Логотип
Язмыш

Кителгән чынаяк

Ялгыз әти. Ниндидер сәер, каршылыклы сүзтезмә. Үзе әти, үзе ялгыз. Без әти-әни дигән парлы сүзгә генә ияләшкән. Капма-каршы сүзләрне янәшә куеп яңа төсмер бирү сти­листикада оксюморон дип атала. Грам­матикада – шулай. 
Ә тормышта? 

Б у темага алынуыма коллегам Лариса «гаепле». Мобильнигы җырлый баш­лауга, «О! Ижаудан Марат бу!» – дип, ашыгып телефонын алды да, киттеләр, киттеләр сөйләшеп...
– Тозлы кыяр, бер банка зәйтүн җимеше, лимон, кишер, суган саласың, – дип тезә Лариса. – Ит тә ярый, колбаса да... 

Без хатын-кыз халкының колаклары сагайды. Лариса... ир кешене (!) солянка пешерергә өйрәтә түгелме?
– Туганнан туган энекәшем Марат ул, – дип әйтеп куйды хезмәттәшебез. – Төрле шәһәрләрдә яшәгәч, сирәк очрашабыз. Менә, солянка пешерергә өйрәт әле, дип шылтыратты да, үзем дә аптырап киттем: биш ел узганын сизми дә калганбыз – энем үзе ашлар да пешерә икән... – Бер тын сүзсез торгач, ачыклык кертәсе итте. – Биш ел элек Маратның хатыны үлеп киткән иде бит, тугыз яшьлек кызы Айгөл белән берүзе калды. Әллә нигә бер генә күрешкән чакларда гел кызы өчен борчылып, ничекләр үстереп аякка бастырырмын инде, дип хафаланулары һаман күз алдында.
Сөйләгәннәрдән шул аңлашылды: дөнья мәшәкатьләренә күмелеп, вакытның узганын сизми дә калганнар. Ә Марат шул елларда кызы өчен әти генә түгел, әни дә булырга өйрәнгән. Яңа тормышка икәүләп ияләшкәннәр. Кызының озын чәчләрен дә кисеп ташламаган әти кеше, үзе үк матурлап үреп куя икән. Икәүләп скрипкада уйнарга, тау чаңгыларында шуарга да өйрәнгәннәр.
– Ул өйләрен күрсәгез, кызлар... Чип-чиста, тәрәзәләр ялт итеп юылган, гөлләре шау чәчәктә... Дөрес эшли энем, кыз бала матурлык күреп үсәргә тиеш! – дип сөенә Ларисабыз. – Тормыш сынауларын сабыр, кайчак юмор белән узды ул. Берчак кызына ниләр пешерүе турында сөйли шулай... – Лариса көлә-көлә искә төшерә. – Мин чүлмәкләргә итле бәрәңге шулпасы куйсам, үзем – берне, Айгөл бишне ашый, ди. Гаҗәпләнүем йөземә чыккандыр – көлеп җибәрде дә: «Бишне ул атна буе ашый. Мин бит иртәдән кичкә кадәр эштә, ә болай күңелем тыныч. Айгөлнең мәктәптән кайтуына ризык бар», – дип аңлатты.

Яңа гына командировкадан кайтып төшкән Гөлнурның бер «герое» – Ренат – берьялгызы ике малай үстерә икән. Зурысы тугызынчыда укый, кечкенәсенә әле алты гына яшь. Ренат Яңа ел алдыннан чыршы бизәгәндә кечкенә малаена: «Улым, Кыш бабайдан нинди бүләк сорыйк икән?» – диюгә, бала: «Яңа әни сорыйк! Минем әниле буласым килә!» – дип куймасынмы! Әтисе, һушын җыеп, алай тиз генә әниле булып булмасын әйткәч, тагын да шаккаткычрак җавап яңгырый: «Беләм... әниләрнең барысы да кияүдә икәнен аңлыйм анысы мин...»

Соңгы вакытта әтисез балалар турында түгел, әнисезләре хакында күбрәк тә сөйли башладылар. Дөресрәге, бала үстерүче ялгыз әтиләр турында. Әни кеше – йә авырып үлгән, йә эчүгә сабышып, ташлап чыгып киткән. Әйе, әйе, сүз өен, ирен, балаларын ташлап китү турында бара. Һәм ул гайре табигый хәл дә түгел бугай инде. Ялгыз әтинең баласын кечкенәдән берүзе тәрбияләп үстерүе турындагы гыйбрәтле язмалар газеталарда да күренгәләп тора. Әнә бер апа нәрсә яза. «Авылда яшәүче энем ике баласын ялгыз тәрбияли. Эчми, шофер булып эшли. Әни назына мохтаҗ сабыйларына әти дә, әни дә булырга тырыша. Әниләре дә исән-сау ул балаларның. Тик ул үз ихтыяҗларын гына кайгыртып яшәргә карар кылды, күрәсең. Энем эштә вакытта ике баласын бикләп калдырып, гаиләсен ташлап, өйдән чыгып китте дә хәзер үз көенә яши: бер җирдә дә эшләми, эчә-тарта, теләсә кайда күңел ачып йөри...» Ничек була инде бу? Әнисез өй, әнисез балалар? Ир кеше әти дә, әни дә урынында...

Балачактан хәтерлим: әти берничә көнгә эш белән йә Казанга, йә Чаллыга киткән чакларда, без бераз иркенәеп алабыз, кич клубка да чыгабыз, капка төбендә дә озаклап утырабыз. Ләкин мондый иркенлек тиз ялкыта: сагынып әтине көтәбез. Ә әни өйдә булмаса? Ай, ничек кыен икән! Берчак ул җәй көне Алабугага укытучыларның белемен күтәрү курсларына китте. Бер айга! Әти сеңелем белән миңа – 10-11 яшьлек кызларга ышаныч белдерде, әниегез юкта өчәү генә яшәп торабыз, сез бит бөтен эшне дә беләсез, диде. И сөендек башта! Имеш, үзебез дөнья көтәбез! Имеш, без булдырабыз! Көянтә-чиләк белән сулар ташыйбыз, идән юабыз, тавыкларны ашатабыз, көтү каршылыйбыз. Кайтмаган бозауны эзләп кенә хәлдән тайдык! Инде таптык дигәч тә алып кайта алмый изаландык бит: тота да басу ягына каерып чаба. Кара, әни өйдә чакта бозау да кайтмый калмый иде... Бер көнне бәрәңге пешерәбез, икенче көнне йомырка кыздырабыз. Ә ашны... Авылыбыз зур булгач, аның ашханәсе дә бар. Әти менә шунда алып керде безне. Өстәлләргә ак ашъяулык ябылган, салфетка, пычак-чәнечкеләр куелган. Үзебезнең авылда көе генә шәһәргә килеп эләккән кебек булдык шулай. «Первый»га – борщ, «второй»­­­га – төелгән бәрәңге белән котлет, компот алдык. Еллар узгач кына аңладым: коры-сары белән генә тукландырасы килмичә, әти безгә кайнар аш ашатырга теләгән инде. Бәлки, аш пешерү мәшәкатеннән дә шулай котылмакчы булгандыр. Әни кайтырга ерак әле. Без көннәр саный башладык: бүген инде чутланмый, иртәгә үтсә, тагын биш кенә көн кунабыз да... әни кайта! Ә иртән йокыдан торуга, ишегалдыбызда ап-ак кечкенә көчек пәйда булган. Каяндыр әти табып алып кайткан. «Лайка» дип исем куштык. Сөт эчердек, сыйпадык, иркәләдек. Әнине сагынып боегып калуыбызны сизгән әти кечкенә маэмайны юаныч булыр дип алып кайткан була түгелме? Ай, сизгер дә инде безнең әти! Чәчләребезне кистерергә менә Минзәләгә үк алып китте! Имеш, кызларын шәһәр кызлары кебек йөртә! Әни кайтуга, безне пөхтә, караулы итеп күрсәтәсе килгәндер, мөгаен. 
Хатын-кыз командировкага, укырга, башка берәр җиргә китсә, дөньяны алып бару тулысы белән ирләр кулына күчә шул. Балаларга ашарга әзерләгәндә хатынын да кабатларга омтыла, үзеннән дә яңалыклар өсти ул. Ирләр пешергән ризык тәмлерәк була, алар җыештырган өй матуррак килеп чыга дип тә ишеткәнем бар минем. Танышым Фәния сөйли: «Кулинария кибетенә керсәм – абыемның әзер камыр сатып алуын күреп, аптырап калдым. Ә ул, балалар­ның өчпочмак ашыйсы килгән, әниләре укырга китте бит, дип тора», – ди. Монысы – бәхетле гаиләләр мисалыннан. Хатын, әни кеше – өйдә юк. Ләкин бу вакытлыча гына. Ул кайтачак. Өйдәге тормыш кабат үз җаена агачак. Инде беркайчан да кайтмаса? Мәңгелеккә китсә? Әтиләрдәге ныклыкны, әниләрдәге җылылыкны бергә кушып, үстерә алырмы балаларын әти кеше? «Әйе» дип тә, «юк» дип тә әйтеп булмый. Әзер рецептлар тезеп куелмаган. Һәркемнең үз юлы. Мин еш кына Илһамны искә төшерәм. Улы Искәндәр белән күргәннәре, кичергәннәре гел күз алдында. Кайчак, күңеле түгелеп, үзе сөйли, кайсын, әйтеп бетермичә, эчкә йота. Уйдык-уйдык фикерләр, юксыну, эчтән сызулар, төер булып тыгылган яшьне тыеп-яшереп, берни булмагандай бала белән сөйләшүгә күчүләр, җылы аш, җылы караш эзләп, якын күргән кешеләргә сыенулар... Шул көннәрдәге иң якын кешеңне югалту ачысы, күңелдәге кыйпылчыклар, бөтенләй яңача яшәргә өйрәнү ялгыз әти көндәлеге булып тупланырлык. Юк, ул аны языплар тормый инде! Каян вакыт тапсын, каян сүзләр эзләп утырсын! Ир кеше көндәлекне сирәк язадыр. Ул кичерешләр йөрәктә, бары йөрәктә. Ә язган булса, болайрак булыр идеме икән?
«Бу дөньяда инде беркайчан да күрешмәслек җиргә озаттык сине. Хуш мәңгегә, акыллым. Карлы декабрь. Ап-ак кар. Юк, кара, кап-кара! Кара көн, кара кар...»
«Искәндәр елый. Әнием, әнием, дип өзгәләнә. Ә мин юатыр сүзләр табалмыйм. Тавышым калтырый. Их, әнисе хастаханәдә ятканда, озакламый кайта, улым, дип тынычландыра идем бит. Хәзер нәрсә әйтим?»
«Бер нәрсәгә кул бармый. Юасы керләр җыелган. Үземнеке, баланыкы, сөлгеләр, урын-җир... Искәндәр мәктәпкә кияр чиста күлмәк табалмый. Әнисе, син ничек җитештең соң? Бөтен әйбер юылган, үтүкләнгән, тәртипләп куелган була торган иде.»
«Искәндәрнең укуы артка тәгәрәпме-тәгәри. Дәресләрен әзерләтеп утырырга һич җитешә алмыйм. Әнисе булса, утырыр иде дә... Нишләргә бу малай белән? Катырак әйтсәң, кызганыч: мышык-мышык еларга тотына; болай – киреләнә. Әнисе нинди тылсымлы сүзләр белән күңелен яулый алгандыр?»
«Социаль яклау оешмасы, имеш. Барлы-юклы шул акчаны алыр өчен дә күпме кәгазь, белешмә, документ күчермәләре, гаризалар, тагын әллә ниләр китердем! Пособие билгеләүче кызый мине баштанаяк энә күзеннән үткәргәч (шул акча артыннан оялмыйча йөрисеңме, янәсе!), тегесе, монысы җитми, дип, төксе генә тагын бормакчы. Тел нормаларына һич туры килми торган ятышсыз сүзнең авыздан ничек очып чыкканын да сизми калам.»

«Акчаны ничек җиткерергә? Су кебек ага. Сабын, кер порошогы, колбаса, пешкән тавык, чипсы алып кердем.»
«Бер көнне абыйларда, икенче көнне апаларда, алдагысында дусларда... Кем якты чырай күрсәтә – шуларда. Үзебездәге бушлык һәм ятимлек аларга килеп кергәч тагын да ныграк сизелә.»
«Искәндәр мин пешергән ашны борынын җыерып, дәшми генә ашады. Янып каралган кәстрүл ошамады, дисәм... Әниемнең токмачы мондый түгел иде, димәсенме! Магазин токмачы белән өй токмачын аера малай! Болай да көчкә пешереп бетергән идем.»

«Телевизордан футбол матчы бара. Еракта калган бәхетле чакларны искә төшереп, «гол» дип кычкырабыз, шатланган булабыз. Аһ! Кирәк бит шул чакта – плитәдә аш ташып түгелә. Кухняга атылам. Ашыкканда, песи аяк астына килеп урала (чөнки ач!), каударланып, кулдан син яраткан чынаякны төшереп җибәрәм: кителде! Искәндәр йөгереп чыга, борчылуымны күрептер, әтием, ябыштырып була аны, дип, мине юатмакчы. Шул чынаякка су агызып, кибеп-корып беткән гөлләргә су сипмәкче әле!»
«Кер юу машинасы алып кайтып куйдым. Инструкциясен җентекләп укып, керләрне акка, төслегә, синтетикка, мамыкка аерып чыктым. Кайсын нинди режимда юарга икәнен өйрәндем. Искәндәр белән икәүләп кер юдык! Аннан икәүләп кибәргә элдек! Яшибез болай булгач!»

* * *
Менә шундый тормыш кыйпылчыклары. Ялгыз әти булып яшәп алулар, Искәндәрнең икенче – яңа әнигә ияләшү чорлары... Һәр көне, һәр сәгате үзе бер сабак. Болары инде – башка тема.

P.S. Берничә көннән Ларисага Мараттан смс хәбәр килде: «Солянка тәмле булды, апам, рәхмәт. Өчпочмак пешерергә өйрәнәсе калды.»
Җавап итеп мондый смс хәбәр китте: «Үзеңә рәхмәт, энем. Тормышта сынмыйча, сыгылмыйча яшисең. Ә өчпочмак пешерергә, һичшиксез, өйрәнерсең!»


(2013, февраль)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әниебез 35 тә вафат булды. Миңа 11.энемә 9, кечкенә сеңлемә 7яше тулмаган иде. Без Казан читендә үз йортыбызда яши идек. Хәтердә: димләнгәннәр дә шактый булды, араларында яхшылары да булгандыр инде, тик әнине кем алыштыра алсын! Әти аларны безгә күрсәтергә алып килгәч, без өчебез дә бер сүз әйтми, күрше Ркыя апапага кереп китә идек. 5минуттан соң әти безне кереп ала иде. Корбанбикә әнине бер күрүдә үз иттек. Ул үзебезнең әнигә бик охшаган иде.Килгән көнне үк без аны башка җибәрмәдек. Кровать янына урындыклар тезеп, безнең белән йокларга ятты.Щ туйда безнең өчебезгә әни матур күлмәкләр бүләк итте. Ул матур күлмәк әле дә хәтердә! Минем әнием бервакытта да тавшын күтәреп, кычкырып сөйләшми иде, икенче әниебез дә сөйләшүе буенча да безнең әниебезгә охшаган иде. Әгәр кызыксынсагыз, дәвамын соңрак язармын. Күз яшьләрем хәрефләрне күрсәтми.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Элбэттэ, языгыз, котэбез!

      Хәзер укыйлар