Язмыш
Ак яулык
Җәй көнне дәү әниемә кунакка килгәч, аның шкафында моңарчы таныш булмаган кәгазь төргәккә юлыктым. Пөхтәләп төрелгән ак кәгазь саргая башласа да, эчендәге яулык ап-ак иде. Ул шундый матур, нәфис, ә кырыйларында чәчәкләр — розалар, нәркислөр, кашкарыйлар чигелгән.
— Дәү әнием, яңа яулык алдыңмыни? Бигрәк матур!
— Яңа түгел ул, кызым, — дип елмайды дәү әнием. — Аңа инде чирек гасыр буладыр.
— Чирек гасыр?! Нигә соң син аны моңарчы бер дә бәйләмәдең?
— Сирәк кенә бәйли идем. Күрәсең, син кечкенә булганга хәтерләмисеңдер. Бу яулык бик кадерле, ул минем яшьлегем истәлеге.
Сугыш афәте беркемне дә читләтеп үтмәде. Көнне төнгә ялгап эшләдек: урак та урдык, чәчү дө чәчтек. Мари республикасында урман да ташыдык. Тәтеш районындагы Лаптевка кырында 45-50 градуслы салкын кышта окоп та казыдык.
Миңа сугышка киткән авыл Советы секретарен да алыштырырга туры килде. Физик эш эшләү бер хәл, повестка, «похоронка»лар илтүләр, налоглар җыярга чыгулар кыен иде. Безнең кечкенә генә авылдан да ике йөзгә якын кеше китте, шуның сиксәннән артыгы кире кайтмады. Өйдән ике абый, апа һәм энем сугышка киттеләр.
Дәү әнием сүзен бүлеп, үзенең уйларына чумды. Бик сөйкемле ул минем дәү әнием, киң күңелле. Исеме Гайшә. Кама Тамагы районы Чаллы авылында яши ул.
— Дәү әнием, син миңа яулык турында сөйләмәдең ич әле.
— Яулыкмы? Ул сугыш хатирәсе дә, әти хатирәсе дө. 1942 елның язында авылдашыбыз Мөхфиҗамалга ире Зиннәтнең үлү хәбәре килде. Ничекләр итеп кенә әйтим, дип керсәм, ни күрим — ул үлеп ята, ә берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала аның янында елашып утыралар. Өй эчендә мәеткә ябарлык әйбер булмагач, башымдагы ак яулыгымны салып, әниләренең битенә яптым. Бу яулык миңа ул чакта ук бик кадерле иде. Динне яклап чыкканы өчен, халык дошманы дип, гаепсез килеш төрмәгә утыртылган әти аны Бөки базарыннан алып кайткан иде. Аның төсе итеп бәйли идем.
Ятим калган сабыйларны мунча кертеп, чәчләрен алып, райсобестан яңа киемнәр алып кайтып киендереп, балалар йортына озатканда, нәни Һиндия елагач, аның башына да шушы яулыкны бәйләттем. Туган авылының, әнисенең төсе булсын, дигәнмендер инде. Шул балалар үсеп, кеше булып, үзләре гаилә корып, Казанда яши башлагач, бер җәйне безгә кунакка кайттылар. Бүләккә нәкъ әти яулыгы төсле менә шушы яулыкны да алып кайтканнар иде. «Син безне ачлыктан коткардың, үлемнән йолып алдың. Синең ярдәмең белән без укып кеше булдык»,— дип елый-елый рәхмәт әйтеп киттеләр. Менә шул яулык ул, кызым...
Дәү әнием тынып калды. Аның мөлаем йөзендә сагыш, күзләрендә яшь бөртекләре ялтырый иде.
— Яулык белән бергә әтидән калган дисбе, дини китаплар, фронттан килгән хатлар да бар иде. Тик китапларның гына барысын да саклый алмадык. Укырга биреп торып, кире кайтармаганнардыр инде. Хатларны мәктәпкә сораганнар иде, — дәү әнием гаепле генә уфтанып куйды. — Әти кире кайтмады, энем Сәлим сугышта бер күзен югалтып кайтты. Туганнарым сугыштан кайтсалар да, озак яши алмадылар. Унсигез яшьлек япь-яшь егет булып сугышка киткән дәү әтиеңдә, яраланып, гарипләнеп кайтты. Гомере буе сызланып яшәде. Безнең буынга шулай язгандыр инде. Сезгә Аллаһы Тәгалә боларны күрсәтмәсен.
...Бу сөйләшүдән соң озак вакыт узды. Ләкин ак яулык күргән саен миндә әлеге яулык төсле ак күңелле дәү әниемнең хатирәләре яңара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк