Саубуллашу вальсы

Ак алъяпкычларда ак канат,
Күңел оча, гүя акчарлак.
Ак канат иңнәрдә,
Җилфеди җилләрдә,
Күңел оча ерак җирләргә.
Аерылыр чак җитә, дусларым,
Сизелмәде ун ел узганы.
Хуш, мәктәп, үз күрдең,
Яшәргә көч бирдең,
Канат куеп безне үстердең.
Алда юллар, кайсын сайларга,
Юллар чакыра әллә кайларга:
Океаннар айкарга,
Очарга айларга,
Тормыш дәрьясында кайнарга…
Алъяпкычың, дустым, ак икән,
Ак булса да, салыр чак җиткән.
Хыяллар ак җилкән,
Кузгалырбыз иртән,
Ерак юлга чыгар чак җиткән.
Майның соңгы көннәре иде. Алмагачлар шау чәчәктә. Тирә-юньгә сирень исе таралган. Күңелдә ниндидер рәхәтлек, ашкыну!.. Шунда автобус тәрәзәсеннән ак алъяпкычлы кызларны күреп алдым. Үзләре шундый матурлар! Кулларында – чәчәк бәйләмнәре. Тукта, бүген ничәсе соң әле? Мәктәпләрдә соңгы кыңгырау бәйрәме икән бит!
«Ак алъяпкычларда ак канат,
Күңел оча, гуя акчарлак», – дип, көйли башлаганымны сизми дә калдым. Җил-җил атлап баручы бу кызлар күңелемне тәмам кузгатып җибәрде. «Саубуллашу вальсы» турында берсеннән-берсе кадерле хатирәләр искә төште...
Бу җырны туганнан бирле беләм кебек. Без яшь чакта радиодан җырланган җыр икенче көн авыл яшьләре «репертуары»на керсә, бик җылы кабул ителде дигән сүз. «Саубуллашу вальсы» белән дә шулайрак булган бугай.
Чыгарылыш кичәбездә аеруча дулкынланып җырладык аны. Дус кызларымның сагыш катнаш шатлыктан балкыган йөзләре гел күз алдында. Әниләре, апалары теккән алъяпкычлары да бик килешле иде...
Ә җырның сүзләре дә, көе дә халәтебезгә шулкадәр туры килә! Мондый сүзләрне бары тик мәктәп тормышында кайнап яшәүче укытучы гына яза аладыр дим. Соңрак кына аңладым: аларны, чыннан да, укытучы язган икән бит. Һәм укытучының да ниндие әле! Аның үз сүзләре белән әйтсәк, «мәктәп җене кагылганы», «балалар белән саташып яши торганы»! Моның шулай икәнен аңлау өчен Башкортстанның Тәтешле һәм Әбҗәлил районнарында, Минзәлә шәһәре мәктәпләрендә, Әлмәт нефть техникумында укыткан, шигърияткә тормыш тәҗрибәсе туплап килгән шагыйрәнең хатларына мөрәҗәгать итү дә җитәдер, мөгаен: «Мәктәптә эшләр беткәч, биек таудан чана шудык. Кемнәр белән диегез – бишенче классларым белән! Ат җигә торган олы чанага утырып. Монда үгез җигәләр. Мин, мөгаен, акылдан язамындыр. Белмим, кешеләрдә нинди тәэсир калдырды микән бу җүләрлегем. Башка җирдә булса, бу табигый күренеш саналыр иде. Ә биредә һәр адымыңны сагаеп атларга туры килә. Кәефем шәп: котырып биисем, җырлыйсым, өзлексез сөйләшәсем килә», – дип яза ул бер хатында.
1950 елда Уфа педагогика институтын тәмамлап Башкортстанның Аскар авылына тарих укытырга килгән Саҗидә Сөләйманова булачак тормыш иптәше Әдип Маликовка әнә шулай яза. Укытучы кыз үзенең киләчәктә танылган татар шагыйрәсе булып китәсен башына да китерми әле ул чакта. Мәктәп, балалар дип җан атып йөри. «Саубуллашу вальсы»нда да аның балачак һәм яшьлек хатирәләре, педагогик күзәтүләре, балаларның эчке кичерешләрен сизү һәм тою чагылып китә.
Шагыйрә Саҗидә Сөләйманованы беренче булып авылдашым, Казан дәүләт мәдәният институты студенты Шамил абый Кашапов ачты миңа. Ул аның «Туй җыры» шигыренә көй язган иде! Шуннан башланды да инде Саҗидә апа иҗаты белән кызыксынуым. Кызыксыну гына булдымы икән әле ул?! Шигырьләрен укыган саен укыйсы килә... Һәр юлы артында әллә нинди серләр яшерелгән кебек тоела. Шулар тәэсирендә үзем дә шигырьләр яза башлыйм... Бераздан мин дә, Саҗидә апа кебек, укытучы хезмәтен сайлыйм...
Мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән елларымда «Саубуллашу вальсы»н балалар белән җырлый идек. Бу җырны чыгарылыш укучылары җырлаганда, күңелем тулып, күз яшьләремне яшерергә тырышкан мизгеләрем әле дә хәтеремдә.
Җырны Саҗидә Сөләйманова үзе эшләгән мәктәптә чыгарылыш кичәләре өчен махсус язгандыр дип уйлый идем. Соңрак, аның гаиләсенә килен булып төшкәннән соң, шагыйрәнең иҗатташ дуслары һәм архив материаллары белән танышкач, үзем өчен җырның язылу тарихын ачыкладым. Аның сүзләрен Саҗидә Сөләйманова 1964 елда Әлмәт радиокомитетында эшләгән чорда язган икән, ә көйгә салу өчен Мәсгут Имашевка 1966 елда биргән булырга тиеш. Мәсгут абыйга ул елларда Саҗидә Сөләйманова белән бергә Әлмәт шәһәрендә оешмаларга исем кушу комиссиясендә эшләргә туры килә. «Саҗидә апа шәһәрдәге язулар-атамалар татарча булсын әле дигән фикерләрне алга сөрә иде. Бервакыт «Восход» кинотеатры исемен «Татарстан»га әйләндердек. Кибет, оешма исемнәрен татарчалаштырдык», – дип искә ала ул.
Мәсгут абыйның Әлмәт музыка училищесы директоры булып эшләгән чагы. «Бервакыт Саҗидә ханым минем кабинет ишеген шакыды. «Русларның балалар җырлый торган «Школьный вальс» дигән җыры бар, шундыйрак җыр язып булмас микән, Мәсгут?» – ди. – Безнең мәктәптә укучы балаларыбызның җырларга җырлары юк бит... Уйлап кара әле, бәлки берәр нәрсә килеп чыгар,– дип, миңа үзе язган сүзләрне биреп калдырды», – дип искә ала ул. «Саҗидә апа калдырган сүзләрне укып карадым. Алар үзләре үк җырлап тора сыман. Көе дә тиз язылды. Мәктәп балаларына тыңлатып карарга булдык. Үтенеч белән Иске Әлмәттәге 1 нче татар мәктәбе директоры Мирза Каюмовичка шалтыраттык. Ул бик теләп риза булды. Җырны баянчы белән өйрәнеп алдык та, Саҗидә апа белән мәктәпкә барып, унынчыларга җырлап күрсәттек. Алкышларга күмделәр. Тагын, тагын җырладык», – ди ул.
Әлмәттән Казанга күчеп киткәч, Мәсгут абый җырны радиога алып килә. Олег Лундстрем оештырып калдырган джаз-оркестрга кушылып җырлап, радио өчен яздыра. «Саубуллашу вальсы»н Татар дәүләт опера һәм балет театрының хатын-кызлар академик хоры да башкара, башкалар да... Җыр белән бәйле истәлекләре дә күп Мәсгут абыйның. Башкортстанның Чакмагыш районы Туйнаш авылына танылган журналист Вазыйх Исхаковны искә алырга баргач, укучылар белән очрашу үткәрәләр. «Вазыйх абый сезнең турыда күп сөйли иде, сезне җырчы дип әйтә иде. Берәр җырыгызны җырлагыз инде?» – дип үтенәләр. «Мәктәп турында бер җырым бар, «Саубуллашу вальсы» дип атала. Берәр кеше уйный алмасмы икән?» – дип әйтүе була – мәктәп баянчысы шундук уйнап та җибәрә. Баянга кушылып, беренче куплетны гына җырлый – бөтен зал күтәреп ала! «Тамакка төер тыгылды. Гаҗәеп хәл булды бу: алар җырлый, ә мин елап тик торам. «Эх, Саҗидә апа үзе ишетсә иде», – дидем ул чакта. Әйтегез әле: кем барып өйрәткән аларга бу җырны? Шул-шул менә: җыр үзе барып җиткән. Автор буларак, Саҗидә ханымга бик рәхмәтле мин».
Мәсгут Имашев белән Саҗидә Сөләйманованың уртак иҗат җимеше – «Саубуллашу вальсы» яңгырый башлаганга быел 50 ел! Кешеләрнең дә, җырларның да үз язмышлары... Шунысы сөендерә: соңгы елларда «Саубуллашу вальсы»н Мәсгут абый үзенең искиткеч талантлы оныгы Айрат Имашев белән бергә җырлый башлады. Димәк, җыр дәвам итә... Өзелмәсен, туктамасын ул!

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
Соңгы комментарийлар
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.