Логотип
Язмыш

Хәтердә...

Без яшибез, әти, синнән башка,
Синең сүзгә сусап яшибез...
Тәүфикъ Камалиев

 

«Иманлы, юньле егет иде. Иптәшлеккә дисеңме: ярдәмчел, кешелекле, кече күңелле. Жәл, иртә китте».

Исем-дәрәҗәләр алган, хөрмәт, дан, ат казанган галим-голәмә, Тәүфикъны элек-электән яхшы белгән, аны онытмаган замандашлары авызыннан шундый сүзләр ишеткәндә күңелне ике төрле хис биләп ала: горурлык һәм үкенеч. Унөч кенә ел бергә яшәп калсак та минем өчен газиз кеше, балаларымның атасы бит ул. Ә хәләлең хакында яхшы кеше иде дигәнне ишетү күңелле һәм рәхәт. Әлегә кадәр бәгырьне өткәне: кызганмады, саклый алмады ул үзен, ир уртасы булып өлгереп җиткәндә, мәгънәсез бер очраклылык аркасында китеп баруын үкенечкә тиңләми буламы? Сизгән кебек: «Газраилнең кулы озын, сайланмый, яр гына ул ялындырып елмая» дип язган иде. Әмма болай булыр, гап-гади операциядән соң, хастаханәдә, табиблар күз алдында, перитонит башланып, гомере өзелер дип ул чакта кем уйласын?! Аңа нибары кырык яшь иде бит!

Кырык яшьтә әле кынысыннан
Суырып алган кылыч кебексең.
Язмыш үзе үтә киселерлек,
Ә кисәргә тиеш егет син!

Хастаханәгә керер алдыннан гына язган бу шигыре соңгыларының берсе булыр дигән уй ялгыш та башка кермәде! Ир кешенең өлгерү чоры – утыз белән кырык арасы. Кеше җирдә үз эзен калдырыр өчен кимендә өч төрле фарыз гамәл кылырга: йорт төзергә, агач утыртырга, эш-хыялларын дәвам итәрлек инсафлы вә тәүфыйклы балалар калдырырга тиеш, ди борынгылар. Яшәеш кануны шулдыр бәлки. Чөнки гомер кыска. Сызган шырпы кебек кенә. Күз ачып йомганчы яна да бетә. Әле генә сабый идең, аннан үсмер, инде егет син! Ир уртасы – кырык яшь тә озак көттерми, килеп җитә икән. «Яшел килеш яфрак коелды», дип ачынып язды шагыйрь дусты аның иҗатына багышланган мәкаләсендә. 1940 елның 3 февралендә дөньяга килгән Тәүфикъ әтисе фронтка киткәндә яшь ярымлык сабый була. «Әти» дигән тылсымлы сүз ятим күңелен гел тартып торса да, истәлеккә иске шинеле дә, хатлары да килеп калмаган. Дога итеп көн дә ятлар иде, шул хатларга табынып яңадан! Иркә-назга сусап яшәгән моңлы-зарлыны, гәрчә әрнү-сыкрауларын тышка чыгармаска көче җитеп, көчле-бәйсез булырга теләсә дә, эчтән кимерә, хәлсезләндерә ятимлек. Әти тәрбиясе күрми, ышаныч-терәксез үскән ир баланың холык-фигыленә эз сала. «Кырык бердә туган балалар без, Кырыкта да шуңа ятим без» дип яза икән, тиккә түгел. Сугыш елы балалары фаҗигасе бу.

...Университетта – әдәби түгәрәктә очрашып, танышып, дуслашкан идек без. Мин унҗиде яшьлек беркатлы-самими авыл кызы, ә ул миннән өлкәнрәк тә, тәҗрибәлерәк һәм акыллырак та: озын буйлы, какча-ябык, тормыш мәктәбе узган егет иде. Тәүфикъ Буа ягы, Ташкичү авылыннан. Тәвәккәллек булган үзендә: алтынчы классны тәмамлаган малай Килдураз станциясеннән япа-ялгызы Казанга чыгып китә. Поездга утырса, куып төшерәләр, тишек кесәдә җилләр уйный. Җәяү, рельслар буйлап бара, тимер юл адаштырмас, Казанга китереп җиткерер дип ышана. Күз күрмәгән калада Ингам абыйсын эзләп табасы да бар бит әле. Таба. Ә җиденчене бетергәч, һөнәр училищесына юл тота, слесарь һөнәрен үзләштерә. Само­летлар клепкалаучы булып эшли. Кичке мәктәптә укып урта белем ала. Хыялы, шигъри сүзгә әвәслеге университетка китерә. Бормалы тормыш юлында үз сукмагын салган эшче егетнең яшәве һаман да шул авиация заводының тулай торагында иде. «Беренче күрүдә гашыйк булдым» дисә дә, эреп китмәдем. «Кызга кызыккан – кырык, кырык беренчесе чыбык булыр!» – дип кисәтә иде әбекәй. Сөю-сәгадәткә сусаган хыялый, нечкә күңел шигырь генәме, хәтта мәхәббәтне дә уйлап чыгара ала. Шигырьгә мөкиббән идек без. Аллабыз, яшәү мәгънәсе – шигырь, әдәбият. Университетта стенаны тутырып ай саен чыга торган газетабыз «Әллүки»дә Тәүфикъның шигыре бар: «Розалар». «Мин ошатам сине яз башында... Ачылам-ачылам диеп торган гөлгә, омтылганы хәлдә яктыга... Син розалар кебек гүзәл, дим... Елмаюлар җанны җылыта төшсен, наз дигәнен чайпалт, түк бераз». Оялып йөгерәм. Бөтен кеше миңа гына карыйдыр сыман. Мәхәббәт аңлатумы бу? Үпкәләргәме, сөенергәме? Гүя ике ут арасында мин. Роза исемле кызлар азмыни? Хыялый!

…Тәүфикъ белән унөч ел яшәгәнбез. Унөч санын бигүк өнәп бетермиләр бугай. Сикәлтәле тормыш сукмагында шул санны сикереп үтсәк, бер-беребезнең кадерен белеп, аңлашыбрак яшәргә тиеш кебек иде. Насыйп булмады. Унөченче февраль матәм, сагыш көненә әйләнде. Аннан соң да утыз ел гомер узган. Әмма шул чактагы халәтем, тетрәнүем һич онытылмый. Яшь ирнең кинәттән гомере өзелү коточкыч гаделсезлек булып тоела әле дә.

Шул кыска гына гомерендә ир кеше үтәргә тиешле сынауларны узган, барысына да өлгергән ул. Парлы тормышка аяк басканда студентлар идек. Хәтта балдаклар да алмашмаганбыз. Сыеныр җир, торырга куыш булмаган көе бала көтү мәшәкате өстәлде. Эзли торгач, «Дружба» бистәсендә бүлмә таптык. Йөкле икәнемне белүгә, хуҗабикә башка фатир эзләргә кушты, яшь бала елавы йөрәгенә ярамый, имеш. Сабый үз ризыгы, үз бәхете белән туа, дигән сүз хак бит ул. Кызыбыз тууга безне бәхет басты: кая барырга белми аптырап йөргәндә, Тәүфикъка эшеннән бер бүлмәле фатир бирделәр. Беренче эш итеп ул кредитка алагаем зур, ялтырап торган кап-кара пианино алып кайтты. Ярты бүлмәне биләгән инструментка сөенәсе урынга телсез калдым. Музыкант булсак, бер хәер иде. Утырып ашарга өстәлең, кияргә киемең булмаган килеш, «ыштансыз көе каеш буу» – шул үзедер, дип көлдем. «Түз, карчык, дәшмә, – диде. – Үлеп гармун уйныйсым килә иде, булмады. Гармунга өйрәнә алмам, вакыт узды. Ә бу инструментта балалар уйнар. «Тәфтиләү»не чыгара алсалар, дөньям түгәрәкләнер».

Моңлы, милли хисләре ташып торган, чиста, пөхтә кеше иде ул. Ашханәгә керсәк: «Дуңгыз ите кушылган ризык түгелме?» – дип төпченер, хәләл-хәрам дигәнгә үтә четерекле карый. Әни карчык бик тә диндар, ураза, намазын калдырмый. Камалетдин бабалары ишаннар токымыннан икәнен соңрак белдек. Кызларга саф татар исемнәрен дә әтиләре кушты. Бакчага, мәктәпкә йөри башлагач, Миләүшә, Гүзәл исемнә­ренең мәгънәсен аңлатып, Миля, Гуля дип дәшүләренә ияләштермәс өчен тәрбияче-укытучылары янына барып, исем бозуга юл куймауларын таләп итте.

 

«Әтилеләр нурда коенган күк... Синнән безгә күчте яралар. Яралардан җылы кулы белән үзеңнән соң кемнәр аралар?»


Үз халкы, милләте белән горурлана торган балалар калды аннан. Гүзәл инглиз телен тирәнтен өйрәнә торган сыйныфта матур гына укыган җирдән, «Әти шигырьләрен укый алмасам, йә кем булам инде мин?!» – дип, мин үгетләгәнгә түгел, милли хисләре уянып, татар гимназиясенә күчте. Коръән аһәңнәре белән күңелен нурландырып-баетып, гимназиядә белем алуына әле дә сөенә. «Гыйффәт туташ», «Мисс гимназия» бәйгеләрендә җиңү яулады. Әтиләре алган пианинода икесе дә рәхәтләнеп татар көйләрен уйныйлар иде. Әмма кызганыч, сәнгатькә, музыкага гашыйк кызларымны түләүле музыка мәктәпләренә йөртергә ни акча, ни вакыт җиткерә алмавым сәбәпле табигать биргән талантлары тулысынча ачылмады. Ятимнәргә хас кыюсызлык та киртә булмадымы икән юлларында дип тә уйлыйм. Дөрес, Гүзәл мәдәният һәм сәнгать академиясен, театр сәнгате буенча аспирантура тәмамлады.

Үз халкы, милләте белән горурлана торган балалар калды аннан.

 

Миләүшәнең яшьләй кияүгә чыгып куюына да татар җыры сәбәпче булды бугай. Педагогика көллиятендә укыган студентларны авылга – бәрәңге алырга җибәрделәр. Концерт күрсәтергә уйлаганнар. Биюче, җырчы күп, ә татарча җырлаучы берәү – Миләүшә генә. Авыл егетләре җырчы кызга гашыйк булучан. Яшьлек бит, институт тәмамларга кирәк, дигәнне ишетмичә кияүгә чыкты. Ир бала, аннан игез кызлар туды. Булат дөньяга килгәч, оныкны бабасы күрмәгәнгә җаным әрнегән иде. Мин үзем дә, шул тиклем малай тууын теләгән идем. Бала нинди җенестән булса да кадерле, тик ир бала әтигә кадерлерәктер кебек. Ә хатын-кыз, әлбәттә, иренә ярарга тырыша. Хәер, Тәүфикъның: «Кыз бала назлырак, татлырак!» дип, күңелемә канат куюы онытылмый. Алты яшьлек Булатны машина бәргәч, «Әл дә ярый бу бәхетсезлекне ул күрмәде», – дидем. Тормышыбыз урталай ярылган карбыз кебек кинәт икегә бүленде: авариягә кадәр һәм авариядән соң. Соңгысы – фаҗига, баланың коточкыч гарипләнүе, егерме җиде көн аңсыз, комада ятуы. Язмыш адым саен, кайчакта сындырыплар сыный. «Иһ, әтиләре булса...» Үз гомеремдә ничә кат кабатладым икән бу тәкъбирне?! Гүя рухы янәшәдә.

Хикмәти Хода, шул бала баш-аягы белән музыкага бирелгән. Җырларга, уен коралында уйнарга тели. Сау-сәламәт кешенең уена да кермәгән көч куеп, инструментта уйнап азаплана. Бабасының пианиносы менә кемгә аталган икән. Арча педагогика көллия­тендә укый. Укытучыларына һәйкәл куяр идем. Укытучысы баян бүләк иткән. Мәрхәмәтле гамәлләре, фәкыйрь, мәзлум сабыйга ярдәм кулы сузганнары, рухын күтәргәннәре өчен Раббыбыз әҗер-савапларын бирсен, дип теләк теләргә генә кала.

Шагыйрь Тәүфикъ Камалиев алты китап чыгарырга, «Социалистик Татарстан» газетасының сәнәгать бүлегендә эшләгәндә, үткен каләме белән көн кадагына суга торган дистәләгән публицистик язмалар бастырырга өлгерде. ИЯЛИда аспирантура тәмамлады, С. Сүнчәләй иҗаты буенча кандидатлык диссертациясе язды. Ир-егеткә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Балта, пычкы эшләренә дә кулы ята иде аның. Мин авылны, өч тәрәзәсе урам якка караган өебезне сагына идем. Бакча өчен җир алгач, күңеле булсын диптер, «урам як тәрәзәләре кояшка баккан» йорт салырга тотынды. Нарат такталар арасына пычкы чүбе тутырып, эчен-тышын яхшылап тышлап, һәр сайгакның җеген җегенә туры китереп, иҗат өчен мөһим вакытны кысу исәбенә төзеде курчак өе кебек бакча йортын! Шундый ярсу, ашкыну белән бөтен барлыгын языласы әсәрләренә багышласа, ихтимал, ул зуррак биеклек яулар иде. Ни кыласың, безнең бәхет беркайчан да түм-түгәрәк булмады, төерле булды. Язучылар өчен алынган ул җир… Төерле генәме! Никадәр көч, дәрт-дәрман, барлы-юклы акчабызны суырган, төпсез күлләр өстендәге, упкынга тиң бер урын әллә башыбызга ишелгән бәла булды. Элек ул кирпеч заводы биләмәсе булган. Ике-өч метр кызыл балчыгын, өске катламын завод «йоткан», ягъни кубарып алып кирпеч сукканнар. Буш ятканын бульдозер белән аннан-моннан тигезләп, бүлгәләп, авызын ачса үпкәсе күренергә торган язучы халкына бакча участогы итеп өләшкәннәр. Бәләкәй-бәләкәй күлләр башта күңелгә хуш килгән иде. Авыл балалары бит без, шулкадәр сөенгән идек. Җир ашлаганны ярата. Тирес, ком, кара туфрак сатып алабыз. Башта бер-ике машина, аннан унар КамАЗ туфрак йотты төпсез күлләр иле. Ярыша-ярыша җир күтәртәбез. Бүген иң биеге синеке. Ә күршеңнеке аста – су тонып тора. Икенче җәйне күршең җир кертә, синеке аста кала. Тәүфикъ җәй буе шәп итеп баз казыды. Ике машина кызыл кирпеч сатып алып, «атом бомбасы да җимерә алмаслык», тфү-әстәгъфирулла, подвал ясап-ныгытып куйды. Язын килсәк, өебез бер якка кыйшайган, подвалны ныгыткан кирпечләр аска чумган. Әллә йөз машина балчык кына керттек. Сизиф хезмәте дигәнне җилкәдә татыдык. Ә Норлаттан нинди затлы алмагачлар алып кайтып утырткан иде Тәүфикъ! Өч кенә җәй алма бирделәр дә, корыдылар. Алмагач тамыры дым күп җирне ярат­мый. Ә алмалары искитмәле – куш йодрык кадәр, тәмле. Баллысы да, әчкелтем сусылы да, каты, кышкы сорты да бар иде. Тәүфикъ утырткан алмагачка охшаганнарын һәр җәйне базардан эзләп карыйм, таба алмыйм. Алмагачы да үзе сыман, бердәнбер булсын дигәндер язмыш. Күпме гомер кичеп, аңа охшаш кеше очрамады. Ир-егетләрнең холык-фигылен аныкы белән үлчәп, чагыштырып карарга телә­гән чаклар булгандыр, тик нәтиҗә нуль: «Безнең Тәүфикъ болай эшләмәс иде!» Намуслы иде ул. Булдыклы, алтын куллы. Аз сүзле. Ярдәмчел. «Ялкын»­да эшләгәндә күпме яшь талантларга хатлар язып, шигырь-хикәяләрен редакцияләп, чишмәләрне барлаган, ачкан кебек, иҗатларына юл ачты. Чишмәләр ага, кызганыч, чишмә караучы онытыла.

Тәүфикъ булмагач, бәрәкәтсез җиргә күңел суынды. Көч, хезмәт куеп утырткан үсентеләрнең күкрәп үсә алмавына аптырап-йөдәп, бакчага сирәк барылды. Җәй коры килде, чүп үләне котырып үсте. Язучыларның бакча ширкәте рәисе, язу эшеннән бик ерак адәм: «Бакчага йөрмисең икән, сат!» – дип бәйләнергә тотынды. Иртә-кич шылтыратып, юк бәягә сатарга үгетләп үзәккә үттеләр. «Бәлки!» дигән ике­ләнүле сүз чыгуга өйгә килеп керделәр. Якшәмбе, ял көне иде. Каушадым. Елгыр бәндәләр кирәкле кәгазьләргә кул куйдырып акча куеп киткән булдылар. Ике көннән акча реформасы. Алдан уйлап эшләнгән афера корбаны булуымны сизми дә калдым. «Гараж» фильмында бер герой: «Машина алам дип Ватанны саттым!» – ди. Ватан дигәне – авылдагы ата-ана йорты. Машиналы, гаражлы булыр өчен шундый адым ясый. Ата малы белән бала көн күрмәс дисәләр дә, Тәүфикъ­ның күкрәк көче, хез­мәте кергән ул йортны – әтиләре мирасы, балаларга ядкарь итеп саклый алмавым үкенеч!

Каләмдәш бер дустыбыз Шәүкәт атлы егеткә кияүгә чыккач, үзенә шәп тәхәллүс – «Шәүкәтле» псевдонимы алган иде. «Тәүфикълы» тәхәллүсе килешер иде дә Тәүфигым юк. «Тәүфикъсыз» сүзенә ияләшер өчен шыр юләр булырга кирәк»,– дип ачы көлемсерәгән идем бервакыт. Көл, ела, аңа карап тормыш тәгәрмәче әйләнүдән туктап тормый.

Төпсез ялган диңгезендә

Хаклык утравын эзлим, – дип оран салган, милләт язмышы хакында җитди уйланулар югарылыгына күтәрелгән, шигъри хисләр чишмәсе ачылып кына киткән шагыйрь Ходай күңеленә салган талант нурларын туган халкыбызга тулысынча бирә алмыйча якты дөньядан китте. Әмма шул кыска гына гомерендә галиҗәнап язмыш ир кеше өс­-тенә йөкләгән бурыч-вазифаларын намус белән үтәргә өлгергән икән ул. Тиккә яшәмәгән. Кеше китә – җы­ры, туган теле кала. Җырланмаган җырын оныклар дәвам итә, киләчәккә илтә.

«Сөембикә», № 2, 2010.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар