Логотип
Язмыш

Бер җыр тарихы: Күңелебезгә ак нур сипкәнсез...

Миңгол Галиев башкаруында «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» җырын тыңлагыз.

Килгән чакта башка авырлык,

Җитми калса көч йә сабырлык,

Сиздермичә ярдәм иткәнсез —

Сез иң күркәм кеше икәнсез.

Балаларның теле — кыңгырау,

Гел чыңгылдый, ява мең сорау.

Барысына да җавап биргәнсез —

Сез иң галим кеше икәнсез.

Укып чыгып, дөнья тануны,

Бәхетебезне эзләп табуны

Зур ышаныч белән көткәнсез —

Сез иң сабыр кеше икәнсез.

Мактагансыз тиеш урында,

Яклагансыз тиеш урында.

Күңелебезгә ак нур сипкәнсез —

Сез иң гадел кеше икәнсез!

Мәктәптә укыган еллар искә төшә... Октябрь аеның беренче якшәмбесе. Укытучылар көне! Бу көнгә алдан хәстәрләнә идек без. Һәр сыйныфның иң оста шигырь сөйләүчеләре, җырлаучылары, биючеләре бәйрәм программасы төзеп,  укытучыларны котларга әзерләнә... Иртән директорыбыз «киңәшмә» дигән сәбәп белән укытучылар коллективын җыя. Ул арада барлык укучылар спорт залына җыелып, сюрприз әзерли. Менә «киңәшмә» тәмам, балалар әзер... Укытучылар кабинеты ишеген ачып, абый-апаларны коридор буйлап бәйрәм буласы бүлмәгә озатабыз. Анда килеп керүгә ике йөз бала берьюлы «Ко-о-от-лы-ы-ый-бы-ы-ыз!» дип шау итә, укытучыларны алкышларга күмәләр. Йөзләрендә елмаю балкыган тыйнак укытучыларыбыз урындыкларга барып утыралар. Җыр башлана. Укытучыларга дан җырлана... Сез – иң гүзәл кеше икәнсез... Сез иң күркәм, иң галим, иң сабыр, иң гадел кеше икәнсез... Җырны башкарган егет-кызларның тавышлары калтырап куя. Һәммәсе үзенең яраткан укытучысына багышлый җырны. Күңелләр тула...

Халкыбыз яратып җырлый торган җырлар исемлегенә «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» җырын күптән язып куйган идек.  Аның тарихын да барлар көн җитте. Укытучылар көне – халыкчан бәйрәм. Җир йөзендәге һәр кеше билгеләп үтәргә хаклы аны. Һәммәбезнең котлар кешесе, рәхмәт сүзләре җиткерер остазы бар тормышта... «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» җырын иң беренче булып башкарган җырчы-мөгаллим янына барганны белсә, укытучы әнием дә куаныр дип уйлап, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев яшәгән йортка ашыгам. Һәр кешене мәктәп елларына алып кайтырга, хәтирәләрне яңартырга этәрүче бу җырны ничек дөрес җырларга кирәклеген фәкать Миңгол абый гына беләдер... Нәрсәсе бар, барыбыз да җырлап үстек ул җырны, димәгез... Уильям Шекспир трагедиясе буенча куелган «Ромео һәм Джульетта» операсы аһәңе кергән бу җырга!
Ләкин иң беренче чиратта сүзне җырның авторыннан башларга кирәктер. Хәрби хезмәттән җәрәхәт алып кайткан Фәнис Яруллин укуын Казанның 18 нче номерлы кичке мәктәбендә дәвам итә. Гомерлеккә йөри алмас хәлдә калган егетне укытучылар өенә килеп укыта. Наилә Гарифулла кызы Гатауллина, Гөлчәчәк Кәрим кызы Галиева, Виктория Михайловна, шагыйрьнең яраткан укытучысы Вәли Хаҗи улы... Кайберләренең фамилияләре онытылса да, исемнәре Фәнис Яруллинның хәтеренә мәңгегә уелып калды, ди шагыйрьнең хатыны Нурсия ханым. Урын өстенә калган Фәнис өчен белем илен киңәйткән, яңа офыклар ачкан, иңнәренә канат куйган, яшәү көчен, тормыш тәмен табарга ярдәм иткән остазларга шагыйрьнең бөтен хөрмәте шигырь юллары булып кәгазьгә төшә: 
Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч йә сабырлык...
Бу сүзләргә, әлбәттә, лаек булырга кирәк. Моңы дәлилләп, мөхтәрәм укытучылар – Наилә ханым, Гөлчәчәк ханым лаеклы ялга чыкканнан соң да Фәнис Яруллин янына барып йөрүләреннән туктамыйлар. Игътибар күрсәтеп, ел саен туган көне белән котларга да килә алар шагыйрь янына... Гади укытучы дип кенә әйтеп буламы соң мондый кешеләргә?! 
...Ә Миңгол Галиевның консерваториядә укуын тәмамлап йөргән чагы. Укытучыларга багышлап язылган җырны беренче тапкыр газета битендә күрә ул. 
– Авторлары да кем бит әле! Гаҗәеп язмышлы шагыйрь Фәнис Яруллин, ачык күңелле, юмор хисле, талантлы, атаклы композитор Әхмәт абый Хәйретдинов! Җырны иң беренче булып мин башкардым. Аңа кадәр  шагыйрь Зөлфәт сүзләренә Фәрит Хатипов иҗат иткән искиткеч «Һаман яратам» җырын башкарып, халыкка танылган  идем. «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» җырын башкара башлагач, «Бу теге «Һаман яратам» егет бит!» дип таный торганнар иде. Берничә елдан соң җырны укытучылар көне уңаеннан 1978 елда радиода яздырдык. Баянда  Фәнис Гыйльметдиов уйнады. Фәнис аны шулкадәр матур уйный иде, гүя җырның беренче аккордларыннан ук укытучыларга хөрмәт яңгырый... – дип искә ала Миңгол абый.
Укытучылар турында – укытучы... Бәлки, үзе дә остазлык юлыннан атлап барганга, бу җырны бер күрүдә ошаткандыр Миңгол Галиев. Үзен дә бу һөнәргә этәрүче укытучысын да, аңа әйткән һәр сүзен дә ачык хәтерли:
–  10 нчы сыйныфта укыган вакытта тәнәфестә чабып йөргән җиремнән укытучым туктатып: «Миңгол, кем булырга уйлыйсың?» – дип сорады. Уйлап та тормыйча: «Укытучы!» – дип җавап бирдем. «И-и-и, ну түлке әйтмәде дип әйтмә аннары», – дигән иде. Еллар узгач кына бу сүзләрдә никадәр мәгънә барын аңладым...
Уильям Шекспир трагедиясенең ни катнашы бар бу җырга дисезме? «Ромео һәм Джульетта» операсын тыңлаган Миңгол Галиев Монтекки һәм Капулетти гаиләләре арасындагы низаг аркасында һаләк булган ике яшь йөрәк трагедиясен күңеле аша үткәрә. Ике гашыйкның тормыш белән саубуллашкан мизгелендә яңгыраган йөрәк өзгеч бормалы ноталарны Миңгол Галиев «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» җырына кушып җибәрә. Әйе! «Күңелебезгә ак нур сипкәнсе-е-е-ез» дип җырлаган вакытта Италия авазлары кушылып, гүя үзәк өзгеч тирән мәхәббәт хисләре чыгарга тиеш! Җырның бу өлешенә әнә шулай Миңгол абый үзенең укытучыларына карата тирән хөрмәтен салып башкара... Диләрә Юнысовнаны, Сания апаны, Шәмсенур апаны  күз алдына китерә ул җырның шушы урынында... 
Һәр авазга әһәмият сала Миңгол Галиев. Калын, ачу тоташ көр тавыш белән җырлаучыларны ишетсә: «Нигә укытучыңа ачуланган кебек җырлыйсың?» – дип шелтәли. Ә үзе гомере буе яшьлек авазы белән башкара ул җырны. Фәнис Яруллин да авыр халәтендә йөрәгеннән чыккан рәхмәтен салган бит бу сүзләргә! Укытучыларга багышланган җырны фәкать шулай башкарырга кирәк! 
Укытучыларга мәдхия булып яңгыраган бу җырдан Миңгол абыйның методикасын бөтен дөньяга таныткан аваз барлыкка килүе аерым игътибарга лаек. «Италия һәм рус вокал мәктәбенең камилләшкән юлы буларак, авызны зур ачмый гына иң яраткан кешең белән сөйләшкән хистә җырлау» – дип атый аны Миңгол Галиев үзе. Төрле илләрдә чыгыш ясаган вакытта аның бу осталыгына таң калалар. Бу – «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» җырыннан башланган тәҗрибәнең дәвамы була. 
– Укытучылар конференцияләрендә дә еш булырга туры килә. Кая гына барсам да, «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» җырын башкарыгыз әле дип үтенәләр. Укытучыларга әйтәм, без иң бәхетле кешеләр бит, дим. Алар моңсу гына елмаялар... Гомеребезне балалар тәрбияләүгә багышлап, күпме вакытыбызны, күңел җылыбызны, игътибарыбызны аларга бирәбез. Укып чыгып, кеше булгач та укучыларыбыз безне һәрвакыт рәхмәт белән искә ала. Без шуның белән бәхетле!  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар