Логотип
Язмыш

​Кайда да бер кояш

Алдан ук әйтеп куям, бу язмам белән мин берәүне дә чит илгә китәргә өндәмим. Уемда да юк! 
 
Киресенчә, күңелендә андый яшерен теләк йөрткәннәр, монда язганнарны укыгач, моңарчы җиде кат уйлаганны, тагын җитмеш кабат баштан, йөрәктән кичерерләр, аннан гына кисәрләр. ә кем белә, бәлки бөтенләй кисмәсләр дә?! Шуңа күрә, сез дә ашыгып нәтиҗәләр ясамагыз дим. 

Хатын-кыз бәхете нидән тора: ирдән уңуданмы, әйбәт балалар үстерә алуданмы, карьера баскычында күтәрелүдәнме? Чибәр, яшь булып кала белүдәнме? Нидән?! Берәүләргә ул үзе килә (әллә читтән генә шулай тоеламы?), икенчеләрен – көттереп тилмертә. Көтеп җиткезә алмагач, сабырлыклары төкәнеп, кайберәүләр юлга кузгала: адашкандыр бәхет дигәннәре, юлны җуйгандыр, аннан бер-береңнең каршысына йөгерсәң, аралар күпкә якыная гына лабаса. «Эзләп тапкан бәхет кадерле...» Күпләрегез хәтерлидер бу җырны, күңелдән инде көйли дә башлагандыр бәлки. Бу язма да бәхетен эзләп юлга чыкканнар хакында булыр. әлеге язмышлар хакында мин инде ун ел туристлык агентлыгында эшләүче Фәридә ханымнан ишеттем. Аның бердәнбер үтенечен: «Исемнәрне генә атама!» – диюен, әлбәттә, онытмадым. Кайдадыр, ниндидер исемнәр күзегезгә чалына икән, алар мин «кушканнары» гына булыр.
 

Беренче тарих 

– Берәүләр ирләреннән аерылалар да, аның барлыгын да оныталар. Оныттырсалар – оныталар. 
Ә Лилиянең ире, ул баласын алып әниләренә кайткач та, аларны бер минутка да тынычлыкта калдырмый. һәр көн килә, законлы рәвештә аерылган хатынына кул күтәрергә дә тайчынмый, һаман көнләшеп битәрли... Исеректән тагын ни көтәсең?! Әмма моңа кадәр үк барып җитәр дип барыбер уйламаган булалар... Элеккеге тормышына нокта куеп, ниһаять, яңача яши башларга теләгән Лилия берәү белән очраша башлый. Ул ирне инде әти-әнисе, туганнары белән дә таныштыра. Барысы да аны ошаталар, Лилия өчен сөенүләрен яшермиләр. Ә фаҗига инде алардан бер адымда гына була: Лилияне озатып кайтып китеп баручы ирне чәнчеп үтерәләр. Гаеплене дә бик тиз кулга алалар – хатынның элеккеге ире булып чыга ул. «Шушы хәлдән соң бәхетемне бу илдә табачагыма өметемне өз-дем, – дип сөйләде миңа Лилия. – Күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга китеп югаласы иде...» 

Без аның «җитди мөнәсәбәтләр өчен танышырга телим» дигән белдерүен сайтка урнаштырдык һәм... көтә башладык. Башта бер дә кызык җаваплар килмәде. Аннан без «булмады инде бу» дип күңелсезләнә башлаганда гына хатларны итальянча яза торган берсе килеп чыкты да, мин нидер аңларга да өлгергәнче Лилияне үзе белән алып китеп тә барды. әмма без бер-беребезне күздән җуймадык, шушы еллар буе гел язышып тордык. Лилия туганнарына сөйләмәгәннәрне (якыннарның йөрәген нигә яраларга?) түкми-чәчми хатларында миңа җиткерде.

Аларны Италиядә теге ир-атның буй җиткән улы каршы ала. Булачак «үги әни»нең бу йорттан гайрәтен кайтару, әтисе белән аларның туен өзү өчен ул барысын да эшли. әгәр алар өйләнешсәләр, әтисенең яңа хатынының хокуклары аныкына караганда күбрәк булачагын ул, әлбәттә, Лилиягә караганда яхшырак аңлый. «Син монда беркем түгел, хезмәтче генә!» – Лилия аңардан бу сүзләрне адым саен ишетә. Ишетә, ләкин түзә. Аның бит әле өйдә калган кечкенә улын да үз янына алып киләсе бар. Түбәнсенүләр, кечелеккә төшүләр аша булса да моны да башкарып чыга ул. Ә ир өйләнү хакында авыз ачып бер сүз дәшми! Баласын узып ниндидер карарга килергә җөрьәт итми ата кеше. «әйберләремне җыйдым да, улымны җитәкләп, бәхетемне эзләргә дип, мин бу өйдән чыгып киттем». Лилия ул чакта миңа шулай дип язды. Тел белми, торыр урыны, эше юк, кулында – җиде яшьлек бала... Аның урынында калуны дошманыңа да теләмәссең. Хәер, Ходай җан биргәнгә җүн бирә үзе. Лилия очраклы рәвештә генә бер рус кызы белән таныша һәм ул кыз аны авылга, авыру бер карчыкны карарга урнаштыра, әбинең өендә яшәгән өчен аларга түләргә дә кирәк булмый. Барысы да шулай берникадәр җайлана, әкренләп моңарчы ят тоелган тел дә өйрәнелә. Тормыш, гомумән, беркайчан да бер урында тормый – Лилиягә күз төшерүче дә табыла. әмма ул инде салкын суны да өреп кабарга өйрәнгән хәзер, үзенә гашыйк әлеге ир-ат турында күп сөйләми, ашыкмыйм әле ди. Быел җәй алар өчәү бергә монда кунакка кайтырга тиешләр, улын каникул вакытында булса да әбисендә калдырып торасы килә Лилиянең.

Бер карасаң, бу тарихның ахыры алай начар да бетмәде шикелле. Әмма ул бит әле бетмәде. «Киләчәк турында уйларга куркам, планнар төземим», – ди Лилия. Кул эшләре белән шөгыльләнә икән. «Чигәм, – ди. – Әзер әйберләрен сатып алырга теләүчеләр дә күп», – ди, әмма аның алардан аерыласы килми. «Бервакыт үз йортым булыр да, мин өемне шулар белән бизәрмен», – дип хыяллана. Курчак өе кебек матур йортта яшәргә хыялланмаган хатын-кыз дөньяда юктыр инде ул...


Икенче тарих

– Без танышканда ул бер баласы белән иреннән күптән аерылган иде инде. Ялгыз хатынга тормыш алып барулары ничек җиңел булсын, аңа да авыр иде. әмма ул зарланмады, берьюлы әллә ничә эштә эшләде, хәленнән килгәнчә булдырырга, табарга, җиткерергә тырышты. Аннан бервакыт ул кабат әни булачагын белде. Дөресрәге, әни буласын һәм кабат үз көченә генә  ышанырга туры киләчәген берьюлы аңлады. Баланы табарга карар итте ул: «Бер янына икенчесе сыяр», – диде. Улы кырына кызы сыюын сыйды, әмма аның тормышы яшәү түгел, ә көн итүгә генә әйләнеп калды.

«Бу илдән миңа китәргә кирәк. Балаларым хакына!» Минем янга килгәндә ул күңеленнән катгый бер карар кабул иткән һәм мин никадәр үгетләсәм дә, аннан баш тартырга җыенмый иде: «Син булмасаң, башка берәү ярдәм итәр!» Аннан әле бер ир-ат, әле икенчесе белән очрашулар башланды, берничә илгә алар янына үзе дә барып кайтты. Юк, ул бернинди дә мәхәббәт эзләмәде, дөньясын онытып гашыйк булу хакында хыялланмады. әмма кемдер янәшәсендә яшәү өчен аңа аз гына булса да күңелең ятуы да кирәк ләбаса... Эзли торгач, тапты ул андый кешене. Виза ясатты һәм ике баласы белән юлга кузгалды. 

Әле дә хәбәрләшеп торабыз без аның белән. Очраштылар да, матур гына яшәп киттеләр дип әйтә алмыйм. Беренчедән, яшь чакта гына ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлау авыр түгел ул, озаграк яшәгән саен бу катлаулана гына бара. Шулар янына чит телне, аның нечкәлекләрен белмәүне, менталитетлар төрлелеген, гореф-гадәтләр, гаиләгә карашлар арасындагы аерманы куш. Тормыш итү тәҗрибәсе булмаган яшь кызларга анда бөтенләй дә авыр. Моңарчы ир җайлап карамаганнарга, кыенлыкларны сабыр гына кичерергә өйрәнмәгәннәргә. «Төрле чак булды, – дип яза ул миңа. – «Әйберләреңне җый да, күземнән югал», дигәннәрне дә ишеттем. Тагын шул балалар дисең инде, тешеңне кысасың да түзәсең». Безнең хатын-кызларның йорт тота, аны матур, җылы гаилә учагына әйләндерә алулары ошый чит ил ирләренә. «Элеккеге иремә күрсәткән хөрмәтнең аңа бөтенесе дә эләксә, ул мине чәчәкләргә күмәр, айга чөяр иде, – дип тә яза танышым. – Ул безнең татар хатыннары гына шундыйлар дип белә».

Менә шулай яшәп яталар. Моннан киткәндә әле кечкенә булган кызы инде русча начар сөйләшә. Ә улы университетка укырга кергән. Күптән түгел бер  спорт төре буенча ярышта җиңү яулап кайткан. «Аны каршыларга  бөтен шәһәр чыкты, – дип яза ул. – Шәһәребез зур түгел, монда хәзер безне һәммә  кеше дә белә». Ул үзе дә өйдә кул кушырып кына утырмый, телне өйрәнгән, укый, эшли. Эшләгәч, иренең акчасына гына да карап тормый. Кыскасы, ни теләде, шуңа иреште. Ә сагыну-сагышлар, мондагы тормышында булган хатирәләр, истәлекләр – алары җанда, йөрәкнең иң ерак, иң яшерен почмагында. Аларны кузгатырга, кагылырга ярамый. Балалар хакына. «Иремне яратмасам соң?! – дип яза ул. – Шуннан ни булган? Әллә илдә калганнар барысы да ирләрен яратып кына торамы? Мин аны хөрмәт итәм, ә алдагысын киләчәк күрсәтер...» 


Өченче тарих 

– Берәр яшь кыз яки ханым килеп, кайсы да булса бер илгә чыгар өчен виза гына эшләп бирүебезне үтенсә, вакытым никадәр тыгыз булса да, мин аның белән сөйләшергә җай тапмый калмыйм. Һәм күп чакта сиземләвем алдамый – алар анда берәрсе белән танышырга бара торган булып чыгалар. Мондый очракта беркайчан да берәүгә дә әйтмичә генә юлга чыгарга ярамый! Ә иң яхшысы – ул ир башта сезгә үзе килсен. Яки өченче бер илдә очрашырга килешегез. Кунакханәдә һәрвакыт бүлмәләрне аерым алырга тырышыгыз. Билгесезлеккә атлаганда барысына да әзер булмый чараң юк. «Кешене белер өчен бер пот тоз ашарга кирәк», – дип тик торганнан әйтмиләр аны.

...Ул ханым сайт аша танышкан әлеге ир-ат белән башта монда да түгел, ул ир яшәгән илдә дә түгел, ә өченче бер илдә очрашты. Бер-берсен ошатыштылар, аралашулары алга таба да дәвам итте. Аннан ир безнең ханымны үзенең иленә чакырды: визасын да, юлларын да түләде. Шикләнерлек бернәрсә юк кебек иде монда, күз күргән ышанычлы кешесе янына бара лабаса. Килеп төшкәч тә башта бар да әйбәт була әле: ул аны чәчәкләр белән каршы ала, яхшы гына кунакханәгә урнаштыра. Ә аннан... аннан номерга аның хатыны килеп керә. Коточкыч зур тавыш куптара. Ярый, монысы да ишетмәгән, булмаган хәл түгел, түзәрсең. Тик күңелсезлекләр моның белән генә тәмамланмый шул: иртәгәсен ханымга кунакханәне бушатырга кушалар, аның бүлмәсе өчен бер тәүлеккә генә түләнгән булып чыга. Ханым мең кыенлыклар белән бу илдәге бердәнбер танышы – үзен чакырып китергән теге иргә шылтырата. һәм: «Гафу, әмма миннән ярдәм көтмә, хатыным кредит карточкамны «блокировать» иткән», – дигән җавап ишетә. ә ул монда бер атна кунак булырга ниятләп килгән – кире юлга билет та шулай алынган... «Инде нишләргә?!» үзеңне бер мизгелгә генә аның урынына куеп карасаң да, куркудан тәннәр чымырдый, өшеп китә. 

Тик Ходай кешене барыбер ташламый! Чарасызлыктан гаҗиз булып утырган бер мизгелдә хезмәттәшенең үтенече искә төшә: ул мондагы ерак бер танышына кечкенә генә бүләк җибәрде бит. Берәр могҗиза белән билетны алыштыра алган очракта да, әлеге әманәтне тапшырмыйча кайтырга ярамый, яхшы түгел. Бәхетенә, шылтыратуга, телефонның икенче очында җавап бирәләр һәм бик тиз генә аны эзләп тә табалар. Күчтәнәчне тапшыра, берочтан сүз арасында үзенең хәлен дә сөйләп куя. 
– Ә нигә билетны алыштырырга уйлыйсыз, калыгыз, миндә яшәрсез,  килгән-килгән безнең илне күреп китәрсез. Дөнья ул иргә генә терәлмәгәндер бит.

Танышының танышы шулай итеп аны бер атнага үзенә сыендыра. Вак-төяккә генә җитәрлек акчасы исә үзенең дә була. Нәкъ әкияттәге кебек килеп чыга: «Баерга киткән түтекәй үлеп кайта түгелме?!..» Алдану, өметләр чәлпәрәмә килү, кешеләргә ышанычны югалту – күп вакыт үлем белән бер бит ул. Кабаттан элеккечә яшәү өчен никадәр көч кирәк. Ул көчне таба алсаң ярый ла!


Дүртенче тарих

– Бик аз аралашсак та, Рания исемле бер хатынны бик яхшы хәтерлим. Яше кырыкның өске ягында иде инде. «Ике балам бар», – диде. Шуннан артыгын белмим, чөнки ачылырга, якынаерга теләге булмады аның, минем белән бик эре, әллә кем булып сөйләште. Мондый чакта башкаларга бирә торган киңәшләремне дә бирми калдым, нишләтәсең, «еламаган балага имезлек каптырмыйлар».
 
Ә аннан бер ярты елдан соң мин аны кибеттә очраттым. үзе килеп дәште. Элеккеге масаю, тәкәбберләнүенең эзе дә калмаган! «Ул ир мине бик әйбәт каршылады, бүләкләргә күмде, – дип сөйләде Рания. – Без инде туй көнен билгеләп, кайбер нәрсәләрне дә алырга өлгергән идек. Туганнары кабул итмәде... Чемоданымны җыеп, ишек төбенә китереп куйганнар иде, чыгып китми чарам калмады...» 

Рания нәрсәнедер әйтеп бетермәде кебек тоелды, дөрес аңлаган булсам, шулай килеп чыгуга үзе дә гаепле ул. Ни генә булса да, без очрашканда аның күңеле үпкә, рәнҗеш белән туп-тулы иде әле.


Бишенче тарих

– Таня моңарчы бер тапкыр да кияүгә чыкмаган иде. Бала-чага­сы юк. Аның каравы, менә дигән эше бар, хезмәт хакы да зарланырлык түгел. «Картлыгымны ялгыз үткәрәсем килми, монда күңелемә ошаган кеше очрамады, бәхетемне анда сынап карыйм әле. Берәү белән хат аша танышкан идек, шуны үземә кунакка чакырырга телим. Рәсми ягын җайларга ярдәм итмәссезме?» – дип килде ул миңа. Кемгәдер чакыру җибәрү шактый четерекле, чөнки китерткәнсең икән, әлеге кеше, аның иминлеге өчен ул Россиядә чакта син җаваплы. Мин, гадәттә, чакырырга тиеш кешемнең кем икәнлеген азмы-күпме белмичә, моны эшләмим. 

Бу очракта да аның белән элемтәгә кереп, үземне кызыксындырган сорауларны бирдем һәм икеләнә калдым. Ир-ат берьюлы берничә шәһәргә килергә рөхсәт сорый. Алай икән, димәк, «кәләшләр буенча тур»га чыгарга җыена бу. Бәласеннән башаяк – сүзне озынга сузмыйча гына Таняга: «Юк, булмый», – дидем. Ни өчен икәнен аңлатмадым, кешенең йөрәгенә нигә тоз салырга?!

Берникадәр вакыттан соң, Таня кабат яныма килде. Башкалар ярдәме белән барыбер чакыртып китерткән ул аны, очрашканнар, берничә көн бергә булганнар, Таня аны ошатып калган. «үземә урын тапмыйм, киткәннән бирле бер хәбәре юк, телефоны җавап бирми. Ул Казаннан соң эш белән Самарага барырга, аннан үзләренә очарга тиеш иде. Мин, аптырагач, милициягә гариза яздым инде», – дип эчен бушатты ул. Нинди эш белән Самарага киткәнен бик беләм дә, әйтә генә алмыйм... Озакламый барысы да ачыкланды, теге ирне... Кемерово шәһәреннән таптылар. Мин ялгышмаганмын, андагы кәләш башкаларга караганда күңеленә күбрәк хуш кил­гән дә, аның янында озагракка тукталган бу...

Ә Таня күңелен төшермәде. Максатына ирешү юлыннан туктамады. Хәзер ул чит илдә яши. Ире бай гына кеше булып чыкты. «Аның әллә ничә йорты бар, миңа эш җитәрлек – шуларны тәртипкә китерәм, – дип яза ул. – үзе яшәгән өйгә дә аяк атлап керә торган түгел иде, бөтен җире тузган, кая карасаң да кием-салым ауный. Шуларны аралап диванга бер сукмак салган да, эштән кайткач кичләрен телевизор каршында гына үткәргән. Мин аны шул диваныннан күтәрдем. Туганнарының миңа ничек рәхмәтле булганын күрсәң икән?!» Чәчәкләр үстерә Таня. Көннәре шулай уза. Инде дуслар табарга да өлгергән, хәтта Казан­нан китеп анда яшәүчеләрне эзләп тапкан. Раниянең капма-каршысы ул – ачык, ягымлы. Иренең якыннары аны яратканга шикләнмим. 

Ә бит Таня да ире янына, диванның икенче ягына ятып та тормыш итә алыр иде. Андый очракта бәхет килер идеме икән аңа, белмим, икеләнәм... Уңыш кайда да – бездә дә, диңгез артларында да тырышларга гына килә!


Алтынчы тарих

– «Ничек булса да китәм, анда яшим», диючеләр кайвакыт фиктив никахка кереп, чит илгә шулай барып урнашалар. Иң куркыныч юл бу! Сезнең легаль булмаган рәвештә яшәп, эшләп ятуыгызга рәсми органнар әле күз дә йомарга мөмкиннәр – арзанлы эшче куллар кайда да кирәк. Әмма никахыгызның ялган икәне берәр ничек ачыкланса, кичерү көтмәгез – сезне ул илдән тәүлек эчендә куачаклар. Бу мәсьәләгә алар бик җитди карыйлар һәм сезнең әлеге адымыгызны хөкүмәтне алдарга маташу дип кабул итәчәкләр. 

Китәргә карар иткәнсез икән, анда берәр таныш-белешегез яшәгән илне сайлагыз. Авыр чакта таяныр, һичьюгы, киңәш сорар кешегез булсын. Безнең бабайларның «Кара сакалың кая барсаң да үзеңнән калмый», дигән сүзләре бар. Моны онытырга ярамый. Дус кызым китәргә җыена менә. «Кал», дип әйтергә бик теләсәм дә, телем әйләнми. Ярты ел элек унсигез яшьлек бердәнбер улын җирләде ул. Ялгызы гына үстергән иде. Бу хәсрәткә ничекләр чыдыйдыр, белмим. «Авыр хатирәләрдән арынасым, өр-яңадан яши башлыйсым килә», – ди. Үз-үзеңнән качып булмаганын икебез дә аңлыйбыз да бит... җир шарын кырык әйләнсә дә, йөрәгендәге кырыгынчы шырпы инде төшеп калмаячак. Туктата алмыйм, кире әйләнеп кайтуын гына көтәм. Бердәнбер теләгем: яңа яралардан Ходай аны үзе сакласын!

«Сөембикә», № 7, 2010.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар