«Менә әнине тыңламаганмын, кулларымны яхшылап юмаганмын да, бер кулымны эт тешләп алган. Шуңа күрә әнине тыңларга кирәк, ул берәү генә», – дигән сүзләре һаман колагымда яңгырап тора кебек. Әтиебез бакыйлыкка күчкәч, кайгыларыбыз уртак булыр, дип, кичләрен безнең янга килә иде Зур апа. Хөрмәтләп аңа шулай эндәшәбез. Безгә әкиятләр сөйли, китаплар укый. Бала бит: күргән саен, бер кулының беләзектән юклыгына игътибар итә идем. Сораганмын да инде, күрәсең. Ә ул һаман, шаяртып, шул сүзләрне кабатлый: «кулымны эт тешләгән...» Бер кул белән ничек яшәгән ул? Бүгенге уңышларына ничек ирешкән? Бөтен кыюлыгымны җыеп (үзеңнең якыннарың турында язу гаять авыр, җаваплы ул), әтиемнең бертуган апасы Әхмәтова Равия Зөфәр кызының тормыш китабыннан шушы сорауларга җавап эзлим.
57 ел гомерен мәгърифәт өлкәсенә багышлаган Равия апа үзе дә укытучылар гаиләсендә туа. Әтисе Зөфәр бабам – химия, биология укытучысы, мәктәп директоры, колхоз рәисе, партком секретаре, Бөек Ватан сугышы ветераны, коммунист, актив җәмәгать эшлеклесе, әнисе – Заһирә әбиебез ликбез елларында өлкәннәрне һәм яшьләрне укыткан.
«Без әнкәйнең биш шатлыгы идек, биш кайгысы булдык кайчакта...» дип, йөрәк түреннән чыккан моңлы тавышы белән җырларга ярата Зур апа.
– Бер-бер артлы туган биш бала, бер тире юрган астында йоклап, бер ризыкны бишкә бүлеп, булганына шөкер итеп үстек. Уфалла арбасын аз тартырга туры килмәде. Син кулсыз, бар эшләмә, диюче булмады миңа. Әти-әнием беркайчан бу хакта сүз әйтмәде, башка туганнарымнан аерып карамады. Барыбыз да хезмәт тәрбиясе алып үстек: эшне хатын-кыз яки ир-ат эшенә бүлмәдек. 1953 елда беренче сыйныфка укырга кердем. Мәктәпнең иксез-чиксез бакчасында күп эшкә өйрәндек, – дип сөйли башлавын бүлдереп, сүзне үземә кирәк юнәлешкә борам. Сәламәтлеге ягыннан кимчелеге булуын дуслары, сыйныфташларының моны ничек кабул итүен сорыйм. «Әгәр ниндидер күңелемә үтеп керерлек авыр сүз әйткән булсалар, бәлки, исемдә калган булыр иде. Үртәп, кимсеткәннәрен хәтерләмим. Киресенчә, дусларым һәрчак күп булды. Әтием җитәкләгән «Яшь натуралистлар» түгәрәгенә йөреп, нинди генә яшелчә, җиләк-җимеш үстермәдек, төрле хайваннар асрап, тәҗрибәләр уздыра идек. Безнең биология кабинеты район буенча һәрвакыт беренче урында булды. Иҗатка да тартылып үстем. Колхоз басуында, сәхнәдә концертлар, спектакльләр куеп йөрдек. 3 нче сыйныфта укыганда, Ф. Кәримнең «Пионерка Гөлчәчәккә хат», Һ. Такташның «Мокамай» поэмаларын сәхнәдән яттан сөйли идем. Берсе дә, мыскыллап, катнашма, безнең белән барма димәде, алар белән бер казанда кайнап үстем», дип искә ала.
Нык рухлы апамны язмыш бик иртә сыный. Сугыш елларыннан соң бәхетле генә яши башлаган гаилә ишеген кайгы-хәсрәт шакый: 45 яшендә әтиләре мәңгелек йортка күчә. Күпме еллар узса да, Зур апа кичергән хәсрәтле ул көннәр, күңелендә яңарып, ачы күз яшьләре булып, кабат тышка чыга. «Тамырларыбыз нык, нәселебез көчле иде дә бит. 50 яшькә дә җитмәгән, типсә тимер өзәрдәй өч бертуганыбызны җир куенына салдык, өчесе дә фаҗигале төстә һәлак булды. Бу хәсрәт-югалтуларга ничек түздек икән?! Әбиегезнең йөрәге парә-парә килгәндер дип, искә төшкәндә әле дә елыйм. Мондый сыкрау-әрнүләрнең берсе дә эзсез узмый бит. Сукырая башлаган күзләрен син дә хәтерлисеңдер...» Хәтерлим... Әбиебез бик сабыр иде. 94 яшендә дә көр күңелле, җор телле, рухи яктан бай ак әби булып, оныклары белән шатланып-көлешеп яшәп, бакыйлыкка күчте.
Бу моңсу хатирәләрдән икебезнең дә тизрәк китәсе килә, Равия ападан яшьлек еллары турында сөйләвен сорыйм.
– И-и, дус егетләрем дә, очрашып йөргәннәре дә күп булды инде, – дип дәвам итә Зур апа. Ник берсе, син инвалид, дисен. Артымнан ялынып йөрделәр. Кияүгә чыгарга тәкъдим ясаучылары да булды. Ләкин укып, эшкә урнашу максаты куелган, аннан читкә китү юк бит, – ди. Без уку – һөнәр сайлау темасына күчәбез. Укытучы һөнәрен сайлавына сыңар куллы булуы тәэсир иткәнме?
– Бу хакта үзем дә уйланам. Кайчан тусам да, укытучы булыр идем. Шул мохиттә үстем, башкасын уема да кертмәдем. Медицинаны бик яратсам да, яхшы белсәм дә, Алабуга дәүләт педагогика институтында укыганда, шәфкать туташы таныклыгы бирмәделәр. Менә монда бер куллы булуым йогынты ясады инде... Педагог ул – күпкырлы шәхес. Җырлый да, бии дә, матур итеп сөйли дә. Бу сәләтләрнең, сыйфатларның барысы да миндә бар. Гомумән, эшли алмаган эшләрем юк диярлек. Дөрес, бәйли, чигә белмим, сыер сауганым булмады. Бик теләсәм, аларын да эшли алыр идем», – дип көлеп куя Равия апа. Яшьлегендә үзе яңа коллективка кергәндә, бераз тартыну хисләре кичерсә дә, башкалар игътибарын харизмасы, җор теле, эшкә булганлыгы белән җәлеп иткәндер. Иманым камил: әле беренче танышуда аның бу кимчелегенә игътибар да итәргә өлгермәгәннәрдер.
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы дипломын алган актив, кыю сүзле яшь белгеч туган ягыбыз – Әгерҗе районының Барҗы урта мәктәбенә эшкә кайта. Хезмәт юлын атаклы драматурглар Таҗи Гыйззәт, Юныс Әминов, тәнкыйтьче-журналист Мансур Вәлиевләр белем алган мәктәптә башлавы белән бик горурлана ул. «Җырлый-җырлый, елый-елый, илһамланып эшләдем. Кичке мәктәптә дә апа-абыйларны, төрле һөнәр ияләрен рус теле серләренә төшендердем. Комсомол укулары, сәхнә арты тормышы, фермага рейдлар оештыру – берсе дә миннән калмады, – дип сөйли ул.
Эшкә уңган, булган, чибәр туташ күпләрнең башын әйләндерсә дә, насыйп яры итеп, беренче эшенә барган Барҗы авылы егетен сайлый. 1972 елда, кияүгә чыгып, яраткан мәктәбен ташлап, ире белән Чаллы шәһәренә күченеп китә. Авылдан килгән яшь ханым шәһәр шау-шуына да тиз ияләшә, мәктәпкә тәрбияче булып урнаша. Гаилә коруларына башта ук каршы булган иренең әнисе, туганнары Равия апаны төрлечә кыерсыталар. Тамчы тама-тама ташны да тишә бит – ире дә көннәрдән бер көнне алар ягына авыша. Аерылышалар…
– Әйе, ирем үзен чын ирләрчә тота алмады. Ә мин, баш иеп, үземне кыерсытуларга түзеп тормадым. Йөкле килеш авылга кайтып киттем... Тешемне кысып сабыр иттем, сиздермәдем, сер бирмәдем, елга булып аккан күз яшьләремне дә төннән кала берсе дә күрмәде... – Зур апаның күзләренә кабат мөлдерәп яшь тула. Тагын моңсу хатирәләргә кагылдык шул... Ул чакта Равия апаның нәрсәләр кичергәнен, ул авырлыкларны ничек җиңгәнен, хәтта күз алдына да китереп булмый. Күрше-тирәне бер куллы килеш юып элгән ап-ак керләре белән шаккаттырган, тәмле камыр ашлары белән сыйлап торган хатынның яңа гаиләдә кадере булмый аның.
– Миннән соң өч хатынга өйләнде, кызы янына исә килеп тә карамады. Ләкин соңыннан барыбер ялгызы үлеп китте. Алимент та сорамадым, баланы тәрбияләп кеше итүдә ярдәм дә өмет итмәдем. Кызыбыз институтка укырга кергәч кенә әтисе белән берара аралашты. Мин аңа ачу да сакламадым, үпкәләп тә йөрмәдем, дөнья мәшәкатьләрен җиңеп, язмышымнан уфтанмыйча яшәдем, – дип үткәннәрне искә ала.
Декрет ялы да бетеп җитмәгән килеш, туган авылы мәктәбенә – озайтылган көн төркеменә эшкә чакыралар аны. Өч ел эчендә ул Көчек мәктәбе директоры дәрәҗәсенә җитә. Укыту-тәрбия процессы белән җитәкчелек итүдән тыш, мәктәпнең дә башка бик күп җаваплы эшләре байтак бит.
– Зур территориядә дүрт биналы агач мәктәп. Иң авыры – кыш көне мәктәпне җылылык белән тәэмин итү, урманнан утын кистереп, аны ташыту өчен трактор юллау, кайткач, ярдырып, мәктәпне җылыту бурычы иде. Көн саен балаларны ашату өчен колхоз фермасыннан сөт алып кайту, ипи салу... Барысын да колхоз председателе белән килештереп эшләдек. Сезгә инде бу вакытларны күрергә туры килмәде.
Оештыру сәләте табигатьтән бирелгән Зур апага. Әйе, без ике катлы –ак таштан төзелгән 192 урынлы, заманча җиһазлар белән җиһазландырылган мәктәптә белем алдык. Һәрвакыт алга карап яшәгән Равия Зөфәр кызы авылны өр-яңа мәктәпле дә итә. Аңа бу эштә район һәм авыл җитәкчелеге дә зур ярдәм күрсәтә. Ә аннан ул директор вазыйфасыннан үз теләге белән баш тарта. Әмма мәктәптән китми: директор урынбасары эшен алып бара.
Равия Зөфәр кызы минем туган апам гына түгел, ә рус теле, тарих серләренә төшендергән хөрмәтле укытучым да. Бүгенгедәй күз алдымда: башлангыч мәктәпне тәмамлап, 5 нче зур сыйныфка аяк бастык. Мәктәптә туган дигән кеше юк дип тәрбияләнгән балалар буларак, Равия апага аеруча зур ихтирам, шул ук вакытта курку белән карыйм. Равия апаның безнең сыйныфта беренче дәресе. Партага сеңеп диярлек беттем. Сыйныфташларым, икенче кулыгызга ни булды, дип сорамасалар ярар иде, дип борчылам. Балаларны күз карашыннан аңлаучы укытучы дәресне мондый сүзләр белән башлады: «Укучылар, сез инде хәзер зурлар. Безгә ачыктан-ачык, дөресен әйтеп сөйләшергә кирәк. Мин менә тумыштан бер куллы булып туганмын. Ләкин ул миңа берничек тә комачауламый. Мин дә сезнең кебек үк уйнап, мәктәптә укып, әти-әниемә һәр эштә булышып үстем. Бүген генә ул сезгә сәер тоелыр, аннары моңа ияләшерсез», – дип әйтте дә, тактага матур итеп шул көннең датасын, темасын язып куйды. Ә мин күңелемдә йөрткән сорауларыма, ниһаять, җавап табам. Аның кулын эт тешләмәгән... Һәм шундый көчле рухлы апам булуы белән тагын да горурланып куям. Үз фәнен яраттыру өчен, кирәк чакта җырлады да, елады да ул. Рус әдәбияты дәресләрендә танылган шагыйрьләрнең сүзләренә язылган җырларны үзәккә үтәрлек итеп башкара иде. Ул шигырь яки әсәр укыганда ирексездән күзләр яшьләнә иде. Равия апаның сәяхәт итәргә яратуы безнең өчен үрнәк булды. Тарих дәреслекләрендә язылган илләрне, зур шәһәрләрдәге тарихи урыннарны үз күзләре белән күргән укытучы бездә үз фәненә зур кызыксыну уяты.
– Байлыгым булмады, беләсең. Светлана апаң белән без яшәгән мәктәп-интернатта шартлар да юк иде бит. Кечкенә генә бүлмәдә мичкә ягып, авыл мунчасында юынып яшәдек, – дип искә төшерә ул. Ул бүлмәгә мин дә еш кына кунакка бара идем. Андагы чисталыкка, пөхтәлеккә таң кала идем. Курчак өемени?! Эшләп бала үстерү бер дә җиңел булмагандыр җитәкче хатын-кызга. Әбиебез, ялларга кайтканда, Мәскәүдә яшәүче Роза апабыз төп ярдәмчеләре иде. Авыр чакта һәрвакыт янәшә булган коллективына, авылдашларга, укучыларга рәхмәтле ул.
Равия Зөфәр кызының тормышы аерым бер китап язарлык. Мактау кәгазьләре дә, дәрәҗәле исемнәре дә бихисап. «Аеруча хезмәт өчен» медаль иясе, «РСФСРның атказанган укытучысы», «Халык мәгарифе отличнигы» кебек күп санлы дәрәҗәле исемнәр артында күпме көч, тырышлык ята.
Кызы Светлана апа да – нәселебезнең горурлыгы. Урта мәктәпне гел «биш»ле билгеләренә генә тәмамлап, Алабуга педагогика университетының чит телләр факультетында белем алды. Әби-бабайның, әнисенең юлын дәвам итеп, Чаллы шәһәренең данлыклы 2 нче номерлы гимназиясендә инглиз теле укытучысы булып эшли. Озак еллар директор урынбасары вазыйфасын да башкарды. Хәзерге көндә дә укучыларын инглиз теле серләренә төшендерә. Аның улы Рөстәм Равия апаның да, Светлана апаның да зур таянычы.
Хәзерге көндә Зур апа Чаллы шәһәрендә кызы белән яши. Күптөрле операцияләр кичерсә дә, күз тимәсен, 78 яшендә дә ул актив тормыш рәвеше алып бара, заман белән бергә атлый. «Яшь ул кешенең үзенә карата куйган ниндидер чикләре генә. Мин һәрвакыт яшь!» – ди лаеклы мөгаллимә. Авылда, туган мәктәбебездә – ул бүген дә хөрмәтле кунак, абруйлы ветеран-укытучы. Җәй саен кайтып, якыннарыбызның каберләрен зиярәт кыла, хәерләр биреп, догалар кылдыра.
Зур апа!.. Чын мәгънәсендә, зур йөрәкле апабыз! Туганнарны бер йодрык итеп җыеп торучы, хәзер инде минем өчен әти дә, әни дә, балаларым өчен әби ролен дә үтәүче нәселебезнең зур ихтирамга лаеклы кадерле кешесе син...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Сау-сэламэт булып, сезне соендереп яшэсен!
0
0