Язмыш
«Оныттың бугай» онытылмый...
Оныттың бугай
Сине уйласам, мине моң баса,
Борчылып йөрим инде ничә ай.
Күңелем сизә: назлы язларны
Оныттың бугай, оныттың бугай.
Еракта калды, дәртләнеп-ярсып,
Без җырлап үткән ул яшел тугай.
Кабатлап булмый торган
чакларны
Оныттың бугай, оныттың бугай.
«Сөй», – дип үтенмим,
ләкин үкенмим
Яшьлектә сине сөйгәнгә шулай.
Син мине түгел, яшьлекнең үзен
Оныттың бугай, оныттың бугай.
Моннан 58 ел элек туган авылым Федотовкадагы (аның XVI–XVII гасырлардагы борынгы тарихи исеме «Аналык», ягъни «Ана авылы») унъеллык мәктәптә урта белем алдым.
Ул чакта элеккеге Шөгер районында ике генә татар урта мәктәбе бар иде – берсе Шөгер районы үзәгендә, икенчесе безнең авылда. Бу төбәкнең күренекле татар авыллары Сарабиккол, Чыршылы, Куакбаш, Ормышлы, Кирлегәч һәм башка авылларында җиденче сыйныфны тәмамлаган татар яшьләре безнең керәшен авылына килеп, урта белем алалар иде. Шушы авылларның берсеннән безнең мәктәпкә килеп укучы гаять чибәр, гүзәл бер кызга үлеп гашыйк булдым!
«Мәхәббәттә без күпләргә
үрнәк булдык,
Бер тамырдан чыккан
ике гөләп булдык.
Аерым-аерым уйламадык
бер уйны да,
Бер үк хисне кичергән
куш йөрәк булдык», –
дигән шигъри юлларым шул кыз турында иде инде. Озын чәч толымнары, уймак иреннәре, актрисаларныкына охшаган матур йөзе, татар кызларына хас оялчанлыгы һәм тыйнаклыгы мине тәмам сихерли иде. Озын, киң итәге, фонарик җиңле җәйге блузкасы һаман күз алдымда. Ничек килешә иде аңа бу киемнәре! Атлап йөрүләре, елмаюлары, тавышы... Бар да камил! Әлбәттә, ул да мине бик яратты.
Без бер-беребез өчен гомергә онытылмаслык беренче мәхәббәтләр идек. Моны безнең авылда да, чибәркәйнең туган авылында да яхшы беләләр иде. Яшьтәшләр, сабакташлар үз итеп, җиңелчә генә үртәп тә алалар. Безнең очрашуларга Колмаксар каеннары, атаклы Шандор таулары, кылганлы тау кашагалары, әрекмәнле таллыклар, шомырт чәчәк аткан язлар, чәчәкле акланнар шаһит.
«Уңда ак ай батты,
сулда ал таң атты...
Күзгә-күз карарга кыймадык.
«Кеше күрер, кайтыйк инде», –
дидек,
Әллә иртәләдек,
әллә соңладык», –
дип яздым мин соңрак, ул көннәрне сагынып.
Әмма күпчелек беренче мәхәббәтләрнең киләчәге бик зур каршылыкларга дучар булып, күңел фаҗигасе дәрәҗәсендә калып, алга таба дәвам итә алмаганы кебек, без дә кавыша алмадык. Моның катлаулы сәбәпләрен сөйләп тормыйм.
Ул кызның безнең мәктәптә укыган еллардагы образы күңелемдә мәңге онытылмаслык татлы хатирә булып калды.
Мәктәпне тәмамлап, төрлебез төрле якка таралгач, ул миңа:
«Без синең белән мәңге бергә була алмыйбыз, бер-берсен артык нык яратканнар беркайчан да кавыша алмаган. Башкача миңа хат язма», – диде. Минем өзгәләнеп-өзгәләнеп аңа язган хатларым җавапсыз калды.
Инде бу бөек мәхәббәтебезне дәвам итәргә бер генә юлым калды – әдәби иҗатка чын-чынлап бирелеп киткәч, әледән-әле аңа багышлап шигырьләр яза башладым.
«Замана да, чор да түгел –
Гаепледер үзебез:
Мәңге бергә булалмаган
Мәңгелек мәхәббәт без!..
Күрәмсең, безнең гомерләр
Бәхетсез дә түгелләр...
Бәхетле дә түгелләр...»
Яки менә монысы:
«Син бүген дә миннән еракта,
Иртәгә дә миннән еракта,
Гомер буе миннән еракта –
Ләкин үзең һаман йөрәктә».
Укый микән, үзенә багышлап язганнарын сизә микән – бернәрсә белмим! 1960 нчы еллар тирәсендә аңа багышлап «Оныттың бугай» дигән шигырь язып ташладым. Шундый бер сагынычлы халәт иде инде. Китапларга кертмәдем, шулай да газета-журналларда басылып чыкты ул. Каләмдәшләрем, шигырьнең бик эчкерсез, чын күңелдән язылган икәнен әйтеп, мине котладылар. Бәлки, тынычландырганнардыр...
1965 нчы еллар тирәсендә халкыбызның талантлы җырчысы Гали Ильясов мине очратты да әйтте: «Гәрәй, мин, җырчы булуым белән бергә, әйбәт шигъри текстларга җырлар да язам бит әле. Синең «Оныттың бугай» дигән шигырең бик ошады. Мин аңа музыка яздым. Әйдә тыңлап карыйк әле», – дип, җырлап та җибәрде. Матур җыр иде ул! Гали бу җырны үзенең концерт программаларына кертте, башка җырчылар да яратып башкаралар иде. Озак та үтмәде, «Оныттың бугай»ны артистлар гына түгел, халык та җырлый башлады. Җыр татар авылларында мәҗлесләрдә, урамнарда яңгырый...
Шуннан соң мин аны 1974 елда басылган «Гөрләвек» исемле китабыма да керттем. Ул елларда нәшриятларда басылган күп кенә җыр китапларында да урын алды. Хәзер дә җырчыларыбыз репертуарында гына түгел, республикакүләм зур концертларда, Мәскәү, Төркия, төрки телле республика-лар сәхнәләрендә яңгырый тора. Җыр миңа популярлык, танылу китерә. Шагыйрь буларак, моның белән бик горурланам.
Ләкин... Ләкин мин бу җырны язуыма эчтән генә, яшертен генә шактый үкенәм дә...
Йөзләгән, меңләгән тапкыр һәр тыңлавымда, ул минем йөрәгемне телеп-телеп ала. Ул бит минем бәхетсез мәхәббәтемне хәтерләтә, ничәмә-ничә дистә еллар буе үзәгемне өзә, елата...
Ә җыр дәвам итә. Хәзер инде аны минем оныкларым яшендәге яшь җырчылар да башкара. Шунысы кызганыч, бу җырны инде аның авторларыннан бер мин генә тыңлый алам. Җырның музыка авторы, күренекле җырчыбыз
Гали Ильясов инде күптән арабызда юк. Югыйсә ягымлы елмаюы, тыйнаклыгы, шаян сүзләре, тенор тавышы, кабатланмас җырлары белән күпләрне сөендерер иде.
«Оныттың бугай» җыры менә шулай – кадерле хатирәләрне яңартты...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
1
0
Гәрәй,шундый көчле,онытылмаслык яшьлек мәхәббәтегез булуы белән сез нинди бәхетле!Сез аны гомерегез буе йөрәгегез түрендә саклап йөрткәнсез.Юк,бу тормыш юлдашына хыянәт итү түгел,анысы бөтенләй башка.Бу саф,гөнаһсыз яшьлек хисләренә корылган мәхәббәт булган!
0
0
6
0
"Оныттың бугай" безнең яшьлек елларына туры килә.Бик яратып тыңлый идек!
0
0
4
0
Бу мэхэббэтнен тарихын да белэсе иде бит!?
0
0