Логотип
Язмыш

Әтиебез әйләнеп кайтмады

1936 елның караңгы, шомлы төнендә дүрт ир кеше әтине өйдән алып чыгып китте. Ни булганын аңламыйча өзгәләнгән әнигә: “Хәзер кайта ул", — дип юлга ризык та төйнәттермәделәр. Әмма шул китүдән әтиебез кире әйләнеп кайтмады. Әнием өченче балага йөкле иде. Тиздән ул ир бала тапты, без аңа Искәндәр исеме куштык. Билгеле, әти булмагач, тормышыбыз көннән-көн авырайды, ашарга ризык, ягарга утын булмаган көннәр дә ешайды. Рәхмәт, хәлебезне күреп торган күрше-күлән ярдәм кулын сузды.
 
Шулай бер төнне калтыранып уянып киткәч, нәни энем туңмады микән, дип карасам, гәүдәсе сап-салкын. Шунда ук әнине уяттым. Энем Искәндәр үлгән иде. Аны күршеләр җыйнаулашып җирләделәр. Шушы хәлдән соң бер ялгыз абзый безне жәлләп, көн саен утын кертеп йөри башлады.
 
Көч-хәл белән очын-очка ялгап яшәп ятканда, сугыш башланды. Мин, унбиш яшьлек яшүсмер кыз, Казанның Вахитов урамында урнашкан “Азат хатын” артеленә эшкә урнаштым. Без анда фронтовиклар өчен бияләйләр, бүрекләр, сумкалар тегә идек.
 
Көннәрдән бер көнне бер төркем хатын-кызны баржага төяп, хәзерге Тәтеш якларына окоп казырга алып киттеләр. Анда күргән ачлык һәм ялангачлык газапларын язып та, тасвирлап та бетерерлек түгел. Шулай интегеп бер ай эшләгәннән соң, авыру-хәлсезләрне өйгә кайтарып җибәрә башладылар. Иделдә боз, пароходлар йөрми. Идел яры буйлап тәпи-тәпи бер атна Казанга кайттык. Суыкка һәм ачлыкка чыдый алмыйча, юл өстендәге авылларга туктала идек. Берсендә ирен һәм өч улын сугышка озаткан рус хатыны кунарга кертте. Жәлләмичә чуендагы ашын безгә ашатты. Өстәвенә, юлда пешереп ашарга бер чиләк бәрәңге дө биреп җибәрде. Шул чакта: “Исән-имин кайтып җитсәм, бусагама хәер сорап килгән кешегә авызымнан өзеп булса да өлеш чыгарыр идем", — дип сүз бирдем.
 
Ниһаять, Казаныбызга кайтып җиттек. Сигезенче трамвайга утырып, өйгә юнәлдем. Әни иске-москыга төренгән кызын танымады. Хәерче дип уйлап, кулыма ипи сыныгы китереп тоттырды. “Әни, бу — мин, кызың Асия!”— дип кычкырдым. Әни ухылдап чак артына аумады. Исенә килгәч, мине кочаклап еларга тотынды. Аннан кибеткә чыгып китеп, карточкасына ипи алып кайтып сыйлады. Мин бик озак авырып яттым. Әниемнең шифалы куллары гына аякка бастырды. Бераздан Мәскәүдән күченеп килгән радиоприбор заводына эшкә урнаштым.
 
1947 елда район Советына депутат итеп сайладылар. Кияүгә чыктым. Ирем Гыйлаҗетдин белән ике малай тәрбияләп үстердек. Аллага шөкер, балаларыбыз тәүфыйклы булды. Хәзерге вакытта икенче малаемның улы Ринат белән яшим. Без күргән сугыш михнәтен аларга күрергә язмасын, без күргәннәр яшь буынга гыйбрәт булып кына калсын иде.

 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ала сабырлык бирсен шундый апаларга . Миндэ энием белэн яшим алар шундый авырлыклар куреп шкндый тузем булып яшилэр.

    Хәзер укыйлар