Логотип
Язмыш

Караңгы көннәр дә якты төсләрдә...

Ник кар һаман яумый соң ул, кыш узып китә бит? Бу кар кайчан туктый инде? Ник бүген шундый эссе соң? Бетмәс яңгырлар бар икән... Һаман зарланабыз... Аллаһы Тәгаләнең биргәненә шөкер, кар да вакытында явып, кояш та вакытында чыга дип, рәхмәтле булырга ашыкмыйбыз... Бу язмам герое белән очрашканнан бирле, юкка да зарланып яшәвем өчен битәрлим әле үземне.

Ә Ренат Мусин белән очрашуны берничә ел көттем. Һаман шул вакыт җитмәүдән зарланып акланырга тырышсам гына инде. Социаль челтәрләрнең берсендә дуслыкка кушылу турында тәкъдим килгәне истә. Егетләр гел дуслык тәкъдим итеп тормый бит инде, сәхифәсен ачып карарга уйладым. Чибәр генә егет елмаеп карап тора. Әле кем икәнен аңлап та өлгермәдем, хаты да килеп иреште. «Исәнмесез, Динара. Минем исемем Ренат. Чаллы шәһәрендә яшим. Мин – рәссам. Сезнең белән дус булырга телим». Хатны җавапсыз калдырдым да, Ренатны дуслар исемлегенә кертеп, телефонымны алып куйдым. Ләкин Ренат башымнан чыкмый гына бит. Икенче көнне вакыт табып, тизрәк яңа дустымның аккаунтына кереп таң калдым. Башта аның фотоларын карап чыктым. Юк, анда аның үз фотолары түгел, ә ясаган рәсемнәре! Менә талант! Татарстаныбыз табигатенең иң матур урыннарын сурәтләгән. Елның һәр фасылы буенча күз явын алырлык рәсемнәр иҗат иткән! Ренат белән аралашып киттек. Ул үзенә социаль челтәрләрдә аралашу өчен дуслар эзли булып чыкты. Рәхәтләнеп татарча языштык. Аны тагын да якыннан белгәч, аның белән күрешәсем килде. Ул да бик сөенде. 


Менә без юлда. Яраткан шәһәрем Чаллыга барабыз. Сагындырган иде шәһәр, әллә шуңа күңелем ашкына... Юк ла, рәссам Ренат Мусин белән буласы очрашу өчен дулкынланам. Күптәнге танышлар булсак та, аның турында күп белсәм дә, борчылам...
Ишектән безне Ренатның әти-әнисе каршы алды. Очрашу турында да әнисе белән килештек. Телефоннан сөйләшкәндә үк аны бик ачык йөзле, елмаеп кына тора торган апа итеп күз алдыма китергән идем. Шулай булып чыкты да, әтисе дә күптән көткән кунакларны каршы алгандай сөенде.
Ә Ренат күренми. 


Күргәзмә залына килеп эләктеммени?! Заманча, якты итеп ремонт ясалган фатирны Ренат Мусинның берсеннән-берсе матур рәсемнәре бизи. Һәркайсын җентекләп карыйсы килә. Онытылып, җәйнең кояшлы көне сурәтләнгән картина янында тукталдым.
Шул арада залдан: «Монда үтегез», – дигән тавышка айнып киттем. Бүлмә түрендә елмаеп, үзе дә кояш кебек балкып, күптәнге яңа дустым Ренат утыра. Инвалид коляскасында... Йөгереп чыгып каршы алырга аяклары да йөрми, кул биреп күрешергә – куллары да… Әйе, интернетта эшләрен күреп соклансам, Ренатның мөмкинлекләре чикле рәссам икәнен белгәч, сүзсез калдым. Озак вакыт шушы ике әйбер аңыма сыя алмыйча торды. 


– Фәргать абыең белән КамАЗ төзергә килгән яшьләр идек. Гаилә корганыбызга менә быел 50 ел була. Ике ул тәрбияләп үстердек. Оныгыбыз бар. Ренатны көткән вакытта бернинди авырлыклар да булмады, көтеп алган беренче балабыз ул. Ләкин табиблар гаебе белән инвалид бала булып калды. Үзләре төрле фаразлар әйтте: яшәмәячәк, яшәсә дә, башы эшләмәячәк, сезгә бик авыр булачак, диделәр. Хәтта баш тартырга да киңәш иттеләр. 


– Шул сүзләрне әйткән табибка чак кына кул күтәрмәдем, Нәкыя апаң мине тотып калды.
Әйткәне һаман да колагымда яңгырап тора, – дип, ничә еллар узса да, хисләрен тыеп кала алмады әти кеше. 


Бала тәрбияләү күп очракта әни җилкәсендә булса да, Фәргать абый улларын аякка бастыру өчен күп көч куя. Табиблар әйткән – ул селкенми ятып кына торачак, тиздән үләчәк, дигән сүзләрен ишетергә дә теләмәгән ата кеше Нәкыя апа өчен иң зур терәк була. Ике эшкә урнаша, өйдә Ренат өчен барлык мөмкинлекләрне тудыра. Массажлар ясау, бассейнга йөртү, юындыру кебек эшләрне үз өстенә ала. Ренат акрынлап утыра, хәтта тезләнеп йөри башлый. 


Ренатның иҗади сәләтен исә әти-әнисе 9 яшендә сизеп ала. Балага да кызык булсын дип, алар төрле мозаикалар ясый башлый. Моны Ренат башта маңгае һәм борыны ярдәмендә башкара. Шул елларда шәһәрдә «Детский орден милосердия» сәнгать үзәге ачыла. Укытучылар, авыру балалар яши торган өйләргә килеп, алар белән шөгыльләнергә тиеш була. Укытучылары малайның сәләтен шундук күреп ала! Тешләренә пумала кыстырып рәсемнәр ясаучы рәссам турында сөйлиләр. Үҗәт Ренат бу сүзләрдән тагын да канатланып китә – яңа һөнәр үзләштерергә керешә. 


– Әлбәттә, башта бернәрсә дә барып чыкмады. Караңгы төсләр белән ниндидер аңлашылмаган рәсемнәр ясый иде. Ләкин Ренат бирешеп торамы инде?! Акрынлап өйрәнә башлады. Гади генә буяулардан – гуашька, аннары инде майлы буяуларга күчте. Ясаган саен остара гына барды. Аны табигать күренешләре бик рухландыра. Ачык, якты төсләр белән фотосурәтләрдән күчереп ясый башлады, үз күзләре белән күргәннәрне дә кәгазьгә төшерергә ашыкты. Нәкыя апаның горурлану хисләре белән сөйләгәнен тыңлыйм, үзем Ренатны да күзәтәм, рәсемнәренә күз төшереп алам. Төш кебек, үз күзләремә үзем ышанмыйча утырам. 


– Мин башта каляка-маляка ясый идем. Хәзер генә рәсемнәрем шундый матур, – дип шаяртып сүзгә кушылды Ренат. Аның белән дә аралашасы килү теләген күзләремнән аңлап алды булса кирәк.


Ни кызганыч, сөйләшүен аңлау авыррак. Ләкин эмо-цияләрен яшерми, игътибар белән тыңлый, төпле генә итеп үз фикерен дә әйтеп куя. Әнисе һәр сүзен аңлап, миңа сөйләп бара. Әнисе генә түгел, телен яхшы аңлый торган дуслары аны мәктәпләрдәге төрле очрашуларга, мәдәни чараларга озата баралар икән. 
– Яшьләр вакытны бушка уздырмасыннар, үзләре өчен файдалы эш белән шөгыльләнсеннәр, акча эшләү юлларын белсеннәр, әти-әниләренә ярдәм итсеннәр иде. Бозык юлга кереп китәргә тиз ул, хәзерге заман яшьләренә бернәрсә дә кызык түгел кебек. Ләкин мин, үз мисалымда, аларга тормышның нинди матур һәм рәхәт икәнен аңлатырга телим. Очрашу ахырында миңа килеп рәхмәт әйткәч, юкка тырышмаганымны аңлыйм, – ди ул. Күз яшьләремне тыеп кала алмыйм. Мөмкинлекләре чикле кеше башкаларга күпме мөмкинлекләр ача! Әти-әниләргә булышу турында әйткән фикерен тулыландырып, Фәргать абый сүзгә кушыла. 


– Менә өйдә ремонтны да Ренат теләгәнчә ясадык. Ул безгә карандаш белән эскизлар әзерли. Без кирәк әйберләрне аның белән бергә барып сайлыйбыз, чөнки аңарда дизайнерлык сәләте дә көчле. Ул төс-ләрнең ничек туры килүен белә. Акчасын да үзе түли. Без сайлаганны ошатмаска да мөмкин әле. Аннары ремонт ясаучыларны карап торып эшләтә. Бер як ишекне, ул күрмәгәндә, әйдә ярар боларга, дип эшләп киткәннәр. Чакыртып, яңадан ясаттырды. Аны алдап та булмый, бик төгәл, һәр эшне җиренә җиткереп эшләгәнне ярата, аңа һәрвакыт чиста һәм матур булсын. Бөтен балкон, өй тәрәзәләрен алыштыртты. Аларның берсе генә ачыла иде. Юганда әни егылып төшәр, дип, бөтенесен ачыла торган итеп ясатты. Безнең өчен бик борчыла, безне югалтудан курка, – ди әтисе, улын кочаклап алып. Дин юлына да әтисе белән бергәләп басканнар. Мәчеткә намазга йөриләр, бергә ураза тоталар. «Әбием өйрәткән догалар миңа көч бирә. Нинди ярдәм кирәк булса да, Аллаһы Тәгаләдән сорыйм. Беркайчан да кире какмый», – ди ул. 


Аллаһы Тәгаләгә ышану... Ата мәхәббәте...Ананың бетмәс-төкәнмәс сабырлыгы һәм назы... Энекәшенең һәрвакыт янәшә булып ярдәмгә әзер торуы... Ренатта үз-үзенә ышаныч уяткан якын кешеләре. Ул алар ярдәме белән язмышын җиңгән. Түшәмгә карап ятасы урынга, табигатьнең бөтен матурлыгын үз күзләре белән күреп, аларны кәгазьгә төшереп, башкаларның күңел күзен ачу бәхетенә ирешкән. 


– Менә шушы самолетта очып, берәр кая барып кайтасы килә әле, – дип, игътибарымны Ренатның бер картинасына юнәлтә әтисе. Ә Ренат инде очкан. Казакъстанда күп еллар дәвамында аралашкан дус кызында кунакта булып кайткан. Тагын барырга хыяллана. Ерак сәяхәтләрдә озата торган дусты да бар икән. Гомумән, Ренатның дуслары бөтен дөньяга сибелгән. Ул алар белән социаль челтәрләрдә аралаша. Хәрефләрне, рәсем ясаган кебек үк, әтисе уйлап тапкан махсус җайланмага таяк беркетеп җыя икән. 


– Тешләренә пумала кыстырып ясау җиңелрәк иде. Ләкин тешләре сынып бозыла башлады. Шуңа махсус җайланма уйлап таптым. Шуны башына кигертәбез дә пумаланы беркетәбез. Ясавы авыррак булса да, тешләре сау.
Ренат ясаган картиналарның саны-хисабы юк. Өйдә генә 50 ләп рәсеме саклана. Бик күп конкурсларда җиңгән, төрле шәһәрләрдәге күргәзмәләрдә катнашкан. Иң зур җиңүе – мөмкинлекләре чикле иҗат кешеләренең «Филантроп» халыкара премия иясе ул. Картинасын шулай беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев тә сатып алган. 


Урта мәктәпне гел яхшы билгеләргә генә тәмамлап, медицина, психология буенча курсларда да укыган рәссам. 
– Укуда авыррак барган сыйныфташларына да ярдәм итте. Бергәләп өй эшләре эшләделәр. Авыр темаларны яңадан аңлата иде. Күп укыды, бик башлы. Хәзер дә бөтен яңалыкларны белеп тора. Шәһәр буенча да рәхәтләнеп йөри. Электрон коляска белән кибетләргә, базарларга барып, безгә дә бүләкләр алып сөендерә. Сеңлесен – энесенең кызын аеруча иркәли инде. Аңа алмаган уенчыгы калмады. Сеңлесе дә «абыем», дип өзгәләнеп тора. Бер-берсен бик сагыналар, – дип, әнисе сөйләгәндә, Ренат та сабыйларча елмая. 


Ә мин шундый дустым булуга чиксез сөенәм. Фатир диварларын бизәгән картина һәм дипломнар, Рәхмәт хатларыннан тыш, бүлмәнең ярты диварын алып торган медальләргә карап шаккатам. Сорау бирергә дә өлгермим, «Мин бик тә шашка уйнарга яратам. Менә чираттагы чемпионатка әзерләнәм», –
ди Ренат. 
– Аның белән чемпионнар да уйнарга курка инде хәзер. Бөтенесен җиңеп бара. Үзем өйрәттем, мине әллә кайчан җиңә инде. Чынлап та, укучыңның сине дә уздыруы зур бәхет икән, – дип, тагын горурланып куя әтисе. Бирсә биргән икән Аллаһы Тәгалә талантны Ренатка! Бар яктан да уңган-булган! Аягы-кулы йөрмәсә дә, нинди көчле авыруы булса да, биреш-мичә, башкаларга юл күрсәтеп, авыр вакытта ярдәм кулы сузып яши. Зарланмыйча. Кар яуганга да, кояш артык кыздырганга да... Караңгы көннәрне дә якты төсләргә буяп яши.


P. S. Ренат Мусинның картиналарын «Ярдәм» мәчетендә 
(Серов урамы, 4 нче А йорты) сатып алырга мөмкин.

 

Фото: Анна Арахамия

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Сөбханалла ! Рәхәтлеккә чыдый алмыйча зарланалар шул күбесе, оҗмахта яшибез бит !

    • аватар Без имени

      0

      0

      БИК матур, унышлар егеткэ

      Хәзер укыйлар