Логотип
Язмыш

«Иң авыры – якыннар хыянәте...» 

 Нахак сүз йөрәкне үтәли тишеп керә икән ул... Күңелең төпкелендә нәрсә ятканны белмичә, синең белән авыз чайкаучылардан, балаңа булган саф хисләреңне таптап, «күке ана» диючеләрдән бары Аллаһы Тәгаләгә сыенып кына сакланып була.  

 Нахак сүз йөрәкне үтәли тишеп керә икән ул... Күңелең төпкелендә нәрсә ятканны белмичә, синең белән авыз чайкаучылардан, балаңа булган саф хисләреңне таптап, «күке ана» диючеләрдән бары Аллаһы Тәгаләгә сыенып кына сакланып була.  Кемнәрдер сине «адашкан җан» дип саный, ә син бәхетеңне эзлисең. Беләсең: ул бар, якында гына... Бәхеткә юллар урау икән шул, аңа юлны Аллаһы Тәгалә генә күрсәтә ала... «Татарстан–Яңа гасыр» телеканалындагы «Хәбәрләр» программасының  хәбәрчесе, бүгенге көндә Австралиядә яшәүче  Финзия ГАЗИЗОВА әнә шулай уйлый. Аның белән ачыктан-ачык сөйләшәбез... 

 

 

Авыр вакытларымда күккә карыйм да, күңелемә бер хәдистән юллар искә килә: «Сиңа авыр булса, түбәннәргә кара...» Йә Алла, бу фаҗига түгел бит әле, аяк-кулларым бар, күзләрем күрә, акылым саф, көчле булырга тиешмен, мин аны барыбер ерып чыгачакмын дип уйлыйм. Бу сүзләрне тормышымда күп тапкырлар кабатларга туры килде... 

Кеше бу дөньяга җандаш табарга килә. Ул терәк тә, фикердәш тә, синең белән бер якка карап гомер итүче дә, назга күмүче дә... Ансыз яшәп булмый! Университетның өченче курсында укыганда ук шундый кешене таптым дип уйладым. Туйлар ясап өйләнештек. Мин Казанда укып йөрим, ул – авылда Мәдәният йорты җитәкчесе. Тик ике арада яшьлек дәрте генә янган, күрәсең, бер-беребезгә карата хөрмәтнең әсәре дә булмаган икән. Мин намаз укыдым, аның дингә исе дә китмәде. «Әби» дип атарга да күп сорамый иде. Кул да уйнаткалады. Бәлки, үземдә дә гаеп булгандыр – телем әче иде. «Бу минем кеше түгел икән бит», – дия идем үземә. Киләчәгемне аның белән берничек тә күз алдыма китерә алмадым. Ике ел яшәгәннән соң аерылыштык. Миңа дус булып йөргән кызлар белән чуала башлады. Ирем хыянәтеннән бигрәк, кызларның мондый адымга баруы йөрәгемә күбрәк тигәндер әле ул вакытта. Ә дуслар синең бәхетле булуыңны бик авыр кабул итә икән. Кат-кат авызым пешкәч кенә аңладым моны. 

Башка кияүгә чыкмыйм дип кайттым. Күңел төшенкелегенә бирелдем. Ир-атлар белән аралашу түгел, алар ягына борылып карый да алмадым. Күңелемдә көчле затларга карата нәфрәт кенә иде. Мине ул вакытларда кыргый дип атыйлар иде хәтта, чөнки бер кеше белән аралашмадым, беркем, бернәрсә кызыксындырмады. Депрессиягә бирелүемнең тагын бер сәбәбе: әти белән әнинең өметләрен акламадым, йөзләренә кызыллык китердем дип борчылдым. Кызлары ирдән аерылып кайтты бит! Ата-ана өчен моннан да зур гарьлек юктыр дип уйладым. Ул вакытта нигәдер үзең турында түгел, алар хакында уйлыйсың икән. Андыйлар бер мин генә түгел. Бик күп хатын-кыз якыннарын борчуга салмыйм дип интегеп яши. Ләкин үзеңне корбан итү кирәк микән? Безгә гомер бер генә тапкыр бирелә бит... 

Ул вакытларда намазларымны калдырырга тырышмадым. Аллаһы Тәгаләгә сыендым. Берзаман бик каты башым авырта башлады. Таш аскан кадәр авырайды ул. Мәчеткә өшкертергә йөрдем. Коръән аятьләрен укый гына башлыйлар, башым үзеннән-үзе әйләнә... Туры тотарга, туктатырга тырышам, булдыра алмыйм. Сөйләсәләр һич ышанмас идем. Ул вакытта да әнә шул хәдисне искә төшердем. Өшкергән вакытта тирә-ягымда үгез булып кычкырган, ни кыланганын аңламаган кешеләргә карап, минеке алай ук куркыныч түгел дип уйладым. Аллаһы Тәгаләдән сорый-сорый гына кеше халәтенә кайттым. Ул вакытларда Коръәнне укып чыктым, бик күп хәдисләр өйрәндем. Фикерем дә үзгәрде. Кияүгә чыгам, тик дини кешегә генә дип үземә сүз бирдем. Аллаһ исеме белән яшәгән ир-атлар хатыннарын хөрмәт итә, авыр сүз әйтми дип фикер йөрттем. Күз алдыма һәрвакыт мөселман гаиләсе килде. Диннән ерак булган кешеләр белән бөтенләй аралашмадым. 

Һәм шундый кешене таптым. Ул биш вакыт намазын укучы, ике дөнья әдәп-кануннарын саклап яшәүче. Сөенүләремне күрсәгез... «Йә Аллаһ, бу бит минем кешем. Кемне эзләдем, шуны таптым», – дип уйладым. Төс-кыяфәте европача, үзе матур, алты яшькә өлкән булуы да куандырды гына. Димәк, тормыш тәҗрибәсе зуррак, хаталар ясамаска яхшы булыр. Кызыклы әңгә-мәдәш, белемле, укымышлы иде. Тарихи китаплар, урыс әдәбиятын су урынына эчә. Чын зыялы мөселман кешесе инде. Аның хәтта сөйләшүе дә башкача иде. Никах көненнән башлап без идеаль гаилә булып яшәдек. Әти-әнисе дә мине кабул итте. Икәү бергә басып намаз укыйбыз, җомга саен Мәрҗани мәчетенә йөрибез, яллар җитсә, Татарстанның төрле тарихи урыннарына сәяхәткә чыгып китәбез... Аларның Кызыл Байрак авылында дачалары бар иде. Теплоходка утырып шунда йөрдек. «Мин синсез яши алмыйм», – дия иде. Ул сүзләр уртак якты киләчәккә ышанычны көчәйтте. Дөрес, авыл кызы булуыма гел төрттерә иде. Ләкин кимсенмәдем. Авылдан чыкканнар гына бик тырыш, үз максатларына курыкмый бара торган була гадәттә. «Авылга кайтып кара әле, мин эшләгәннәрнең яртысын да белмисең бит», – дигәч, бер дә каршы әйтми иде. Без бит эшләп үскән авыл кызлары! 

Балага да тиз уздым. Көмәнне дә бик җиңел күтәрдем. Бәхеткә чорналып яшәгән хатын-кызның тормышы әнә шулай келтер-келтер генә бара икән ул! Кызыбыз туды. Без хәзер чын гаилә! Түгәрәк бәхет менә шундый була икән дип куандым. Балага җиде ай тулгач, бераз авылда, әти белән әни янында кунак булып килдем. Фатирга кайтып, әйбер куярга дип шкафны ачсам, ул – буп-буш. Аптырап киттем. Аңа шалтыратам, телефонын алмый. Бары тик «смс» җибәрде: «Вакыты җиткәч, мине аңларсың...» Кая, кемгә киткәнен дә әйтмәде. Барысы да яхшы иде бит, мондый борылышны бөтенләй көтмәдем. Шок хәлендә калдым. Кечкенә сабыем белән кеше фатирында ялгыз утырып калдым. Уйлана торгач, аның: «Бергә университетта укыган кызны кибеттә очраттым. Ул очрашуга чакырды, бармыйм, минем бит хатыным, балам бар», – дип сөйләгәнен исемә төшердем. Ул вакытта бу сүзләргә бөтенләй игътибар бирмәгәнмен икән... Соңыннан гына белдем, ул чынлап та студент чакта яратышкан шул хатынга киткән... Шул китүеннән югалды. Аның кызыбызны бер тапкыр да килеп күргәне юк. Биш-алты айга бер тапкыр: «Привет. Как она?» – дип «смс» җибәрә. ОНА! Исеме белән дә атамый, кызым да дими... Акчага интексәм дә, алиментка бирмәдем. Картлык көнендә кызымнан алимент таләп итеп ятуын теләмим. 

Аны югалтуны бик авыр кичерсәм дә, артыннан ялынып йөрүне кирәк тапмадым. Әти-әниләренә дә шалтыратмадым. Алар да хәлемне белешмәде һәм хәзерге көнгә кадәр оныклары белән кызыксынганнары юк. Ә бит шундый зыялы кешеләр! Салкын ноябрь ае иде бу. Кешене өмет яшәтә бит. Мин аны көттем. Яңа елга кайтыр әле дип яшәдем. Ләкин ул ишек какмады. Һәрвакыт Аллаһтан «хәерлесен бир» дип сорадым. Шул айларда җиде килограммга ябыктым. Гел догалар укыдым, алар мине шундый тынычландырды. «Кешеләрнең ирләре тәгәрәп тә үлә әле, өчәр бала белән ялгыз калалар. Тырышалар, аякка бастыралар. Бер баланы гына үсте-рерсең әле, көчле бул, Финзия. Әти белән әни бар. Яши алмасаң, авылга кайтырсың», – дип әйтә идем үземә. Ул вакытларда акылдан язудан кызым гына коткарып калгандыр, мөгаен. Бала сизә, аңа яшьне күрсәтергә ярамый дип уйлый идем. Җитмәсә, минем хакта теләсә нинди гайбәтләр таралды. «Егылсын да, тора алмасын әле», – диючеләр булгандыр инде. Эштәге хезмәттәшем киңәш бирде: «Бер колагыңнан керт тә икенчесеннән чыгар. Ул кешеләргә ачу-үпкә дә саклама, тормышыңнан сыз да ат». Бик ярдәм итте! Мин башкаларга да шулай эшләргә киңәш итәр идем. 

Яңа ел узгач, бала белән авылга, әти-әни янына кай-тырга җыена башладым. Фатирга түләп торырга акчам да бетте, гел болай ялгызлыкта яшәп тә булмый иде инде... Бер көнне танышым шалтырата: «Австралиядән бер кеше килгән, әйдә, таныштырыйм әле шуның белән», – ди. Корт чаккандай куркып киттем: «Юк, бетте! Башка ир-атлар ягына борылып та карамыйм, миңа беркем дә кирәкми», – дим. Берничә көннән тагын телефон шалтырый. Ят номер. «Исәнмесез. Сезне күрәсебез килә», – ди бер ханым. Елап җибәрдем. Язмышка үпкә булды микән ул, көчсезлегемнән гарьләнүме... «Беркем белән дә танышырга теләмим. Бик авыр вакытым, зин-һар, миңа башка шалтыратмагыз», – дим сулкылдап. Икенче көнне иртән тагын теге ханым шалтырата: «Адресыгыз ничек? Хәзер сезгә киләбез», – ди. Өйдә кеше кабул итмим, дип баш тарттым. Бу хәлләрне аралашып яшәгән күрше хатынына сөйләдем. 

– Җүләр булма әле. Гомерең буе салкын мендәреңне кочаклап елап ятарсыңмыни? Балаңны үзем алып калам, барып кайт. Бәлки, ошар, – диде күршем. 

Ә минем сөйләшү түгел, хәтта, берәүне дә күрәсем килми. Бөтенләй ятлар белән нәрсә турында әңгәмә корасың инде?.. Тагын чакырып шалтырткач, икеләнеп кенә риза булдым. Билгеләнгән очрашу урынында теге ханым гына басып тора иде. Бераздан ул килеп керде һәм... бөтен дөньям яктырып киткәндәй булды. Ул мизгелне әлегә кадәр хәтерлим. Миңа ниндидер бер җиңел-лек, рәхәтлек иңде кебек... Елмаеп килеп басты яныбызга. Таныштык. Татарча авыррак сөйләшә иде. Теге ханым безгә тылмач та булды. «Австралиягә алып китәргә хатын эзлим», – ди Рифкать. «Мин риза түгел, Татарстаннан беркая да китмим», – дим. Үзем сөйләшәм, 
үзем балам хакында уйлыйм. Ул елап, ярсып беткәндер кебек. Ахырда гафу үтенеп, балам янына кайтырга кирәк дип чыгып киттем. Икенче көнне социаль челтәрләр аша аннан хат килде. Очрашуга чакырсам, вакытыгыз булырмы дип сорап язган. Әнигә шалтыратып сөйләгәч: «Бәлки, аралашып карарсың, үзеңә бер юаныч булыр», – ди. Үземә дә ошады кебек. Әнинең энесенә охшаттым мин аны. Шуңа якын тоелды микән әллә? Тагын очрашуга киттем. Бу юлы тылмачсыз гына аңлаштык. Ул аерылган. Дин тоткан татар кызы белән тормыш корасы килә икән. Баланы ташлап, гел очрашып йөреп булмый. Икенче тапкыр үзе безгә килде. Ул көнне буран иде, минем поликлиникадан балага дигән сөт-кефирлар-ны алып кайтасым бар. Һаман шул хакта уйлыйм. Борчылуымны сизде, ахрысы. «Нәрсә булды?» –  дип кызыксынды. Мин сөйләп биргәч: «Эмилия белән үзем утырып торам, барыгыз, алып кайтыгыз», – дип ярдәмен тәкъдим итте. Шунысы кызык: бала миңа гына иялән-гән, кешегә бик бармый иде, ә Рифкатьтән ятсынмады. Икеләнеп калдым... Кызымны интектереп йөртәсем дә килми. Уйлый торгач, тиз генә киендем дә йөгерә-йөгерә чыгып киттем. Юл буе баланың нишләгәнен язып торды. «Борчылмагыз», – дип тынычландырды. Кайтып керсәм, бала йоклап киткән. Ул аны караватына да салмаган, күтәреп йөри. Аңа хөрмәтем артты. Үз әтисе болай күтәреп йөрми, тизрәк бишегенә сала иде дигән чагыштыру узды башымнан... 

Рифкать безгә килеп йөри башлады. Бер-беребез белән «сез» дип кенә сөйләшәбез. Бер килүендә: «Гафу итегез, башым авырта, сөйләшеп утыра алмыйм. Ялгызым гына каласым килә», – дидем. 

– Эмилияне үзем карап торам. Сез шопингка барыгыз, күңелегез нәрсә тели, шуны алыгыз, – дип акча сузды. 

– Юк, юк, кирәкми, – дим. Ир-аттан акча алып өйрәнгәнмени инде без?! Үзем булдырам дип яшәүчеләр кавеменнән бит. Ә алай дип яшәү дөрес түгел икән ул. Мин монысын да яши-яши генә аңладым. Бәлки, икенче ирем белән аерылу сәбәбенең тамыры да «мин, үзем» дип яшәүгә барып тоташадыр әле... 

Сөйләшә торгач, Рифкать акчаны алырга да, кибеткә барып кайтырга да күндерде. Якындагы сәүдә үзәгенә барып витриналар карап йөрдем, нинди акча туздыру инде... Шулай да, кыйммәт булмаган бер тушь алдым. Кайткач, калган акчаны аңа суздым. Ул миңа шундый сәерсенеп карап куйды. «Миңа акча кирәк түгел, аны сезгә тотарга бирдем», – ди. «Тоттым, алдым, рәхмәт, калганы кирәк түгел. Тушь сезнең бүләк булыр», – дим. Акчаны алмады, үзе күрмәгәндә куртка кесәсенә салып куйдым. Югыйсә акчам да юк. Һаман да: «Юк, Финзия, син үзең булдырачаксың, кирәкми сиңа кеше акчасы!» – дим. Бер килүендә: «Әти-әниләрегез ерак яшиме? Аларны күрәсем килә», – диде. Әнидән сорадым. Алар минем бик кунакчыл, «кайтсын», диделәр. Безнең әле кулдан да тотышкан юк. Ул үрелсә дә, мин тизрәк кулымны алам. Якын да утырмыйм. Кыргыйлыкмы, ирләрдән курку булганмы инде ул... Ә балама, миңа ул ошый башлаган иде инде. Авылда бик тиз уртак тел таптылар. Әти-әни дә ошатты Рифкатьне: акыллы, дини, биш вакыт намазын укый... «Финзия миңа бик ошады, тик минем белән Австралиягә китәргә риза түгел», – дип, читләтеп кенә кулымны сорады. Ә мин исә: «Финзия, тәртәгә типмә әле. Австралия бит ул, син анда тиз генә барып җитә алмассың. Күпме документ тутырырга кирәк. Синең кызыңа илдән чыгып китәргә кем рөхсәт бирер икән... Ике-өч ел вакыт узмый калмас», – дип, үз-үзем белән сөйләшәм. Никах укыттык. Ул Австралиягә кайтып китте, мин монда калдым. 

Көннәрдән бер көнне авыр вакытларымда ярдәм иткән кешеләрнең миңа карата мөнәсәбәтләре бөтенләй кире якка үзгәрде. Бәхетле булуымны гафу итә алмадылар, күрәсең. Рифкатькә минем хакта теләсә нинди гайбәтләр сөйләгәннәр. Сүз бит ул үтерә. Сизәм, ул да суынды... «Миңа башка төрле хатын кирәк булган икән», – дип язды. Ялынмадым, Аллаһы Тәгалә ничек куша, шулай булыр дип уйладым. Шул көннәрдә башка зур кайгы килде: операциягә киткән җиреннән әти үлеп кайтты. Бик зур югалту булды ул. Әти дә китте, Рифкать тә югалды. Депрессиягә бирелеп, акылдан шашмаудан эшем генә алып калгандыр. Балтачтан иртән автобуста Казанга чыгып китәм, көне буе телевидениедә сюжетлар төшерәм, монтажлыйм да, авылга кайтырга юлга чыгам. Эшкә тәмам чумдым, башка уйларга һич вакыт юк. Беркөнне Рифкать хәбәр җибәрде: «Улым иртән чыгып киткән җиреннән әлегә кадәр кайтмаган...» Мин – әтине, ул улын җирләде... Берничә айдан Рифкатьтән кабат хәбәр килә: «Синең белән сөйләшергә кирәк». Татарстанга кайта алмый, эше буенча Малайзиягә командировкага бара, мине дә шунда чакыра. Билгесезлектән шундый туйган идем. Ходай каршында мин ирле, ә тормышта ул юк... Әни дә риза булгач, җиде ят җиргә аның белән очрашуга чыгып киттем. Күрештек. Үзгәргән. Бөтенләй икенче кеше. Корылык, салкынлык сизелде. Шулай да Балига ял итәргә барырга тәкъдим итте. Соңыннан гына әйтте: хушлашу сәяхәте итеп оештырган икән. Яллардан соң минем белән сәер генә саубуллашты. Ул – Австралиягә, мин Татарстанга кайтып киттем. Шуннан соң ул тагын югалды. Үзем бар да бетте дип уйласам да, күңелдә өмет яшәде. Истихара намазыннан соң күргән төшләрем дә бар да яхшы булачагын белгертте. Ләкин күңелне иң куырганы: туган кебек якын күргән кешеләрем безнең арага керде. Тормышта берәүгә дә ышанасы түгел икән! 

 Һаман Балтач белән Казан арасын таптап булмый. Сөйләшеп, артыннан йөри торгач, элек яшәгән тулай торагыма кире кайттым. Кияүгә чыкканда: «Туйдым бу тулай торактан, бүтән монда кайтмыйм», – дип, ишекне ябып чыгып киткән идем югыйсә. Бервакытта да алай дип әйтергә ярамый икән. Тормышта төрле хәлләр чыгарга мөмкин, барысына да әзер булырга кирәк. Ул вакытта күңелем бик төште. Һаман да әнә шул хәдисне искә алып: «Аллага шөкер, кайтып йоклар почмагым бар», – дип үземне тынычландырдым. Күпмедер вакыттан соң Рифкать кабат яза башлады. Бу юлы инде миндә аңа карата салкынлык туды. Ә ул һаман яза да яза. «Тиздән Кытайга барам, билет алам, син дә килче», – ди бу. Уйладым-уйладым да, барып карыйм әле дидем. Әни белән сөйләштем дә, үз хисабымнан ял алып, тагын чыгып киттем. Кытайда ул икенче төрле иде инде. Һаман минем көйне генә көйләргә тырышты. Дуслашып аерылыштык. Шул сәфәрдән авырга узып кайттым. Азатны бик авыр күтәрдем. Көмәнем 13 атналык вакытында аркам юешләнгәннән уянып киттем. Карасам, бөтен урын-җирем кан. Ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып киттеләр. Инде төште дигән баланы табиблар саклап кала алды. Өченче УЗИ үткән вакытта: «Хәзер үк хастаханәгә ят, балаң да төшәчәк, үзең дә үләчәксең», – диде табиб. Ай буе тормый ятканнан соң, 36 атнада операциягә әзерли башладылар. Башта ук бик авыр операция була, икегезнең дә исән калу мөмкинлеге бик аз, диделәр. Операция өстәлендә мин үлгәндә калдым. Күп кан югалтканнан һушымны җуя башлаганда: «Аллаһым, исән калсам, башыма яулык ябар идем», – дип уйладым... Өч көн реанимациядә, бер айлап хастаханәдә яттык. Безне хастаханәдән каршы алырга ирем кайтты. Аның белән Австралиягә генә китә алмадык. Миңа виза бирмәделәр. Азатка ун ай булгач кына юлга кузгалдык. Кызыма рөхсәт ала алмагач, ул әни янында калды. Әни дә әти үлгәннән соң биреште. «Шушы бала гына юаныч миңа», – ди иде. Әнинең баланы миннән яхшырак тәрбияләгәнен белгәнгә дә калдырып китә алдым бугай. Дөрес әйтмим, үзем китсәм дә, йөрәгем кызым белән калды. Көнгә берничә тапкыр сөйләшеп тордык. Әни, бала бүген авырый әле дигән көннәрдә үземә урын таба алмадым. Ул да бит минем бәгырь итем. Ул да минем балам, нарасыем. Минем хакта «күке әни» дигән сүзләр ишеттерделәр. Бик күп якын күргән кешеләрем: «Ничек баланы ташлап китә алдың инде?» – дип яздылар. Үрсәләнеп елаган вакытым күп булды, ирем, игътибар итмә, ди иде. Ничек игътибар итмисең инде, чит-ят кешеләр түгел, якыннар ярага тоз салды бит. Эмилиясез сигез ай яшәдем. Кайтып, баланы илдән алып чыгып китәр өчен суд аша әтисеннән рөхсәт алдым. Аллаһы Тәгалә мине ишетте, хәзер матур гаилә булып яшәп ятабыз. Үзебезнең кечкенә дәүләтебезгә артык кешеләрне кертергә кирәк түгеллеген мин дә, Рифкать тә аңладык инде. Аның янында үземне якланган дип хис итәм. Беренчедән, хәзер мин үзем дип әйтмим инде; икенчедән, ул ничек әйтсә, шулай була. Элекке гаиләләремдә баш булырга тели идем, хәзер муен гына булып яшәргә риза. Алай күпкә рәхәтрәк икән бит. Хәзер иркә хатын булып кына яшим. Эмилиянең әтисенә дә үпкә тотмыйм. Мин аны аңладым. Һәркемнең бәхеткә хокукы бар. Шулай язган булган. Беренчесенең дә гаиләсе бар. Гөрләп яшәп яталар. Исән-сау яшәсеннәр. Әле без яши генә башладык. Барысы да – алда. Тормыш сабаклары күп булды инде ул. Күпләрдә кара көнчелек утының каты янганын аңладым. Алар – бәхетсез. Бәхетлеләр башкалар тормышына кысылмый... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Бигрәк гыйбрәтле язмыш! Бер сулышта укып чыктым, кинофильм караган төсле. Молодец Финзия!

    • аватар Без имени

      3

      0

      Укып чыктым. Беренче чиратта ихтибар иттем, нэрсэдер ул дигэнчэ килеп чыкмаса, башка кеше гаепле.

      • аватар Без имени

        1

        0

        Молодец Финзия, дорес эшлэгэнсез, тошенкелеккэ бирелеп югалып калмагансыз, сез хэр вакыт сабыр хэм тырыш булгансыз, Аллах Раббым шуна курэ сезгэ бэхетле тормыш насыйп иткэн, сабыр иткэннэрне Аллах ярата, сабырнын тобе сары алтын дилэр бит.

        • аватар Без имени

          0

          1

          Гел аллага ышанып яшэргэ кирэк

          • аватар Без имени

            0

            0

            Дорес сузлэр,кайгы,авырлык вакытында жэллэучелэр,дуслар куп була,э бэхетле булганда кешелэргэ бик сойлэмэвен хэерле,хосетлелэр куп.Бэхетле бул Финзия.Мин дэ Балтачтан.

            Хәзер укыйлар