Логотип
Язмыш

Бала күңеле... анада

Биек булып үскән алмагачы сынды да, аның астан, кырый-кырыйдан чыккан яшь ботаклары ятим калды. 
Шау чәчәктә утырган башка алмагачлар янында алар гүя сыкрап еладылар. Алмагачтан бигрәк, шушы яшь ботаклары жәл булмадымы икән әле Нурия апага. Ул бит үзе дә әлеге табигать ятимнәре кебек үксез үскән бала. 

Бу язманы мин бөтенләй башкача күз алдыма китергән идем. Язмышы, башыннан кичергәннәре турында Нурия апа үзе, үз авызыннан сөйләр дип өметләндем. Журналның бу битен аның рәсеме бизәр дип тә хыялландым. ә ул тотты да... баш тартты! «Зурдан кубып сөйләргә мин бернәрсә дә эшләмәгән!» – дип кырт кисте. Моңа кадәр бар сөйләшүләрне уңай якка гына чишеп барган «дипломат» танышыбыз – аның якын дусты Галия апа да күндерә алмады үзен. «Юк булгач, юк! Теләсә, белгән кадәресен Галия генә сөйләсен әнә». 

...Узган ел яз Нурия апаның яраткан алмагачы шартлап урталай сынып төшә. Тормышта булмый торган хәл түгел анысы: агачлар гына түгел, йөреп торган җирләреннән адәм балалары да егылып үлеп китә. Шулаен шулай да бит... Ләкин Нурия апаның күңеленә шом керә: «Югарыдан ниндидер бер хәбәр түгелме бу?! әллә соң, Ходаем, сабыр канатларым сынуы микән?» Һәм, чыннан да, соңгы вакытларда үзенә килгән язмыш сынауларына тешен кысып түзеп яшәгән хатын сынгандай була. Ничә дистә еллар буе тыеп торган күз яшьләренә дә, ниһаять, ирек бирә: бакчаның бер почмагына барып, кешеләрдән качып, бик озак елый. Арыган икән бит ул, бик нык арыган икән. Йомшак диванга аякларын бөкләп менеп утыргач, үзенең инде күптән ял күрмәгәнен, эчке дөньясына берәүне дә кертмичә, тирә-юньдәгеләрдән генә түгел, якыннарыннан да бикләнеп яшәвен аңлый. Һәм ул беренче тапкыр Үзенә тәкъдим ителгән яңа эштән баш тарта. Акча булсын, җитсен, дия-дия, аның дөньяда эшләмәгән эше калмады инде. Никадәр авыруга гына тәрбияче булды: юды-җыйды, ашатты-эчертте, көйләрен көйләде, күзләрен йомдырды... 

Әйе, биек булып үскән алмагачы сынды да, аның астан, кырый-кырыйдан чыккан яшь ботаклары ятим калды. Шау чәчәктә утырган башка алмагачлар янында алар гүя сыкрап еладылар. Алмагачтан бигрәк, шушы яшь ботаклары жәл булмадымы икән әле Нурия апага. Ул бит үзе дә әлеге табигать ятимнәре кебек үксез үскән бала. 

Әтисе белән әнисе, аны дөньяга тудырыр өчен генә очрашкан кебек, кызларын алып кайтуга, ниндидер сәбәпләр аркасында бик тиз генә аерылышып та куялар. Алар тормышындагы бу хәлләрдән хәбәрсез булган кечкенә кызчык исә иң якын кешеләренең икесенә дә кирәкми булып чыга. Шулай итеп ул күкрәк баласы чагында ук балалар йортына барып эләгә. Гомеренең ятимнәр йортында узган ул өлешен Нурия хәтерләми. Артык кечкенә була шул әле. Аннан ике яшьлек чагында аны әбисе эзләп таба һәм үз янына алып кайтып китә. 

Балачак хатирәләре гел әбисе белән генә бәйле. Оныгын булдыра алганча кадерләп, иркәләп үстерә ул. Ата-ана назын бөтенләй белмәгән, күрмәгән кызга яратуын жәлләмичә бирә. «Минем әнием кайда, әтием кем булган?» кебек сорауларны әбисенә бирергә, якыннарының үзен нигә ташлауларын аңларга да өлгерә алмый кала Нурия. Аңа ун яшь тулуга әбисе үлеп китә. Ятимә кызны янә балалар йортына илтәләр. Әбисе йортыннан киткәнче, аны «якын иткән» кешеләр әнисенең башка берәүгә кияүгә чыкканын, әтисенең дә исән икәнлеген, тик соңгы арада хәбәре генә булмавын әйтергә өлгерәләр. 

Әбисе биргән тәрбия Нурияне гомер буе озата бара. Балалар йортындагы авырлыкларны кичәргә дә ярдәм итә, ялгыш юлларга кереп китүләрдән дә саклый, тормышта үз урынын табарга да булыша. Вакыты җиткәч, кияүгә чыга, үз гаиләсен кора, балалар табып, ана булу бәхетен дә татый ул. Гомер юлын сөеп, сөелеп үтә. Тик шулай да үзенең ташландык икәнен беркайчан да истән чыгармый. Ара-тирә «чыбыксыз телефоннар» аны дөньяга китергән әти-әнисенең кайдалыгы, аларның ничек яшәүләре турындагы хәбәрләрне китереп ирештерә тора. 

Тормышының астын-өскә китергән хәбәрне Нурия апа инде үз балаларын башлы-күзле иткәч, лаеклы ялга чыккач ала. Картайган әтисен паралич суккан, ул урынга калган, һәрдаим кеше ярдәменә мохтаҗ икән. Телефоннан шылтыратып бу хакта сөйләгән әтисенең туганнары: «Ата кешене карау баланың бурычы инде ул», – дигән сүзләрне дә әйтәләр. Алай икән, ата кешенең берәүгә дә кирәге калмаган икән. Беркемгә кирәкмәүне үз җилкәсендә шактый татыган Нуриягә аның ни икәнлеген аңлатып торасы юк...

Озак уйлап, озак хәл иткәндерме, әллә тиз генә җыенып чыгып киткәндерме, анысын белмим, әмма Нурия апа тәвәккәлли дә, әтисен эзләп табып, өенә алып кайта. Күпләр аның бу адымын аңламыйлар, сәерсенеп карыйлар. Таныш-белеш кенә түгел, хәтта үз якыннары да. Башкага кая барасың, гомер иткән, күпме еллар бер сулышта яшәгән ире белән дә читләргә әйләнәләр. Ир кием-салымын җыеп, өйдән үк чыгып китә... 

Ә ата... ата үзе бер тапкыр «кызым» дип дәшмәгән, башыннан сыйпамаган баласына рәхмәтле булгандыр дисезме?! Юк шул! Нурия апа өчен иң авыры ул көннәрдә ата дигән кешенең күзләрендәге оятсызлыкны күрү булгандыр. Аз гына уңайсызланса, кыенсынса икән ичмасам! «Гафу ит, дөрес яшәлмәде, картайган көнемдә тагын сиңа кыенлыклар китердем», – дисә икән. Вөҗдан газабын кичерү аның уенда да юк! 

 «Мин синең атаң, син мине карарга тиеш», – дигән сүзләрне ишеткәндә, күңелен катырып, аңа игътибар итмәскә, эндәшми калырга да өйрәнә Нурия апа. Вакыт белән барысына да ияләшәсең икән ул. Ашаган табагына төкереп яшәгән атасының күп кыланмышларына түзә сабыр хатын. Ямьсез итеп аты-юлы белән сүгенүләренә генә күнегә алмый. Кайвакыт: «Бәхетем булган, бу сүзләрне ишетеп үсмәдем», – дип куана, икенче юлы: «Ни өчен бу пычрак сүзләрне картлыгымда ишетәм икән?!» – дип утырып елый ул.

Ә аннан бар да азмы-күпме элеккеге эзгә төшә. «Синең түземлелегеңә мин шаккатам», – дип, ире дә кире кайта. Өйдә яңа кеше – «бабай» барлыгы белән балалар да килешәләр. Көн артыннан көн, ел артыннан ел уза. Дөньяда исә һәммә нәрсәнең дә ахыры бар: көзнең җылы бер көнендә Нурия апаның әтисе дә вафат була. Ничек яшәсә, шулай китә ата – «бәхилмен», «яхшылыгың үзеңә әйләнеп кайтсын» дигән сүзләрне әйтмичә генә. 

Җиренә җиткереп йолаларны үтәп соңгы юлга озата аны Нурия апа. Мәет җирләү белән бәйле ыгы-зыгы арасында башында гел бер уй бөтерелә: «Алмагачымның сынуы әтинең үлеменә булган икән...» 

Җидесен үткәргәч, гаиләләре белән бакчага җыеналар. Көзге эшләрне тәмамлап, сезонны ябып кайтырга кирәк. Ә бакчада... бакчада аларны могҗиза көтә! Алмагачның сап-сары яфраклары арасында ап-ак чәчәкләр күреп бер мәлгә тынсыз калалар. Гүя кемдер бу нәфис чәчкәләрне нәзек, нечкә кәүсәгә тырышып-тырышып бәйләп чыккан. Тынлыкны олы улы бүлә:
– Әни, бу бит сиңа бабайдан рәхмәт сүзләре! – ди. 

...Әтисенең кырыгы узуга әнисен эзләп тапты Нурия апа. Гомер буе диярлек янәшә яшәгәннәр икән: Нурия апа танымаса да, аның үзен таныганнар, белгәннәр, никтер килеп эндәшмәгәннәр генә. Әтисе кебек үк кеше күзенә карап ятарга калган әни карчык бүген Нурия апа гаиләсендә яши. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар