– Үз гомеремдә әтинең елаганын бер генә тапкыр күрдем – шул көнне... Бер сәгать буе туктый алмыйча елады әти, – дип сөйли ул көн турында Руман апаның энесе Ришат абый.
60 нчы еллар... Тарихка бик матур вакыйгалар белән кереп калган чор ул. Юрий Гагаринның космоска очуы, яшьләрнең Высоцкий, Окуджава иҗаты белән кызыксынулары, яңарыш, үзгәрешләр... Ә менә СССР белән Кытай чигендә, Казакъстан белән кисешкән урынында барган дулкынлануларны илнең башка почмагында яшәүчеләр сизми дә калгандыр. Ул вакыйганың үзәгендә булганнар өчен алтмышынчы еллар бик күп фаҗига, тетрәндергеч сынаулар алып килгән.
Шундый кешеләрнең берсе – Руман апа Йосыпова. 1959 елда Кытайның Кургаз шәһәрендә туа ул. Әнисе Раушан апа белән әтисе Әсхәт абыйның тәүге мәхәббәт җимеше. Тиешле вакытын көтмичә якты дөньяга аваз салырга ашыга Руман. Алда үзен нинди тормыш көтәсен белсә, әни җылысына төренеп, әниле татлы хисләрен озаккарак сузарга тырышыр иде...Руман апаның әтисе Әсхәт абый хәрби хезмәткә бурычлы кеше булгач, үзен кая җибәрсәләр, гаиләсе дә шунда барып урнаша. Әнә шулай яңа җирләр үзләштерергә китә алар. Табигать уңдырышка бик саран булып чыга бу якларда – тирә-якта коры дала гына.
– Әле бер әйбер чәчеп карыйбыз, әле икенчесен, дип сөйли иде әти. Комлы буран күтәрелә дә, орлыкларны себереп алып китә икән...
Советлар Союзы белән Кытай арасында Бөек Ватан сугышыннан соң урнашкан дустанә мөнәсәбәтләр 60 нчы елларда шактый катлаулана. Ике дәүләт арасында чикнең каян үтәсен билгеләү мәсьәләсе моңа кадәр дә үзен сиздергән була инде. Ләкин тегендә-монда чыгып йөрүләргә чик сакчылары моңарчы бармак аша карый, тыюлар, катгый таләпләр куелмый.
– Халык Кытайдагы авыр тормышка, ачлыкка чыдый алмыйча күченә башлаган вакыт була ул. Кайчандыр Россия империясендәге авырлыклардан качып, Кытайга килеп төпләнгән, ә 50 нче елларда мондагы авыр тормыштан китәргә теләүчеләргә башта бернинди киртә булмаган – тыныч кына китеп котылганнар. Аларны соңыннан «бәхетлеләр» дип искә алалар иде. 60 нчы елларда чикне алай җиңел генә чыгып булмый инде. Кем ничек булдыра алган, шулай качкан... – ди Руман апа.
Руман апаның әби-бабасы Казакъстанга якын урнашкан Чәүчәк шәһәрендә яшәгән. Кургазга балалары янына килеп-китеп йөргәннәр. Руманга ике яшь ярым чакта әбисе кунакка килә. Көтеп алган олы оныкларыннан бер дә аерылырга теләми әбисе. Үзе киткәндә аны да алып китәргә уйлый – оныгын озак күрмәгән бабасына да күрсәтәсе килә. Руманның әнисе Раушанның йөрәге сизенгәндер шул вакытта – кызыннан бер дә аерыласы килми. Бу адымы өчен гомере буе үкенеп яшәячәген белгән булсамы?!.
Әсхәт абый, әнисе белән кызын алып, алар яшәгән Чәүчәк шәһәренә озата китә. Нәкъ шул вакытта Кытайда яшәүчеләр күпләп күченә башлый һәм кинәт чикләрне ябалар, солдатлар беркемне чыгармый. Тиз арада телеграмма бирә Раушан, ләкин ул кәгазь соң барып җитә: Әсхәт кызын калдырып киткән була инде...
– Бабайлар мине күтәреп чик янына алып барганнар. Бәлки бәхет елмаер, әти-әнигә тапшырып булыр дип өметләнгәннәрдер. Теге яктан әти белән әни дә килгән. Әмма бөтен җирдә өч телдә плакатлар эленгән – «Чикләр ябык!» Әни кечкенә энем Ришатны күтәреп бер атна буе чикне чыгу җаен эзләгән... Ләкин без кавыша алмадык... – дип сөйли Руман ханым.
Бер Йосыповлар гына дучар булмый мондый язмышка. Бик күп гаиләләр аерыла ул чакта. Әти-әнисе чикне чыккан, ә балалары теге якта калган гаиләләр дә күп була. 3 яше дә тулмаган Руман әти-әнисен бөтенләй хәтерләми. Әби-бабасына юанып, алар белән яши башлый. Әтисенең төпчек сеңлесе Мәрхәбә дә алар белән була. Әнә шул дүртесе яшәгән чакларын иң бәхетле еллар дип искә ала соңыннан Руман ханым.
– Чалма чәчәккә күмелгән тарлавыклар, ап-ак умырзаялар түшәлгән тауларны күреп үстем. Бабай кабаклар үстерә иде. Шул зур кабакларны машинага төяп алып кайтканыбыз хәтердә. Мин аларны күтәрә дә алмый идем, – дип искә төшерә бәләкәй чагын Руман апа.
Бәхетле балачак көннәре озак дәвам итми. Бу сәяси вакыйгалар бәләкәй Руманның әбисе өчен күтәрә алмаслык йөрәк газабына әйләнә. Балаларының өчесе чикнең – бу ягында, калганнары тегендә калганын белеп, газапта яши ул. Андагы яшәү шартларының, ачлыкның нәрсә икәнен белгән ана йөрәге бу сынауны күтәрә алмый. 5 яшьлек оныгы белән бакчага баргач, хәле китеп, чирәмгә барып ята. «Кызым, бабаңны чакыр, мин үләм», – дип әйтергә өлгерә. Күзләре йомыла башлаган әбисен уятырга, торгызырга тырыша Руман. Аннары елый-елый бабасы янына – ерак бакчага йөгерә...
Сынау арты килгән сынаудан кызчык Мәрхәбә апасына сыена. Кайдадыр әти-әнисе барлыгын аңлый, белә башлый инде ул вакытта үсә төшкән бала. Әби-бабасы, апалары аерылуның беренче көненнән үк Кытайда калган туганнары белән элемтәгә керергә тырышалар, ләкин анда хәтта хатларны да чыгармыйлар. Алай гына да түгел, Советлар Союзыннан хат килеп ирешсә, ул гаиләне җәзага дучар итәләр, тынычлык бирмиләр, дигән хәбәрләр дә йөри. Газизләренең иминлеге өчен бу омтылыштан да баш тартырга мәҗбүр була гаилә. Бик сагынган вакытта кичләрен айга карап тынычлана Руман. Әти-әниле вакытыннан бердәнбер истәлеге – әнә шул түгәрәк сылубикә була кыз өчен. Үзе айны күргәч, аның дөньяда бер генә булуын аңлап, әтием белән әнием дә мине күрәләрдер, дигән уй белән юана бала.
– Әби үлгәч, Мәрхәбә апа минем өчен әни дә, әби дә булды. Без яшәгән фермадагы көтүчегә кияүгә чыккан иде ул. Ире начар кеше булмады. Төньякта аның туганнары яши иде, алар шунда күченеп китәргә теләде. Мине дә үзләреннән калдырмаслар иде. Мин Мәрхәбә апама «әни» дип дәшә башлаган идем инде... Ләкин аны да югалттым.
Моның ничек шулай килеп чыкканын әле дә аңламый Руман апа. Сәбәбе нидә? Нәрсә этәргән? Мәрхәбә апасы аның кулында диярлек фаҗигале рәвештә дөнья куя – ире аңа пычак белән кадый.
– Апаның иренең туганнары кунакка килде ул көнне. Мин бүлмәдә аларның балаларына күз-колак булып уйнап утырам. Апаның баласы юк иде бит, әллә шул турыда сүз чыккан... Белмим, нәрсә булгандыр. Апа бүлмәгә кереп бинтлар алды да тиз генә чыгып китте. Чыгуга, коридорда ук егылды. «Ашыгыч ярдәм» машинасы аны алып китте, ләкин коткара алмадылар. Әнә шулай тормышым яңадан чәлпәрәмә килде. Соңрак документларын таптым, алар мине кызлыкка алырга теләгәннәр. Ире ни өчен аңа пычак белән кадаганын белә алмадым. Соңрак ул утырган төрмәгә дә бардым, сорауларыма җавап эзләргә тырыштым. Ул минем белән озак сөйләшмәде, анык кына җавап та бирмәде... Сигез ел утырып чыкканнан соң, тагын бер кат өйләнгәнен белдек. Ул аның өченче хатыны иде инде, берсе дә бала таба алмаган... – дип, ул вакыйгаларга тагын бер әйләнеп кайта Руман апа.
Үз гаебен таный ул кеше. Ләкин шул пычак белән Руманның да язмышын сызып үткәнен аңладымы икән җинаятьче? Әниле булырга да өлгермичә, 10 яшендә тагын бер тапкыр ятим кала кыз. Бу юлы аны әтисенең тагын бер апасы – Сания ала тәрбиягә. Әмма аның үзендә дә Руман кебекләр – алтау. Шуңа күрә аларда ел ярым гына яши кыз.
Тормышының яңа чоры әтисенең Мәсхүдә исемле икенче апасына, Алма-Ата шәһәренә күченүдән башлана. 4 нче сыйныфны гына тәмамлаган Руман район башкарма комитетыннан барлык документларын үзе алып, Алма-Атада мәктәпкә дә үзе барып урнаша. Мәсхудә апаның русча белмәве кызны бөтен җирдә үзе йөрергә, сөйләшергә өйрәтә. Бу гаиләдән китәсе килгән чаклары күп була... Мәсхудә апасы: «Мин сине тәрбиялим, ашатам, әниеңне алыштырам, миңа әни дип эндәш», – ди. Ләкин Руман «әни» сүзен башка берәүгә дә әйтергә теләми инде. Таш булып каткан бала күңеленә ачкыч таба алмый Мәсхудә апасы. Ә Руман бу тетрәндергеч вакыйгадан соң үз эченә йомыла. Әмма Мәсхудә апасына ул әле дә рәхмәтле. «Балалар йортына бирмәделәр, тәрбияләделәр, яшәттеләр», – ди. Ләкин кызга бу гаиләдә яшәве ничек бирелгәнен берәү дә белми. Руман апа үзе дә бу хакта искә төшерергә дә, сөйләргә дә теләми...
– Моңарчы гомерем әтием туганнары белән узган булса, 10 нчы сыйныфта укыганда әнинең туганнары белән кавышырга насыйп булды – мине Рафыйк абыйлар эзләп тапты. Алай гына да түгел, ул очрашуга ияреп, тагын да күңелле вакыйгалар ишек какты безгә, – дип искә ала Руман апа.
Бу көнне Руман апаның әбисе дә, бабасы да зарыгып көткән булалар. Ләкин икесе дә тансык хәбәрне ишетә алмыйча дөнья куялар. Бабасы 1980 елда вафат була, соңгы сулышына кадәр чикнең теге ягында калган балалары турында бер сүз ишетергә өметләнеп яши. Аз гына өлгерми кала...
Әнисенең абыйсы Рафыйк Кытайдан Советлар Союзына 50 нче елларда ук күченеп киткән була. Сәяси вакыйгаларны игътибар белән күзәтеп бара ул, чикне япканнан соң туганнарына хатлар язып карый – берсен дә уздырмыйлар. Таләпләр бераз йомшара төшкән вакытны туры китереп, тагын берничә хат яза. Бәхеткә, хатның берсе Раушан апа белән Әсхәт абыйга барып ирешә һәм... җавап килә! Рафыйк абый хатны алып, Фрунзе шәһәреннән шундук Алма-Атага килә, хатны Руманга укый.
– Хатны укыгач, иң беренче бабамны кызгандым. Ишетми китте... Кытайда әти-әниемнең исән булулары, сеңелләрем, энеләрем барлыгын белү зур сөенеч иде миңа, – ди Руман апа.
Шушы бердәнбер хатның килеп ирешүе дә – могҗиза! Рафыйк абыйлары әкренләп элемтәне җайга сала тора, гомер уза... Аралашуда яңа киртәләр барлыкка килә. Кытайдан хатлар гарәп хәрефләре белән татарча язылып җибәрелә. Ә монда аны укый белүче юк. Җаен табалар: әнисе кайчандыр латин графикасын өйрәнгәнен исенә төшерә – хатларны латин хәрефләре белән яза башлыйлар. Тагын бер киртә – Руман апаның әтисен, элеккеге кебек, эше буенча әле тегендә, әле монда җибәреп торалар: гаилә гел күченә. Хатлар алар артыннан өлгерми калган вакытлар да була. Шулай да фотографияләр аркылы газиз туганнарын, әти-әнисен күрү бәхетенә ирешә ул.
Мәктәпне тәмамлап, бер тиен акчасыз олы тормышка атлый Руман. Хыяллары белән Кытайда булса да, тормышны монда алып барырга кирәк бит. Читтән торып укырга керә кыз, эш таба. Эзләп тапкан фатирына да беренче хезмәт хакыннан түләргә сүз биреп урнаша. Ата-анасы белән бүлешә алмаган, үзе тоярга гаҗиз булган хисләр кәсасе шулкадәр ташып чыккан була – 19 яшендә үк гаилә кора яшь кыз. Озак көттермичә уллары туа.
– Күп еллар үз эчемә бикләнеп, чын гаиләнең нәрсә икәнен белми яшәвем, бу тормышта күргәннәрем эзсез калмаган, күрәсең. Тулы гаиләдә үскән кеше өчен үзеннән-үзе бирелә торган җиңел генә әйберләр дә миңа авырдан бирелә иде. Нәрсәгә тотынсам да, төртелеп калам. Балаларым күп булсын иде дип хыялландым. Без үзебез тугыз бала икән бит әти-әнидә. Моны белмәсәм дә, кечкенәдән үзем дә шул гаилә моделенә тартыла идем. Моңа кадәр берәүгә дә бирмәгән назымны, игътибарымны иремә юнәлттем. Әнә шул артык тырышуым, бетмәс хисләрем белән аны артык бастырып яшәгәнмендер, буганмындыр дип уйлыйм. Мин хыялланган гаилә барып чыкмады, без аерылыштык... – дип дәвам итә Руман апа.
Шушы еллар буе әти-әнисе белән кавышу теләге көч биреп тора аңа. Ике арадагы элемтә җайга салынгач та, җыенып юлга чыгып китәр көнгә кадәр яшисе дә яшисе икән әле... 80 нче еллар ахырында Кытайда да, бездә дә болганчык чор башлана. Документлар белән озак йөрергә туры килә. Әле теге кәгазь дөрес түгел, әле монысы, әле өченчесе...
Туганнарым турында беренче хәбәр килгәнгә ун елдан артык вакыт узды. Ниһаять, 1990 елның көзендә юлга кузгалдык. Олы улыма – тугыз, кечесенә алты яшь иде ул вакытта. Самолет белән Өремчегә очтык, Ришат энем безне шунда каршы алды да, әниләр яшәгән Чәүчәк шәһәренә алып китте. Безне каршы алырга бик күп туганнар җыелган иде. Ике яшь ярым вакытта туган йортыннан чыгып киткән апалары 30 яшьлек хатын-кыз булып кайтып керде. Иң беренче чиратта әни белән кочаклаштык... Әти мәет озатуда иде, ул соңрак кайтты, – дип искә ала Руман апа кадерле мизгелләрен.
Ишегалдында әни белән кочаклашып, икесе дә озак елаштылар. Без дә еладык... Үз гомеремдә әтинең елаганын бер генә тапкыр күрдем – шул көнне... Бер сәгать буе туктый алмыйча елады әти, – дип сөйли ул көн турында Руман апаның энесе Ришат абый.
Йөзгә-биткә икесенә дә охшаганын аңлый Руман апа. Ә холкы белән – нәкъ әтисе икән бит!
Бер-беребезне күрмичә ничә еллар яшәп тә, икебез бертөрле булганга гаҗәпләндем. Оныкларын сөйгәннән соң әни, беләсезме, нәрсә өчен борчылды? Аларның вакытында сөннәткә утыртылмаган булулары өчен, – ди ул.
Бу җитешсезлекне Руман апа кире Казакъстанга кайткач та төзәтә, шунда ук әнисенә дә язып җибәрә. Ә әлегә ул – үзенекеләр янында. Чәүчәктә үткәргән һәр көнен мизгеленә кадәр сеңдереп калырга тырыша. Руман бәләкәй булганда әтисе эшләгән далаларга да баралар. Хәзер анда уңыш үстерү серен тапканнар, дала буйлап ком буранын тоткарлый торган җайланмалар урнаштырылган, ә ул киңлекләр таный торган түгел – ямь-яшел булып утыра! Гаиләдәге тәртипләр, кешеләрнең әдәплелеге, әхлагы – искиткеч! Андагы тәрбия дә бөтенләй икенче төрле икәнен күрә Руман апа. Аз булсалар да, татарлар шулкадәр бердәм булып яши. Мәдәният тә, тел дә, дин дә, гореф-гадәтләр дә сакланган. 1917 елгы Октябрь революциясе елларында Россия империясеннән бу якларга китеп урнашкан татар сәүдәгәрләре, интеллигенциясенең йогынтысы озак елларга җиткән шулай.
Анда бергә җыелсалар, кирәкмәгән сүз сөйләп, буш аралашу белән мавыкмыйлар, мәгънәле сүз генә сөйләшәләр. Теге кешенең хәле ничек, монысы исән-саумы, сәламәтлеге ничек? Кешелеклек сыйфатлары сокландыргыч! Минем дә үз улларымны шундый итеп күрәсем килде – аларда бер-берсен олылау, хөрмәтләү, якын итү шулкадәр матур күренеш булып күңелемә кереп калды. Алты энем, ике сеңлем һәрберсе гомер буе аралашкан якын кешеләрем кебек иде. Кечкенәдән зур гаилә турында хыяллануым әнә кайдан килә икән бит! Әти-әнидән дә, туганнарымнан да аерыласым килмәде. Ике айга якын яшәдек аларда. Балалар хәтта укырга да соңарып бардылар.
Сәяси вакыйгалар ул вакытта бик күп гаиләләрне аера. Яңа язмышлар турында ишетеп кайта Руман апа. Бер туганнары чик аша качарга тырышканда авырый башлаган кызларын чит кешеләрдә калдырып китәргә мәҗбүр булган. Кире чыгар өчен юллар ябылган... Күп еллар узгач кына кызларын эзләп тапканнар, ләкин... Ул аларны гафу итә алмаган. Тагын бик күп башка язмышлар белән үзен чагыштырып, Руман апа шөкер итә. Менә нинди бәхетле бит ул! Балалары да бар, әти-әнисе дә исән!
Шул беренче баруында Кытайда талон системасы буенча яшәүнең нәрсә икәнен белеп кайта Руман апа. Энесе Ришат: «Тиздән сездә дә булачак», – дип кисәтә. Кире Алма-Атага кайтканда аның фаразлары тормышка ашкан була инде. Улларын мәктәпкә киендереп җибәрер өчен ак күлмәк тә таба алмый Руман ханым – киштәләр бушаган була...
Бер табышкач, гаиләсеннән кабат озакка аерылышырга теләми Руман апа. Тик Кытайга бару зур кыенлыклар белән генә бирелә. Виза алу – үзе бер сынау. Казакълар өчен чикне чыгу таләпләре бер кәгазь битенә сыйса, Кытайда туып, аннан киткән Руман апа өчен ерып чыкмаслык авырлыклар белән бирелә бу рәсмиләштерүләр. Бөтенләйгә күчеп китәргә дә талпынып карый ул, берни барып чыкмый. «Кытайда туган» дигән мөһер аркасында аңа туган җиренә юллар ябык... Шул метрика кәгазендә туган җире Казакъстан дип язылса, турист буларак чикне чыгу да күпкә җиңел булыр иде бит.
Әти белән әни үзләре дә безгә – Казакъстанга килделәр. Әнинең бездә өч тапкыр булганы бар. Ә мин үзем туган җиремдә әти үлгәч – 2017 елда соңгы тапкыр булдым. Кызганыч, соңгы юлга озатырга ярты сәгать кенә өлгермәдем. Шул баруымда иң кече сеңлем дә вакытсыз арабыздан китте... – ди Руман апа.
Тормыш тоташ бәхеттән тормаган кебек, тоташ сынаулардан гына да тормый. Соңарып килгән бәхете өчен Аллаһы Тәгаләгә бик рәхмәтле Руман апа. Һәр көненә шөкер итеп яши ул. Еракта булса да, әнисенең барлыгын, аның белән сөйләшә, киңәшләшә алуын да зур бүләк дип кабул итә.
«Һәр кеше – үзе бер дөнья, – дияргә ярата Руман ханым. – Аның аркылы бу дөньяның яңа якларын ачасың». Руман апа үзе үк – без моңарчы күрмәгән, белмәгән, күз алдына да китермәгән бер дөнья. Аның тарихының азагы сөенечле. Бар кешегә дә язмыш алай мәрхәмәтле булмый. Болгавыр елларда туганнарыннан аерылып, әле дә бер-берсен таба алмаган гаиләләр бик күп. Кайберләре бу бәхетле мизгелләренә ирешә алмыйча дөнья белән хушлашкан... Руман апа, үз өлешенә канәгать булып, бәхетле гомер кичерә. Янында – уллары, оныклары. Теләгән вакытта әнисе белән сөйләшә ала. «Сөйләшү» дисәң, хәтере калыр инде ул аралашуның.
Казанга кайтып төпләнгән Ришат энем әни белән икебез арасында хат ташучы кебек. Элек WeChat мессенджеры аша турыдан-туры аралаша идек. Әлеге мессенджер Кытайда теркәлгән, анда гына кулланырга ярый. Шуңа күрә берничә ел элек чик аша барган аралашуларны бетерер өчен, элемтәне өзделәр. Аны яңадан кушар өчен Кытайга барырга кирәк. Хәзер чикләр карантин аркасында ябык. Шуңа күрә башка аралашу чаралары эзләргә мәҗбүрбез. Мин әнигә дигән хәбәрне ватсап аркылы – Ришат энемә, ул WeChat аша әнигә җибәрә. Җавапны шундук миңа кире ирештерә. Шулай аралашып яшибез. Сәясәт үзгәреп, бар да рәтләнер дип өметләнәм. Гаиләләр кавышсын, барып, аралашып яшәргә язсын иде...
Чагантугай шәһәрендә әти-әнисе янында кунакта
Әсхәт абый белән Раушан апа Алма-Атага килгәч
Фотолар: Руман Йосыпова архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
1
0
Нинди гыйбрэтле язмышлар.
0
0