Логотип
Язмыш

Юлдашым – кояш

«Безнең күз алдында тоташ караңгылык, төн дип уйлый күпләр. Ялгышалар. Караңгылык түгел анда. Безнең күз алдында бернәрсә дә юк. Караңгылык та, яктылык та... Бары бушлык».

Илүзә ИБРАҺИМОВА бу дөньяга килгән көненнән бирле күрү сәләтеннән мәхрүм. Тормыштагы бик күп нәрсәләрне – беренче кар яуган ап-ак җир өстен, сары тузганаклар япкан болыннарны, кызарып кояш баюын, күкләрнең зәңгәрлеген, үзен сөеп баккан күзләрне, әти-әнисенең йөзен – берсен дә күзаллый алмый ул. Ләкин сез Илүзәне бәхетсез дип уйларга ашыкмагыз. Күңелендә хыяллары, максатлары булган, бернигә дә карамый шул максатларына таба барган кеше һич тә бәхетсез була алмый.

– 7 яшемә кадәр күзләремнең күрмәгәнен белмәдем дә. Бөтен кешенең дә шулайдыр, дип уйлый идем. Син бит күрмисең, дип, миңа әйтүче кеше дә булмады. – Язмамның герое Илүзә белән әңгәмәбезне әнә шулай ерактан – балачак хатирәләреннән үк башладык. – Без – өч игезәк – алты гына айлык булып туганбыз. Башта Гөлүзә туган, аннары – Фәнис, иң соңыннан – мин. Ул вакытта әтиебез Фәнил белән әниебез Фирдәвеснең бер кызлары – бездән алты яшькә өлкәнрәк Фирүзә апабыз булган инде. 1997 елның гыйнварында 960 грамм гына булып, ашыгып туган безне шунда ук кювезга салганнар. Фәнис бары бер генә көн яшәп калган. Кызларны көчлерәк була, диләр, Гөлүзә белән без яшәү өчен бар көчкә тырышканбыз, күрәсең. Ләкин... Әллә табиблар хатасы, әллә язмышыма алдан ук шулай язылган булганмы – кювезда ятканда күзләремнең челтәр катламына зыян килгән. Соңыннан, минем күрмәячәгемне белгәч, табиблар әнкәйгә әйткән: «Баланың күзләрен каплыйсы булган. Кислород яндырган...» Гөлүзә кювезда озак ятмаганга, күзләренә зыян килеп өлгермәгән. Ә мин бөтенләй күрмәслек булып калганмын.

Балачагым башкаларныкыннан берни белән дә аерылмады. Балалар ничек уйнарга, йөгерергә, сикерергә, мәтәлчек атарга тиеш – мин дә шундый идем – йөгерәм дә, сикерәм дә... Гөлүзә белән агач башларына да менеп китәбез. Велосипедта куышабыз – әнкәй миңа дүрт көпчәкле велосипед сатып алып кайтты. Менә хәзер, психология белеменә ия белгеч буларак уйлыйм, әти-әнием миңа дөрес тәрбия ысулын сайлаган. Алар беркайчан да: «Син күрмисең, чапма, егылырсың, бәрелерсең», – димәде. Эчтән генә курыкканнардыр, әлбәттә. Шулай да мине тыймадылар. Безнең авылда күзләре күрмәгән кеше юк. Алар мондый баланы ничек үстерергә кирәген белмәгәннәр дә, лә-кин күңел белән сизенепме, үземне башкалар кебек хис итәрлек, башкалардан бернәрсәм белән дә аерылып тормаганымны тоярлык мөмкинлек бирделәр. 

Без балалар бакчасына йөрмәдек. Көне буена Равилә әбиебез карамагында идек. Буш вакыты булса, ул мине иркен болынга алып бара да: «Кызым, монда беркем дә юк, рәхәтләнеп йөгер», – ди. Җилләр белән куыша-куыша чабам! Гөлүзә белән бер-беребездән бер минутка да аерылмыйча, гел җитәкләнешеп үстек.

Мәктәпкә керәсе елыбыз җитте. «Быел инде мәктәпкә керәсез», – диләр. Шатланабыз! Мәктәпкә тизрәк барасыбыз килә. Әби генә ара-тирә: «Һай, кызым, мәктәпкә барырга тагын дүрт кенә ай калды... Өч кенә ай калды бит...» – дип уфтанып куя. Ник уфтана – аңламыйм. Ә ул минем туган авылымнан, йортымнан, әтиемнән, әнкәйдән, Гөлүзәдән, аның үзеннән аерылыр көннәремнең якынлашуына җаны әрнеп уфтанган бит. Балалы-гым белән мин боларны аңламаганмын гына. 

Тормышта бернинди дә очраклылык юк. Моны тәгаен беләм. Әнинең дус хатынына бервакыт хастаханәдә ятарга туры килгән. Палатадашына минем хакта да сөйләгән. Ә анысы Лаештагы күрмәүче һәм начар күрүче балалар өчен махсус интернат-мәктәптә тәрбияче булып эшли икән. «Ул кызны безгә алып килсеннәр әле. Лаешта махсус мәктәп бар бит», – дигән. Алга китеп әйтим, мәктәптә ул минем дә тәрбиячем булды. Аннары Лаештагы интернат-мәктәптә безнең районнан – Тәтештән тагын бер кыз укый иде. Әнкәй аның әнисе белән дә күрешеп сөйләшкәндер. Шулай итеп, әти белән алар мине үзебезнең авылдагы мәктәпкә түгел, Лаештагы күрмәүче балалар өчен махсус интернат-мәктәпкә бирергә уйлаганнар. Бу карарны кабул итүе җиңелләрдән булмаган аларга, моны хәзер генә аңлыйм. 

Әнкәй безгә мәктәпкә барырга дәфтәрләр, ручка, киемнәр алды. Тагын сабын, сөлге, теш щеткасы, башка кирәк-яраклар. Аннары әнкәй белән икәү Казанга киттек. Әтинең эше бар иде, ул бара алмады. Әби елап калды. Мин дә еладым – Гөлүзә кала бит, ник ул да бармый? Үземне алда ни көтәсен, туганнарымнан бик озакка аерыласымны белми идем әле. Еламасын, дип, әнкәй ул хакта әйтмәгән. Хәзер, психолог буларак уйлыйм: әйтергә кирәк булган. Еласам да, азмы-күпме мин аңа рухи яктан әзерләнер идем. 

Психологлар белән аралаша башлагач белдем: ул вакытта баш миемә коточкыч зур нагрузка булган. Беренчедән, үзем күнеккән тормыштан, кадерле кешеләремнән аерылдым. Икенчедән, русча бер авыз сүз белмим. Мин белмәгән яңа тормыш, ят кешеләр, ят тел... Кеше баш миенең мөмкинлекләре чиксез, диләр. Дөрестән дә, шулай икән. Интернатта беренче кичне әни мине яткырды да, үзе башка бүлмәгә чыгып китте. Бергә кунарга ярамый иде. Икенче көнне башта зарядка булды, аннары иртәнге аш. Әни бер читтән мине гел күзәтеп торган. Мин бер тәрбияченең кулыннан тотканмын да: «Где мама?» – дип сораганмын. Югыйсә «где» дигәннең дә, «мама» дигән сүзнең дә нәрсә аңлатканын белми идем әле. Кирәк булгач, баш мием аны үзе әйттергән. 

Әнкәй китте, мин Лаешта калдым. Ник ялгызымны гына калдырды? Ник Гөлүзә белән авыл мәктәбендә укый алмыйм – бу сорауларга җавабым юк иде. Әнкәйне бик озак көткәнемне, бик елаганымны хәтерлим. Беренче сентябрьдә җырлаганым да истә. Җырларга балачактан яратам. Шунда музыка укытучысы әнкәй янына килеп, мине фортепиано түгәрәгенә яздырырга киңәш иткән. 

Без укыган мәктәп уникаль белем йорты иде. Директорыбыз Татьяна Николаевна Камбарованы җирдәге фәрештәдер дим мин. Безгә – йөзләгән балага икенче әни иде ул. Безнең өчен мөмкин булганның да, булмаганның да барысын эшләргә тырышты. Җылы, якты, рәхәт бер шәфкатьле дөнья иде ул мәктәп. Анда укырга насыйп булуына хәзер сөенәм. Үзебездән аермыйк, дип, мине авыл мәктәбендә генә калдырсалар, бүген үзем булдыра алган күп нәрсәләргә ирешмәс идем, мөгаен. Тулы бер тормыш мәктәбен уздым анда. Кулымнан килердәй барлык эшкә өйрәндем – идән юарга, өй җыештырырга, киемнәремне, үземне тәртиптә тотарга. Хәтта бәйләргә һәм тегәргә дә. Әйе-әйе, сәдәфләребезне тагарга безне беренче класста ук өйрәттеләр. Тагын – тышкы дөньядан, кешеләрдән курыкмаска, аралашырга, үзеңне ничек бар шулай кабул итәргә. 

Мәктәптә безгә беркем дә инвалидка караган кебек карамады. Андый сүзне гомумән кулланмыйлар иде. Без үзебезне ниндидер кимчелекле итеп сизмәдек. Мин аны әле дә сизмим. «Син бит инвалид», – дисәләр, аптырап китәм. «Кем? Минме? Мин ничек инвалид булыйм – үземә кирәкле барлык эшне эшлим, кирәк җиремә бара алам. Башкалар кебек үк сөенәм, хыялланам, дусларым күп, шөгыльләрем...» Боларның барысын да Лаештагы интернат-мәктәп бирде. Бер буш минутыбыз да булмады безнең. Фортепиано түгәрәге, вокал, хор, драма түгәрәге... 

Мәктәпнең үз традицияләре бар иде. Яңа елга һәр группа әкият куя. Аннары аны барлык укучылар алдында күрсәтәбез. Беренче класста безнең группа «Мәче, әтәч һәм төлке» дигән әкият куярга булды. Башта миңа күбәләк ролен бирделәр. «Очып» чыгам да җырлыйм. Яңа ел алдыннан гына төп рольне – әтәч ролен башкаручы кызыбыз авырып китте. Аның ролен дә миңа тапшырдылар. Тәрбиячебез бигрәк ышанган инде миңа – мәктәпкә бер русча сүз белми килгән кызга. Бары бер укытучым гына татарча белә иде. Ә тәрбиячеләрнең барысы да – руслар. Ике ай дигәндә русча сөйләшергә өйрәндем. Хәзер менә инглиз телен өйрәнәсем килә. «Илтеп куегыз мине ике айга Англиягә. Инглизләрнең үзләреннән уздырып сөйләшергә өйрәнеп кайтачакмын», – дим. 

Иң көтеп алган көнем шимбә иде. Казанда әти белән әнкәйнең бертуганнары яши. Без аларны Казан апа дип йөртәбез. Бер атнада мине берсе – Һәдия апам үзләренә алып кайта, икенче атнада – Гөлсинә апам. Әле машиналары да юк чор, автобуслар белән барып алып кайталар, юындырып, киемнәремне юып-үтәкләп кире китереп куялар. «Кияүгә чыксам, калымны сезгә түләсеннәр. Сез аңа лаек», – дим апаларыма (көлә). Минем өчен бик күп көч куйды алар. Әле дә гел булышырга гына торалар. 

Мин – гуманитарий. Әдәбият, тел, музыка дәресләрен яраттым. Татар әдәбиятын җаны кебек күреп яраткан укытучы укытты безне. Аның укучысы булып, ул фәнне яратмый калу мөмкин түгел иде. Мәктәпне тәмамлагач, Ульяновск шәһәренә массаж курсларына барырга теләдем. Тик никтер Гөлүзә белән Казанга киттек. «Барып карыйк әле», – дидек. Мин документларымны – Казан федераль университетының психология һәм белем бирү институтына, Гөлүзә икътисадныкына бирдек. Һәм! Икебез дә кердек! Психология белән кызыксына идем. Күзләрем күрмәсә дә, миндә тоем көчле. Кешенең кем икәнен белер өчен берничә минут аралашу да җитә. Табигать зирәк бит ул, организмның берәр функциясе эшләмәсә, аны башкача тулыландыра. Бәлки, кешеләрне тоя белүем психологияне сайларга этәргәндер дә. 

«Күрмим, дип, үзегезне кызгандырырга тырышмагыз», – дип өйрәтте безне тәрбиячеләребез. Университетта укыганда укытучыларга: «Мин күрмим. Ләкин сез борчылмагыз, барысы да яхшы. Мин башкалар белән беррәттән укырмын», – дип ничек аңлатырга белми баш ваттым. Сүз белән әйтеп булмый бит аны, мин моны мисал белән күрсәтергә булдым. Күрмәгәнемне беркемгә дә белгертмәдем. Сизгән кеше аны сизде, сизмәгәне, бәлки, мине күпмедер дәрәҗәдә күрә дип уйлагандыр. 

Мәктәптә без Брайль системасын һәм компьютерны яхшы үзләштердек. Компьютер белән эшләү миңа читен түгел, анда тавышка корылган махсус программалар бар. Смартфоннарда да бар ул. Экранга нәрсә чыга – барысы да тавыш белән әйтелә. Шуңа күрә реферат, тестлар, курс эше, диплом язу аның кадәр кыен булды димим. Әйе, университет программасы күрмәүче студентларга җайлаштырылмаган. Дәреслекләр, кирәкле фәнни әдәбият та Брайль системасына яки электрон форматка күчерелмәгән. Барысын да аңлап, яратып укыганга, уку җиңел бирелде. Бары рәсем генә ясый алмый идем. «Рәсем ясый алмыйм, мин аны сезгә сүз белән сөйләп бирәм», – дип әйтә идем. Ничек ясалган ул – зурмы, кечкенәме, сызыклар юанмы, нечкәме, нинди төстә – барысын да сүзләр белән тасвирлап бирәм.

Төс, димәктән. Миңа иң еш биргән сорауларның берсе – син төсләрне ничек күзаллыйсың? Мин аларны берничек тә күзалламыйм. Бары тик дөньяда сары, кызыл, ак, кара төсләр барлыгын гына беләм. Ә чынлыкта нинди алар – белмим. Төсләр миңа җылы һәм салкын гына була ала. Ачык, матур төсләр – җылы, караңгылары – салкын. «Кояшны ничек күз алдыңа китерәсең?» – дип сорыйлар. Кояш ул – бик җылы, зур һәм түгәрәк. Ул – бөтен җирдә. Кояш – минем юлдашым, аның җылысын һәрвакыт тоям.

Беренче елны Казан апада торып укыдым. Без үсә башлагач, әти белән әни, киләчәгебезне кайгыртып, Казанда бер бүлмәле фатир сатып алып куйганнар иде. Гөлүзә белән Фирүзә апам анда яшәде. Икенче елны ападан тулай торакка – Универсиада авылына күчендем. Мөстәкыйль буласым, үзем генә яшәп карыйсым килде. Юк, җайлы түгел иде тулай торакта яшәү. Хәзерге акылым булса, анда яшәмәс идем. 8 мең кеше яшәгән тулай торакта минем кебек күрү сәләте булмаган студентларга уңай мохит тудыру турында уйланылмаган. Аннан университетка кадәр бары бер генә автобус йөри. Иртән анда керә алу – зур бәхет. Үзем белгән, өйрәнгән җирдә йөрүнең миңа әллә ни кыенлыгы юк. Ләкин менә таныш булмаган җирдә... Шундый зур бинада ашханә кайда, лекция узасы аудитория кайда – боларына өйрәнергә вакыт кирәк булды. «Кызлар, мин дә сезнең белән ашханәгә барыйм әле?» – дип сорыйм да аларга иярәм. Иртән тукталышка да алар белән чыгам. Ә кайтканда инде юлны үзем табам. Ничәнче автобус килүен тукталыштагы кешеләрдән сорап белә идем. 

Университетны тәмамлагач, кабат сайлау алдында калдым. Массаж ясарга өйрәнәсе килү теләге күңелемдә янә кабынды. Аның нигезе дә бар иде, әгәр психолог-педагог булып эшкә урнашсам, күпме документ белән эш итәргә туры киләчәк. Белгечлегем буенча эшли алмасам, тагын бер һөнәрем булсын, дидем.  Ульяновскидагы фармацевтика колледжында күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр өчен махсус бүлек бар – массаж ясаучылар әзерлиләр. Россиянең барлык шәһәрләреннән килеп укыйлар анда. Хәзер минем һәр шәһәрдә берәр дустым – колледжда бергә укыган группадашым бар. Безнең өчен колледжда бөтен шартлар тудырылган – дәреслекнең Брайль системасындагысы кирәкме, аудиоформаттагысы җайлыракмы – рәхим ит! Мин анда укыган өч ел буена үземне суга җибәрелгән балык кебек хис иттем.

«Үз хәлеңне кабул итүе кыен булдымы?» – дип сорыйлар. Юк, мин аны бик җиңел кабул иттем, чөнки башкача ничек була алганын белмим. Башта күзләрем күреп, аннары күрми башласам, кабул итүе кыенрак булыр иде, бәлки. Бер танышым бар. 17 яшенә кадәр күргән, аннары күрми башлаган. Ул үзенең бу хәлен ун ел буена кабул итә алмаган. Кулына тактиль таяк алырга ояла иде. «Әйдә, урамга икәү чыгабыз. Мин сине таяк белән йөрергә өйрәтәм, оялма», – ди идем аңа. Безне тактиль таяк белән йөрергә мәктәптә өйрәттеләр. Ул бит гади мәктәптә укыган, моңа өйрәнмәгән. Өстәвенә, күзләре күрми башлагач, дуслашып йөргән кызы да ташлаган... Мин белгән кешеләр арасында ире дә, хатыны да күрми яки начар күрә торган парлар күп. Икең дә шундый булгач, бер-береңнең хәлен яхшырак аңлыйсыңдыр ул. Үзем дә бу хакта еш уйланам: насыйп ярым очраса, ул да начар күрә торган кеше булсын, дим. 

Колледжны тәмамлап, Казанда яши башлаганыма бер елдан аз гына артыграк. Әти белән әнкәйнең мине үз яннарында яшәтәселәре килә. Ә минем өчен мөстәкыйль булу мөһим. Белгән кеше: «Берүзең ничек яшисең? Ашарыңа кем пешерә, ризыкларны кем сатып ала?» – дип аптырый. Ашарга пешерә беләм – ашлар, боткалар, макарон пешерүнең кыенлыгы юк. Көндәлек ризыкларны ишегалдындагы кибеттән алам. Андагы сатучылар мине белә. Үземә кирәк булган азык-төлекне әйтәм дә, алар мине киштәләр янына алып килә. Анда нәрсә булуын, ничә грамм, ничә сум торуын әйтәләр. Киемне Гөлүзә белән икәү алабыз. Миңа аның матур һәм килешле булуы гына түгел, гәүдәмә уңай һәм тукымасы рәхәт булуы да кирәк. Андыйны тапканчы шактый озак йөрергә туры килә.

«Көнеңне ничек уздырасың?» – диләр. Тормышымны күңелсез дип уйлыйлар. Минем исә өйдә торганым да юк. Казанда күрмәүче һәм начар күрүчеләр җәмгыяте бар. Мин шунда йөрим. Концертлар, бәйрәмнәр алып барам. Менә яңарак кына анда Сабан туе узды. Ул бәйрәмне үзем алып бардым. Клиентлар булса, массаж ясыйм. Аның өчен берничә сәгатькә коворкингта кабинет арендалыйм. Фортепианода уйныйм, җырлар язам. Күңелсезләнеп китсәм, Мәскәүдә яшәүче апам янына барам. Шулай дисәм, «Күрмәгән килеш ничек чит шәһәргә барасың?» – дип, күпләр аптырый. Хәзер бит аэропортта бик уңай. Күрмәүчеләргә ярдәм итә торган махсус хезмәткәрләр бар. Билет алганда ук үзеңә ярдәм кирәген әйтәсең. Каршы алып, самолетка кадәр озатып куялар. Мәскәүдә инде башка команда ярдәмгә килә. Вокзалда, метрода да бар андый хезмәт – кайнар линиягә шалтыратып, мин шул вакытта сездә булам, ярдәм кирәк, дип әйтергә мөмкин. 

Хыялларым күп. Социаль челтәрләрдә блог алып барырга хыялланам. Үземнең, дусларымның тормышы турында булыр ул. Кешеләргә, мин мондый, дип әйтүем түгел, ә безнең дә башкалар кебек булуыбыз, эшләвебез, гадәти тормыш белән яшәвебез турында күрсәтәсем килә. Күп кеше төшерә, диләр. Төшерсеннәр. Алар үзләренекен, мин үз тәҗрибәмне күрсәтәм. Танышларым арасында нинди генә һөнәр ияләре юк. Үз эшенең осталары белән әңгәмә корып, кызыклы профессияләрнең эчке ягын, эчтәлеген күрсәткән видеолар да эшләргә телим. 

Парфюмнарны өйрәнәм. Хушбуй да кием шикелле. Кичкесе бар, көндезгесе. Ноталарны, композицияләрне өйрәнү кызык. Матурлыкны исләр белән белдерергә омтылам. Үземә саф, нәфис исләр күбрәк ошый. Парфюмны да кешенең эчке дөньясына ярашлы итеп сайларга кирәк дип саныйм. Кайчагында тоям: шулкадәр яхшы хушбуй, ләкин бу ис аны сибенгән кешенең эчке халәтенә туры килми. 

Бик эшлисем килеп тә эшли алмаган эшем – бию. Биер өчен күрергә кирәк. Җырлаганда мин тавышымны ничек кулланырга кирәген ишетәм. Биегәндә нинди хәрәкәтләр ясавымны, пространствоны күрмәгәч, бию килеп чыкмый.

«Нигә мин?» Яшүсмер чакта тәрбиячедән бу хакта сорый идем. Язмышка үпкә белдереп түгел, бу сынауның ни өчен нәкъ менә миңа бирелгәнен белергә теләп. Соңрак үз соравыма җавабын да үзем таптым. Мин бит бернәрсәне дә кешечә эшләмим. Миңа барысы да башкача булсын. Мөгаен, шуның өчен Аллаһы Тәгалә сынауларның да үзенчәлеклесен бирергә теләгәндер.

Фото һәм видео: Анна Арахамия 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар