Ходай биргән бүләгем

Аңа кияүгә чыгачагымны мин төшемдә күрдем. Югыйсә, нинди төс-кыяфәттә булуын да белмим, үзе белән сөйләшкәнем дә юк. Әнисе Фәнүзә апаның (аның белән бергә эшлибез) сөйләве буенча гына гаиләдә олы бала булуын, институтның соңгы курсында укуын чамалыйм. Ә калганы минем өчен кызык та түгел: ни дисәң дә, йөргән егетем бар, киләсе елга өйләнешәбез дип планнар корган көнебез. Тик язмыш инде күптән башкача хәл итеп куйган булган икән шул. Әлеге төш белән исә миңа шуны искәртергә тырышкандыр.
Имеш, Фәнүзә апалар бакчасында йөрим. Агачлар яфракка бөреләнгән. Озын түтәлгә орлыклар чәчтем дә, өстәл янына килеп, икмәк кисәргә керештем. Бераздан бакчада эшләп йөрүчеләрне табын артына чакырам икән…
Хезмәттәшем бу төшне хәерлегә юрады. «Әллә Фәнүзә апаларга килен булып төшәрсең микән?» — диде ул елмаеп. Мин исә кирегә сукалыйм: «Кит әле, булмаганны…»
Ә төш рас килергә ашыкты. Тиздән без йөргән егетем белән аерылыштык. Күңел төшенкелегенә бирелеп, җанымны кая куярга белми, читлектәге кош сыман бәргәләнгән чагымда тормышыма Ул килеп керде.
…Озын эш атнасыннан соң дус кызларым белән бакчага барып бераз ял итеп алырга ниятләдек. Берочтан Фәнүзә апаның авылдан килеп, хәзер аларда яшәүче сеңлесе — апасының кызын да чакырырга булдык. Зөлфия бик тә ачык күңелле, эчкерсез кыз булып чыкты. «Барам, әлбәттә, барам», — диде ул телефоннан, шатлыгын яшерә алмыйча. Аннан: «Ә Илдус безне әтисенең машинасында илтеп куяр», — дип тә өстәде. Бу тәкъдимне рәхәтләнеп кабул иттек.
Җомга көнне Зөлфиябез билгеләнгән вакытка килеп тә җитте. Сумкаларыбызны күтәреп урамга чыгуга, игътибарымны машина янында басып торучы егет җәлеп итте. Барыннан да бигрәк, аның чәчләре күзгә ташланды. Алар… кызыл төстә иде, кояш нурларында янып, ерактан ук күзгә бәрелеп торалар. Мондый төстәге чәчне беренче тапкыр гына күргәнгә бу миңа, чыннан да, бик кызык тоелгандыр инде, чөнки якынрак килгәч, кызыксынуымны яшермичә кабат күтәрелеп карадым. Минем карашны ул да сизде булса кирәк, яңа танышыбызның бит очлары шунда ук алсуланды һәм ул күзләрен аска төшерде. Аннан, йөгереп килеп, сумкаларыбызны алды.
Юл буе ул безнең белән сөйләшмәде. Барып җиткәч тә, барыбыз белән дә итагатьле генә саубуллашты да, ашыгып кире машинасына кереп утырды һәм китеп тә барды. Ял иткәндә арабызда аны искә төшерүче дә, аның турында сорашучы да булмады. Очрашуыбыз да шул рәвешле онытылды кебек. Әмма…
Берничә көннән өебездә телефон шылтырады. «Исәнме, Айгөл, бу Илдус иде», — диде ягымлы тавыш һәм мине кинога чакырырга теләвен әйтте. Йөз кырык төрле сәбәп табып баш тарттым. Тик беренче карашка тыйнак һәм оялчан тоелган егет шактый үҗәт булып чыкты. Шылтыратулар ешайды. Ә минем һаман да үз туксаным — туксан: чыкмыйм дигәч, чыкмыйм, аның белән беркая да бармыйм, ошамый ул миңа и все! Моңа кадәр дәшми йөргән әниемнең дә көннәрдән бер көнне сабырлыгы төкәнде. «Ник ул кадәр тилмертәсең егетне?! — диде ул. — Әй, кызым, кызым… Адәм баласы карбыз түгел, ярып карап булмый. Кешенең кем булуын белү өчен аның белән аралашып карарга кирәк». Тормышның ачысын-төчесен татыган якын кешемнең бу сүзләре уйланырга мәҗбүр итте мине. Ә бәлки, чыннан да, тәвәккәлләп караргадыр? Ә әнием һәрвакыттагыча хаклы булып чыкты. Әле кайчан гына борын җыерып йөргән кызның күңелен яулады да куйды Илдусым. Ничек булды бу, үзем дә сизми калдым. Ул миңа моңа кадәр яхшы беләм дип уйлап йөргән дөньяны өр-яңадан ачты. Ә дөнья шулкадәр гүзәл һәм серле икән, моңарчы бу матурлыкны ничек күрмәдем, дип хәйран калам хәтта.
Туйны яз аена билгеләдек һәм бу көн тормышымда иң бәхетле көнгә әйләнде: янәшәмдә ныклы терәгем — пар канатым бар, икенче ягымда, күңеленнән генә белгән догаларын укып, безгә тигез гомер теләп әнием утыра. Аллага шөкер, хәзер минем әниемнәр дә икәү. Аллаһы Тәгалә ул көнне миңа тагын бер олы бүләк ясады: балачактан ңәти» дип әйтергә сусап үскән кыз хәзер әтиле дә булдым.
Туйлар үтте. Яңа тормышка әкренләп көндәлек борчу-мәшәкатьләр өстәлде. Иң беренче чиратта, үз оябызны, үз куышыбызны булдырырга кирәк иде. Шөкер, монысына да ирештек. Дөрес, анда әлегә өстәл-урындыктан башка бернәрсә дә юк. Ә шулай да үзебезнеке бит дип, кош тоткандай очып йөрибез. Тырышлыгыбыз белән төзегән шушы кечкенә дәүләтебезнең кадерен белеп, рәхәтен күреп яшәргә насыйп булсын, өебез балаларыбызның шат авазына күмелсен иде, дип иртә-кичен Аллаһыга дога кылам.
Биш ай. Гаиләбез төзелгәнгә шулкадәр вакыт үтте. Әйе, илле ел бергә гомер кичергән парлар өчен бу диңгездәге тамчы гына булып тоелыр. Яңа гына тормыш корганнар өчен исә моны үзенә күрә кечкенә генә бер сынау, шул ук вакытта җиңү дип тә атар идем. Башлап җибәрү һәрвакыт авыр була бит. Ни дисәң дә, төрле холыклы, ике төрле тәрбия алганбыз. Минем әтисез үсүем дә үзен сиздерми калмады: һәрнәрсәдә үзе башлап йөрергә өйрәнгән кеше өчен үз ролен икенче берәүгә тапшыру ничектер сәер дә, авыр да булып тоелды. Менә шушы авырлыкларны җиңә алу, бер-береңне ныграк өйрәнү, бер-береңә яраклашу, юл кую, кирәк вакытта телеңне тешләп, авыр сүз әйтүдән тыелып калырга өйрәнүне җиңү дими ни дисең! Яхшы беләм: алда безне яңа үрләр көтә, зилзилә-бураннары да булмый калмас. Тик, янәшәмдә ныклы таянычым булганда, аларны җиңә алачагыбызга ихлас ышанам. Язмыш кына безгә аз гына мәрхәмәтлерәк булсын иде...

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
Соңгы комментарийлар
-
26 сентябрь 2023 - 18:55Без имениКырыкта гына тугел, безнен курше кызы беренче тапкыр кияугэ илле яшендэ чыкты, донья бу! Бэхетенэ ничек язылган бит…Кырыктан соң кияүгә чыгып буламы?
-
26 сентябрь 2023 - 16:03Без имениШушындый әсәрләрне, чынбарлык вакыйгаларны күбрәк язырга иде. Рәхмәт Сәлиха апага. Чын тарих.Җиңги
-
26 сентябрь 2023 - 14:43Без имениШуның хәтле әйбәт язылган.Рәхмәт сезгә Күбрәк булсын иде шундый язмалар.Озын озак яшәгез.Җиңги
-
26 сентябрь 2023 - 07:52Без имениЭй ходаем шул хадарем итеп язылган.Оласаем куз алдына килде.Җиңги
-
25 сентябрь 2023 - 19:24Без имениНиках ул дини йола туглмени? Анда ничек жырлап биеп йорергэ момкин икэн сон?Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.