Логотип
Язмыш

Нәфрәттән – яратуга

«Мин яратам сине, тормыш!» Чаллыда яшәүче, күрү сәләтеннән мәхрүм калган психолог Марат ГАТАУЛЛИНның тормыш шигаре бу. Аның бүген язмышка бер генә тамчы да үпкәсе юк. Югыйсә ул якты дөньяның матурлыгын, үсеп килгән кызы-ның йөзен күрми... Маратка да әңгәмә барышында бу хакта сорау бирми түзә алмадым. «Мин үземне бер дә сукыр итеп хис итмим, чөнки күзләрем бары тик башкага гына юнәлгән. Ышаныгыз, күзләре сау-сәламәт булса да, яшәүнең мин күрә алган гүзәллеген күрмәүчеләр бар, ә мин күрәм һәм шуннан ләззәт лам...»



«Кеше тормышында ике зур вакыйга бар: дөньяга туган көн һәм нәрсәгә туганыңны аңлаган көн». 


 Марк ТВЕН


   Армиядә автомобиль гаскәрләрендә хезмәт итә Марат. Анда хәрби укулар узалар – төнлә дөм караңгыда машина йөртәләр. Кырда бернинди фонарьлар юк, бары тик төнлә күрү өчен битлек кенә. Ротадан бердәнбер солдат – бары Марат кына әлеге битлексез дә хәрби машина йөртә. Менә шундый уникаль күрү сәләте булган егет дембельгә бер ай кала, бер көнне иртән йокысыннан уянуга тирә-якны томанлы гына шәйли. Кисәк кенә. Моның өчен бернинди сәбәп тә булмый кебек. Маратны хәрби госпитальгә җибәрәләр. Сивцев таблицасы буенча тикшергәндә егет начар күрә, ә башка төрле диагностикада күзендә үзгәрешләр тапмыйлар. Аңа ышанмый да табиблар: «Алдыйсың», – диләр. «Алдауның ни мәгънәсе бар, мин болай да бер айдан соң кайтып китәм», – ди Марат. Соңгы ае хәрби госпитальдә уза. Табиблар күрү сәләте начарлануының сәбәбен дә аңлата алмыйлар, дәваламыйлар да. Марат та бу вакытлыча гына дип уйлый. Армиядән инде ул күзлек киеп кайта. Яшь чак – җүләр чак, дип тикмәгә әйтмиләр. Армиядән кайткан солдат, дуслар, күңел ачулар, төнге клублар…


   Берзаман ул күзенең тагын да начараюын сизеп ала. Шәһәр хастаханәсенә барып тикшерелә. Күздә нерв атрофиясе дигән диагноз куялар аңа. Моңа китергән сәбәпне генә ачыклый алмыйлар. Ә ул авыруга теләсә нинди фактор китерә ала: стресс та, дөрес тукланмау да, бәрелү дә, хәтта грипп та...  Марат армиядән кайткач каравылчы булып урнаша, аннан кафеда пешекче булып эшли башлый, ә күз күреме көннән-көн тарая. Эшендә булачак хатыны белән таныша. Официант булып эшләгән Ләйсән белән дусларча гына аралаша башта. Кызның үзенә карата хисләрен сизсә дә, игътибар итми. Беренче гаиләсеннән киткән, бөтен хатын-кыз да бер калыпка салынган, дип,
тар карашлы уйлар белән йөргән көннәре. Әмма Ләйсән-нең чиста күңеле, җылы мөнәсәбәте Маратның бикле йөрәгенә ачкыч таба. Аларның егет белән кыз булып очрашып йөрүләре туй белән тәмамлана. Бар да яхшы кебек: куенында яраткан хатыны, яраткан эше, аңа бары изгелекләр генә теләгән әнисе, әмма күзләре генә якты дөньяны көннән-көн начаррак күрә. Интернеттан
бу диагнозның дөм сукырлыкка илткәнен укый.


Табиблар фикеренчә, вакыт аңа каршы уйный. «Мин – сукыр, бер мескен кеше. Кемгә кирәк соң мин?!» дигән уй көннән-көн җанын иги башлый. Шомлану хисе эзәрлекли. Бу эзәрлекләүдән аны бары хәмер генә коткара. Эчеп алгач җиңеләя, хәтта яхшырак күрә кебек. Хәмернең шундый бер сыйфаты бар: ул кан тамырларын киңәйтә, күрәсең, шунлыктан күрү сәләте бераз яхшыра. Әмма бу вакытлыча гына. Аннан соң кан тамырлары тагын да ныграк кысыла һәм көчле махмыр... Маратта кешеләргә, Аллаһы Тәгаләгә карата нәфрәт, үпкә туа. «Кешеләрне үтергән, көчләгән, талаганнар күрә, ә мин – дөньяга бер начарлык кылмаган бәндә – күрмим. Ни өчен? Нигә син миңа шулай гаделсез?» – дип, Аллаһы Тәгаләне каһәрли. Күпме генә эчсә дә, эшен ташламый. Исерек булса да, җаваплылык хисе тоя: вазыйфасын җиренә җиткереп башкара. Ләкин тагын да начаррак күрә. Эшендә күбрәк мускул хәтеренә таяна. Көннән-көн күбрәк эчә. Ул инде туп-туры чоңгылга – эчкече язмышына тәгәри. Чоңгылга очкан да булыр иде, әмма 2015 елның җәендәге бер көндә тормышы башка якка борыла башлый. 


– Ул көнне әнидә кунган идем. Иртәнге өчләр тирәсендә сусаудан уянып киттем, – дип искә төшерә Марат. – Гадәттәгечә, төнлә бәйрәм иткән идем: спиртлы эчемлекләр, наркотиклар... Хәлем бик авыр. Мин инде шушы тормышымнан алҗый башлаган идем. Даими махмырда булу туйдырган иде. Эчәсем дә килми, әмма эшкә баргач эчәм. Мине кемдер эчәргә мәҗбүр итә кебек. Эчкәч икенче көнне баш авыртып, сасы көзәнгә әйләнә-чәгеңне дә аңлыйсың, әмма бары шешәгә үреләсең.
Аек булудан курка идем. Айнуга, шөбһәле уйлар бимазаларга керешә. Аллаһка нәфрәт көчәя. Ә ул нәфрәт миндә бик көчле иде. Әгәр аны югары көчкә түгел (Әйе, ул вакытта минем өчен Аллаһы юк иде. Югары көч, Галәм – ничек кенә атамый идем.), кешеләргә юнәлткән булсам, миннән бөтенесе дә йөз чөерерләр, бәлки, кыйнап та ташларлар иде. Уянгач, суыткычтан сыра алып эчтем дә, балконга чыгып тәмәке кабыздым. Әнинең фатиры тугызынчы катта. Шул биеклектән карап торам дөньяга. Бу мәгънәсез тормышны төгәлләргә кирәк дигән уй килде. Менә хәзер бер адым атлыйсың да юкка чыгасың, син дә юк, проблемаларың да юк һәм бары тик тынлык. Рәхәт тынлык! Ирекле тынлык! Мин булмагач, якыннарым да тынычлана: әни дә борчылмый, хатыным мин-нән котыла да үзенә тиң ир таба. Бу уйлар шундый бер рәхәтлек хисе бирде. Мин диннән ерак, үз-үзен үтергән кешенең бакый дөньяда нәрсәләргә дучар ителгәнен белмим. Хәзер аңлыйм: ул чакта шайтан вәсвәсәсенә бирелә башлаганмын инде. Һәм ул вәсвәсә бик татлы кебек тоела икән. Үз-үземне үтерүдән, мөгаен, тәмәке коткаргандыр, чөнки сикерергә әзер идем. Тартып бетердем дә төпчекне җиргә ыргыттым.


Шул мизгелдә үземне төпсә урынында күз алдыма китердем әле. Очам һәм җиргә килеп бәреләм. Хәтта җирдә ни рәвешле ятканымны күз алдыма китердем. Шундый рәхәт кебек тоелды. Һәм секунд эчендә картина үзгәрә: мин инде кабердә, ә кабер өстендә әнием һәм хатыным тезләнгәннәр дә илереп елыйлар – күз яшьләрем бәреп чыкты. Шулчак минем өчен борчылучы кешеләр барлыгын аңладым. Карашымны күккә төбәдем. Ул көнне күк шундый зәңгәр иде. Югары көчкә беренче тапкыр нигә дип түгел, ә ни өчен сукырайтасың дигән сорау бирдем: бу сынауда нинди сабак алырга тиеш мин? Шул чакта башыма китереп суктылармыни: берничек тә төзәтә алмаслык гамәл кылмакчы булам – гомеремне өзәргә ниятлим. «Марат, үләргә өлгерерсең, бу авыр да, озак та түгел, син менә ни өчен шундый сынау бирелгәнен аңлап кара», – дидем үземә. Эчүдән туктарга дигән уй беренче тапкыр шул чакта килде миңа. Бүлмәгә кереп компьютер каршына утырдым. Эзләү браузерын ачкан идем – эчүне ничек ташларга дигән язу тора. Исламга килгәч кенә аңладым: Аллаһы Тәгаләнең бер билгесе булган инде бу. 


 Марат, билгеле, шул ук көнне эчүдән туктамый, әмма спиртлы эчемлекләр куллануны киметә. Аңа төрле яктан билгеләр килә башлый: кемдер телефонына эчүнең зыяны турында хәбәр җибәрә, яңа танышының эчүен ташлаганын белә, эштә директорлары бөтен җиргә камералар урнаштыра, администраторны да алыштыралар... Аллаһы Тәгалә әкренләп ул зәхмәткә юлларын яба шулай. Тормышын үзгәртә торган тагын бер вакыйга октябрь аенда була: хатыны авырга узуы турында әйтә. Бу хәбәр аны айнытып җибәрә кебек: ул күрми, эчә, эштән дә куарга мөмкиннәр, ә хәзер бала туачак... Шул көннәрдә өенә кайтып йокларга яткач уенда әтисе белән сөйләшә ул. Холкы начар, йодрык та уйната торган эчкесе була әтисе. Маратка 11 яшь тулгач, аларны ташлап чыгып китә. Нинди генә булса да, әтисен ярата ул. Аңа карата ачуы да, үпкәсе дә булмый. «Әти, мин сине бик яратам, ә син миңа шундый җитмәдең. Син яхшы әти үрнәге дә булмадың. Ә минем үрнәк әти буласым килә, тик ничек булырга икәнен белмим. Тиздән балабыз туачак. Аның кыз буласына шигем юк. Амилия дип исем кушачакмын. Мин бит инде бер бала язмышын боздым – беренче гаиләмдәге бала әтисез үсә, монысы да шуңа дучар булырмы?» – дип, күңеленнән әтисенә эндәшә.

Шул вакыт ул әтисе тавышын ишетә кебек: «Улым, мин сиңа иң мөһиме – нинди әти һәм нинди кеше булырга яра-маганын күрсәттем. Болай дәвам итсәң син мине ка-батлаячаксың: гаиләң дә, эшең дә, торыр җирең дә булмас...» Икенче көнне «башка эчмим!» дип уяна Марат һәм сүзендә тора. Соңрак аңлый: начар гадәтләре булмаса, күрү сәләте болай ук төшмәс иде. Чөнки эчүен ташлагач, күзендә барган тискәре үзгәрешләр процессы да туктый. Хәзер Марат яктылыкны күрә, шәүләләрне чамалый. Начар гадәтен ташламаса, хәзер ул дөм караңгы-лыкта яшәр, ә бәлки бу дөньяда булмас та иде…


 Эчүен ташлагач Маратның күңелендә Аллаһыга карата нәфрәт бетә, әмма мәхәббәт... Аннан ерак була әле. Психологияне өйрәнә башлый. Бөтен күзәтүләре аша шуны аңлый: уйларның көче бар, һәм алар чынга аша. Нәрсә уйласак, шул алдыбызга чыгып баса. Маратның уйлары, эмоцияләре белән идарә итәргә өйрәнәсе килә. Психологияне өйрәнү белән бергә үзенең ике кафесын ача. Бизнесны хатыны белән бергә алып баралар. Психология буенча өйрәнгәннәрен коллегалары, дуслары белән бүлешә. Соңрак Марат үзенең тренинг клубын оештыра. 


– Психологияне күпме генә өйрәнсәм дә, миңа нидер җитми кебек иде. Психология миңа гаиләм, бизнес, акча, үз-үзем белән мөнәсәбәтләрне җайларга өйрәтте, әмма эчемдә бушлык. Югыйсә барысы да аңлашыла. Без язмышыбызны үзебез язабыз, үзебез булдырабыз. Нинди уйга эмоциябезне күбрәк юнәлтәбез, шулар безнең чынбарлыкка әйләнә. Тормышыбыз – уй-фикерләребездән, карашларыбыздан тора. Бу – минем өчен аксиома, һәм мин аңа йөз процентка ышана идем. Узган елның март аенда өйдә психология буенча чираттагы китапны тыңлап утырганда шуны аңладым: китапларның бөтене-сендә дә бер үк фикер, минем өчен бер яңалык та юк. Бәлки, пәйгамбәрләр тарихын өйрәнеп караргадыр дигән уй килде. Иң элек Гайсә пәйгамбәр турында тыңладым, әмма йөрәгемә кермәде. Аннан Будданы өйрәндем, эзләгәнемне тапмадым. Аңлавыгызча, ислам диненнән ерак кеше идем. Шулай да Мөхәммәд (с. г. в.) турында тыңлый башладым. Кызыклы булып тоелды, мавыгып киттем. Күңелемә Коръәннән төрле сүрәләр керде. Бернәрсә аңламасам да, миңа якын тоелды ул. Исламда намаз барлыгын белә идем. Миңа ике туган тиешле Айдар намаз укый. Аңа шалтыратып намаз укырга өйрәтүен сорадым. Иртә уянырга яратам мин.


Медитация ясыйм да чишмәгә китәм, анда коенам, аннан соң спортзалга барам. Үземә намазлык сатып алдым да медитация урынына намаз укый башладым. Аллаһы Тәгалә миңа бик яхшы хәтер биргән. Догаларны шундук өйрәндем.  Берничә атнадан соң минем тирәмдә глобаль проблемалар чыга башлады. Бер-бер артлы. Бөтен акчаларымны югалттым, сәламәтлегем какшады, гаиләмдә аңлашыл-маучылыклар туды. Аптырап калдым. Хәтта намаз укыганда: «Басма башка намазлыкка, ташла намазыңны», дигән тавышлар ишеттем. Шайтан булган инде ул. Намаз укуымны, Аллаһка сыенуымны дәвам иттем. Мин намазлыкта басып торам һәм аңлыйм: ярдәм сорар бер кешем юк!

Шул вакытта: «Мин – үз язмышымның хуҗасы, язмышымны үзем язам» дигән концепция җимерелеп төште. Барысы да үзебездән генә тора дигән уй эшләми икән бит! Миңа беркем, хәтта үзем дә булыша алмыйм. Бары бер Аллаһыга гына сыенырга калды. Намаз укымаган булсам, ул сынауларны җиңә алмас, сынар идем. «Безнең тормышта булган хәлләр мәгънәсез, Синең кө-
чеңне беләсем, яратуыңны тоясым килә. Миңа ярдәм ит», – дип Аллаһыга ялвардым. Тирә-ягымда проблемалар бик күп һәм аларны, бер караганда, хәл итү мөмкин булмаса да, намаз укыгач җанымда тынычлык тоя идем. Ураза башланды. Гомеремдә беренче тапкыр уразага кердем. Икенче көнне Шәһәдәт кәлимәсен әйтергә мәчеткә бардым. Шунда бер кеше белән таныштым.
Ул мине өйгә кайтарып куйды. Юлда сөйләшеп киттек. 


Ә мин ислам дине турында берни белмим. «Әйдә, мин сине кичен тәравихка кереп алам», – диде. Шул көннән ул остазыма әйләнде, миңа бик күп белем бирде. Исламны өйрәнә башлагач, проблемаларым да бер-бер артлы хәл ителде. Могҗизага тиң хәлләр була башлады. Хәтта бик зур бурычларымны түләү үзеннән-үзе чишелде. 


Ислам динен өйрәнә башлагач исемә төште. Мине кеч-кенә чагымда әтинең әнисе Аллаһы Тәгалә белән «таныштырган» иде. Әти белән әнинең дин турында сөйләгәннәрен һич хәтерләмим. Ерак булганнар инде алар. Миңа 5–6 яшь иде. Авылга кайтардылар. Төнлә куркыныч төш күреп, саташып уянып киттем. Имеш, минем арттан зур бака куа, ул мине кабып йотарга тели. Инде куып тотып йотты дигәндә, уянып киттем. Ул төш берничә тапкыр кергән иде инде миңа. Әби яныма килде дә: «Марат, әйдә әле минем арттан кабатла», – дип, дога укый башлады. Бернәрсә аңламасам да, һәр сүзен аның артыннан кабатлап бардым. Аннан соң күзләремне
йомарга кушты. «Башка ул төш кермәс, сине Аллаһы саклар», – диде. Мин, чынлап та, башка ул төшне күрмә-дем. Шул төннән соң йоклар алдыннан әбигә гел ул доганы кабатларга куша идем.

Мин аны ятлап бетердем. Шәһәргә кайткач та кабатлап йөрдем. Әмма бала күңе-лендәге яктылыкны үстерергә кирәк икән шул. Минекен үстерүче булмады. Авыр заманнар, әти эчә, әни дә, күрәсең, Аллаһыга сыена белмәгән. Юк, аларны һич тә гаепләргә теләмим. Димәк, кечкенә чагымда танышкан Аллаһыга урау юллар белән килергә кирәк булган. Өч айдан соң Марат Казанга «Ярдәм» мәчете каршындагы Сукырларны тернәкләндерү үзәгенә килә.

Нияте – Брайль алымы белән Коръән укырга өйрәнү. Гарәпчә укырга өйрәнгәнче, иң элек русча укырга өйрәнергә кирәк. Маратның бары тик бер ай вакыты була. Бер айда гына өйрәнә алмыйсың, бу мөмкин түгел, диләр. Марат16 көн эчендә барысын да үзләштерә! Брайль алымы белән Коръәнне ул инде тулысынча укып чыккан. Ә могҗизалар туу һаман дәвам итә. Хаҗ кылу турында хыяллана. Намаз укыган саен Аллаһыдан шунда барыр өчен мөмкинлек сорый. Һәм уйламаганда аңа юллама бүләк итәләр. Июнь аенда ул изге сәфәргә – хаҗ кылырга җыена. «Документлар рәсмиләштерелде. Шулай да бару-бармавым бары Аллаһы Тәгалә кулында», – ди. 


«Хатыным Ләйсән белән кызым Амилия минем өчен Аллаһыдан соң икенче урында тора», – ди Марат. Хатынына, хатынының күңеленә үзенә карата рәхим-шәфкать салганы өчен бер Аллаһка рәхмәте зур. «Ләйсәннең миңа карата ышанычы булган, шуңа күрә мине ташламаган. Яшь чакта кәттә күренергә тырыша-сың бит, дорфалык та була. «Синең шул битлегең астын-да башка Маратны күрдем һәм аңа гашыйк булдым. Ул Маратның кайчан да булса бер җиңеп чыгасына ышандым», – ди. Ләйсәннең сабырлыгы мине коткарды. Амилиябез – мәхәббәт фәрештәсе. Ул миндәге мәхәббәт-не тагын да үстерде. Үткәннәргә борылып карыйм да андагы һәр вакыйганы, һәр сүзне Аллаһы мине бәхеткә алып барыр өчен тудырганын аңлыйм. Бу дөньяда һәм, иншаллаһ, бакыйлыкта да бәхетле булыр өчен.
Хәзер менә һәр пазл үз урынында. Рухи үсеш җитмәгән булган. Мин өйрәнгән психология хәзер тулыланды инде. Аллаһы безгә уй көче биргән, һәм бары Аллаһы гына безнең уйларны материальләштерә. «Син нәрсә сайлыйсың, шуны чынга ашырырмын», – ди Ул безгә.
Ә сайлау – үз кулыбызда. Ислам дине бөтен сорауларыма җавап бирде. Әйе, әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе, мин миллиардтан бер өлешен генә өйрәндем. Бу үзе бер могҗиза һәм матурлык», – ди Марат. 


Марат белән сөйләшкәндә аның күрмәвен бөтенләй онытасың. Үзенә бик ышанган. Аның хәрәкәтләре дә ышанычлы, нык. Һәрвакыт елмая, бик ачык. Иренмичә һәрнәрсәне төбенә төшеп аңлатып бирә. Кирәк чакта кешеләрдән ярдәм сорарга куркып тормый. Аның өчен киртәләр юк кебек. Синең күзеңә карап сөйләшә сыман. Хәтта кайчак, бәлки, күрәдер дигән шик тә туа. Аның белән саубуллашыр алдыннан төп соравымны бирәм: «Җавап таптыңмы, Марат, Аллаһы Тәгалә ни өчен сиңа бу сынауны биргән соң?»


– Әлбәттә, таптым. Менә, кара, безнең күзләребез кая юнәлдерелгән? Әйе, тышкы дөньяны күрү өчен: табигатьне, кеше йөзләрен... Күзләребез тышкы дөньяга юнәлдерелгән булгач, шул дөньяга бәйле булып яшибез. Бәхет тышкы дөньяда дип уйлыйбыз: фатирлы, машиналы, акчалы булу... Күпчелегебез материаль кыйммәтләргә кызыгып яши, шулаймы? Аллаһы Тәгалә мине сукырайтмаган, ә бары тик күзләремне әйләндереп куйган. Аларның эчке дөньяма каравын теләгән. Мин күрәм, бары тик карашым эчке дөньяма юнәлгән. Аллаһ нуры да эчтә ул безнең. Тормышыбыз эчке дөньябызга бәйле. Анда гармония булып, мәхәббәт тулып торса, тормышыбыз да бәхетле булачак. Сукыр калып эчке дөньямны күрә башладым. Аллаһы Тәгалә шуңа биргән бу сынауны. Хәер, мин аны хәзер сынау түгел, ә мөмкинлек дип кабул итәм. Башкача ул дөньяма карамаячагымны Ул белгән инде. Коръәндә дә язылган бит: үзләре үзгәрмичә, Аллаһы Тәгалә кешеләрнең хәлен үзгәртми. Безнең тормышта ун плюс бар, ди. Һәм бер минус барлыкка килде – күрү сәләте югалды. Наданлыгыбыз аркасында бөтен игътибарны шуңа юнәлтәбез дә, башка тугыз плюс турында онытабыз. Мин бары тик шул минус турында уйламый башладым. Башка позитив яклар җитәрлек бит: тавышым матур, кул-аякларым исән, башка әгъзаларым сәламәт, камил акыл, менә дигән эшем, искиткеч гаиләм бар. Шундый матур шәһәрдә яшим. Һәр иртә чишмәдә коенам, аның рәхәтен тоям, кешеләр белән аралашудан ләззәт алам. Шулар өчен Аллаһыга рәхмәтлемен. Әйе, мин моңа урау юллар белән килдем.


Безгә бирелгән вакыт күп түгел. Бүген булмаса, иртәгә безне Аллаһы Тәгалә бу җирдән алып китә. Төшенкелеккә бирелеп, әрнеп утырып, нигә әле кыйммәтле вакытыбызны әрәм итәргә?! Шуңа күрә дә үземне күрә торган кеше итеп хис итәм һәм бу дөньяда рәхәтләнеп яшәп калырга тырышам. 


Фото: Антон Катушенок

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар