Логотип
Язмыш

​Тоткыннар

Татарстан Республикасының кеше хокуклары яклау буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия САБУРСКАЯ белән ирләр һәм хатын-кызлар колониясенә барырга җыенабыз. Хатын-кызлары да булган мондый колония Татарстанда бердәнбер: ул – Мамадыш районының Дегетле авылында урнашкан. Аларны Козловка төрмәсендәге шикелле чәнечкеле биек коймалар, кат-кат йозаклы тимер ишекләр артында тотмыйлар. Ашарга, эшкә барганда да этле сак астында йөртмиләр. Ләкин алар барыбер сакчылар рөхсәтеннән башка адым да читкә каерыла алмый. Биредә шулай ук катгый режим: иртәнге алтыда – «подъем», кичке унда – «отбой»... «Нәрсә өчен утырасың?» дигән сорауга җавап бирергә керешкәнче, башта алар сиңа Җинаятьләр кодексының ничәнче маддәсе буенча хөкем ителүен әйтерләр. Шулай өйрәткәннәр аларны. Чөнки алар – тоткыннар.


Әллә кыш белән тартышып яткан ямьсез көз галәмәте, әллә урыны шундый – ни өчендер күңел шомлы, күңел тыныч түгел. Башымда азга гына да тынгылык бирми торган борчулы уйлар. Хатын-кызны гаиләсеннән, газиз балаларыннан аерылырга, бер мизгелдә язмышына төзәтә алмаслык, кайтарып булмаслык үзгәрешләр кертергә нәрсә мәҗбүр итә?! Тормышны, ул нинди генә авыр сынаулар китереп куймасын, авырсынмыйча, бер дә зарланмыйча үз җилкәсендә тартып барган әнилә­ребез, апаларыбыз, сеңелләре­без кай урында абына, нигә абына?! Без әйтергә яраткан рәхимсез тормыш кына гаеплеме моңа? Вәкаләтле вәкилебез, тоткыннар­ның киләчәге өчен борчылып, килүгә үк кабул итү сәгатьләре оештырып җибәргән арада, шушы сорауларга җавап эзләп, озата йөрү­че колония хезмәткәре белән хатын-кызлар яшәгән баракка юнәләм.
 

«Иремне үтердем...»


Алар – яхшы әңгәмәдәш түгел. Бөтенләй башка халык. Һәм алар, үзләре әйткәнчә, беркемгә дә ышанмый да.
...Йөз-кыяфәтенә, килеш-килбәте­нә караганда, ул күпкә өлкәнрәк күренә. Ә үзенә нибары 25 кенә яшь икән әле.
– Ирина Фролкина булам, Чистай шәһәреннән, – дип, теләр-теләмәс кенә сүз башлый ул, зәңгәр-моңсу күзләрен билгесезлеккә текәп. – Сөйлә, дисез... Нәрсәсен сөйлисең инде аның. Мактанырлык бернием дә юк. Миңа беркайчан да уң килеп тормады. Әниемне алты елга төрмәгә утыртканда, без энем белән бик кечкенә идек әле. Әти юк, бер әби генә. Безне ул карады. Тик бөтен игътибарын, кече бала булгангамы, энемә бирә торган иде. Үзем­не гел ялгыз, терәксез хис иткәнемне, ярату-назга мохтаҗ бу­лып яшәвемне хәтерлим. Күңелем тулы үпкә иде минем. Бу авыр тойгыдан хә­зергәчә арына алмыйм. Әни төрмәдән кайткач, хәлләр бераз җиңеләя төште төшүен. Әмма соң иде инде: мин, кем әйтмешли, шәхес буларак формалашкан – кешеләргә ышаныч кимегән, күңел тулы үпкә-ризасыз­лык... Ә әни әйбәт иде, бармак белән дә чиертмәде ул безгә.
Вакыты җитүгә, кияүгә чыктым, кыз бала таптым. Ике елдан аерылыштык, холкыбыз туры килмәде. Аннан язылышмыйча гына башка ир белән яши башладым. Икенче балага уздым. Авырыма биш ай чамасы булгандырмы, туганнарга кунакка киттек. Иремнең бик яман бер гадәте бар иде: көнләште ул, теләсә кемнән – урамнан узып баручыдан да, бер табын артында утыручыдан да... Бу юлы да: «Абый нигә сиңа карый, ник син аңа елмаясың?» – дип бәйләнде. Кызу кеше иде ул. Өйгә кайткач, идәнгә әйләндереп салды да кыйнарга тотынды. Авыртуны тоймыйм, бары бер нәрсә турында уйлыйм: бала... балага гына зыян китерә күрмәсен. Карыйм, пычак белән кизәнеп ята бу миңа. Беренче балам белән йөкле чакта җиде айга кадәр авыр лом белән урамда боз ваттым. Физик яктан көчле идем, таза идем. 86 килограммлы хатынны күз алдына китерәсезме? Юк, китерә алмыйсыз, – ди ул үзенең кечерәеп калган ябык гәүдәсенә ишарәләп. – Шунда мин түзмәдем, корсагыма чәнчи дип, кулыннан пычагын тартып алдым да аны-моны абайламыйча күкрәгенә китереп кададым. Җәрәхәт кенә ясаганмындыр дигән идем. Тотынды кан агарга... Уянып киткәндәй булдым. Үз-үземне белештермичә, канны туктатыр өчен чүпрәк эзләргә тотындым, – ди ул, төшеңдә дә күрәсең килмәс вакыйгаларны берәм-берәм күз алдында торгыза башлап. – Җәрәхәтне сөлге белән бәйләргә азапланам, ирем ирек бирми. «Кит, тимә, авырта!» – дип ыңгыраша. Ул арада мин чакырткан ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитте. Алып киттеләр. Мин дә аның белән бергә. Артымнан полиция хезмәткәрләре килеп җитте. Үземдә кайгы юк, һаман ирем турында уйлыйм. Хәле ничек икән, үлмәсә ярый инде, дим. Нинди хәлдә калуымны ябып куйгач кына аңладым. Ирем үлде... шуннан башланды да инде мәхшәр.
Башта хатынны Җинаятьләр кодексының 105 нче маддәсе буенча (алты елдан унбиш елгача) хөкем итмәкче булалар, аннары гына, үз-үзен саклап калу өчен кылынган җинаять, дип, 108 нче маддә буенча өч ел да өч айга ире­геннән мәхрүм итәләр. Хөкем карары укыганда ул аңын югалта. Инде хәзер бәләкәй кызы нишләр? Ул бит япа-ялгыз. Иринаны, җиде айлык авыры белән, төрмәгә озаталар.
– Төрмәдә малай таптым. Алеша дип исем куштым. Тимер рәшәткәләр артында дөньяга килгән сабыемны кочып үкси-үкси еладым. Баламнан гафу үтендем. «Кичер мине, мин гаепле», – дидем. Гәрчә иремнең миңа шул мәлдә башка чара калдырмавын күңелемнән аңласам да... Бәби тапкач: «Полициягә килеп йөрерсең, сиңа күздән югалырга ярамый», – дип, төрмәдән чыгардылар. Инде бераз бу хәлемә ияләшә дә башлаган идем, күрәчә­гем булгандыр, абыемның туган көненә чакырдылар. Әз генә шәраб эчтем: безнең ишеләргә өйдән чыгып китеп, тәртип бозып йөрергә ярамый. Күзәтү астында бит без. Кем­дер инспекторга бәйрәмдә булуымны җиткергән, күрәсең. Килеп керде дә: «Барыбер утыртам мин сине, озакка утыртам», – дип, ярсып чыгып китте. Һәм сүзендә торды да: 
мине колониягә җибәрделәр, балаларымны – Балалар йортына. Алар өчен бик борчылам хәзер. Сабыйла­рымны гаиләгә тәрбиягә алганнар, дип ишеттем. Хет, ичмасам, фотоларын гына булса да җибәрегез, дип язам. Чистай шәһәренең опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре кырт кисә: «Ярамый!» – ди. Ни өчен ярамый, аңламыйм. Мине беркем дә ана хокукыннан мәхрүм итмәде. Иреккә чыгуга барыбер балаларымны үземә кайтарачакмын. Моның өчен бөтен көчемне куячакмын.
– Мин монда чагында, – дип дәвам итә Ирина, – ашказаны рагыннан әнием үлеп китте. Ул исән вакытта әле яклаучым бар дип хис итә идем. Әнинең үлү хәбәрен ишеткәч, әрнеп-әрнеп еладым, канатларым каерылгандай булды. Аннан башка таяныр, барып сыеныр бер кешем юк. Хәзер – япа-ялгыз. Дөресен әйткәндә, күңелем белән мин әле һаман да бала, миңа әле һаман әни кирәк!
 

«Анаша белән эләктем»


Гөлназга да 25 яшь. Ә ул әнә тиздән дүртенче баласының әнисе булырга җыена.
– Ике айдан тудырам инде, – ди Гөлназ тыныч кына. – Кыз була, диделәр. Хөкем карары чыгаргач, ана булу хокукыннан мәх­рүм иттеләр. Өч баламның олысына – биш, кечесенә – ике яшь. Алар хәзер Чистай – Балалар йортында.
– Ирең кайда?
– Виталикмы? – дип кайтарып сорый ул. – Ул да утыра. Мин алданрак чыгачакмын, шуңа балаларны кире кайтару – минем өстә.
Гөлназ наркотик белән тотылган. 
– Сумкамнан 80 грамм анаша таптылар, кемдер салган, – дигән була кыз, алдашырга керешеп. – Безнең якларда басу тулы анаша. Чык та җый гына, – ди ул кылган гамәленнән әллә ни җинаять күрмичә. – Башка алай кыланмаска инде, сак булырга, – дип тә өсти хатын...

Притон хуҗасы


Өлкән яшьтәге бу ханымга бире­дә кайсы «апа», кайсы «әби» дип дәшә. Ә аңа барыбер, ничек дәшсәләр дә риза ул. Үткәннәре, баштан кичкәннәре турында сөйли башлый да: «Ярый әле монда эләктем, югыйсә эчүемне ташламас идем», – дип аптырашта калдыра. 
Шул эчү башына җиткән дә инде. «Җай гына бара иде әле тормышлар: улым белән кызым әйбәт кенә эшләп йөри, онык үсеп килә. Кызым юл һәлакәтенә эләккәннән соң бөтен дөньямның асты өскә килде. Яшәүнең кызыгы бетте, мәгънәсе югалды. – Ул ара-тирә бит алмалары буйлап тәгәрәп төшкән күз яшьләрен сөрткәләп куя. – Авариядән соң кызымның аягын кистеләр. Үзе чибәр, үзе яшь, үзе акыллы балам­ның гарип калуын күреп, йөрәгем өзгәләнде. Аннан качып-качып, үкерепләр елый торган идем. Әмма без икәү бергә, бер-беребезгә терәк... Шундый хәлендә дә аның белән сәгатьләр буе урамда йөрибез, сөйләшеп сүзебез бетми. Ул вакытларны хәзер бик сагынам.
Кайгы килсә, капкаңны киереп ач, дип тикмәгә әйтмиләр. Кызым чиреннән мантый алмады, хастаханәдә үз кулларымда китеп барды. Шул минуттан минем өчен тормыш тукталды. Шул көннән мин дә тере мәеткә әйләндем. Эчүгә сабышуым да бары шуңа, үз-үземә урын таба алмаудан... Җаен гына карап тора идем: эчәргә генә булсын. Салырга яратуымны белеп, наркоманнар миңа аракы кыстырып килә башлады. Мин эчеп егылам, ә алар үзләренә наркотик кадап, хәл­дән таеп ята. «Притон җыеп ятасың, наркоманнар оясы ясагансың», – дип, бер елга шартлы рәвештә ирегемнән мәхрүм иттеләр. «Полициягә килеп, күренеп, билгеләнеп йөр», – дип кисәттеләр. Беренче баруымда: «Инспектор ялда», – диделәр. Ялда икән, ялда... исем китмәде. Алайса, чыккач чакыртып алыр әле, дидем. Ә ул чакыртып тормады, тотты да шушы колониягә җибәрде. Хәзер сөенәм, ичмасам, бер зур эш эшләдем – эчүемне ташладым!.. Яныма улым килеп йөри. Бик акыллы, тәртипле ул минем. 38 яшенә җитеп, авызына бер тамчы аракы капкан бала түгел. «Иреккә чыккач, тагын эчә башларсыңмы икән инде?» – дип, минем өчен борчыла. Яңадан керешмәсәм ярый дим, үзем дә куркам... Дус хатыннарның барысы да эчә. Аларга килеп эләктеңме, беттең аннары... Берара, аракыны ташлый алмаммы дип, мәчеткә дә йөреп карадым. Озакка бармады, түзә алмадым. Эчмәскә инде, – ди ул, әйткәненә үзе дә ышанмыйча. 


«Алдашудан туйдым»


Ул миңа шулай ди. Ә мин аңа – каршымда азу ярган тәҗрибәле мошенникларның берсе басып торуын белсәм дә – никтер шундук ышанам. «Утырыгыз инде», – дип кыстый башлыйм. «Утырып арыдым, өч ел мин биредә», – ди ул көч-хәл белән ялгана башлаган әңгәмәне уен-көлкегә әйләндереп.
– Ни өчен утырасың соң? – дим, гел бер сорауны кабатлап.
– 159 нчы маддә, 2 нче өлеш, – ди хатын кыска гына итеп. Һәм аңламый торуымны күреп, көлеп җибәрә. – Мошенниклар турында ишеткәнегез бармы? Шуларның берсе инде мин.
Елена Фалеева Казанга 1996 елда Үзбәкстаннан кайта. Озак вакытлар гражданлык алу артыннан йөри, барып чыкмый. Йөри торгач, аның паспортына кадәр алып калалар. 
Ә документсыз эшкә урнашу мөмкин түгел.
– Хокуксызларның урыны – базарда, – дип сөйли Елена. – Шунда болгана торгач, бер компаниягә эләктем. Күреп торам: болар кешене шундый оста итеп алдыйлар, күз ачып йомганчы зур-зур гына акча да эшләп куялар. Туктале, мин әйтәм, моны гына мин дә булдыра алам бит, башка чарам да юк, алда – билгесезлек, дөресрәге, караңгы­лык... Кеше бит җүләр, безнең ише­ләргә ышана. Кәсебенә керештем. Кемне­дер социаль ипотека алырга булышам, дип алдыйм, шундук 140 ар мең сум акча чыгарып бирәләр. Кемгәдер тагын нидер вәгъдә итәм. Халык шулкадәр бер­катлы, бөтенләй булмастай нәрсәгә дә килеп каба. Мин шуннан файдаланам. Алты ел йөрдем шулай, җилдән акча ясап. Безнең хакта: «Кырык алдар – кырык качар», диләр. Бу – дөрес. Мо­шен­никлык фактын исбат-лау – бик кыен эш ул. Хәтта исбатлап булмый торган эш дип әйтер идем. Чөнки кеше акчаны мошенник кулына үзе тоттыра. Алдап арыдым инде. Гел энә өстендә тору, менә хәзер килеп эләктерерләр, дип, гел куркып тору кешелектән чыгара. Башка шөгыль­лән­мәм, дим. Гаебемне тулысынча таныдым. Биш ел да биш айга хөкем ителгәч, үз-үземне: «Гаепле, шуңа утырам», дип тынычландырдым. Кырын эш кырык елдан соң да беленә ул. Тәмәке тартмыйм, аракы эчмим, наркоман да түгел. Шушы яман гадәтемне дә ташласам...
– Алдап күрсәтегез әле бер, – дим, әңгәмәдәшем кебек ярым җитди, ярым шаярулы тонга күчеп.
– Галя, бар әле миңа сигарет алып кер, – дип дәшә ул бүлмәдә үз эшләре белән мәшгуль булып йөргән хатынга. Шулай диюгә, тегесе күздән югала.
– Тартмыйм, дисең ич...
– Менә карагыз... – Ул танышы алып кергән бер пачка сигаретны аның кулыннан ала. – Менә карагыз, – дип кабатлый ул, ә үзенең күзләрендә хәйләкәр очкыннар, – бер сигарет сорадым, ә ул бер пачка алып керде. Кире кайтарам, димәдем, үзегез ишетеп тордыгыз... Ул бирде. Бирәләр бит, үзләре бирәләр. Мошенник, кешедән акча алганда, беркайчан да бирермен, дими. 

Корбанын алдап шомарып беткән мошенник хатынның «ачык дәресләре»ннән соң, үземчә нәтиҗә ясыйм: соңгы акчаңнан да коры каласың килмәсә, юк-бар, таныш булмаганнар белән чуалма!

Колониядә – 132 тоткын. Шуның 92 се – ир затыннан, 40 ы – хатын-кыз. Соңгылары ирләргә караганда бермә-бер ким дип юансак та, асыл затларыбыз арасында җинаять кылулар кимеми. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат чаралары үзәгеннән алынган мәгълүматларга караганда, былтыр­ның ун аенда гына да хатын-кызлар тарафыннан 2964 җи­наять кылу очрагы теркәл­гән. Шу­лар­ның иң күбесе (1043) урлашуга, әлеге дә баягы, мошенниклыкка (549 очрак), чит мөлкәтне үзләште­рүгә (185) карый. Хәтта алименттан да качып йөри икән әле безнең әниләр. Аларның саны 183 кә җиткән. 
Биредәге тормышның үз законнары, үз тәр­типләре... Сораштыра башласаң, кайсы идән юам, кайсы маллар карыйм, дигән сүзләр белән генә чикләнә. «Иң авыры, иң куркынычы ни булды?» дигән сорауга аларның һәркайсы: «Кулга алыну», – дип җавап кайтарыр.
Әмма иң авыры соңыннан – ябык ишекләр артына килеп эләккәч башлана. Төрмәдә утыручы хатыннардан шул мәлдә һәрьяклап ярдәм итәргә тиешле иң якын кешеләре – ирләре, туганнары баш тарта. Ирләр – хатын-кыз түгел, алар көтми, аларга «зэчка»лар кирәкми. Хөкем ителгән әнидән балаларын тартып алалар. Балалар йортларыннан, тәрбиягә алынган гаиләләрдән бала­ны мондый әни­ләргә кире кайтару мөмкин булмаган эшкә әверелә. Чөнки төрмәдән кешенең төзәлеп, акыл җыеп чыгачагына берәү дә ышан-мый. Чөнки безнең төрмә системасы шундый. Кызга­нычка каршы, әлегә аның яңасы, камиле уйлап табылма-ган. Гәрчә төрмәләрне «хөкем ителүче­ләрне социаль адаптацияләү, тормышка яраклаштыру» үзәге булырга тиеш, дип сөйләсәләр дә... Хәзер­гә ул теләк, хыял гына.
Сер түгел, төрмәдә утырган кеше иреккә явызланып, психик яктан тотрыксызланып, яңа җинаять кы­-
лырга әзер булып чыга. Тикшере­нүләрдән күренгәнчә, өч ел тимер рәшәткә артында булган ир кеше тора-бара төрмәдән түгел, иректән курка башлый. Ә хатын-кызга мондый хәлгә килеп җитү өчен аның бер ел-ел ярымы да җитә. Ни өчен иректән куркалар, дисезме?! Срок тутырып чыгучы ул хатыннарны беркайда да кочак җәеп каршыламыйлар, эшкә алмыйлар. Утырган арада күбесе ана хокукыннан мәхрүм ителә. Без аларга ышан­мыйбыз, без алардан йөз чөерәбез. Кайберсенең хәтта кайтып баш төртерлек урыны да булмый. 
Йә, кемгә мөрәҗәгать итәргә тиеш инде алар мондый хәлдә?!
Колониядә утырган Ирина, Елена кебек хатыннарның «ияләштем инде...» диюеннән ни көтәргә безгә?! Иреккә чыкканнан соң, эш эзләп йөри торгач, гаиләсенә юллар­ның ябык икәнен күргәч, янә үз мохитләренә – җинаятьчелек юлына кайтып төшмәсләрме алар?! Ин­де язмыш адәм баласын шундый юл белән сыный икән, ул юлга башка беркайчан да борылып карамаска иде.
 
Төрмәләрдә, колонияләрдә утырып чыккан һәм яшәү урыны булмаган кешеләр өчен Казанда, Чаллыда һәм Бөгелмәдә өч социаль адаптация үзәге, элек хөкем ителгән яисә җәмәгать тәртибен бозганы өчен күп мәртәбәләр административ җаваплылыкка тартылган өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен (даими яки вакытлыча ярдәмгә мохтаҗлар) Аксубай һәм Мамадыш районнарында ике махсус интернат эшли.  
 

Фото: Газинур Хафизов

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ходай узе сакласын!Кургэннэргэ иман,сабырлык,мэрхэмэтлелек бирсен...Кем уз гаебе белэн,кем ялгышлык белэн,кемдер бер гаепсезгэ.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Замкнутый круг.... Кеше кайгысы беркемгэ кирэкми... Аллам Сакласын!

      Хәзер укыйлар