Логотип
Язмыш

Артистка Фатыйма ядкаре

«Хөрмәтле редакция! Сезгә күптәннән язасым килеп йөри иде… Инде менә кулыма каләм алдым…
«Яңа гасыр» каналында үзенең бөтен тормышын авыру  кызына багышлап яшәүче Фирүзә ханым белән нәни Гәүһәрне күргән көннән башлап җаныма тынгылык таба алмыйм. Ходай һәр икесенә дә сабырлык, чыдамлык бирсә иде, ярабби. ә бит соңгы вакытларда әледән-әле моның нәкъ киресе булган хәлләрне (баланы сату, чүплекләрдә ташлап калдыру һ. б.) ишетергә туры килә. 


Әни буласы хатын-кыз — яшьме син, уртача яшьтәге ханыммы — үз-үзеңә болай дип сорау бирсәң иде: «Ә минем үземне әнием чүплеккә ташлап киткән булса?» Ана — бөек исем бит ул. Бер генә минутка туктап уйлансагыз иде: «Әнием!» дигән тәмле, аңлатып булмый торган якын сүзне сабыегыз кемгә әйтер соң? Җан иясе, дөньяга килү белән бик тә ягымлы, җылы кулны көтә. җылы кул, ягымлы күз карашы, тәмле исле кочакка ятып имгән күкрәк сөте — синең балаң болардан мәхрүм. Аның шуышырга өйрәнүе, тәпи атлап китү куанычы да, беренче тешен күреп шатлану да юк, чөнки боларны күреп сөенүчесе юк аның. Дөрес, җирдә мәрхәмәтле кешеләр күп, йомшак күңелле күршеләрең, хөкүмәтебез дә ярдәм итәрләр. әмма баскан бер җирендә аның беренче кушаматы — «ятим», «ташландык», ә туган җире — балалар йорты булачак. 

Телевизорның кайсы гына каналын карасаң да, япь-яшь ханымнар, берсен-берсе уздырып: «Мин өчкә, дүрткә», ә кайберәүләр: «Ә мин сигез (!) мәртәбә иргә чыктым», — дип мактаналар. Күбесенең әби-бабалары, әти-әниләре сугыш вакыты һәм сугыштан соңгы авыр елларны узган кешеләрдер. Сугыштан ике кулсыз яки аяксыз кайткан ирләрен, абыйларын  ясалма арбаларга утыртып, тормыш дигән атка җигелгән хатын-кызлар — әниләрегез, апаларыгыз яшидер яныгызда. Тик алар балаларын чүплеккә ташламаган…

Язмыш мине Лаеш районындагы Державино исемле бик матур бер авылга алып килде. Күптән түгел генә килеп урнашсак та, мин инде күп кешеләрне беләм. Гомер юлдашымны җирләгәннән соң, күршем Халисә апа авырулардан, күз яшьләреннән, ялгызлыктан коткарды. Халисә апаның балалары да мине үз туганнары кебек кабул итте. Тол калганына егерме ел үткән, улын җирләгән, өлкәннәрен кадер-хөрмәт белән карап, соңгы юлга озаткан Халисә апа, хәсрәтләргә баш ими, авыру-сырхауларга зарланмый, җиргә каты басып, «мин яшим!» дип гомер итә. Аңа әле сиксән ике яшь кенә! Ятагына ак кар кебек кабарып торган оекбашлар бәйләп тезеп куйган. Ул аларның һәрберсен иясенә атап бәйләгән. Исемнәрен санаганда, бер парны аеруча кадерләп куйганын күрдем. Ә бер көнне Халисә апа: «Казаннан оныгым Гүзәлемне мунча кертергә алып кайталар бүген», — диде. Мунча ягып, бәйрәмчә өстәлләр әзерләп, бәлешләрен пешереп көтте ул аларны.

Улы Әсфәндияр белән килене Зөлфиянең кызы икән Гүзәл. Ул үз гомерендә (аңа утыз ике яшь)  бер мәртәбә дә үз кулы белән ризык тотып ашамаган, тәпи басу түгел, утыра да, аякларын турайтып ята да алмаган, аңларлык итеп бер генә авыз сүз дә әйтә алмаган авыру кыз бала икән! Ә Зөлфия аны алдына салып, ризыгын ваклап ашата, соска белән эчертә. Гүзәлнең киемнәре, урын-җирләре соклангыч чиста; күзләрендә шатлыклы сабыйлар карашы. Халисә апа исә балаларына, кода-кодагыйларына мең рәхмәтләр әйтеп, сәламәтлек, озын гомер, түземлек теләп, кулыннан килгән ярдәмен күрсәтә.

Бу гаилә — яшьләр уйлансын өчен язылган бер мисал гына. Казанның Мавлютов урамында яшәүче Әсфәндияр белән Зөлфия кебек, гарип туган балаларыннан йөз чөермәгән әти-әниләр, шөкер, җир йөзендә әллә никадәр! Илдә тынычлык, туклык булса да, язмышлар төрлебезнең төрлечә шул.

Тирә-ягыбызда, шәһәр-авылларда мәчетләр төзелә, теләгән һәркем Коръән сүрәләрен өйрәнә ала торган, ипекәйгә тук чорда Аллаһы Тәгаләнең олы бүләге — мәхәббәт җимешләребезне ятим итү, ул гынамы, бүлеп, әгъза сату — кичереп булмаслык җинаять дип саныйм мин. Һәм бу карашта ялгыз түгелмен.

Үзем турында бер-ике сүз. Мин беренче Күчмә театрда уйнаган, «Сәйяр» труппасында җырчы булып та эшләгән Фатыйма кызы — Хәсәнова Роза булам. Әниемне җирләгәнгә ике ел. Барыгызга да хәерле гомерләр телим!
Лаеш районы, Державино авылы.»


Әлеге хат редакциябезгә узган елның урталарында ук килеп кергән иде. Гадәттә, укучыны уйландырырлык тирән эчтәлекле язмалар папкада озак тоткарланмый, әлеге язма да тиз арада журналга кереп китәсе хатлар өеменнән урын алды. Әмма бер нәрсә сәерсендерә иде: автор үзен «беренче Күчмә театрда уйнаган, «Сәйяр» труппасында җырчы да булып эшләгән Фатыйма кызы» дип яза. Кем ул — артистка Фатыйма? «Сәйяр»чылар арасында (аларның һәрберсенең дөньядан китүенә күпме гомерләр узган!) андый исем юк кебек… Авторга, шушы «мәсьәләгә» ачыклык кертүен үтенеп, хат юлладык. Җавап озак көттермәде.

«Хөрмәтле сеңлем, минем хатымны алып укучым! Соравыгызга җавап итеп, әнием — Солтанова Фатыйма, әтием Даутов Габдулла (баянда уйнаган) исемле булганнар, дип кенә язып та җибәрә алган булыр идем… Минзәлә татар-башкорт Күчмә театры (аңлавымча, ул елларда шулай аталган) тарихында бу исемнәр сакланып калгандырмы — монысыннан хәбәрем юк. Әгәр шушы җавап сезне канәгатьләндерсә, алдагы юлларымны укып тормасагыз да була… Инде укырга ниятләгәнсез икән, берүк әнием белән минем хакта ялгыш фикердә калмасагыз иде…»

Алга таба — җаннарны тетрәндергеч тарих. Дөньяда бер-берсенең барлыгын белеп тә, Сак белән Сок шикелле кавыша алмый гомер кичергән Ана белән Бала язмышы.

1914 ел. Мөслим районының үрәзмәт авылында (элек — Калинин районы) Солтангәрәй мулла белән Биби­латыйфа абыстайлар гаиләсендә кыз бала дөньяга килә. Балаларын дүрт яшьтән намазга бастыручы, тирәнтен дингә бирелгән унҗиде балалы гаилә була бу. Җиде яше тулганда Фатыйма исемле кызларын Морзахан байга бала карарга бирәләр. Шулай җиде еллап вакыт уза. Бер көнне авылга артистлар килеп төшә. Халыкка спектакль күрсәтеп, соңыннан, авыл кешеләре арасыннан талантларны барлау өчен, концерт оештыралар. Кая барса шунда моңлы тавыш белән җырлап йөргәнен ишеткән авылдашлары Фатыйманы артистларга күрсәтәләр. Сәхнәдә җырлатып карагач, тегеләре кызны үзләре белән китәргә өнди. Фатыйма (ул чагында 14 яшьләрдә булырга тиеш) киндер күлмәкләрен, Морзахан байның хатыны Зәкия биргән бишмәт, башка кирәк-яракларын фанер чемоданга тутыра да, ата-ана рөхсәтеннән башка, артистларга ияреп чыгып китә.

Совет илендә дингә каршы рәхимсез көрәш бара. Мәчет җимереп, манара кисеп йөрүчеләр үрәзмәткә дә килеп җитә… Солтангәрәй мулла авыл өстенә килгән афәтне «тәртипсез, имансыз» кызының сәхнәгә менеп кәмит күрсәтеп йөрүеннән күрә. Манараны кискәндә, мәчет ишеге төбенә басып, динсез мәлгуньнәргә каргыш яудыра, аннары кайгысыннан аяктан ук егыла. Карчыгын дәшеп: «Ни­геземә аяк басмасын, фатихам, бәхиллегем юк аңа!» — дип, Фатыймасына «тиешле» васыять сүзләрен әйткәннән соң, Солтангәрәй мулла дөнья куя.

Фатыйма бер ел да җиде ай гына яшәп калган ирен 1939 елда Ярмәкәй районы Гөлек авылыннан армиягә озата да йөкле хәлендә үрәзмәткә юл тота.

Ире белән бер тапкыр да кайтып күренмәгән, үз өендә никахын укытмаган, җитлекмәгән килеш юлда туган баласын итәгенә салып кайтып кергән Фатыйманы, әлбәттә инде, атасы бәддога укып калдырган йортта беркем дә көтмәгән. «Фетнә, фаҗигаләр, оят кына китерүче» яшь ананың рәнҗетүләрдән сөте кибә. Унбиш көнлек нарасыеннан аерылып (баланы алып калалар) туган йортыннан чыгып киткәндә ниләр кичергәндер ул…
Шул китүеннән соң аның өчен Үрәзмәткә юллар ябыла. Алга таба сәхнә белән дә арасы өзелә. Бухгалтерлар курсында укып, калган гомерен саннар белән бәйли Фатыйма.

Әбисе Розаны үзенең дә имчәк баласы булган Зәйтүнә атлы хатынга имезергә йөртә. Кызчыкка дүрт яшь тулганда, үзе дөньядан китеп бара. Роза абзасы белән җиңгәсе кулында кала.
«Соңгы 14 елын әнием безнең тәрбиядә яшәде… Күз карасыдай кадерләп сәхнәләрдә уйнаган зәңгәр шәлен саклады… 14 яшендә күтәреп чыгып киткән фанер чемоданы әле дә тора…» — әлеге юлларга кайсы гына журналист битараф кала алыр икән? Без кичекмәстән юлга кузгалдык.

Җир өстенә куп-куе ак томан төшкән октябрь иртәсе иде. Күңелне дә ниндидер томан сарган сыман. Әнә шуны таратасы, берсеннән-берсе чуалчык сорауларга тизрәк җавап табасы килә. Ә хат авторыбыз «чишелергә» әлләни атлыгып тормый кебек,  телефоннан: «Һай, никләр генә язасы иттем икән «мин артистка Фатыйма кызы»  дигән сүзләремне», — дип өзгәләнә.

Машинабыз гадәти авыл йортлары арасында хан сарае кебек аерылып торган ике катлы ташпулат каршысына килеп туктагач, бермәл өнсез калып тордык: менә сиңа «әллә каян күренүче яшел капка!» Кылт итеп хаттагы юллар искә төшә: «Казан урамнарында үзеннән соң яхшы истәлек­ләр калдырган, ташчыдан башлап, трестның баш инженеры дәрәҗәсенә күтәрелгән иремә мең-мең рәхмәтлемен…»

Ул арада хуҗабикәбез үзе дә күренде. Җыйнак гәүдәле, җитез хәрәкәтле ханым икән. Өй эченә уздык. Роза апа, залга үтешли: «Сез хәзер әнием сандыгы яныннан узып барасыз», — дип, элек һәр татар өенең кадерле җиһазы саналган зур агач сандыкка ишарәләде. Залдагы затлы мебель арасында исә, адашып килеп эләккән кебек, зәңгәр төскә буялган агач тумбочка, 50-60 нчы елларда бик тә модада булган «Рекорд» радиоалгычы «күзгә кереп» тора иде. Кухнядагы сырлап ясалган савыт-саба шкафының да шулар белән бертуган икәнлеген искәрдек. «Сез дөрес аңладыгыз, болар бар да әниемә ияреп килгән әйберләр, — дип җөпләде Роза апа. — Әнием җете сары төсне яратты, җиһазлары да шул төскә буялган иде». Хуҗабикәгә ияреп, баскыч буйлап икенче катка күтәрелдек. Фатыйма ханым (Әби дияргә нигәдер тел бармый!) йоклаган бүлмәнең сап-сары парчадан тегелгән ялтыравык чаршаулары сәхнә пәрдәсен хәтерләтте. Өстәлдә — аның лампасы, берничә лупа, дини китаплар, журналлар, кулдан язылган догалар. 

— Әнием бик тә укымышлы, чиста-пөхтә, күркәм табигатьле кеше иде. 29 ел буена «Азат хатын» журналын алдырган ул. Журналларын төргәкләп бәйләп, «җан ризыгым, сердәшләрем» дип язып куйган иде. Гомере буена дингә тугрылыклы булды. Бу авылда абыстай итеп, ак әби дип йөрттеләр үзен. Соңгы көннәренә кадәр, үз сүзләре белән әйткәндә, сәхнә җиһазларын, башка кирәк-яракларын атларга төяп, авылдан авылга спектакль куеп йөргән ямьле вакытларын сагынып яшәде. Киенү рәвеше, үз-үзен тотышы, сөйләме аның чыннан да сәхнә кешесе булганлыгын белгертеп тора иде. Теленнән «Сәйяр» сүзе, тагын бик күп артистларның исемнәре төшмәде. Ныклап авырый башлагач та, телевизордан спектакль күрсәтсәләр, кечкенә баладай куана, мондый чакларда ирем аны күтәреп телевизор каршына китереп утырта… Әни, «миңа килешми инде болай» дип уңайсызланса да, артистларның һәр хәрәкәтен, аеруча «Зәңгәр шәл»не караганда, күзеннән үткәрә, «И, бүләк шәлне болай гына итеп бирәләрмени инде!» дия-дия, чын күңеленнән уфтанып утыра иде.

Күз алдында әкренләп-әкренләп Фатыйма Солтанова дигән артистка образы гәүдәләнә башлады. Зур сандыкны шыплап тутырган ефәк-парча күлмәкләр, чуклы шәлләр, челтәр яка, накидкаларны күргәч, ул образ тагын да җетеләнде.
— Әнием үзе үти алмаган ике теләген минем өстемә калдырып китте. Беренчесе — сугышта хәбәрсез югалган әтинең язмышын ачыклау. җәсәденең кайда ятуын әлегә белә алмасам да, исемен «Хәтер китабы»на  керттерүгә ирештем, шөкер. Икенчесе — борынгы зәңгәр ефәк шәл. үзе белән сәхнәләрдә «уйнаган», таушалып, сизерәп беткән шул шәлне үзе барып Күчмә театрга бүләк итү иде хыялы. Авыруы ирек бирмәде. Мин аны Г. Камал театрының 100 еллыгына алып бармакчы булдым. Әмма шәл юк кына бит! Ерак  яшергәнме,  әллә  берәрсенә  биреп  өлгергән­ме — бүгенгәчә очына чыга алмыйм.

Бүлмәләр буйлап «экскурсияне» тәмамлап, залдагы йомшак кәнәфиләргә кереп чумдык. Роза апабызга бирәсе сораулар бихисап, әмма ул: «Белгәнемне һәм кирәк тапканымны гына сөйлим!» — дип кисәтеп куйганга, үзенең сүз башлавын көтәбез.
— Әнием белән бәйле балачак истәлекләрем бик аз минем. Ятим баланың — минем очракта бигрәк тә! — ниндирәк шартларда яшәвен күзаллавы кыен түгелдер. Чыдарлык хәлем калмаганда, «сөт кардәшем» Зәйтүнә апага чыгып йөгерә идем. һай, ул ападан күргән изгелек-яхшылыклар! Минем аңа әллә ничә тапкыр: «әйдә, мин сиңа әни дип дәшим әле», — дигәнем дә булды. Искиткеч акыллы иде мәрхүмәкәем. «Якын итүеңә рәхмәт. Синең үз әниең бар, Роза. Әниләр берәү генә була», — диде.

Әни… кайда соң ул, кайда? Җиңгәсеннән ишетеп, Роза  әнисенең артист булып йөрүен белә. Хәер, аның үзен дә бит авылда «артист Фатыйма кызы» дип йөртәләр. Өйдәге фоторәсемгә күрсәтеп, «менә бу — синең әниең», диләр. Әмма Роза аны «әни» дип түгел, «матур апа» дип йөртә. Аңа башка балаларныкы кебек сәнәк-тырмалар күтәреп эштән кайтып керүче, «балам, ашарга кер», дип  тәрәзәдән  дәшү­че әни кирәк. «Артистлар балаларыннан аерым яшиләр икән», — кыз үзенчә әнә шундый нәтиҗә ясый.

Балачактан калган истәлекләр… Бервакыт Роза дуслары белән урамда уйнап йөргәндә, алар янына яхшы тарантас җигелгән ат килеп туктый. Тарантастан ыспай  киенгән бер апа сикереп төшә дә: «Матур кыз! Кил әле», — дип, Розага төенчек тоттыра. Роза төенчекне күкрәгенә кысып Зәйтүнә апаларына йөгерә. Аның эченнән билле прәннекләр һәм төймәле туфлиләр килеп чыга. Тик тупасланып-яргаланып беткән тәпиләрнең нәфис туфли эченә керәсе килми шул.
Аннары «матур апа» аны беренче класска озата бара.

Роза апа сөйли… Ә күңелдә бер сорау «бәргәләнә»: «Очрашкан вакытларда, бәгыреннән өзелеп төшкән, әле җитмәсә сугышта хәбәрсез югалган иренә ике тамчы су кебек охшаган сабыен кысып үксүдән ничекләр тыела алды икән бу ана?»

Алга таба аңа җавап табыла кебек. Фатыйма берничә тапкыр үрәзмәткә кайтып китә. Һәр кайтуында абыйсы һәм җиңгәсе белән ни хакындадыр кызып-кызып сөйләшәләр алар. «Юк, тәтәм, әйтмә дә, сорама да: бирмибез булгач бирмибез! Үзеңнең дә торыр урының юк, кая алып китмәкче буласың син аны!» Сүз, әлбәттә, Роза хакында барган. «Тапкан түгел, баккан — ана», дигәннәр. Яхшымы-яманмы, ике атналык баласын алып калып, үзләренә сыендырганнар бит, Розаны аяк терәп сорарга Фатыйманың көче дә, намусы да җитмәгәндер. Иркәләп-сыйпап үзенә якынайтырга хакым юк дип санагандыр. Аннары, 14 яшеннән үз көнен үзе күргән, кирәк чакта күз яшьләрен дә, хисләрен дә тыярга өйрәнгән артистка лабаса ул!

Балачакның якты истәлекләре — агитбригада белән концертлар кую. Чатнатып шигырь укуын, теттереп биюен белгәнгә киләләр дә алып китәләр, киләләр дә алып китәләр «гвоздь программы»ны.

Көннәрдән бер көнне җиңгәсенең түземлеге төкәнә: ире юк арада үсмер кызны капканың тышкы ягына чыгарып бастыра. («Әнисе белән икәүләп өйне дауларлар, шуңа кудым», — дип аңлата ул гомерләр узгач.) Кесәдә бер тиен акча юк, Җитмәсә, «сөт кардәше» дә, ире үлгәч, Туймазы ягындагы туганнарына китеп барган. Бердәнбер юаныч — кием эченә яшерелгән конверт. Конвертта — Зәйтүнә апа адресы. «Шул ятимә өчен үзәгем өзелә, никләр генә үзем белән ияртеп алып китмәдем икән, дип үкенәм». Зәйтүнә апасының шулай дип кемгәдер хат язганын ишетә дә Роза, кереп конвертны «чәлеп» чыга. Аннары мең бәлаләр белән Туймазы якларына барып җитү… Зәйтүнә апа балаларының үзенә кырын каравын сизгәч, язмышының алдагы чытырманлыкларына килеп керү — Роза апа әйтмешли, болардан берничә сериал төшереп булыр иде.

1960 ел. Розаның Нефтекамскида маляр булып эшләгән чагы. Тулай торактагы кызлар: «Сине сорап бер  апа  кил­де», — диләр. «Мин аның әни икәнлеген күргәнче үк аңладым, — ди Роза апа. — Үзеннән берни сорашмадым. Ул да сөйләмәде. Минем яныма яшәргә дип килүе аңлашыла иде. Казанга барып, КИСИга керергә җыенуымны әйттем. Аннары әнине тулай торакта тәрбияче итеп урнаштырып, Казанга юл тоттым».

Тормышта күпме кирәк кыйналган, арыган-талган, бер-берсе өчен газиздән дә газиз ике җан бит, югыйсә… Әмма никтер күңелләр кырысланган. Ничәмә-ничә еллар йөрәк түрендә йөрткән хисләргә, әйтерсең лә, авыр таш бастырылган… Әйтеләсе сүзләр әйтелми. Инде кушылдылар дигәндә генә, тормыш сукмаклары тагын ике якка аерыла.

Институтка керергә насыйп булмый кызга. Аэропорт янында юл фаҗигасенә очрап, сигез ай буе больницада ята. Аннары медучилищега барып керә. Утыз дүрт ел буена Республика теш поликлиникасында шәфкать туташы булып эшли, «беркемгә кирәксез булып узган бала чагы, яшьлек елларына  бәрабәр  бәхет  бирәчәк  гомер  юл­­дашы — Рафаизы белән кавыша Роза, ике бала тәрбияләп үстерә.

Тормыш җитеш, бөтен нәрсә үз урынында кебек. Тик күңелдәге төер барыбер үзен сиздерә. Розаның йөрәген Нефтекамскида бер бүлмәле фатирда гомер кичерүче ялгыз ана  сулкылдата. Ниһаять ире белән катгый карарга киләләр: 1992 елда  Фатыйма Солтанова Державино авылында яңа гына салынып беткән йортның бусагасын атлап керә.

— Гомерем буе «әни» дигән сүзне әйтергә хыялландым бит мин. Иңнәренә ак шәлләр саласым, булдыра алган кадәр кадер-хөрмәт күрсәтәсем, заяга үткән теге елларны күмеп калдырасым килә иде. Яшермим: «И балам, болай булырыңны белсәм, кесәмә генә салып йөрткән булыр идем үзеңне» дигән сүзләрне дә ишетәсем килә иде. Әни бик аз сүзле булды. Аерым узган гомерләр өчен үзен гаепле сизгәндәй, ачылып китеп сөйләшми иде. Сөйләшсә дә — әлеге дә баягы, сәхнә, артистлар турында. Шөкер, иңнәренә ак шәлен дә, мамык шәлен дә салдым. Базарга барсак, нинди кием каршында тукталып калса, шуны алып бирдем. Халат кимәде бит ул. Өйдә дә гел күлмәк кенә киде. Анысы да килешле — ыспай булсын, яулык япса, күлмәк төсенә туры килсен. Көзге, ислемай, иннек-кершән һ. б. бизәнү әйберләре һәрвакыт тумбочкасы өстендә тезелеп торды. Берсендә кунактан кайтышыбызга Рафаизымның кәләпүшенә ялтыравыклар белән бизәкләр тегеп чыккан. «Кәләпүш шундый булырга тиеш ул!» — ди. Әйтәм бит, гел сәхнәдәгечә кирәк иде аңа.

Бервакыт, Бутлеров урамындагы күз больницасына салгач, әнинең палатадагы күршесе янына мин эшләгән теш поликлиникасыннан баш врач керә.  «Роза Хәсәнованың әнисе», дигәч, мине мактарга тотына, шундый бала үстергән өчен әнигә кат-кат рәхмәтләр әйтә. Мин кергәндә әнинең күзләрендә яшь иде. «Эчтән генә, минем тәрбиям түгел шул, дип сыкрандым, ә үземә шулкадәр рәхәт булды», — диде. Нәкъ менә мин ишетергә теләгән сүзләр иде болар… Шунысына сөенәм: «Әни, нигә мин алай үстем соң?» — дип сораудан гел тыелып кала алдым.

Берсендә өебезгә оясыннан егылып төшкән кош баласы күтәреп кердем. Әни, аны учларымда җылытып, матур сүзләр әйтә-әйтә иркәләвемне шаккатып карап торды да: «Бир әле, мин дә тотып карыйм», — диде. Аннары: «Мин бит кош та, песи дә сөя белмим. Күргән баланы да күзем белән бик яратам, әмма кулыма тотып сөя алмыйм. Мондый матур сүзләрне сәхнә өчен генә дип беләм. Син миннән мең мәртәбә артыграк…» — дип көрсенде.
Роза апа кулына олы бер төргәк хат алды.
— Исән чакта әни үз әйберләренә кагылдырмады. Менә бу хатларны да яшереп саклады. Гомеренең ахырына кадәр әтине көтте әни… 

Хатлар 1939, 1940, 1941, 1942 дип, елларга бүленеп куелган. 1942 дә хатлар өзелә. Күбрәк латин хәрефләре белән язылганнар. Рус хәрефләре белән дә бар. һәрберсе «Исәнме, Хәтимәм!» дип башлана. Мөгаен, Фатыйманың сәхнә исеме шулай булгандыр. Габдулла үзен «Апуш» яисә «Даут» дип куя. Роза апа: «әнием рухын рәнҗетермен кебек», — дип хатларны укытмады. Кайбер урыннарына гына күз төшереп өлгердек. Артист кайда да артист булып каладыр инде: Даут Хәтимәсенә кайчак «парин» дип кенә җибәрә. Һәм һәр хатта диярлек «шифровка» — хәреф-символлар белән язылган берничә юл… «әтинең туган авылы Гөлектән килгән хат та бар. Каенатасы: «Килен, оныгыбызны бик күрәсебез килә, алып кайт әле», — дип язган. Соңрак андый хат ни өчендер Райман авылыннан килгән». Роза апаның Башкортостандагы туганнары белән әлегәчә элемтәсе юк.

Хатлар арасыннан килеп чыккан бер латинча язу диалог рәвешендә иде. Анысының сәхнәдә кара-каршы җырлана торган ир белән хатын такмаклары икәнлеген аңладык.
Роза апабызның никадәр авыр эчке тетрәнү халәтендә утыруын аңласак та, тел очында торган соңгы сорауны бирми калу мөмкин түгел иде.
— Әниегезнең сезгә «кызым» дип эндәшкәне булдымы?
— Юк, — диде ул, — күпме көтсәм дә, әйтә алмады.

Аннары күз яшьләренә буылып залдан чыгып китте дә, кечкенә китапчык һәм уч төбе зурлыгындагы  берничә кәгазь тотып керде.
— Менә, үзе үлгәч, үлемтекләре арасыннан килеп чыктылар.

«Бу китапны миңа мөкатдәс кызым Роза Ураза бәйрәменә бүләк итте. Бик зур рәхмәт сиңа, кадерле кызым. Тәүфыйгың артсын, озын гомерле, бәхетле бул. Кадерле иптәшең Рафаиз белән тигез гомер итегез. Рәхмәт сезгә. Әниең.» «Кадерлем! Аналык шәфкатем белән сиңа фатихамны күп итеп куям. Бәхетле бул!» «Бәхил бул, минем күз нурым, йөрәк парәм. әниең.» «Балам! Тәрбияң, хөрмәтләрең өчен меңнән-мең рәхмәт сиңа. Изгелегең үзеңә кайтсын. Бәхил бул.» «Бәхил бул, сөйкемле балам. Аерылабыз, хуш инде. Әниең.»…

Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Сүзсез генә сулкылдаган хәлдә күпме утырган булыр идек, кинәт тәрәзә ягыннан сәер кыштырдау ишетелде. Барыбыз да сискәнеп шул якка борылдык. Тышта октябрьнең соңгы көне җиһан белән саубуллаша, ә ике кат пыяла арасында йокысыннан вакытсыз уянган җан иясе — әфлисун төсендәге күбәләк тыпырчына иде…
 

* * *

Казанга кайткач, Фатыйма Солтанова һәм Габдулла Даутов хакында нинди дә булса мәгълүмат алу өмете белән театр белгече Дания ханым Гыймрановага шылтыраттык. «Минзәлә татар драма театры тарихында андый исемнәр юк,  — дип җавап бирде ул. — Бу театр тарихы 1935 елдан, ягъни профессиональ театр оешкан көннән башлап исәпләнә. Әмма татарлар гаҗәеп зур мәдәни күтәрелеш кичергән әлеге чорда әллә никадәр үзешчән труппалар, колхоз-совхоз театрлары эшчәнлек алып барган бит. Сез атаган кешеләр, мөгаен, шуларның берәрсендә уйнагандыр».

Труппаларның берсе «Шоңкар» исемен йөрткән. Атаклы «Сәйяр» исемен алган труппаларның да булуы ихтимал бит. Ул чагында Фатыйма Солтанованың да «Сәйяр» җырчысы булганлыгы гаҗәп тоелмый кебек. Инде бар өмет — Роза апа укытырга теләмәгән хатларда гына.

Державинога шылтыратырга кыймый йөргән арада, Роза апаның «Соңгы хат»ы килеп төште. «…Сезне озатып өйгә кергәч, әнинең иске чемоданнары, башка истәлекләрен зал уртасына җыеп, туйганчы еладым… Аннары гарәп телендә куплетлап язылган биш дәфтәрен, җитмеш елга якын саклаган хатларын, сәйләннәре яртылаш коелып беткән калфагын, укалары күп җирдән сүтелгән камзолын, «хромовый» дип йөрткән читеген, «фетровый» ак итеген, челтәр тагып тегелгән эшләпәсен (мин аларны, иске булганга, әниемне кимсетмим дип, теге көнне сандыктан чыгармаган идем), китап­ларны елый-елый яндырдым… Шулай итеп, әнием язмышы белән бәйле бар әйберне дә үзем исән чагында «урнаштырдым»… Ул — миңа гомер биргән әнкәй. Язмагызда якыннарыбызның, танышларыбызның күңеле бизәрлек шәхес итеп гәүдәләндермәгез, зинһар!..»

Бу дөньяга һәркем үз язмышы белән килә. Роза апаның беренче хатындагы, 32 ел буена түземлек һәм мәрхәмәт белән гарип баласын багучы Зөлфия-ана, сәхнә хакына шәхси тормышын корбан иткән фидаи зат Фатыйма-Хәтимә, ана җылысыннан мәхрүм үсеп, тормышында күпме кыйналуга карамастан, күңелен тутыктырмаган Роза апа Хәсәнова… Боларның һәрберсе иң тирән хөрмәт һәм ихтирамга лаек түгелмени?!

«Сөембикә», № 1, 2008.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар