Логотип
Язмыш

Укытучым белән кодачалар булдык

Без унынчы сыйныфта укыганда тәрбия сәгатьләрен малайларга аерым, кызларга аерым уздыралар иде. Малайларны Габделнур абый алып чыгып китә. Без, кызлар, Фатыйма апа белән калабыз. Фатыйма апа Сәйфуллина укыту эшләре буенча директор урынбасары да, безне татар теленнән дә укыта иде. Шәмәк башлангыч мәктәбен тәмамлап, Түбән Тәкәнеш урта мәктәбенә килгәч тә безне иң беренче ул каршы алды. Мөлаем йөзле, сары бөдрә чәчле, җыйнак гәүдәле укытучы апабызны без шунда ук, ничектер, якын иттек. Ул безгә гомергә истә калырлык, бик әйбәт киңәшләр бирде. “Сез озакламый безнең кулдан китәсез, кайда булсагыз да, намусыгызга тап төшермәгез, — дия иде. — Күлмәкне яңадан, намусны яшьтән саклагыз, ди бит халык. Эш урынында да тәртипле булыгыз, җитәкчегезне тыңлагыз. Килен булырсыз, каенанагыз белән сүзгә килмәгез...”
Фатыйма апаның сүзләре һәрвакыт күңелдә торды, тормыш иткәндә ярдәме тиде ул киңәшләрнең.
 
Укытучыбыз әти-әнисенә бер бөртек бала иде. Әти-әнисен соңгы сулышларына кадәр тәрбияләде. Аларны ташлап китәсе килмәгәндер, тәкъдим ясаучылар булса да, бик озак кияүгә чыкмады. Олыгаеп кына тормышка барды, ләкин баласы булмады. 1962 елны Тәкәнеш районы бетерелде. Иптәше прокурор иде, аларны Алабугага күчерделәр. 1964 елда укытучымны Алабугада очраттым. “Миңа монда ошамый, китәрбез, ахры”, — диде. Аннан соң алар Әлмәткә күчкәннәр.

Менә язмыш: Фатыйма апа безнең кодача булып куйды. 2001 елда ашта очраштык, утыз җиде ел күрешмәгәннән соң! Аңа 70 яшь иде. Бер дә үзгәрмәгән, бераз тазарып кына киткән. Фатыйма апаны күргәч, мәктәп еллары искә төште. Гомерләр искән җил кебек үткән дә киткән икән. Инде без — аның укучылары да лаеклы ялда. Үзем утыз тугыз ел укытучы булып эшләдем. Һөнәремне сайлауда әти-әниемнең (алар икесе дә укытучылар иде, әни вафат инде), Фатыйма апаның да үрнәге булгандыр.
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар