Логотип
Язмыш

Күңелемдә ун аргамак

«Йөри алмас», ди аны табиблар. Ә ул 4 яшендә аягына баса. «Укый алмас», диләр – мәктәпне яшьтәшләре белән бер елны «с отличием» тәмамлый. Язмышның нияте аны дүрт стена арасына бикләү булгандыр, ләкин ул бу киртәләрне җимереп чыга. Язмамның герое Марат КАДЫЙРОВ бүген Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары инвалидлар оешмасын җитәкли. «Актив гаилә» ассоциациясе рәисе. Җәмәгать эшлеклесе. Депутат ярдәмчесе. Музыкант. Борынгы сәгатьләрне төзәтә белүче сирәк оста. Хатыны Алинә белән ике кыз үстерәләр. Ә иң мөһиме – гаҗәеп миһербанлы йөрәк иясе ул.

Язмыш бер сынаганны сыный, диләр. Тумыштан балалар церебраль параличы белән авырган Марат моны ишетеп кенә белүчеләрдән түгел. Әтисенең 28 әр килолы протез аяклары гомергә күз алдында. Казакъстанда чирәм җир­ләр­не үзләштерүдә эшләгәндә фаҗига-гә тарый ул. Исерек тракторчы бульдозеры белән төнлә кешеләр йоклаган палатканы изеп китүен абайламый да. Исән кала калуын Рафаэль абый, тик ике аягын да тездән түбән кисәләр.

– Бу вакытта әтигә әле 25 яшь тә тулмаган. Өйләнү түгел, кызлар белән танышырга да өлгермәгәндер. Армиядән кайткач, Байкалда балык тотуда эшләгән. Корабльдә кок булган. Балык ярата иде, – дип, әңгәмәбезне әтисенең фаҗигале тарихыннан ук баш­лый Марат. – Җәйге 30 градуслы эссеме, кышкы салкынмы – колхоз базарына балык алырга бара. Аны үзе генә белгәнчә пешерә... Әти Арча рай­оны Чөмә Елга дигән авылдан. Мөхәммәт Мәһдиев белән классташлар. Аның «Бәхилләшү» романында әти турында да өзек бар. Сәгатьләр, гармуннар төзәтә иде ул. Аның әнисе Маһирә әбием дә сәгатьләр төзәткән. Нәсел һөнәребез бу безнең.

Бик оптимист кеше иде әти. «Мин гарип инде...» – дип, беркайчан да үзен кызганып утырмады. Ул вакытта коляс­калар юк әле, дүрт көпчәкле тактада куллары белән җирдән этенеп кенә йөри. Аннары протез ясап бирделәр. Әмма аларны тагып йөрү дә бик җай­лы түгел иде аңа. Әти дә, әни дә халыкка бик кирәкле кешеләр булды. Өебезнең ишеге ябылып тормады. Сездә «дом быта», дип шаярталар иде. Әтигә сәгатьләр, гармуннар китерәләр. Ул аларны өйдә утырып рәтли. «Кулың матур, язып кына бир әле», – дип, күр­шеләр миннән открыткалар яздыра. Аннары бездә телефон бар, шалтыратырга керәләр. Әнидән кием-салым тектерәләр.

Әни дә аяксыз... Болай сау-сәламәт кыз булып үсә ул үзе. Казанның элеккеге Ленин урамында «Улыбка» дип аталган ателье бар иде. Бөтен түрә хатыннары шунда кием-салым тектереп киде. Әнием Рәйханә шул ательеда эшләде. Яхшы тегүче булгандыр,

Мак­тау кәгазьләре күп иде. Әти белән 1967 елда өйләнешәләр. Аяксыз егет дип тормаган, курыкмыйча аңа кияүгә чыккан! Әти бик харизмалы, жор телле кеше иде шул. Теләсә кемне авызына карата белә.

1973 елның 12 февралендә мин туганмын. Авырга узгач, әнинең йөрә­ген­дә кимчелек барлыгы ачыклана. Йөрәге чыдамас, дип, мине ярып алыр­га булалар, ә әнигә көчәйтелгән дозада наркоз бирелә. Хәзер табиблар ананың да, баланың да сәламәтлегенә зыян килмәсен өчен тырыша, ул ва­кыт­та алар алдында торган төп бурыч – ана­ның гомерен саклау була. Әнисен исән алып калсак, ул яңадан бала табачак – сәясәт шундый. Туган­нан соң 40 минут яныма килүче булмый. Әнинең гомере­нә куркыныч янамавына инанганнан соң гына та­биб­лар миңа да игътибар итә. Күрә­сең, селек­кәләгәннәрдер, шул вакытта үзәк нерв системама зыян килеп, пара­лич­ланып калганмын. Әти-әнидән берни дә яшермиләр: минем ДЦП диагнозлы булуымны да, киләчәктә йөри алмаячагымны, бер кулымның хәрәкәтсез булачагын да... Алар бо-ларның берсенә дә ышанмый. «Менә күрерсез, – ди әни. – Ул аягына басачак. Куллары да эшләр». Үземне белә-белгәннән бирле әни мине һәр җәйне диңгезгә алып барды. Әти белән икесе кыш буе баш күтәрми эшлиләр, акча туплыйлар. Аннары без әни белән Евпаториягә дәваланырга китәбез. Әни анда да ял итеп кенә ятмый, квартира хуҗасына, күршеләргә, танышларга гел тегү тегә.

Тормышымда истәлекле көннәр күп. Аларның иң беренчесе – аягыма ба­сып, йөреп киткән көнем. 4 яшь иде миңа. Кечкенә булсам да, самолет тра­бын­нан әнинең кулына тотынып үзем төшкәнне хәтерлим. «Сине кү­реп, әтиең елады», – дип сөйли иде әни. Мин «йөрү» дисәм дә, җиргә нык басып йөрү түгел инде ул. Аяк очла­рым­да кеше ярдәме белән берничә адым ясау дип әйтсәң, дөресрәк. Ләкин аның монысы да – безнең өчен зур җиңү!

Яшьтәшләрем белән балалар бакчасына йөри алмадым. Аңа ихтыяҗ да булмагандыр, әти белән әни икесе дә өйдә генә торып эшләде. Бу вакытта әни үзе дә авырлык белән йөри иде инде. Аякларына салкын тидергән ул. Горький урамындагы элеккеге травматология үзәгендә операция ясап, буын­нарын алыштырдылар. Тик шул вакытта ясалма буыннарның ун гына елга куелганын әйтүче кеше булмаган. Шул хәлендә дә әни мине җәйләрен Кырымга алып барды әле. Ана батырлыгына мисал бу. Үзләренең хәлен уйламыйча, әти белән алар мине ничек тә савыктырырга, аякка бастырырга омтылдылар. «Ник мин башкалар кебек түгел? Ник йөри алмыйм?» дигән сора­уны биргәнем булмады. Беркайчан да! Без бу хакта сөйләшми идек. Чын дөресен әйткәндә, үземне башкалардан әллә ни аерылып торам дип санамадым да. Малайлар артыннан йөгерә алмасам ни! Бер кулым хәрәкәтлән­мәсә ни! Хәзер менә минем шикелле физик мөмкинлекләре чикле балаларга аралашу, социальләшү мө­һим­леген барысы да аңлый. Ә ми­некеләр аны шул вакытта ук белгән. Ватылуыннан курыккан бәллүр савыт кебек үстермә­де­ләр мине. Ишегал­дында башка балалар белән рәттән уй­нап үстем. Үземне яклап сугышканым да булды хәтта. Әйе, әйе! Әле бер таныш апа сөйли. Балаларның берсе арттан килә дә миңа төртеп китә икән. Имеш, үрти. «Бер авыр әйберне алдың да тондыр­дың. «Молодец, Марат, дөрес эшлә-дең!» – дип әйттем шул чакта», – ди.

Мәктәпне өйдә генә укып тәмам­ласам да, дусларым күп булды. Казан­ның 70 нче мәктәбендә укыдым. Укы­тучылар: «Әйдә, ярар, аңа барыбер өйдә генә утырасы», – димәде, яхшы белем бирделәр. Кызганып, «поблажка» ясамадылар. Әле дә хәтерлим, рус теле укытучым Мөнирә Әбдерәшитова кичке тугызга кадәр укытса укытты, аңлаганчыга кадәр утырды. Менә хәзер ул белемнәр тормышымда шулкадәр мөһим. Документлар белән эшләгәч, грамоталылык та кирәк, матур язу да...

Сәхнәне яратам. Мәктәпне тәмамл­а­гач, «Заречье» спорт-педагогика комплексында диджей булып эшли башладым. 15 еллап эшләгәнмендер анда. «Интроник» дип аталган ансамбль оештырдым. Бәйрәмнәрдә чыгышлар ясый идек. Мин җырлыйм, синтезаторда да уйныйм. Беренче җырларымны да шул вакытта яздым. «Ночной экспресс» дигәне аеруча популяр булып китте. Аны Казанда узган бик күп чараларда башкардым. Барысын тупласаң, язган җырларым бер альбомлык буладыр. Дустым Дмитрий Еф­ремов белән аларны чыгарырга да ниятләгән идек, аның вафатыннан соң тукталып калды.

Музыкага тартылуым әтидән. Гар­мун­чы иде ул. Мине дә кечкенәдән аккордеонда уйнарга өйрәтте. Бер генә кул белән уйнасам да, аның белән икәү башкарганда матур яңгырый иде.

Әти үзе Фәйзулла Туишев исемендәге «Уйнагыз, гармуннар» фестивалендә дә, Рамил Курамшин оештырган гармунчылар ансамблендә дә катнашты. Сәнгатьне ярата иде. 1999 елда йөрәгенә инфаркт булды. Үз гомерем­дәге иң авыр көнем – әти белән бәхилләшкән көн.

Үзләре дә сәламәтлеккә туймыйча яшәгән әти белән әни миңа гомергә җитәрлек үтемле сабак бирде – беркайчан беркемнән бернәрсә көтмәскә. Барысына да үзең тырышырга.

Бу – тормыш кредом. Равил исемле дус егетем бар иде. Фотога, видеога төшерә. Ул үз янына эшкә чакырды. Икәү шактый эшләдек әле. Ул төшерә, мин өйдә монтажлыйм. Бер көнне тоттым да: «Ник өйдә күз бетереп утырам соң әле? Дөньяда кызыклырак эшләр дә бар бит», – дип, якындагы кафега кабат диджей булып урнаштым. Бан­кет­лар алып бара башладым. Телем бар, сөйли беләм – нәрсә комачаулый?! Анда дүрт ел эшләдем.

Тормышыма Алинә шул елларда килеп керде. Без аның белән психологик тренингта таныштык. Гаиләләребез белән дуслашып, йөрешеп киттек. Әни авырый башлагач, ярдәм кулын беренче булып Алинә сузды. Ире вафат булганнан соң, тормышларыбызны бергә бәйләргә тәкъдим ясадым. Миннән биш яшькә яшьрәк ул. Әтисе Нәкыйп абый да гармунчы иде. Әнисе Фирдисә апа исә минем кебек үк балык ярата. Уртак темаларыбыз, уртак мавыгуларыбыз күп аның белән. Мин аны «дәү әни» дип йөртәм.

Алинә белән бергә яши башлаганда кызы Энҗегә 5 яшь иде. Мин аны үз кызым шикелле якын иттем. Хәзер аңа 24 тулды. Уң кулыбыз да ул, сул кулыбыз да... Ә Мәдинәбезгә 10 яшь. Быел өченче классны тәмамлады. Мәдинә белән икебезнең дә туган көннәребез бер. Миңа 41 яшь тулган көнне туды кызым. Аңарчы бер ел алдан, 40 яшем тулганда: «Быел бүләк тә юк, бигрәк күңелсез», – дигәч, хатыным:

«41 яше­ңә зур бүләк ясармын», – дигән иде, вәгъдәсен үтәде. Чынлап та, мон­­нан да зуррак бүләк була да алмыйдыр. Хатыныңның да физик мөм­кинлеге чикле, үзеңнеке дә, бала алып кайтырга курыкмадыгызмы, дип еш сорыйлар. «Юк, курыкмадык, – дип җавап бирәм. – Әти белән әни мине үстерә алдылар бит әле, без дә үсте­рербез». Һәрнәрсәдән курыксаң, яшәп тә торасы юк. Алинәнең авырлы икә­нен белүгә, икебез дә генетик анализ тапшырдык. Бер тайпылыш та тапмадылар. Мәдинәбез сау-сәламәт бала булып дөньяга килде, Аллаһка шөкер.

Маратны мин берничә еллап беләм. «ВКонтакте»дагы сәхифәсен дә күзәтеп барам. Инвалидлар оешмасы рәисе буларак та, мөмкинлеге чикле бала үстерүче әти-әниләр ассоциациясе җитәкчесе вазыйфасында да никадәр эш башкарганы аның фото-видео отчетларында ап-ачык чагыла. Әнә ул өлкән яшьтәге апа-абыйларга көз көне бәрәңге, кишер-чөгендер өләшә. Әнә күп вакытын өйдә генә уздырырга мәҗбүр булган авыру балалар өчен күңелле ял оештырган. Үзе дә махсус электротрициклда хәрәкәт иткән кеше­нең чиксез мөмкинлекләренә гаҗәпләнерлек. Сүзебезнең җеп очын акрынлап Маратның иҗтимагый эш­чәнлегенә таба борам.

– Киров һәм Мәскәү районнары инвалидлар оешмасы рәисе итеп 2011 елда мине сайладылар. «Син шушы районда туып-үскән, мондагы кеше­ләр­не беләсең», – диделәр. Дөрестән дә, бу район, бу урамнар, аның халкы миңа бик якын. Үзебезнең ишегалдындагы әбиләр өчен гел «Маратик-сы­но­чек» булдым. Мөмкинлеге чикле ке­ше­гә иң беренче нәрсә кирәк? Ара­ла­шу. Аннары – көч кадәренчә ярдәм. Аны аңлау, хәленә керү. Бу дөнь­яда ялгыз түгеллегенә, аның да кешеләргә кирәклегенә инандыру. Кирәклеген тоярга мөмкинлек бирү. Боларның барысы да үз күңелемнән узган. Шуңа күрә әлеге вазыйфама керешеп китүе авыр булмады. Мин эшли башлаганда оешмада 600 кеше иде, хәзер 200 кеше генә калды. Аларга кулдан килгәнчә матди ярдәм күрсәтә­без, театрга, кинога, музейларга алып барабыз.

«Активная семья» ассоциациясен Алинә белән икәү оештырдык. Балалар өчен йөрәге белән янып-көеп йөри ул да. Ассоциациядә физик мөмкинлеге чикле бала үстерүче 160 гаилә. Казанда гына яшәүчеләр түгел, шәһәргә якын районнардан да гаиләләр бар. Эшчән­легебез күбрәк шушы балаларга һәм аларның әти-әниләренә күңелле һәм файдалы ял, кызыклы чаралар оештырудан гыйбарәт. Һәр баланың балачагы күңелле, бәхетле булырга тиеш. Быел җәй башында мотоклуб байкерлары балаларыбызны мотоциклларда йөртте. Барбершоп килде, парикмахерлар килде. Күчтәнәчләр дә булды. Елга берни­чә тапкыр «Вкусно и точка»га барабыз. Театрларны, концерт, киноларны сана­мыйм да, алары атна саен диярлек. Беренче класска бара торган балаларга мәктәп киемнәре, китап-дәфтәрләр алырга булышабыз. Төрлечә тырышабыз инде, спонсорлар эзлибез... Ничә ел рәттән Кукмара савыт-саба заводы әниләребезгә бүләк ясый. Бәй­рәмнәрдә депутатларыбыз да яр­дәм итә. «Ярдәм» укыту-реабилитация үзәге җитәкчесе, Казан шәһәре Думасы депутаты Мәли­кә ханым Гыйльмет­динова­ның да ярдә­ме бик зур.

Марат Кадыйров Татарстан Иҗти­магый палатасының уңайлы мохит һәм инвалидлар оешмалары эшчәнлеге буенча иҗтимагый эксперты да әле.

– Узган ел Мәскәүдә укып, уңайлы мохит буенча эксперт таныклыгы ал­дым. Бу программа Татарстанда 2013 елдан эшли башлады. Башкарган эшләр күп, ләкин эшләнәселәре дә аз түгел әле. Эксперт буларак, Казанның төрле урыннарында, төрле оешмаларда булам, тикшерәм. Мөмкинлеге чикле кешеләр җәмәгать транспортыннан җайлы гына файдалана алсын өчен, мобиль кушымта бар. Системага теркәләсең дә, үзеңә кирәкле автобусны йөртүчегә хәбәр җибәрәсең. Ул сине тукталыштан алып китәргә тиеш.

Бу системаны үзем шәхсән сынап карадым. Шофер мине сигезенче тапкырдан гына таба алды. Димәк, ул әле тиешенчә эшләми, төзәтмәләр кертәсе бар. Эшләгән эшләр кәгазьдә генә булмасын, кешеләргә чынлап та файдасы тисен иде дип, чын-чынлап тырышам. Мөмкинлеге чикле булса да, кешенең хокуклары чикләнмә­сен.

Ялгызлыкны яратмыйм. Кытай императоры кебек, беркайчан да ялгызым гына калганым юк. Кеше булмаса, өйдә һичьюгы берәр җан иясе булсын. Кызыбыз аллергиядән интек­мәсә, бик рәхәтләнеп песи асрар идем, әлегә Мадагаскар тараканнарын гына сөяргә туры килә. Алар да бик кызык­лы җан ияләре. Машина модельләре коллек-циясе туплау белән мавыгам. 700 ләп булды инде. Кайберләрен сатарга да туры килде, кызларыбызны укытасыбыз бар бит.

Миңа эштән туктарга ярамый. Туктыйм икән, авы­рый башлыйм. Җәйге ялларымны да эштә генә үткәрәм. Узган ел өч көн ял алган идем, өч көндә дә авырып яттым. «Җибәрмәгез ялга, миңа килешми икән», – дидем. 

Хыялымда эшлисе килгән эшләр чиксез әле. Барасы, күрәсе килгән җирләр дә күп. Күңелемдә ун аргамак яши кебек. Шул аргамаклар тынычлап яшәргә һич ирек бирми сыман.

Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар