Логотип
Язмыш

ПАР АЛМАДАЙ ИДЕК, БАГАЛМАДАЙ...

Пар алма
 
Алларыма килеп тезләндең син,
Кулларыңда иде пар алма.
Төшләремә кереп һәр көн шулай,
Таң атуга китеп югалма.
 
Кушымта:
Өзелепләр төште пар алмакай,
Ятимләнеп калды алмагач.
Өзелә бит инде үзәккәем,
Ялгызлыктан дәва булмагач.
 
Пар алмадай идек, пар алмадай,
Үз күзләрем тиде, күрәсең.
Багалмадай, бигрәк матур булып,
Төшләремә генә керәсең.
 
Кушымта.
 
Җанга ява бары салкын көзләр,
Бар төсләрне җирдә тигезләп.
Төшләремдә күргән пар алманы
Бакчаларда йөрим мин эзләп.
 
Кушымта.

 
Җырлар көндәлегемә: «Пар алма» җыры 1995 елда «УНИКС» концертлар залында Зөфәр Хәйретдинов белән Алсу Хисамиева башкаруында беренче тапкыр тамашачыга тәкъдим ителде», – дип язып куйганмын. Менә инде 22 ел бу затлы җыр минем визит карточкам булып тора. Затлы сүзен уңайсызланып кулланмыйм. Шигыремә көйне чорыбызның талантлы композиторы иҗат итте, аңа гомер бирде, «Җыр бәйгесе» лауреаты дәрәҗәсенә күтәрде. Яшермим, иҗади әсәрне гомерле итү аны иҗат итүчеләрдән еллар дәвамында игътибар, тугрылык сорый. Зөфәр дустым, бүген дә безнең уртак иҗат җимешебезне үз репертуарыннан төшермичә, заманча аранжировкада ретро җырлар арасында олы сәхнәдә балкытып ала.



«Пар алма»га кадәр без Зөфәр белән «Ялгыз әнкәй», «Кура җиләк» җырларын иҗат иткән идек инде. Безнең шигъри әсәрне, музыканы тоемлау сәләте туры килә, алай гына да түгел, бер-берсен тулыландыра булып чыкты. Иҗатчыларның сүзсез аңлашуы шулдыр, мөгаен. Аннан соң да ул минем сүзләргә язылган дистәләгән җырның көй авторы һәм башкаручысы булды. Әмма халык безне нәкъ менә шушы җырыбыз аша иҗатташ дуслар, җыр өлкәсендә «тандем» итеп таныды.



«Өзелә бит инде үзәккәем, ялгызлыктан дәва булмагач» дигән – бәгырьдән өзелеп төшкән җыр юлларыннан күңеле тулып, минем «ялгызлыгыма» шифа булырга, хәлемә керергә теләүчеләр аз булмады ул чакта. «Ул апама багышлап язылган», – дигәч, «Кеше хәсрәтен болай ук җан кылларында тибрәтеп, мондый моңлы җыр итеп тудырып буламыни?» – дигән гаҗәпләнү белдереп, танышу теләкләрен сүндерергә мәҗбүр булалар иде.
Җизнәм арабыздан бик яшьли китте. Апам аңа бик яратып,
18 яшендә үк кияүгә чыккан иде. Җизни юл фаҗигасендә һәлак булганнан соң, апам шалтырата:
– Сеңлем! Җизнәң тагын төшкә керде. Кулында пар алма. Алларыма килеп тезләнде дә алмаларны миңа сузды. Алам гына дигәндә, алар җизнәңнең кулыннан тәгәрәп төшеп китте. Бигрәк пар алма кебек идек шул! Үз күзләрем тигәндер...
Апамны тыңлап та бетермичә, мин трубканы куйдым да шигырь язарга утырдым. Сөйләгәннәрен сүзен-сүзгә кәгазьгә төшердем. Көйли-көйли, елый-елый яздым. Язып бетердем дә Зөфәрләргә чыгып йөгердем. Без ул вакытта бер-беребезгә якын гына йортларда яши идек. Балаларыбыз бер бакчага йөрде. Якыннан танышуыбыз да шунда булды.
Мин килгәндә, Зөфәр ишегалдында келәм кага иде. Бер тынга язылган шигыремне тизрәк аңа бирергә ашыктым.
– Зөфәр! Мин өр-яңа шигырь яздым! «Пар алма!» – дим.
Ул, кулымдагы кәгазьне алып, шигырьне көйли-көйли укый башлады. Бөтен күңелем белән тоеп торам: Зөфәр дә минем дулкынга күчте. Янәшәсендә басып торганымны да онытып, келәмен култык астына кыстырды да подъезд ишегенә чумды.
Икенче көнне иртән гадәттәгечә балалар бакчасында очраштык.
– Синең шигырьгә көй яздым. Бер атнадан Алсу Хисамиева белән уртак концертыбызга, җырның премьерасына көтеп калабыз, – ди композиторым.
Сөенечтән күзләремә яшьләр килде. Очып кайттым өйгә. Күпләрнең җанын кузгатырлык яңа җыр шулай туды!
Концертка аеруча дулкынланып әзерләндем. Минем җыр да яңгыраячак бит! Ничек кабул итәрләр? Ошатырлармы? Бүләккә... чәчәк сатып алмаска, алмалар алып барырга булдым. Иң эреләрен, алсуларын, матурларын сайладым. Халык җырны көчле алкышларга күмде. Сәхнәгә күтәрелеп, Алсу белән Зөфәргә алмалар суздым. Меңнән артык тамашачылык зал икенче тапкыр алкышлар күкрәвеннән тетрәп алды.
Урыным Зөфәрнең хатыны Зөһрә белән янәшә иде. Мин янына килеп утыргач, йөзләре алсу алмадай булып тулышкан гүзәл ханым колагыма нидер пышылдады. Дулкынлану, шатлык хисләреннән күрү, ишетү сәләтен югалтсам да, аның әйткәннәренең: «Ярый әле икесенә дә алмаларны пар-пар итеп бирергә башың җиткән, юкса...» – дигән кадәресен хәтер сандыгыма шудырдым. Чираттагы җыр яңгырый иде инде...
«Пар алма» тиз арада танылып китте: аны концертларда үзешчәннәр дә, мәҗлесләрдә кунак өстәле янында да җырлый башладылар. Бу җыр чыкканнан соң берничә ел узгач, телевидение хезмәткәрләре халык арасында ниндидер сораштыру уздырды. Ул танылган җырларга багышланган һәм «Сез кайсы җырны яратасыз, аның авторлары кем?» дигән сорауга җавап алудан гыйбарәт иде. Шунда бер яшь кенә егет: «Авторларын белмим, ләкин җырлап күрсәтә алам яраткан җырымны», – дип, «Пар алма» җырының бер куплетын бик матур итеп башкарган иде. Еллар узгач, татар җыр сәнгатенә керткән өлешем өчен Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә дә ия булдым, әмма минем иҗатыма бирелгән иң зур бәя менә шул – халык арасында үз тамашачым һәм җырларымны яратып башкаручылар булу дип саныйм. Җырга гомерне шагыйрь, композитор һәм җырчыдан торган өчлек бирсә, аның язмышын халык мәхәббәте билгели: йә яшәп китә җыр, йә тууга эзсез югала...
«Пар алма»ны озак еллар Айдар Галимов та зур сәхнәләрдә яңгыратты, күңел биреп башкарды, концертларына чакырды. Кайда гына, кем генә башкарса да, җырны тыныч кына тыңлый алмыйм. Күзләремне йомам да әле генә солдат хезмәтеннән кайткан мәһабәт гәүдәле егет белән җитәкләшеп барган апамны, аларның тигез, әмма кыска гомерле мәхәббәтенең, пар алма булып, көзге бакча учларына өзелеп төшкәнен күргәндәй булам.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тарихын белмәсәм дә җырчы яратам идем.Бик шәп җыр.(Гөлнур.)

    Хәзер укыйлар