Логотип
Язмыш

Ак калфакның каралган чагы...

Башкалабыз урамнарын чуарлаган «досуг», «секс», «интим-услуги» кебек язуларны күреп тә, әлләни әһәмият бирмичә үтеп китәбез.  

Әйе, бу язулар артында ни ятканын белмичә, еш кына белергә дә теләмичә, үз юлыбызны дәвам итәбез. Ә ул арада Казанның рәсми булмаган «фәхешханә»ләре һәр көн «кан яңартып» тора. Бүген күпсанлы Интернет-сайтлар интим хезмәт күрсәтүнең дистәләгән төрен тәкъдим итә: массаж, эскорт, стриптиз, «индивидуалка» – җаның ни тели, шуны сайла да... рәхәтлән! Соңгы вакытларда аеруча популяр булып киткән мунча-сауналар, һәртөрле күңел ачу йортлары да мондый төр хезмәт күрсәтүдән тартынмый. Аңлашыла да: бирегә килгән клиентларның күбесе күңел ачуны «җан рәхәте» белән генә түгел, ә «тән ләззәте» белән дә бәйләп күзаллый. Ә ихтыяҗ, сорау бар җирдә, тәкъдим һәрвакыт була... 


ХХI гасыр Камәрләре
Сөялгәнсең чатта баганага, 
Яфрак төсле сары йөзләрең... 

(«Эштән чыгарылган татар кызына», Г. Тукай.)

Юк, бүгенге заман Камәрләрен урам чатларыннан түгел, ә... Интернеттан табу җиңелрәк. Дөрес, атаклы Восстание белән Южкада да «ауда тора» алар, әмма үз-үзен хөрмәт иткәннәрен һәм «бәясен белгән»нәрен анда тапмассың... 

 М.-гә мин, әлеге дә баягы, Интернет-сайтларның берсе аша чыктым. Интим хезмәт күрсәтүче «индиви­дуал­ка»ларның телефоннары гына түгел, ә җенси өлкәдәге «осталыклары» да тасвирланган, өстәвенә, берсеннән-берсе ымсындыргыч фотолары урнаштырылган иде ул сайтта. Биредә «җенси товар» бүгенге кулланучылар заманы рекламасының иң шәп үрнәкләрендә тәкъдим ителгән – һәр «индивидуалка»­ның размерлары, типажы, вакыты, бәясе күрсәтелгән. Әлбәттә, фотоларның күбесендә кызларның (һәм егетләрнең дә) йөзләре яшерелгән, әмма шылтырату процессында араларында сер саклауны кирәк тапмаганнары булуы да ачыкланды. 

Мин сайтта күрсәтелгән «индивидуалка»ларның номерларын бер-бер артлы җыя тордым. Әмма журналист белән очрашып, бу «четерекле тема»га сөйләшү­дә катнашырга теләүче кыз табылмады. Кайберләре телефоннарында минем номерны «кара исемлек»кә кертте булса кирәк, икенчеләре: «Сез номерны ялгыш җыйгансыз!» дип кырт кисте... Тагын бер тапкыр шылтыратсам, җитди күңелсезлекләргә әзер торуымны кисәтеп, кабат үземә чыгучылар да булды. Шыл­тыратучылар, әлбәттә, кызларның үзләре түгел иде... 

Инде тәмам өметне җуйганда... «бәхет елмайды» үземә. Чираттагы шылтыратуыма җавап биргән кызга мин «клиент» буларак тәкъдим ясарга хәл иттем. Имеш, бер танышыма «мальчишник» ясарга җыенабыз. «Сезгә кайсы вакытка? – дип сорады ул эшлекле һәм җитди тавыш белән. – Кызганычка каршы, мин бүген шәһәрдә түгел. Әмма мине башка кыз алыштыра ала. Теләсәгез, телефонын бирәм». Танышымның фотолар буенча нәкъ менә аны сайлавын әйттем. «Алай булса, ике көннән соң. Шылтыра­тырсыз», – дип ризалашты. Алга таба уенны бу рәвешле дәвам итү шактый хәтәр иде. Мин ачыктан-ачык сөйләшүгә күчәсе иттем. Хәлне аңлатып биргәч, кыз берара дәшми торды. Аннан телефонның аргы ягында бөтенләй көтелмәгәнчә: «Яхшы, мин каршы түгел. 15-20 минут вакытым булачак. Зинһар, фотоаппарат, диктофоннарсыз... Бу – минем шартым. Димәк, Кольцода, ике көннән соң...» – дигән җавап яңгырады... 


Ике көннән соң...

Минем һәр минутым санаулы. (Әңгәмәдәшем М. сүзләре)
Ике көннән соң без Казан үзәгендәге «Кольцо» кибете каршында очраштык. Ул төп-төгәл вакытында килеп җитте. Яхшы киенгән, төскә-биткә чибәр генә, озын зифа буйлы. Казан урамнарында мондый кызлар бихисап, әмма аның үз-үзен тотышында сизелер-сизелмәс вәкарь, ә карашында бер генә детальне дә күз уңыннан җибәрми торган дикъкать бар иде. 

Ул исемен әйтте. Белмим, бу аның чын исемеме, юкмы, хәер анысы ул кадәр мөһим дә түгелдер. Аны М. дип атаячакмын. Сөйләшүнең диктофонга язылмавына инанганнан соң, ул миңа сораулы карашын төбәде. Тик бер шарт белән – Казанныћ «төнге күбәләкләре»н «эш» белән тәэмин итүчеләр хакында һәм оештыру моментлары турында сүз кузгатмаска. Мин аның чираттагы бу шарты белән килештем һәм әзерләп куйган сорауларыма күчтем. 

Мин: Сез нәрсәгә дә булса ризалашмаска мөмкинме? Бу сезнең үзегездән торамы? 
М.: Әйе. Шәхсән мин өйләнешкән парлар һәм традицион булмаган ориентацияле кешеләр белән җенси мөнәсәбәтләргә кермим. Бу – минем шартым. 
Мин: Бәяне үзегез куясызмы? 
М.: Бәя мәсьәләсенә килгәндә, һәр өлкәдәге кебек үк, монда да билгеле бер тариф бар. Без шул тариф буенча хезмәт күрсәтәбез. Ул тариф, әлбәттә, үзгәреп тора. Гап-гади схема – базардагы кебек. Мәсәлән, сез бит янәшәгездәге сату үзәгендә торган товарның бәһасен беләсез һәм үз товарыгызга да бәһане чагыштырмача шул тирә куясыз. Монда да шулай. 
«Сайлау мөмкинлеге һәрвакыт бар. Минем очракта да бар иде ул».

Мин: Димәк, бу – гап-гади бизнес? 
М.: Нәкъ шулай. Кемнәрдер өчен – бик тә керемле бизнес. Үземә килсәк, минем өчен бу – эш. Һәм ул миңа акча китерә. Тиен-миен генә түгел... 
Мин: Алайса, сез күрсәткән хезмәткә ихтыяҗ бар? Сез бер төндә ничә клиентка хезмәт күрсәтәсез? 
М.: Ихтыяҗ шактый зур. Ә исәпкә килгәндә... төрлечә була. Санап торасым килми. 
Мин: Сезгә ничә яшь? Бу эш белән кайчаннан бирле шөгыльләнәсез? 
М.: 22. Өченче ел. 
Мин: Нигә нәкъ менә шушы юлны сайладыгыз? Чарасызлыктанмы, әллә башка берәр сәбәбе бармы? 
М.: Артык шәхси сорау. Менә сез, мәсәлән, нигә журналистика белән шөгыльләнәсез? Нигә реклама яисә страхование белән түгел? Юкса, күпкә керемлерәк өлкәләр бит... Сезнең сайлау мөмкинлегегез булдымы? 
Мин: Булгандыр дип уйлыйм, юкса бу юлны үз теләгем белән сайламас идем. Миңа эшем ошый. 
Ә сезне бу юлга ни этәрде?
М.: Сайлау мөмкинлеге һәрвакыт бар. Минем очракта да ул бар иде. Әлбәттә, билгеле бер сәбәпләр дә булмады түгел. Тик мин сезнең белән төче сүзләр сөйләшеп утыруны кирәк дип тапмыйм. Минем өчен бу эштә иң мөһиме – акча. Ә калганы – минем шәхси эшем. Теманы япсак, әйбәтрәк булыр. 
Мин: Сез Казан кызымы? 
М.: Юк, Казанныкы түгел. Кайдан булуым бик мөһимме? Әйтергә теләмәсәм? Татарстанда тудым. Гадәти гаиләдә. Әтием белән әнием миңа 16 яшь тулгач аерылышты. Мәктәпне тәмамлагач, Казанга килдем, укырга кердем. Сеңлем бар. Ул туган шәһәребездә әнием белән яши, шунда ук укырга да керде. Хәзер студентка. Аның Казанга килмәвенә шатланам гына. Миңа шулай тынычрак. Аның бу юлга кереп китүен теләмәс идем. 
Мин: Сез аларга акча белән ярдәм итәсезме?
М.: Булгалый, әмма акча эшләүнең бу төрен сайлавыма алар сәбәпче түгел. 
Мин: Туганнарыгыз, дусларыгыз, курсташларыгыздан кем дә булса сезнең ни белән шөгыльләнүегезне беләме? Берәрсе танып калудан курыкмыйсызмы? 
М.: Туганнар, курсташлар, әлбәттә, белми һәм, Ходай кушса, белмәсләр дип тә ышанам. Фатирдаш кызым белә. Танулары бар, әлбәттә. Казан зур шәһәр түгел бит. Әлегә, шөкер, бу төеннең чишелгәне юк. 
Мин: Егетегез бармы? Дөресрәге – яраткан кешегез. Сезнең тормышыгызда, гомумән, мәхәббәткә урын бармы? 
 
Күбесенең хыялы — киләчәктә матур гаилә кору, сабыйлар үстерү...

М.: Яраткан кешем бар. Ул хәзер Казанда түгел... (бу сораудан соң М. әңгәмәбезне кырт бүлде һәм урыныннан күтәрелде. Мин исә соңгы соравымны бирергә ашыктым). 
Мин: Ничек уйлыйсыз, бу озак дәвам итәчәкме? Сез киләчәгегезне ничек күрәсез? 
(Ул, китәргә җыенган җиреннән туктап, берара эндәшмичә торды. Аннан сорауга җавап бирергә кирәк тапты булса кирәк... Җавабында үтә бер катгыйлык яңгырады). 
М.: Юк, озак түгел. Бу – вакытлыча. Иртәгә минем тормышым башкача булачак. Гаилә, балалар, үз йортым һәм үз эшем... 
Безнең әңгәмә шул ноктада тәмамланды. 


Кем гаепле? 

Бу әңгәмәдән соң бик озак уйланып йөрдем. Һәм ул уйларның ахыры һәрчак бер сорауга кайтып кала бирде: «Кем гаепле?» Әлбәттә, һәркем үз тәненә үзе хуҗа. Һәркемнең үз сайлау хокукы... Әмма, ничек кенә булмасын, бернинди демократик система кануннары да мине хатын-кызның үз тәнен үз теләге белән сатуына инандыра алмый! Кемдер моны – «яшьлек галәмәте», кемдер – «бозыклык», кемдер «акылсызлык» дип атар. Хикмәт ничек аталудамыни?! Япь-яшь кыз бала акча эшләүнең иң кулай юлы итеп «тән сату»ны сайлаган икән... димәк, бу җәмгыятьнең механизмында нидер дөрес эшләми. 

Бүгенге заман «Камәрләре»нең анкета һәм фотолары эленеп торган сайтларында татар исемнәре дә еш очрый. Араларында безнең сеңелләр, дуслар, танышларыбыз да булырга мөмкин... М. белән әңгәмәдән соң, аларның барысын да җиңел акыллы, тәртипсез гаиләләрдә үскән кызлар дип кенә «тамгаламас» идем. Һәрхәлдә, минем әңгәмәдә­шемнең әнисе – укытучы, күп еллар буе Татарстан шәһәрләренең берсендә балалар тәрбияләгән кеше. Казанның «төнге күбәләкләре» арасында югары уку йортларында үз көче белән белем алучы, көндез­ләрен башкала­бызның һәртөрле «бер көнлек» оешмаларында эшләп көн күрүче туташлар һәм ханымнар да бар. Күбесенең хыялы – киләчәктә матур гаилә кору, сабыйлар үстерү, үз эшен булдыру һәм тормышын җайга салу. Књбесенећ бу хыяллары... никтер хыял гына булып калыр сыман. Ул кызларның бәһасе инде бүген үк куелган. Бу бәһане иртәгә кемдер алыштырасына өметем юк минем. Статистика күрсәткечләре буенча, «фахишәлек» юлына аяк баскан хатын-кызларның 90 проценты гомерен аяныч тәмамлый. Йә наркотиклардан, йә венерик авырулардан, йә клиентларның яман гамәлләреннән, йә булмаса... «срогы чыгу»дан мантый алмыйча түбән тәгәри алар. 

Тик нигә соң, боларның барысын да белә торып, кызлар әлеге юлга аяк баса?! Үзен бик тә мәртәбәлегә санаган «калын кесәле» бер ир-ат танышым минем соравыма түбәндәгечә җавап кайтарды: «Беркем дә кешене теге яки бу юлны сайларга мәҗбүр итми. Әгәр ул табигате белән шушы шөгыльне кулай күрә икән... монда бернинди киртәләр дә ярдәм итә алмый. Нигә минем әнием, хатыным, яисә кызларым андый юлга басмаган да, бу кызларны тормыш авырлыгы шул якка борган соң? Әхлаксызлык һәм бозыклык – шул гына. Юкса, барлык хатын-кызлар да бер үк шартларга куелган бит. Мин бу кызларны кызгануны кирәк дип санамыйм. Алар җирәнүдән башка бернинди хис тә уятмый...»

Әйе, бу, мөгаен, кыйммәтләр һәм принциплар мәсьәләседер. Килешәм. Әңгәмәдәшем М. әйткәнчә: «Сайлау мөмкинлеге һәрвакыт бар». Әмма бу кызларны «җирәнгеч» дип атаучы шул ук ир-атлар, модага ияреп, иртәгә үк «төнге күбәләкләр»не «колга тирәли биетәчәк» бит. Ә үзләре ул арада уртак проектлар хәл итәчәк, бизнес-планнар төзи торачак, йә булмаса, иркен күн диваннарга җәелеп, кәеф-сафа корачак... 

Җәмгыятебездә тамыр җәйгән «фахишәлек» күренеше бүгенге ялтыравыкка, бер көнлек ләззәт-тамашага корылган заман тенденцияләре белән дә, сыналган ориентирларның алышынуы белән дә, «һәр­нәр­сәне сатарга һәм сатып алырга мөмкин» дигән көн идеологиясе белән дә тыгыз бәйләнгән. Монда «саты­лучы»ны «сатып алучыдан» аерып карарга ярамый. 

М. һәм аның кебек тайгак юлга баскан кызларны гаеплисем дә, аклыйсым да килми. Мин бары тик бу кызларга «заказ» биргәндә яисә аларны кемгәдер тәкъдим иткәндә... ир затларының да үз әниләрен, хатыннарын һәм кыз балаларын искә төшерүләрен теләр идем. Алар да бит кемнәрнеңдер газизләре...

фото: http://pixabay.com


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кем гаепле? бер сүз белән әйткәндә Россия... Чөнки бездә кешенең белеме, булганлыгы, уңганлыгы кирәкми. Ә каян чыкан, кемнең туганы, дусты, күршесе дигәндәй, шул сыйфатлар мөхимерәк. Ә күп эш укынында тиеннәр түлиләр. Һәр кемнең матур яшисе килә шуңа җиңел юл сайлыйлар, ә бер карасаң бик авырда. Кызганам мин андыйларны, бик кызганам

    Хәзер укыйлар