Аяк астында шыгыр-шыгыр килеп кар сыкрый. Яңа елның яшь кары да Хәйдәр күңелендә юксынулы хисләр өермәсе кузгата. Энҗе карларның бөтерелеп-уйнап очуын да, улының табиб булып кешеләрне дәвалавын да, кызларының үсеп җитеп кияүгә китүен дә – берсен дә күрәлмәс инде күз нуры – Нуриясе!? Аннан башка гына таңнар атар, сабыйлары әнисез, үксез-ятим булып үсәр... Тулган айдай ачык-якты йөзле Нуриясен күз алдына китерә дә Хәйдәр, үзәге өзелеп, авыр сулап куя.
1977 елның 3 декабре хәтереннән мәңге дә җуелмас. Нуриянең энекәше өйләнгән, туйга җыенганнар иде. Таңнан торып хатыны бәлешләр бөреп мәш килде. Хәйдәр дә тик утырмады, мич кызгач, күмерләрен алгарак тартып, булышкалап йөрде. Кызу мич алдында сары майда гына йөздереп, тау итеп өеп кош телләре пешерде Нурия, чәкчәк катырды, матур киемнәрен киде очып-канатланып юлга чыкты, әйтерсең лә, күрәчәге шулай җилкендергән аны...
– Нурия апа, сез кабинага утырасызмы? – дип сорады шофер. Укытучы авылда абруйлы кеше, татар теле һәм әдәбияты укытучысын хөрмәт итәләр иде.
– Юк, акыллым, олырак кешене утыртыгыз! Өстем калын, Хәйдәр абыегыз янына өскә менәм, диде Нурия апасы. Укытучы һәр эштә, һәр җирдә башкаларга үрнәк булырга тиеш дип исәпли иде ул.
Каратун станциясен чыккач, машинаның кинәт әйләнеп каплануын сизми дә калдылар. Шулкадәр көтмәгәндә-уйламаганда килде бәхетсезлек, ни-нөрсә булганын аңлап та өлгермәделәр... Әйтерсең, яшен яшьнәп күк күкрәде де бөтен дөньяның асты өскә килде. Югыйсә, Хәйдәренең кулына тотынып кына утырган иде бит Нурия. Кузовта хатыны белән янәшә утырган Хәйдәр исән, Нурия күзләрен мәңгелеккә йомган. Язмышмы бу, тәкъдир тактасында алдан ук шулай язылган булгандырмы, күз ачып йомганчы Хәйдәр тол, өч бала әнисез ятим калды. Яшәп туймастай булып ялкынланып, дәртләнеп йөргән алма кебек Нурияне сайлады Әҗәл.
Үз уйларына чумып, уйланып бара торгач, Хәйдәр пәлтә төймәсенең төшеп калганын да абайламаган түгелме?! Артка борылып, иелебрәк караса, юлда тәгәрәп ята, хикмәт! Аптырап калды, өйләре ерак, кире кайтып йөрсә, дәрескә соңга калуы бар. Балалар да, укытучылар да борчыла башлар. Төймәсе төшкән килеш барып керсә, «И-и, кыз-хатын гына тота шул ирләрне, моңарчы егетләр кебек йөргән Хәйдәр Харисович Нурия ападан калгач, җыйнаксызланган, мескенкәй», – дип кызгана-жәлли башларлар. Нурия үзе дә бер дә сөйми иде мондыйны. Ул як-ягына каранды. Китапханә тәрәзәләре яп-якты. Клуб буш. Сәнгать җитәкчесе дә, баянчы да булып эшләүче Мәрьям генә гармун күрекләрен тарта-тарта ниндидер моңлы көй чыгарырга азаплана.
– Эне-җебе булмый калмас дип сугылган идем, – дип кыенсынып кына сүз башлады Хәйдәр. Мәрьям житез генә энә-җеп чыгарды да төймәне тагып та бирде. Гатиннарның унике яшьлек Рамиләләре Мәрьям апасы оештырган бию түгәрәгенә бик яратып йөри иде. Әнкәсен югалтканнан бирле керфекләреннән яше кипкәне юк, бигрәк моңаеп калды, бию түгәрәгенә килсә дә, ямансулап читтә генә утыра. Әле балалар бакчасына йөри торган өч яшьлек төпчеклере Гөлчәчәк кенә нинди олы хәсрәт килгәнен аңламый, башыннан сыйпаган һәр кешегә елмаеп карый. Мәрьям бакчада да баянчы вазифаларын башкара, бию дәреслере алып бара, Гөлчәчәкне кызганып та, яратып та кочагына ешрак сыендыра. Нарасый узе дә музыкаль аһәңнәргө сизгер, тыпыр-тыпыр биергә җай гына көтә.
– Безнең хәлләрне беләсең инде, Мәрьям, – диде Хәйдәр уфтануын бигүк сиздерәсе килмәсе дә. Хәлләребез шәптән түгел алай да... Малай сер бирмәскә тырыша, кызлар бик юксына әнкәләрен.
– Ничекләр юксынмасыннар... Әни дөньяда бер генә бит ул. Ә Нурия апа кебек көләч, ягымлы, шәфкатьле кешене югалту бигрәкләр дә авырдыр инде.
Малай сиздермәскә тырыша, диде дә, хак әйттеме соң Хәйдәр?! Рамилләрен бик тә табиб итеп күрәсе килгән иде Нуриянең. Малай мәктәптә бик яхшы укыды. Татарча укып Казанга килгәч, югалып калды ахрысы, томырылып медицина институтына кереп китә алмады, конкурстан узар өчен нибарысы бер балл җитмәде. «Быелга мәктәптә пионервожатый булып эшләп торырсың», – дип үгетләгән иде аны әнисе. Әмма әнисен югалткач, үсмернең, әйтерсең лә, канатлары каерылды. Киләчәккә ышанычын да югалтты инде әллә. Югары Балтайга көн дә җәяүләп барып йөрисе... «Әни кабере яныннан узасы бит... Йөрәгем өзгәләнә, чыдар әмәл юк... Бармыйм!» дип кырт кисте.
Гөлчәчәкне бакчадан алгач, Рәмилә дә йөгереп өйгә кайтмый. Кайчакларда сеңлесен җитәкләп клубка кереп утыра. Бию түгәрәгенә йөрүче кызларның биегәнен караган була, ә керфекләрендә тамам-тамам дип, яшьләре эленеп тора.
Салкын, ягылмаган өйгә кайтып бәгырьләре бозланмасын сабыйларның дип, әби белән бабай, ягъни Хәйдәрнең әтисе Харис абзый белән Кәримә түти Кече Бакырчыдагы йортларының ишекләрен бикләп, тәрәзәләренә такта кадаклап, кышлык бәрәңгеләрен чанага төяп, сыерларын-бозауларын җитәкләп Урта Балтайга – Хәйдәрләргә күченеп килделер. Кайгы – утлы күмер генә түгел шул, кулларың белән читкә этәрә алмыйсың. Хәйдәрнең төймә тактырырга дип, теге көнне клубка кереп, Мәрьям белән икәүдән-икәү сөйләшеп утыруы яшен тизлеге белән таралып та өлгергән. Бишкә төрләнеп Кәримә апаларга да килеп иреште бу хәбәр. Читләтеп кенә улының күңел кылларын тарткалап карамакчы иде Кәримәттәй, әмма улы аптырап: «Ни сөйлисең, әни... Нуриянең кырыгы тулмаган...» дип кенә куйды.
Кәримә апа дөнья күрмәгән түгел, белә, утыз тешең арасыннан чыккан сер күз ачып йомганчы утыз кешегә җәелә. Шулай да тәвәккәлләде. "Улым, өстенә туфрак ябылгач, кырык көннән түгел, кырык елдан соң да кайтмый инде Нуриябез. Башны ташка орып булмый. Орудан мәгънә дә юк, башны ташка бәрсәң дә, ташны башка берсәң дә – баш ярыла, – диде ипләп-жайлап кына. – Безгә ышанып торасы түгел, башлы-күзле булмый ярамас. Әллә соң, минәйтәм, Мәрьямгә димче итеп җибәрикме атаңны? Балалар да ияләшкән. Үзе дә ипле, ягымлы хатын». Хәйдәрнең авыз ачып бер сүз әйтмәвенә әрнеп: «Авызыңа май капкандай утырма. Күрми дә калырсың, алырлар да китәрләр!» – диде. "Моңарчы алып китмәгәннәр бит әле». «Сәгате сукмаган, димәк. Аңа кызыгучылар юктыр дисеңме, әллә? Тәвәккәллә, улым. Үлгән артыннан үлеп булмый. Яшәргә кирәк!»
Яшәргә кирәк! Бер ялгызы булса икән ул, ничек тә хәл итә алыр иде. Ә бит монда... Үги әни китерү дигән сүз бит бу. Үги кыз, үги ана турында никадәр әкиятләр иҗат иткән халык. Үгинең хәерлесе сирәк шул.
Мәрьям үзе ни уйлый торгандыр? Җиде ел элек ирен җирләгән, үзенә нибары утыз яшь! Ә Хәйдәргә? Кырык өч тулып киткән ләбаса. Яшь аермасы шактый. Җитмәсә, кияү егете бирнәле – өч бала атасы. Риза булырмы? Чынлап та ана була алырмы газизкәйләренә?
Кичкә Хәйдәр тәвәккәлләп, Мәрьям фатирда тора торган карчыкның ишеген шакыды.
«Өчәү бит алар, өчәү! Ничекләр генә яшәрсез микән, Хәйдәр Харисович?» – дип сыкравына каршы: «Ничек кенә булса да бергә яшәрбез, Мәрьям. Әзер булып тор. Димче җибәрәм!» – дип кенә әйтте.
Гомернең шундый борылышлары була, ни кылганыңны, киләчәктә ни буласын тәфсилләп уйлап та бетерә алмыйсың, нинди карар кабул итәргә белми торганда, әйтерсең, каяндыр син көтмәгән яктан боерык килә. Моны интуиция, эчке сиземләү диләр. Мәрьямнең балаларына яхшы ана буласын сизенде бит күңеле, бәхетләренә, Мәрьям үзе дә озак карышып-ялындырып тормады. Мөгаен, балаларны жәлләгәндер. Югыйсә, өч бала өстенә килү аңа да җиңел булмаган бит! Хәйдәр белән Мәрьямнең көтмәгәндә бер-берсен яр итеп, парлашып, гаилә корып яши башлавына куанып фатиха бирүчеләре дә, аптырап җилкә сикертүчеләре дә, моны яманга борырга азапланучылары да булды. «Бигрәк тиз табышканнар, электән үк бер-берсенә күз салган булганнардыр» дигән гайбәт тә озак көттермәде. «Тишек кайда – җил шунда, ятим кайда – сүз шунда» дигәндәй, «яхшылык теләүчеләр» сөйли торсын, бу икәүгә җимерелгән тормышны яңадан төзергә кирәк бит әле. Кошлар бәләкәй-нәни балчык кисәкләрен, каурый-йоннарны, сүс-бауларны, мамык, агач кайрыларын авызларына кабып ташый-ташый, төкерек белән укмаштырып, менә дигән оя ясый. Адәм баласына да ныклы нигез булдырыр өчен күп көч түгәргә туры килә. Чәбәләнеп беткән язмышларны ялгап, уртак оя корганда кемгә рәхәт?! Яшьлек мәхәббәте белән кавышканнар һәм олыгаеп кушылган парлар арасында аерма – җир белән күк аермасы кебек... Яшьлек ни белән алдыра? Егет кызны кочаклый-үбә, булырдаен-булмастаен вәгъдә итә, күктән йолдыз алып бирергә ышандыра, чөнки яшьлек киң күңелле. Ә бер тапкыр авызы пешкән, аерылган, канатлары каерылган парлар суыкны да өреп каба. Йолдызлар да күптән җирдә. Көндәш хатыннан калган өч бала сурәтендә алар. Әйе, өзелгән язмышларны ялгар өчен күп тырышлык кирәк.
– Бәлки ялгышып мин сиңа «Нуриям» дип тә эндәшермен. Егерме елга якын янәшәмдә булган хәләл җефетемне тиз генә йөрәгемнән йолкып аталмам, – диде Хәйдәр. – Олы йөрәкле син, Мәрьям. Өч баланы кочагыңа сыйдыргансың икән – бу инде олы жанлы булуыңа мисал. Зинһар, кичерә бел. Үпкәләп үзеңнең дә, минем дә бәгырьне телгәлмә.
Егерме ел элек башка берәүне яратуы өчен үкенеп яки акланып торып булмый бит. Бу аның үткәне, язмышы. Тәкъдир шундый сынау куйгач, кемгә рәнҗисең?!
Гөлчәчәктән дә бәхетлесе бармы икән бу зур гаиләдә? Беренче көннән Мәрьямнең алдына менеп утырды да муенына сарылды. «Әни» дип тә иң беренче ул әйтте. Сабый шул. Ирке-наз, ягымлы караштан эреп китә.
Рәмилә төннәр буе елап чыга. Сагына әнкәсен, бик сагына. Гөлчәчәкнең бәхетенә куана алай да... Әкренләп ияләшер ул да, «әни» дип тә эндәшер. Раилә тугач, сеңелкәшен сөеп юаныр. Үз әнкәсенең: «Сукырдыр безнең авыл егетләре. Гөл кебек Мәрьям ялгыз... Күрмиләр микәни?!» дигәнен искә төшерер.
Рамилләре дә үгиенең мәрхәмәтле, олы йөрәкле хатын икәнен таныса-аңласа да, үзен җиңәлми, газиз әнисе урынына куеп карый алмый Мәрьямне әлегә.
Ә үги әнигә күпме көч, сабырлык, олы мәрхәмәт хисе кирәген кем үлчәү тәлинкәсенә салып караган соң?
Икенче елны Рамил үзе хыялланган медицина институтына укырга керде. Гомерләр сиздерми генә узды. Институт тәмамлагач, ул дәвалаучы-табиб булып эшли башлады. Гүзәл исемле чибәр, акыллы кызга өйләнде. Килен төшергән көнне кәләшен җитәкләп Мәрьям каршысына килде. «Гүзәл, бу безнең әни була инде!» диде, күзләре яшьле үгиен кочаклап үпте. «Безнең әни әйбәт, яратырсың аны син дә!» – диде. «Әни» сүзен тәмләп әйтте, еллар буе «тел яшерү» онытылды. «Хәтерлисеңдер, модный киндер чалбар киеп йөри идем. Шәһәр егетләреннән калышмасын дип, әни тегеп бирде бит миңа ул алыча ыштанны! Гөлчәчәк чирләгәч, төне буе баш очында утырып чыкты. Рәхмәт, әни!»
Балаларның һәркайсысының күңеленә ачкыч тапты Мәрьям. Кешегә күрсәтер, мактаныр өчен түгел, чын күңеленнән яратты ул аларны. Ә бала күңелен алдый алмыйсың. Кеше алдында: «Кызым! Кызым!» дип өтәләнгән булып, чынлыкта үги итеп какканны үксез җаны кичералмый. Югыйсә, ятимнәр өстенә килгән үгинең үзенә дә җиңел язмыш бирмәгән Ходай. Ихлас җанына кеше шатлыгын, кайгыларын сыйдыра ала торган олы йөрәкле Мәрьям ханымның мәхәббәт кыйссасын Сембер каласында ишеттем. «Чишмә» тапшыруларының редакторы Рәмис Сафиннар гаиләсе белән якынаеп, дуслашып китүем үзе зур куаныч булды.
Рәмис белән Рәмиләнең Алсу исемле нәни кызлары чиккән алъяпкыч, энҗеле калфак, бөрмә итәкле күлмәкләрен киеп чыккач шаккаттым. «Әни бүләге болар барысы да! – диде Рәмилә горурланып. – И-и, белсәгез, оста да инде безнең әни! Куллары алтын, йөрәге алтын, гаҗәп кеше... Мондый бүтән юк!» «Һәркемнең үз әнисе үзенә газиз!» – дидем артык исем китми генә. «И-и Роза апа, үги дип әйткәнем юк, әйтергә телем дә бармый... Үги әни бит ул безнең. Үз анаң да мондый яхшы күңелле булмас дисәм, җир астында ята торган газиземне рәнҗетермен. Шулай да Ходай Тәгалә рәхмәтедер, әтиебезгә әйбәт хатын, безгә чын дус булды Мәрьям-анабыз. Какмады-сукмады гына түгел, күңелгә тиярлек авыр сүз әйткәне де булмады. Төн йокламыйча менә дигән итеп кием тегеп кидерүме, киңәш-табыш итүме?! Аш-суга оста, күңеле һәрчак ачык, мәрхәмәтле булды. Иң яшерен серләремне ахирәт кызларыма түгел, әнигә сөйли идем. Рәхмәт дими ни дисең?!»
Нурия ханымның дүрт сеңлесе дә югары белемле укытучылар булган. Хәйдәр Харис улы үзе дә утыз өч ел Апас районының Урта Балтай мәктәбендә тарих укыткан, уку-укыту эшләре мөдире вазифаларын башкарган. Гатиннарның да дүрт баласы тиң югары белем алган. «Абыебызның гаиләсе бик матур, үзе Апас хастаханәсендә баш табиб урынбасары булып эшли, бик туган җанлы. Гүзәл апабыз да укытучы, гимназиядә укыта, барыбыз да Тәти апа дип йөртәбез үзен. Ничә кайтсаң да мунчасы яккан, бәлеше мичтә булыр». Рәмилә ире Рәмис белән бергә Казан дәүләт
университетын тәмамлаган. Ул хәзер Ульян каласында радиотапшырулар редакциясендә эшли. Сеңлесе Гөлчәчәк турында сөйләгән сүзләре дә онытылмый. «Безнең Гөлчәчәк җир көймәсе инде, шулкадәр уңган, бар эшне батырып эшли, бер минут ял итеп, тик утыруны белми. «Бу кадәр эшчән, фәрештә кебек саф булсаң да булырсың икән, ник бер кешегә дә үпкәли белмисең икән син?» дим. «Бу начармени?» дип тик елмаеп тора, Казанда педагогия университетын кызыл диплом белән тәмамлаган Гөлчәчәк мәктәптә укыта.
Хәйдәр белән Мәрьям Гатиннарның мәхәббәт җимеше – төпчекләре Раилә балачактан иҗат эшенә хирыс. «Алтын каләм» бәйгесе лауреаты булган. Педагогия университетында татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Укытучы белгечлеге алачак. Әлегә озынайтылган көн төркемендә тәрбияче ул.
Мәрьям Гатина мәктәптә музыка укыта. Балаларны музыка коралларында уйнарга өйрәтә. Хәйдәр абый пенсиядә булса да, тик утыруны белми. «Гел кызлар арасында яшәгәч, үзеңне егет итеп күрсәтерлек сәбәпләр чыгып кына тора. Аяк киеме төзәтәсеме, ремонт белән мәшәкатьләнәсеме, кар көрәп юлларны ачасымы – бар да минем өстә. Озатам, каршы алам», – дип, гаилә бөтенлегенә куана.
Ике ятимнең тормыш сукмаклары егерме өч ел элек бергә кушылган да бәхетле яңа гаилә туган. Үксез итмичә, канатлар куеп, ничәмә-ничә кешене бәхетле итеп олы юлга чыгарган! Хәйдәр абый белән Мәрьям апа үстергән игелекле балалар хәзер үзләре кешеләргә бәхет өләшә түгелме?!
Мене тагын Яңа елның ап-ак кары юлларга түшәлә, җиргә аклык-сафлык булып сарыла. Күп тә үтмәс, карлар эреп ташулар булып агар, дөньяга яз, аннан җәй хуҗа булыр. Гатиннарның бакчаларында алмагач чәчкә атар, Хәйдәр абзыйның хәсиятле куллары чәчкән әнис, шалканнар тишелеп чыгар, балланып җиләкләр, алма пешәр, кыяр-помидор өлгерер. Алмагач ышыгына ясалган жыйнак өстәл янын оныклар сырып алыр. Әбиләре пешергән кузгалак бәлешен, кишер бөккәннәрен тәмләп ашый-ашый алар дәү әнигә ялварырлар:
– Җырла әле бабыкайның яраткан җырын! Мәрьям ханым ялындырып тормыйча, Хәйдәренең гомер юлдашының яраткан җырын оныкларына да бүләк итәр...
Пар канатларың сынмасын,
Гомерләр зая узмасын...
Кәккүкләр бар парлыларга
Гомер юрасын!
Тигез канат белән, балалар, оныклар бәхетенә куанып, озын-озак бергә яшәсен бу матур кешеләр дип, кәккүкләр дә теләктә торадыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк