башы -
http://www.syuyumbike.ru/yashaesh/sudby/?id=2540
Дөрес, Бәхтиярне чит илгә алып бармадык түгел, алып бардык, анысы. Ләкин дәвалау максатыннан түгел. Ял итеп, дөнья күреп кайту нияте белән...
Безнең белән бергә, Төркиянең Анталия аэропортын, Мәхмүтләр бистәсен (биредә җиде көн яшәдек), Динизли, Памуккале шәһәрләрен, мәшһүр Эфис каласын (читтән генә булса да) күрде Бәхтияр. Анда юл йөргәндә әллә ни борчу китермәде, дисәм...
Кайчандыр Мәрьям ана сөекле улы Йосыф белән яшәгән таш өйгә керергә теләмичә, Бәхтияр бик яман көйсезләнеп алды. Аяк атларга киреләнеп, бармыйча, бик озак җирдә ятты. Чыгырдан чыгар чиккә җитә яздык, ярый әле Аллаһы Тәгалә сабырлык бирде. Автобус шофёрлары, күпсанлы туристларның кызганулы-уңайсы
зланулы карашлары астында көч-хәл белән торгыза алдык үз киресенә каткан Бәхтиярне. Шөкер, мондый җәфаланып алулар башка булмады шикелле.
Чит җирдә йөргәндә бер нәрсәгә игътибар иттек. Анда Бәхтияр шикелле балаларга мөнәсәбәт бездәгедән гаять үзгә: андагыларның күз карашыннан ук теләктәшлекне, ярдәм итәргә теләү, шуңа омтылу хисен «укырга», тоярга, сиземләргә була. Безнең илдә исә үткән-сүткәннең карашында түбәндәгеләр ярылып ята: комсызларча кызыксынып карап тору, салкын битарафлык...
* * *
Теш сызлауның коточкыч нәрсә икәнен андый хәлгә дучар булмаган кеше генә белмидер, аңламыйдыр, мөгаен. Ул җәфа белән күп интектем үзем дә. Авыртуга чыдый алмыйча, идәндә тәгәрәп ятар чиккә җиткән чаклар аз булмады. Әмма Бәхтияребезнең теше сызлавын күргәч, шул хәлнең шаһите дә булгач... Аныкы белән чагыштырганда минем тешем авыртуы пүчтәк кенә икәнен аңладым.
Авызына дүрт бармагын кабып, күзләреннән яшьләрен агызып, сиңа карап торсын әле балаң! Ул бит, ул бит, сөйләшмәгәч, кайсы тешенең авыртканын да әйтә алмый! Бик тиз генә җыенып, балаңны җитәкләп, стоматологиягә чыгып чабар идең дә тиз генә явыз тештән котылып кайтып та җитәр идең... Ха-ха! Чәчәкләр һәм чәкчәкләр белән сине кочак җәеп көтеп тордылар, ди менә! Тот... Кайсы илдә яшәгәнеңне онытма, туганым!
Башта табибка «приёмга» языл, бер күч анализ тапшыр, аннары түземсезләнеп көт... Улым, түз, балам, түз, ди-ди бер атна үткәргәч, вакытыннан бер сәгать алда табиб бүлмәсе каршысына килеп басасың. Ике сәгать көткәч, табибның бүген кабул итә алмаячагы билгеле була. Аны алыштыручы юк икән, чөнки андый табиб, нәкъ менә Бәхтиярдәй авыру балаларның тешләрен ала яисә дәвалый торган белгеч бу хастаханәдә генә түгел, гомумән, син яшәгән калада бүтән юк, имеш. Кире кайтып китүдән башка чара калмый... Илнең тетмәсен тетәсен, дөньясын каһәрлисең, әмма аңа карап кына балаңның теше сызлавы туктамый. Ул өзгәләнеп, бәргәләнеп, авыртуга чыдый алмаудан отыры ярсып, синнән ярдәм көтә, көтә, көтә... И Аллам, сабырлык бир!..
Өченче баруыңда, ниһаять, күпме нервылы, йокысыз төннәреңнең нәтиҗәсен күрәсең: табибә исән, эш урынында, наркоз бирүче дә янында. Фидания белән икебезнең, Бәхтиярне җилтерәтеп, алдан әзерләнгән ятакка күтәреп диярлек кертеп салганыбызны унлап практикант читтән күзәтеп тора. Беребез улыбызның аякларыннан, икенчебез кулларыннан, башыннан тотып, табибның наркоз биргәнен – укол кадаганын көтәбез...
Ярты сәгать узгач, Динә исемле табибә кыз:
– Өч тешен ямадым, икесен алып ташладым! – ди...
Без исә, тәмам тешсез калса, Бәхтияр ничек ашар, дип борчылып алабыз, әмма Бәхтиярнең күпмедер вакытка кадәр тешләре сызламаячагына сөенеп, үзебез дә сизмәстән, җиңел сулап куябыз...
* * *
Акылы белән өч-дүрт яшьлек баланы хәтерләтсә дә, Бәхтиярнең олыгаюын, җегет булуын искәртә торган яклары вакыт-вакыт күзгә чалынып алгалый. Мәсәлән, өйгә ят кыз бала килсә, аны күрүгә, Бәхтияр оялудан башын ия, ике кулы белән ике колагын тотып, читтән шул кызыйны күзәтеп тора, янына килергә кыймый...
* * *
Бәхтиярнең иң курыкканы – бал корты. Хатыным ягында – Октябринода да, үземне якты дөньяга иңдергән Түрештә дә аны корт чакканы булды. Шуңа күрә, җәй көннәрендә, аеруча бал кортлары ыгы-зыгы килеп очкан вакытларда Бәхтияр тыш якка ялгыш та башын калкытмый – гел өйдә генә утыра. Кичке эңгер-меңгер төшкәч кенә, ишегалдына, урамга чыгара батырчылык итә...
* * *
2009 ел. 13 февраль. Җомга көн.
Бу көнне хатыным Фидания Чуйков урамындагы 7 нче хастаханәгә кереп ятты.
Бу көнне мин Пучыга, хастаханәдә яткан әниемнең хәлен белергә кайта алмадым...
Бу көнне өлкән каләмдәшем, Балтач районы Карадуган авылы тумасы, журналист, публицист һәм әдәби тәнкыйтьче Рәфыйк Кәләметдин улы Шәрәфиевкә 70 яшь тулды.
Бу көнне М.Җәлил исемендәге Республика премиясен бүләкләү комитеты карары нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты татар драматургиясенең үсешенә зур өлеш керткәне өчен егерме ике яшьлек драматург Илгиз Газинур улы Зәйниевне М.Җәлил исемендәге Республика премиясе белән бүләкләү турында карар кабул итте.
Бу көнне мин, унҗиде яшьлек Бәхтиярне җитәкләп (туры мәгънәсендә), военкоматка юл тоттым...
* * *
Туп-туры хәрби комиссар бүлмәсенә барып кердек. Исем-фамилиясе «мин – татар» дип кычкырып торуына карамастан, бүлмә хуҗасы минем белән бары тик урысча сөйләшүне генә кулай күрде. Әйтәсемнең барысын да әлеге хәрби иптәшкә җиткердем. Яшермим, ачуым яман иде – кызып-кызып татарча аңлатырга керештем:
– Авыру баланы армиягә алыр көнгә калдыгызмыни инде? – дип ярсыдым. – Сугышыр кешегез юк икән, алыгыз аны, тик безгә исән-сау кайтарып бирегез! – дип дуладым...
Чебен дулап тәрәзәне ватамы инде, җә?
Ыкы-мыкы килде комиссар, нидер әйткән булды. Мин, тузынып, коридорга чыктым. Хәрбиләрне учётка алып, теркәп утыручы ханымнар янына кердем. Комиссарга әйткән сүзләремне болар да тыңларга мәҗбүр булды. Шулчак бер ханым кинәт кенә әйтеп куйды:
– Россия – это дурдом! – ди.
Шул ук хатын биш минуттан миңа мондый сорау бирде:
– Бахтияр сейчас в какой школе учится?
– Что?! Он даже не разговоривает! Как он может учиться? У него ум как у трёхлетнего ребёнка! – дим...
Акылы зәгыйфь илдә сәламәт яшәүләре, сөенеп көн итүләре, ай-һай кыен ла...
Шагыйрь әйтмешли: тормыш бирде кирәкне – авыру бала белән дә төшенкелеккә бирелмичә яшәргә өйрәндек без.
* * *
...Военкоматка барып кайткан көннән нәкъ биш ел вакыт узгач, олы кызыбыз Айсылуның икенче баласы – безнең яраткан оныгыбыз Нурихан туды.
2014 елның 13 феврале иде бу.
7 ноябрь-27 декабрь, 2015 ел
Комментарийлар
0
0
Кыскача гына итеп әйткәндә әлеге мәкалә аркылы җәмгыятебезнең ни дәрәҗәдә авыру икәненә тагын бер кат инанасың. Кайсы өлкәне генә алма кешеләрнең бер берсенә карата булган ваемсыз карашын очратасың...
0
0
0
0
Ата-анага аллахы тэгалэ саулык хэм сабырлыклар бирсен. Э Бэхтияр - ожмах кошы булачак инде...
0
0