерак булмый – 27 ел ындыр табагында эшли. Орлык чистарта, чәчүгә симәнә әзерли, агулый...
Син газизләрдән-газиз балаңны салкын кабергә салдың дип кенә тормыш туктамый. Рәмисне җирләп берничә көн узуга капкадан «Ташкичү» хуҗалыгы рәисе Марат Кәнәфиевич килеп керә: урып-җыю вакыты бит, комбайнны тик тотып булмый. Иреннән алда Рәмзия сүз башлый: «Чыгар эшкә, тик янында бик ышанычлы кеше булса гына...»
– Рәдиф тә ул чакта үз хәлен үзе генә белгәндер. Ир-ат күп сөйләми, безнеке бигрәк тә аз сүзле. Мин аны кырга ялгыз җибәрергә курыктым. Аңа ярдәмче итеп ул елны Әнвәр абыйны куйдылар. Мине дә амбар мөдире Вәгыйз абый Шакиров эшкә чакырып алды. Кырдан кайткан ашлыкны үлчәп торырга куйды. Аннан отчетны да эшләргә кушты. Гомердә дә бу эшне берәүгә дә ышанып тапшырганы юк иде.
Баштанаяк эшкә генә чумдырып калмый, ул Рәмзиянең һәр адымын күзәтә. «Кайтышлый зиратка керергә уйлыйсың икән, башта шалтыратып әйт», – ди.
– Тиз-тиз атлаганда, безнең өйдән ындырга кадәр җиде минут. Эш көне сәгать сигездә генә башланса да, мин инде җидедә үк чыгып китә идем – зиратка керәсем бар бит. Рәмис көтә! Бер көнне кабере янында дога кыла башлаганымны беләм, калганын хәтерләмим... Вәгыйз абый шуңа минем өчен борчыла иде. Хатын-кызга зиратка йөрергә ярамый, дип тә карадылар. Хәзрәтебездән сорадым.
«Кермә дип ничек әйтим?! Ул бит синең балаң... Аллаһы Тәгалә үзе кичерер», – дип җавап бирде ул. Бер туктыйсың син анда йөрүдән, диде. Биш ел йөрдем... Зиратка кермичә туры китсәм дә, Рәдиф кайтканчы капка төбендә утырам. Үзем генә ишекне ачып керә алмыйм – өйдәге ялгызлыгымнан куркам. Кайнанам да юк иде бит инде: улыбызга кадәр бер ел элек кенә җирләдек аны. Әни белән килен-кайнана булып 27 ел бергә яшәдек...
Рәмиссез озын-озак бер ел уза. Кабат урак өсте җитә. Беркөнне аны хуҗалыкның агрономы Фәрит абый туктата:
– Сеңлем, ирең янына үзең чык – Рәдиф янында бул.
Эш белән хәсрәтне дә җиңәрсең... – ди.
Рәмзия бу киңәшне тыңлый: урак өсте җитүгә аның кабат комбайнчы ярдәмчесе булып китүенә инде алты ел.
Урып-җыю вакытында көннәре бик иртә башлана аларның: сәгать җиде тулырга ун минутта инде заправкага кереп басалар. Комбайнга көне буе туктамыйча эшләү өчен ягулык күп кирәк – 500 литрга кадәр. Комбайнчы кабинадан төшкәнче, ярдәмчесе ягулык багына менәр өчен инде баскычны җайлап куярга тиеш. Юк, ул әле комбайн кузгалып киткәнче үк кабинаны юып-җыештырып, тузаннарын сөртеп чыгарырга тиеш. Су яки чәй әзерләп чыгу да аның вазыйфасы. Иләкне чистарту, көйләү дә... Тагын комбайнчы белән аның ярдәмчесе генә аңлый торган әллә никадәр мәшәкатьләр. Тешне сындырырлык терминнар!
– Әйткәнемчә, әти – кайнатам да алдынгылыкны бирмәгән. Ул да техниканы биш бармагы кебек белгән. Рәдиф дә шундый... Махсус югары белеме булмаса да, ул бик башлы. Хуҗалыкта аны бер дә эшсез тотмыйлар. Теләсә кайсы техниканы ремонтлый ала. Менә бүгенге көндә без эшли торган Клаас Лексионга (Claas Lexion) утырганына 16 ел. Бер кулда булганга, карап торганга гына комбайн шулай озак эшли ала, диләр. Әле бит икешәр норма суктырган еллар да аз түгел. 35810 центнер суктырып, Рәдифнең республика күләмендә бүләкләнгәне, «Иң яхшы комбайнчы» исеменә лаек булганы бар. Аңа бирелгән Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары байтак. Яратып эшли ул! Берәр йомыш белән Кенәргә барырга чыксак та, туктап, басуда үскән игеннәрне карамыйча калмый. «Агроном», дип көләм. «Арпа инде башын салган, уракка төшәргә вакыт», – ди ул. Ком-байнны тәмам ремонтлап бетермичә, кырга чыкканы юк. Аның каравы, бер ура башлагач, туктап тормыйбыз инде.
Икәү бергә эшләргә рәхәт безгә. Комбайн белән бәйле нәрсә турында әйтсә дә, беләм хәзер. Кирәк вакытта, рульгә дә утыра алам. Тик рульне биргәне юк. Ә Рәмискә ышана иде... Ят кеше түгел бит, ачуланганын да уздырып җибәрәм. Эштә төрле вакыт була, кайчак өлгермисең. Яки ул уйлаганча эшләмисең. Әйткәнчә түгел, уйлаганча! Мин инде аны ярты сүздән, күз карашыннан үк аңларга өйрәндем.
Басуда рәхәт... Арышның серкә очырган чагын яратам. Аның шулай дуга-дуга булып утырганы – иң матур вакыт бугай. Өч комбайнның берьюлы кузгалып, басу түренә юл алуы да бик матур. Шаулап утырган игеннәр ургычка кереп китәләр дә, тезем-тезем булып артта ятып калалар. Гаҗәеп күренеш! Эш – юаныч, дип юкка әйтмәгәннәр. Кайчан да булса дөньяның матурлыклары да күземә чалыныр, дип уйлый да алмаган көннәрем бар иде. Бер көнлек кенә бор-
чуың булса, эш уйларны оныттыра, әлбәттә. Тик бу хәсрәт ахыргача безнең белән инде. Әмма эш кайгыңны барыбер җиңеләйтә. Мин баламны югалту ачысын эш белән җиңдем дия алам... Мәшәкате күп булсын, онытылсын дигәннәрдер инде, хуҗалыкның ревизия комиссиясе рәисе итеп тә куйдылар. Яз көне орлыкны чәчүгә дә үзебез әзерлибез – Рәдиф белән бергә агулыйбыз хәзер. Иртән алты тулганчы инде амбарга эшкә менәбез, симәнәне тракторга төйибез. Сыер инде тотмасак та, терлекләр асрыйбыз әле. Кыяр-помидор утыртмыйча калган юк. Эшкә бик иртә китеп, шактый соң кайткач, су сибәргә генә авыррак... Ут кебек урак өсте дип юкка гына әйтмиләр...
Комбайн кабинасында өченче кешегә урын юк. Әмма алар гел өчәү! Өченче кеше, әлбәттә, Рәмис. Ул да шушында утырган, шушы кырларны күргән ләбаса. Теләсәң-теләмәсәң дә, телгә аның исеме килә дә керә.
– Басу читен урганда, әрәмәлек яныннан узганда, Рәдиф: «Әнә теге шомыртның шомырты тәмле», – ди миңа. «Каян беләсең?» – дим. «Рәмис барып ашап карады аны, ул әйт-те», – ди. Чикләвек турында да Рәмис исемен кушып әйтә. Комбайннан төшеп калдыммы, басуда Рәмис белән сөйләшә башлыйм. Анда улыма кылган догаларым да тизрәк барып җитә кебек. Нигәдер шулай тоела... Үз хәсрәтеңә үзең бикләнергә ярамый. Дөньяга чыксаң, синең кебек хәсрәт кичергәннәр очрый – ялгыз түгеллегеңне аңлыйсың...
Әйе, тормыш бер урында тормый, гел алга бара. Тырышлыкларын, хезмәтләрен күрәләр – бу да юаныч. Узган ел йортка әнә хезмәт хакына 15 тонна ашлык кайткан. Рәдифе үз куллары белән тегермән ясап куйган – сораган кешегә онны УАЗ машинасы белән илтеп үк бирәләр. Тагын ике оныклары туган. Күңел юанычлары! Әмма иң зур юаныч – Рәмис кергән төшләр. Аларын аена, елына гына түгел, көннәренә кадәр хәтерлиләр! Үлүгә апасының төшенә кереп: «Мин өч елдан сезнең янга кайтам», – дигән булган: нәкъ өч елдан Эльвира Эмилен тапкан... Биш елдан соң 5 сентябрь көнне Рәдифнең төшенә кергән. Улыбыз исән икән бит, инде моны әнисенә ничек әйтергә дип аптырап торган әтисенә: «Үземне кыйнаганнарын сизмәдем, әти», – дигән... Хастаханәдә әнисен тәрәз шакып уяткан...
– Әйе, ул гел безнең белән инде. Аны озатуга башланды ул могҗизалар...
Рәмиснең җидесен үткәргән көнне почтага Амелиягә дип ул заказ биргән күлмәк, туфли кайтып төшә... Икенче елны ук кабере өстенә җир җиләкләре килеп чыга. Ул яраткан җиләкләр! Аннан – борчак тишелә!
Казан метрополитенының полиция бүлегендә бергә эшләгән дусларының һәр елны 11 августта – Рәмиснең туган көнендә җыелып Мәмсәгә кайтуы да бер могҗиза кебек тоела әни кешегә. Онытмыйлар! Узган ел әнә капка төбенә 12 (!) машина кайтып туктаган!
...Ул төндә Рәмиснең тулай торактагы бүлмәсендә нәрсә булган – бу серне ул мәңгелеккә үзе белән алып киткән. Фатир алырга җыенган булганнар: уллары кулындагы әлеге акча соңыннан бүлмәсендә табылмаган.
– Аллаһы Тәгалә үзе янына безнең Рәмис кебек тырыш, булдыклы, эчми-тартмый торган яхшы кешеләрне генә ала дигән уй да күңелгә бер юаныч. Иң авыры алты ай булды. Юк, биш елы... Ничә еллар: «Соңгы минутында «әни» дип әйттеме, әллә юкмы икән?» – дип уйладым. Гел шул сорауга җавап эзләдем. Әйткәндер... Күңелемнән гел сөйләшәм, улым, дип дәшәм...
«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» бәйгесенең Арчада узган зона турында таныштык без Рәмзия белән. «Язмышым – минем һөнәрем» номинация-сендә җиңү яулады ул. Сәхнәдә барысы да әйтелмәде: һөнәре – аның юатучысы, коткаручысы, киләчәккә алып баручысы да.
Фото: Анна Арахамия
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк