Логотип
Язмыш

Күкләрдә язылса...

Кайбер язмышлар безнең редакциягә үзләре «килеп керә». Фәрвизә апа ВАФИНА, һичшиксез, шулар арасыннан күңелгә кереп кала торганнарының берсе. Операциядән чыгып килүе генә иде аның. Оныгы Динарага шул көнне үк бер үтенечен җиткергән: «Чистайга кайтып киткәнче, «Сөембикә» редакциясенә алып бар әле мине...»

58 ел буе укый ул безнең журналны! Тормышының Үзбәкстанга китеп яшәгән чорында да яраткан журналыннан аерылмаган, балаларына «Әлифба» урынына тоткан. Күчтәнәчләр күтәреп килеп керделәр, тәмләп чәйләр эчтек! Һәм... Сөйләшүебез көтелмәгән борылыш алды...

– Укырга бик иртә өйрәнгәнмен. Укырга керәсе балаларга ияреп мәктәпкә барганмындыр инде, кечкенә генә булсам да немец хәрефләрен дә таныганымны күргән укытучы апа яшемне сорады. Ә җавабын белмим. «Бар, әниеңнән сорап кил», – дип җибәрде. Йөгерә-йөгерә кайттым, әнидән сорап кире йөгердем. 5 яшь икән миңа! Ә мәктәп ишегенең тоткасы биек, буем җитми. Тырышсам да, ишекне ача алмыйча елый-елый кайтып киттем. Шуңа күрә укырга икенче елда гына кердем.

Фәрвизә апа Тубылгы авылында ун балалы гаиләдә җиденчесе булып туа. Татар Талкышы авылында җиде сыйныф тәмамлап, укуын дәвам итәргә 13 яшендә Чистайга чыгып китә. Муллык­та яшәмәсәләр дә, шул чорда ук (1955 ел!) әти-әнисе түләп укыталар аны. Аны гына түгел әле, апа-сеңелләре, абый-энеләренең барысын да белемле, һөнәрле итәләр. Укуын тәмамлагач, һөнәр училищесында бер ел белем ала да Чистай сәгать заводына эшкә урнаша.

– Чистай сәгатьләре сыйфаты буенча Швейцариянекеннән соң икенче урында исәпләнә, диләр иде. Безнең сәгатьләр кайда гына булмады: космос-ка да очты, су астына да төште. Завод-ның бик көчле еллары иде ул – унике мең кеше эшли, шуның бер мең ике йөзе безнең җыю цехында. Эшкә бик сайлап кына алалар: күзең күрү 100 процент, чиста-пөхтә булу гына түгел, кулың да тирләмәү мөһим. Алайса сәгатьтә күгәрек барлыкка килүе мөмкин. Крахмаллап үтүкләнгән ап-ак халатлар киеп эшләдек, хәтта маникюрщицалар да бар – тырнакларны карап, чистартып торалар. Бер минут та егерме секунд саен конвейер күчеп тора, үз өлешеңне эшләп, икенче кешегә җибәрә торасың.

Абыйларында яшәп Чистайда эш­ләүче Фәрвизә атна саен авылга кайтып йөри. Автовокзалдан тулып килгән автобуска юл өстендә генә утыралар. Шулай бер кайтып баруында шофер аны үзе янына алга утырырга чакыра. «Башка урын юк, монда кереп утырсаң гына», – ди. Сүз арты сүз китә, Зөфәр исемле егет күрше авылдан гына булып чыга. Авылга җиткәч, шофер егет Фәрвизәне автобустан төшерер өчен бер шарт куя: свиданиега килсәң генә! Зәңгәр күзле, озын буйлы чибәр егеткә бик карышып та тормый, риза була.

Свиданиега дип капка төбенә килеп баскан егет янына иң беренче булып Фәрвизәнең абыйсы чыга. Зөфәрне өйгә алып кереп сөйләшә. Нинди ният белән йөри, вакыт уздырыр өчен генәме, юкмы... «Армиядән кайттым, яшем дә бара, вакыт уздырыр өчен түгел, өйләнер өчен», – ди Зөфәр. Алай да абыйсы яшьләргә гел күз-колак булып тора, кинога барсалар, егеттән билетлар күрсәтүен дә таләп итә хәтта.

– 1960 елның ноябрь аенда язылыштык Зөфәр белән. Эштән каршы алды да шул киемнәр белән ЗАГСка киттек. Зөфәр дә үз абыйларында яши иде. Абыйсының хатыны – булачак килен-дәшем Казан кызы. Ул безне чәчәк бәйләме белән каршы алды. Аларга кайтып үзара гына табын оештырып алдык та, законлы ирем мине үз абыйларыма озатып куйды. Гаиләбезнең башы шул булды. Гыйнвар аенда никах укытканчы кеше алдында җитәклә-шергә дә читенсенеп кенә йөрдек...

Никах укытып, зурлап туйлар уздырганнан соң, дүшәмбе көнне үк икесе дә эшкә чыга. «Шулкадәр нык яратышканбыз инде, туйдан соң кайда яшәрбез дигән уй башка да килеп карамаган», – дип искә ала соңыннан Фәрвизә апа. 19 яшь кенә була бит аңа! Эштән соң ире каршы ала да, игълан буенча бер фатирда бүлмә белешеп, шунда яшәргә керәләр.

– Авырга узып декретка чыгар вакыт җиткәч, Зөфәр комсомол путевкасы белән Казакъстанга чирәм җирләр үзләштерергә китәргә булды. Шунда эшләсә, фатир да булачак икән. Мине авылда калдырып торып, фатир булуга бала белән икебезне алып китәргә планлаштырды. Шулай иттек тә. Мин кайнаналарым янына кайттым, улыбыз Дамир туды. Табибларга күрсәтергә ай саен Чистайга киләм, аннары фотосалонга йөгерәм. Фотога төшереп, әтисенә җибәреп торам. Авиапочта аша хатлар алышабыз. Балага дүрт ай тулгач эшкә чыгарга кирәк бит. Баланы нишләтергә? Без яшәгән фатир хуҗасы рус апасы булса да, үземчә, ул карап торыр әле дигән ният белән җыена башладым. Баланы авылда калдыру турында уй да юк, аннан башка ничек яшим, имезәм дә бит әле. Кайна­там ферма мөдире булып эшли. Иртән сөт машинасы белән безне Чистайга озатырга хәл иттеләр. Кайнанам итәк чабуларыннан балага чүпрәкләр әзер­ләде, мин сумкамны җыйдым. Иртән машина килде, башта үзем кереп утырдым, аннары әйберләрне урнаштырдым да балага үрелүем булды, молоковоз ишеген теге яктан шап итеп япты әти. Ачарга маташам – кая инде ул иске машина ишеген алай җиңел генә ачу! «Алып китеп ничек карыйсың, үтерәсең баланы. Үзем карыйм мин аны, борчылма!» – ди кайнанам. Ул арада шофер үз ишегеннән бала кием­нәре тутырган сумканы кире бирде дә кузга-лып китте. Юл буе елап бардым... Әти белән әни миңа баланы бирергә уйламаганнар да... Өч көн буе эштән соң автобус белән, аннары ике чакрым җәяү авылга кайтып йөрдем. Иртән тагын сөт машинасына утыртып озаталар. Күкрәкләрне кысып бәйләп, сөтне бетерергә туры килде. Менә шулай Дамирны карадылар, бик әйбәт карадылар, мин эшләдем. Бик уңган-булган, чибәр хатын иде әни. Бераздан Зөфәр-дән: «17 майга билет алдым, алырга кайтам», – дигән хәбәр килде.

Әмма көткән көнне Зөфәр кайтмый. 18 е, 19 ы үтеп китә... Бер хәбәр дә юк. Бер айдан авылга телеграмма килеп төшә: «Приезжайте, ваш сын в тяжелом состоянии». Юлга өчәүләп чыгалар: кайнатасы, иренең абыйсы һәм Фәрвизә апа. Бик озак баралар. Кустанай өлкәсе Боровое авылы атамаларын гомерлеккә хәтерләп кала торган сәфәр була ул.

– Зөфәрнең башына кан сауган булып чыкты. Аңында түгел, безне танымый. Мине туганнан туган сеңлесе дип уйлады. Транспортировать итү тыела, хәле авыр, диде табиб. Мин аны карарга калдым. Өч ай хастаханәдә яшәдем. Күгәрчен кебек гөр-гөр килеп кенә сөйләшә иде ирем. Яңадан күрергә, укырга, сөйләшергә өйрәнергә туры килде. Шулай дәваланганнан соң, табибларның Зөфәрне Кустанайга алып китәргә теләвен белүгә, авылга телеграмма салдым. «Транспортировать можно, приезжайте». Аны ничек тә туган якка алып кайтасым килә, ә табиблар җибәрүгә каршы. Алып кайтып җиткерә алмыйсыз, диләр. Ничек кирәк, алай – сөйләшеп, тәвәккәлләп, иремнең абыйсы белән Зөфәрне ике ягыннан култыклап алып чыгып киттек. Самолет трабына барабыз, атлый да алмый. Менүе бер газап булса, алып төшүе – мең газап. Трап­тан төштек тә утырдык шунда асфальтка. Тирәбезгә бөтен аэропорт халкы җыелгандыр. Хәлгә керәләр, иремне кызганалар, ул ап-ак булып утыра. Япь-яшь ирнең шундый хәлдә булуы барысын да гаҗәпләндергән, күрәсең. Зөфәрнең шулкадәр ашыйсы килә, ә безнең юл мәшәкате белән аны кайгыртыр җаебыз юк. Шунда бер ир сумкасыннан алма биреп калдырды. «Метеор»га утырып Чистайга кайтканда бер хатын бидоныннан дүрт капкач пилмән бүлеп ашатты Зөфәргә! Шөкер, яхшы кеше-ләр ярдәме белән авылга алып кайтып җиткездек. Кайнанам бик нык ярдәм итте ул вакытларда. Сөтләр, каймаклар ашатып, тәрбияләп аякка бастырды. Мин эштә, улыбыз Дамир да аның кулында бит әле! Гомер буе кайнанама рәхмәтле булдым бу изгелеге өчен...

Аннары Зөфәре неврология бүлеген­дә дәвалана, хәле көннән-көн яхшыра. Хастаханәнең өч баскычын үзе атлый алуына сөенгән иренең бәхетле йөзен әле дә хәтерли Фәрвизә апа. «Карале, әнисе, үзем атлыйм бит!» – дип куана. Бәхетнең шундые да була...

Кызлары Лилия тугач, яшь гаилә Чистайның бер читеннән кечкенә генә йорт сатып ала. Акчалары җиткәнчә... Уллары Дамир укырга керәсе ел. Кыш көне өйләрен кар басып китә, ут баганалары өстеннән атлап йөриләр. Дамир мәктәптән кайтып та өенә керә алмаган чаклары күп була. Лилияне атна буена бакчада калдыру, өчәр көн эшкә бара алмый күмелеп калу дисең­ме, өйдә кышкы киемнәрдән йөрү, су катулар дисеңме... Кыш салкыннары тәмам үзәкләренә үтә. Ә Фәрвизә апаның Үзбәкстанда яшәүче апалары, кайтып, мул тормыш, тиз арада бирелә торган фатирлар белән кызыктыра. Иң мөһиме – анда һәрчак җылы!

– Зөфәр апаларга ияреп китте. Ярты ел эшләсә, фатир бирәселәр икән, ләкин моның өчен гаиләсен дә алып килергә кирәк була. Сәгать заводында 13 ел эшләп, Коммунистик хезмәт ударнигы булып, мин дә балаларым белән шунда – Алмалык шәһәренә киттем. Җылыга кинәндек инде. Кышкы киемнәр дә аласы юк! Бик матур яшәп киттек. Бәхетле идек!

Шулай яшәп ятканда янә шомлы телеграмма килә. «Приезжайте, мама в тяжелом состоянии». Шундук юлга кузгалсалар да, кайнанасын озатырга өлгермиләр... Бераздан алар янына Үзбәкстанга кунакка килгән кайнатасы күченеп кайтулары турында сүз ката. «Кайтыгыз, балалар. Анда да төзелеш­ләр бара, фатирлар да бирәләр. Синең дә әти-әниең олы яшьтә, килен, озатырга кайта алмасагыз, авыр булыр», – ди. Әтисенең сүзенә колак салып, Зөфәр тагын кайтырга карар кыла.

– Фатир биргәч безне кайтып алырга ышандырып, Зөфәр билет алды. Дүрт тулырга унбиш минутта эшне бетерәм, ә аның автобусы – дүрттә. Янәшә генә өебез дә, автовокзал да. Озатыр­га да җитешәм. Ә Зөфәр нигә-дер иртәрәк килде. Тәрәзә аша: «Әйдә, чык, мин китәм», – ди. Тукта инде, иртә бит, эштән соң чыгам, кайта тор, дим. Өйгә кайтсам, Зөфәр дә, сумкалары да юк. Киткән. Магнитофон кассетасына «Мине озатырга чыкмадың», дип, тавышын яздырып калдырган. Автовок­залга йөгердем. Инде барысы да утырышып беткәннәр, иптәшем мине көтеп керми тора. Саубуллаштык. Зөфәр автобусның артына ук үтте дә ике кулы белән арт тәрәзәгә таянып китеп барды... Шунда иремне соңгы тапкыр күрүем иде...
Чистайда эшкә урнашып, 31 декабрь көнне гаиләсен телефоннан сөйләшер-гә чакыра. «Балалар белән дә иркенләп сөйләшер өчен, 20 минутка заказ бирдем», – ди ире. Көлешә-көлешә сөйләшәләр. Балалар каникулга чыгуга килеп алам, ди. «Килмә әле, кышлар узсын, өсләренә кияргә җылы киемнәре дә юк, язга чыгыйк», – ди хатыны.

– Әйе, бик салкын, туңам, өшим, диде Зөфәр дә. Сынган урыннарым сызлап интектерә, ди. Үзе дә сизенде микән... 17 гыйнвар көнне тагын бер инсульт кичергән. Соңгысын... Өшеткеч салкын кышларга барыбер кайттык... Иремне җирләргә кайттык...

Бу авырлыктан Фәрвизә апаның куллары параличлана хәтта. Унҗиде ел гына яшәп калалар... Кайнатасы килен белән тагын бер кат сөйләшергә була. «Кайтыгыз, килен, бергә җиңелрәк булыр. Улың үсеп җитә, Әфганстанга алырлар (ул вакытта Үзбәкстаннан егетләрне күп җибәрә торган булганнар). Кызың үзбәккә кияүгә чыгар, улың үзбәк кызына өйләнер, кайта да алмый калырсың». Олы кеше сүзенә каршы килерлек җавап тапмый Фәрви­зә апа. Дамирга – 16, Лилиягә 12 яшь булганда туган ягына әйләнеп кайта. Чистайда әти-әнисе белән бергә яши башлыйлар, яңа тормыш башлана.

– Чистайдан күптән киткән кеше булгач, тирә-күршедә кемнәр яшәгәнен дә белмим. Өйгә газ кертергә кирәк. Әни әйтә: «Әнә теге урамда Хәмзәләр яши. Шулкадәр яхшы кешеләр инде. Әбиләрен бик тәрбияләп, карап озаттылар. Укымышлы иде әбиләре. Дини китаплары да юк микән. Газ кертергә күпме акча кирәк буласын да белешеп кайтыйм әле». Арабыз өч минутлык кына юл. Кайткач, әни кызларын мактый: «И-и, кызым, кызлары матур!» – ди... Әти белән әни икесе бер елны вафат булды, аларны тәрбияләп озаттык. Берничә елдан улыбыз Дамир бергә эшләүче хезмәттәше Зәйтүнә белән очраша башлады. Ни хикмәт – әни сөйләгән шул Хәмзәнең кызы булып чыкты ул... Бераздан яшьләр өйләнешергә булды. Хәмзә кода туйны бездә генә ясыйк, ди. Юк инде. Бердәнбер улымны туй ясап өйләндерәсем килә, дим.

Туй мәшәкатьләре газ кертү, өйгә янкорма ясаудан башлана. Дамир үзе яшь кенә егет – киңәшчесе дә, таянычы да Хәмзә була. Бөтен кирәк-ярак материалны табып юнәтергә булыша.

– Эшләр тәмамлангач, матур итеп туйлар уздырдык. Кода белән Рауза кодагыем бик ярдәм итеп яшәделәр безгә. Кунакка йөрешеп, аралашып, дус-тату яшәдек. Кияү белән Лилия кызыбыз кайткан чакта аларны кунакка дәшми калмый иде кодагый. Үзләрен генә түгел, кодагыйлар белән бергә бит әле ул! Ни арада табыннар хәстәр-ләп өлгерә! Шулкадәр якын аралашып яшәдек. Оныкларыбыз туып ике ел узгач, балалар үз йортларына күченде. Анда да кода бик нык ярдәм итте аларга. Ул үзе машиналар төзәтүче булып эшләде, без кодагый белән онык-ларны тәрбияләшергә булыштык. Минекеләр дә, аларныкылар да гел бергә булдылар, бергә үстеләр, без көчебездән килгәнчә ярдәм иттек. Гөрләшеп яшәгән чаклар озак бармады, Рауза кодагыем вафат булды...

Рәткә салынган тормышның бер ягы кителә. Оныклар көндезләрен Фәрвизә апада уздырсалар, кичке сменага эшкә киткәндә Хәмзә кода: «Әйдә, кайты-гыз, балалар, әбиегезнең эшкә китәсе бар», – дип алып китә. 

– Бергә эшләгән хезмәттәшебез бер көнне эшкә килде дә кияүгә чыктым, дип сөйли. «Пенсиягә чыккач кияүгә чыгалармы инде?» – дип кычкырып көлгән идем ул вакытта. Белмәгәнмен үземә дә шул көн киләсен... Зөфәр үлгәч, тормышка чыгарга сорап килүчеләр булды. Кая ул! Ирләргә күтәрелеп тә караган булмады! Ике балам, олы яшьтәге әти-әнием бар. Тормыш арбасы минем өстә. Зөфәргә тугры булып яшәрмен дигән идем... 

Аннары... Кодагые вафат булгач: «Кодаң бик ипле кеше, кияүгә чакырса, баш тартма, синең бәхетле булырга хакың бар», – дип әйтә бервакыт Зөфәрнең апасы. Бу сүзләрне ишетүгә өстенә салкын су койган кебек була Фәрвизә апаның. Аллам сакласын, дигәндер... Бу хакта авыз ачып әйтүмени – уйларга да мөмкин түгел! Башка сыймаслык сүзләр бит.

Аннары... Бер ел ялгыз яшәгәч, Хәмзә абый Фәрвизә апа янына сөйләшер­гә килә. Ишетергә дә теләми Фәрвизә апа! Кеше ни әйтер?! Зәйтүнә килене нәрсә уйлар?! Хәмзә абый үзе өчен хәл иткән була инде, Фәрвизә апаның кайнатасы белән сөйләшергә, аннан рөхсәт сорарга теләвен әйтә. Әмма Фәрвизә апа аны кире бора. «Килгәнеңне бер кешегә дә әйтмим, син дә сөйләмә. Өйлән син, ә бу хәл икебез арасында гына калсын, онытыйк», – ди.

Әмма Хәмзә абыйның ниятеннән кире кайтуы түгел, бераз сабыр итүе генә була бу. Өч ел ярым вакыт узгач, яңадан килә. «Син дә, мин дә кеше аерып кавышмыйбыз. Безнең кавышуыбыз балаларга да якынрак булырга, бер-берсен тагын да яхшырак аңларга бер сәбәп булыр. Оныклар да барысы да үзебезнеке, аларны үстерешербез. Гаиләнең бөтенлеге өчен дә яхшы булыр», – ди. Фәрвизә апаның абыйсыннан рөхсәт сорый, балалар белән киңәшләшәләр. Бөтен кеше сөйләшеп куйган кебек – чык та чык, чык та чык... 56 яшендә яңадан тормышка чыгарга ризалык бирә Фәрвизә апа.

Риза дип әйтү генә җиңел. Күпме вөҗдан газаплары чиккәнен үзе генә беләдер. Ничә тапкыр күңеленнән килене белән сөйләшкәндер, аклангандыр... Сорамасалар ярар иде, дип, кеше яныннан күзләрен яшереп узып киткәндер... Кода дип йөргән кешесенә яңадан кем дип эндәшим дип уйлап интеккәндер...

Җыйнак кына итеп никах укыталар. Никахына ике таба гөбәдиясен ике ягына кыстырып, кодалары йортына китә Фәрвизә апа. Бөтен бирнәсе шул була. Хәмзә абый белән бер-берсенә «әбисе», «бабасы» дип дәшергә хәл итәләр, оныкларга да шулай җайлырак булыр, диләр. Фәрвизә апа килгәндә иң кечесе – 5, олысы 12 яшьлек була. Зур әни дип дәшәләр аңа. Йорттан балалар, оныклар эзе суынмый. Һәрберсен ачык йөз белән каршы алалар, әби-бабай назын, җан җылысын биреп, төрле кызыклар сөйләп, мунча кертеп, сыйлап озаталар, бөтен гаиләне бердәй туплап торалар. 15 ел бик матур гомер кичерәләр Хәмзә абый белән.

– Бабай бик ипле, сабыр, зирәк кеше иде. Берәүгә дә тавыш күтәреп бер сүз дә әйтмәс... Җайлап кына сөйләшә.Оныкларны намазга өйрәттек. Бәхетле картлык кичердек. Ял йортларына, санаторийларга еш йөрдек. Кешедән бик читен булды инде анысы. Әмма язмышыма үпкәләмим. «Кайдан болай уйладың, чыгармын димәгән идем», – дия идем бабайга. «Әбисе, ярар инде, күктә шулай язылган», – дия иде ул миңа.
Хәмзә абый 81 яшендә вафат була... 

Соңгы көннәрендә кызлары яныннан китми. Ә Лилия төннәрен дә аның аяк очында йоклый. Хәмзә абый, сәгать саен уянып, җайлап кына аңа кагыла: «Лилия...» Лилия укол ясагач, ул яңадан бер сәгатьлек йокыга тала... 

Хәмзә абый: «Әбиегезгә сүз әйтмәгез, шушы йортта яшәсен», – дип китсә дә, аның вафатыннан соң Фәрвизә апа  ул йортта бер генә ел яши дә, кире үз йортына – кызы Лилия янына кайта. Буш кул белән түгел, зур бирнә белән – бөтен балалар, оныклар хәзер бу йортка кайта, монда кунак була. Ә теге йортка соңрак гаиләсе белән Хәмзә абыйның кызы Әминә күченә. Аларга ияләшергә җайлы булсын өчен, кичләрен кунакка барып, мунча кереп, кич утырып кайта торган булалар.

Күпме вакыт узган, шуңа да кара-мастан, әле дә бер зур гаилә булып дус, тату яшәү­ләрен дәвам итә алар, кунакка йөрешә­ләр. Ул килгәндә 5 яшьлек кенә булган, Фәрвизә апаны үз әбисе дип санаган Зөлфиянең үз балалары бар инде хәзер. Чистайга кайткач, урамга чыгу белән 2 яшьлек Камил, әнисен җитәкләп, Фәрвизә апа йортына алып китә. Бәләкәй йодрыгы белән капка шакый. «Кем ул анда? Камилем килгән түгелме?» – дигән булып, әбисе капка ачарга ашыга.

Фотода: Хәмзә абыйның юбилеенда (алар Фәрвизә апа белән уртада) балалар, оныклар, туганнар белән.
Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар