Салкын тию генә димәгез...

Фото: https://pixabay.com
Россиянең 13 шәһәрендә уздырылган сораштырулар күрсәткәнчә, грипп һәм ОРВИны (сулыш юлларының вируслы ялкынсынуы) йоктырган халыкның 75% үз белдеге белән дәвалана. Шулай ук якынча 50% халык мигрень (баш өянеге), аллергия, йокысызлык белән үзләре көрәшсә, 9% чамасы беркайчан да табибка мөрәҗәгать итеп тормый...
Көз ахыры – салкын тиюләр чоры. Даруханәләрдә ыгы-зыгы: кап-кап дарулар, термометрлар, кәгазь кулъяулык-ларны кырылып алалар. Нәрсә-нәрсә, ә «салкын тию» турында бездән дә күп белүче юк бугай! Әмма бер генә авыру да әлеге чир шикелле үз тирәсендә шулкадәр имеш-мимешләр, уйдырмалар тудырмыйдыр.
Бөтенләй дөрес түгел! Артык өшүдән дип уйлаган салкын тиюне, чынлыкта, кеше организмында яшәүче бактерияләр китереп чыгара, һәм бу трахеит, ларингит, ангина, бронхит кебек тын юллары авыруларын китереп чыгара. Йә булмаса, вируслар организмга читтән килеп эләгә, монысы ОРВИ була. Фәндә 200 дән артык шундый вирус билгеле. Ә билгесезләре күпме – беркем әйтә алмый. Күп респиратор вирусларга каршы вакциналар да әлегә юк. Ә бит һәр төр вируска каршы иммунитет аерым барлыкка килә. Ул гына да түгел, вируслар бик тиз үзгәрүчән булганга, иммунитет та озакка бармый. Вирусларның йөзләрчә төрләре булуын да исәпкә алсак, без бер сезон эчендә генә дә берничә тапкыр чирләргә мөмкин! Туңу бу очракта бер сәбәп кенә – организм ул вакытта, салкынга каршы торып, күп көч сарыф итә, зарарлы микробларны җиңәргә аның хәле калмый. Шулай булгач, өшемәвең хәерле. Җылы киенеп йөрегез, аякларыгызны чылатмагыз.
Бу бит коточкыч! Күпләр үз белдеге белән кыйммәтле антибиотиклар сатып ала да шундук тиз генә дәваланмакчы да була! Кызганычка каршы, бездә табиблар да антибиотик билгеләргә ярата. 1-2 көннән, температура төшүгә, дару эчү онытыла, тагын берничә көннән өзлегүләр килеп чыга... Әле эшли башлаган гына елларым иде. Күптән түгел генә бала тапкан бер танышым очрады. «Бәби исән-сау гына үсәме?» – дип кызыксынам. «Үсә! Температурасы күтәрелә башласа, пенициллин уколы ясыйм да – бик тиз төшеп китә!» – дигән сүзләреннән чәчләрем үрә торды. «Кем кушты?!» – дип кычкырып җибәрдем хәтта. «Бөтен әниләр дә шулай эшли бит», – димәсенме! Менә кайдан килә ул чирләшкә балалар, «эшләми» торган пенициллин һәм башка антибиотиклар. Чит илләрдә исә антибиотикларга бөтенләй башка мөнәсәбәт! Рецепт-сыз бер генә даруханәдә дә бирмиләр аны! Антибиотикны табиб кына билгели ала һәм кирәгенә генә. Мәсәлән, вируслар көчсез-ләндергән организмга бактерияләр атака ясый башлаган очракта: тамак төбе, колаклар, бронхлар һәм башкалар ялкынсынганда. Моннан шундый нәтиҗә чыга: салкын тигәннән соң 3-4 көн узгач та хәл яхшырмаса, кичектермичә табибка мөрәҗәгать итегез.
Бер мәзәк искә төшә: әгәр ОРВИны дәваласаң, бер атнадан тереләсең, дәваламасаң, җиде көнсез аякка басам димә... Тын юллары инфекцияләренең күпчелеге дәвалап тормыйча да 5-7 көннән соң узып китә. Баш авыртуын басып, борыннан агып торуны киметеп, сулышны ачып, ютәлне йомшартып, авыруның гомуми халәтен җиңеләйтергә мөмкин. Бу очракта халык куллана торган ысулларның да сихәте бар – бал, лимон, гөлҗимеш, карлыган, мүк җиләге, кура җиләге, мәтрүшкә чәе, сарымсак, әче торма... Иң мөһиме – вируслар үрчер өчен уңай шартларны киметергә кирәк. Әчкелтем эчемлекләрне ешрак эчеп торыгыз. Вак микроблар ачы тирәлекне яратмый.
Чынлыкта, бу чорда организм ашаудан үзе баш тарта. Һәм юкка гына түгел – инфекция белән көрәшүнең бер төре ул. Шуңа күрә авыру кешене (балаларны да!) кыстый-кыстый ашатырга ярамый. Ә менә күп итеп җылы һәм әчкелтем эчемлекләр эчү бик файдалы, чөнки вируслар һөҗүм иткән күзәнәкләр таркалганда барлыкка килгән матдәләр, организмны агуларга өлгермичә, тизрәк чыгып китәчәк. Әлбәттә, хәзер фармакологиядә вирусларга каршы күптөрле дарулар чыгара башладылар. Ремантадин, арбидол, кагоцел, циклоферон, темафлю һәм башкалар, һәм башкалар... Аларның кайберләрен, профилактика чарасы буларак, инфекция башланганчы ук, ә икенчеләрен – авыруның беренче билгеләре күренүгә эчәргә кирәк. Әмма табиб киңәшеннән башка мондый дарулар белән мавыкмасагыз иде! Аларны аерым схема белән, авыруның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып билгелиләр.
Еш кына мондый сорау бирәләр: «Бактерияле инфекцияләрне вируслы инфекциядән ничек аерырга?» Әгәр авыру төчкерүдән башланса, бу, һичшиксез, ОРВИ инде дигән ялгыш фикер дә йөри. Гадәттә, вируслы инфекцияләр температураның нык күтәрелүе, агулану билгеләре күренү белән кинәт башланып китә, тән авырта, хәлсезлек күзәтелә. Бактерияле инфекцияләр, әйтеп үткәнемчә, вируслы инфекциягә кушылып, кайсы да булса әгъзаның ялкынсынуы көчәю белән уза. Вируслы инфекциянең эчәклек эшчәнлеге бозылу белән уза торган төрләре дә еш очрый. Гадәттә, алар көз-кыш айларында күзәтелә. Бигрәк тә балалар күп йөргән урыннарда тоткарлыксыз таралалар. Бактерияле ашказаны-эчәк авыруларыннан аермалы буларак, алар чагыштырмача тизрәк һәм җиңелрәк уза, махсус дәвалау кирәкми. Гомумән алганда, бик еш очраучы һәм тиз арада аяктан егарга сәләтле бу мәкерле вирусларга каршы тору өчен сәламәт яшәү рәвешен сайларга, спорт белән актив шөгыльләнергә, бер-берегезгә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булырга кирәк.
Россиянең 13 шәһәрендә уздырылган сораштырулар күрсәткәнчә, грипп һәм ОРВИны (сулыш юлларының вируслы ялкынсынуы) йоктырган халыкның 75% үз белдеге белән дәвалана. Шулай ук якынча 50% халык мигрень (баш өянеге), аллергия, йокысызлык белән үзләре көрәшсә, 9% чамасы беркайчан да табибка мөрәҗәгать итеп тормый...
Көз ахыры – салкын тиюләр чоры. Даруханәләрдә ыгы-зыгы: кап-кап дарулар, термометрлар, кәгазь кулъяулык-ларны кырылып алалар. Нәрсә-нәрсә, ә «салкын тию» турында бездән дә күп белүче юк бугай! Әмма бер генә авыру да әлеге чир шикелле үз тирәсендә шулкадәр имеш-мимешләр, уйдырмалар тудырмыйдыр.
БЕРЕНЧЕ УЙДЫРМА. ТУҢГАНГА АВЫРЫЙБЫЗ, ЯНӘСЕ.
Бөтенләй дөрес түгел! Артык өшүдән дип уйлаган салкын тиюне, чынлыкта, кеше организмында яшәүче бактерияләр китереп чыгара, һәм бу трахеит, ларингит, ангина, бронхит кебек тын юллары авыруларын китереп чыгара. Йә булмаса, вируслар организмга читтән килеп эләгә, монысы ОРВИ була. Фәндә 200 дән артык шундый вирус билгеле. Ә билгесезләре күпме – беркем әйтә алмый. Күп респиратор вирусларга каршы вакциналар да әлегә юк. Ә бит һәр төр вируска каршы иммунитет аерым барлыкка килә. Ул гына да түгел, вируслар бик тиз үзгәрүчән булганга, иммунитет та озакка бармый. Вирусларның йөзләрчә төрләре булуын да исәпкә алсак, без бер сезон эчендә генә дә берничә тапкыр чирләргә мөмкин! Туңу бу очракта бер сәбәп кенә – организм ул вакытта, салкынга каршы торып, күп көч сарыф итә, зарарлы микробларны җиңәргә аның хәле калмый. Шулай булгач, өшемәвең хәерле. Җылы киенеп йөрегез, аякларыгызны чылатмагыз.ИКЕНЧЕ УЙДЫРМА. САЛКЫН ТИЮНЕҢ КУРКЫНЫЧЫ ЮК — АЯК ӨСТЕНДӘ ДӘ ҮТКӘРЕП ҖИБӘРЕРГӘ БУЛА, ЯНӘСЕ.
Аһ, ничек ялгышалар! Теләсә нинди микроб (бактерия, вирус) мәкерле: томау төшү белән генә чикләнмичә, эчке органнарны зарарларга, хроник авыруларны көчәйтергә, хәтта инвалид булып калырга да мөмкин. Озак еллар йогышлы авырулар дәвалаган табибә буларак, шул салкын тиюне аякта гына үткә-реп, соңыннан бик катлаулы үпкә ялкынсынуына, бөер авырулары, баш мие зарарлануга тарыган авыруларны да очратканым булды. Салкын тиюгә ваемсыз карарга ярамый. Иң яхшысы – 2-3 көн ятып торырга, юк-барга көч сарыф итмәскә, күпләп сыеклык эчәргә, җиңел үзләштерелә торган ризыклар ашарга. Авырган килеш эшкә йөреп, сез башкаларга да чир йоктырасыз – шунысын да истән чыгармагыз.ӨЧЕНЧЕ УЙДЫРМА. ТИЗРӘК ТЕМПЕРАТУРАНЫ ТӨШЕРЕРГӘ КИРӘК, ЯНӘСЕ.
Юк, дөрес түгел! Температура күтәрелү – организмның каршы торуы ул. Югары температура вакытында вируслар үлә башлый. Ә температураны төшереп, сез аларны саклап каласыз. Температура 39 градуска күтәрелгәндә, көзән җыеруларны булдырмас өчен, аны төшерәләр. Таблеткалар йотканчы, дымлы сөлге белән тәнне ышку нәтиҗәлерәк. Бу очракта аш серкәсе эремәсе куллану яхшы нәтиҗәләр бирә. Вирус йоктырганда аспирин эчәргә ярамый! Вирус кан тамыры тышчасын җәрәхәтли һәм шуның нәтиҗәсендә борыннан, аналыктан, сидек каналыннан, ашказаны-эчәк трактыннан кан китү куркынычы арта. Ә аспирин, билгеле булганча, канны сыегайту үзлегенә ия һәм бу куркынычны тагын да көчәйтә.
ДҮРТЕНЧЕ УЙДЫРМА. САЛКЫН ТИЮНЕ АНТИБИОТИКЛАР БЕЛӘН ГЕНӘ ДӘВАЛАРГА КИРӘК, ЯНӘСЕ.
Бу бит коточкыч! Күпләр үз белдеге белән кыйммәтле антибиотиклар сатып ала да шундук тиз генә дәваланмакчы да була! Кызганычка каршы, бездә табиблар да антибиотик билгеләргә ярата. 1-2 көннән, температура төшүгә, дару эчү онытыла, тагын берничә көннән өзлегүләр килеп чыга... Әле эшли башлаган гына елларым иде. Күптән түгел генә бала тапкан бер танышым очрады. «Бәби исән-сау гына үсәме?» – дип кызыксынам. «Үсә! Температурасы күтәрелә башласа, пенициллин уколы ясыйм да – бик тиз төшеп китә!» – дигән сүзләреннән чәчләрем үрә торды. «Кем кушты?!» – дип кычкырып җибәрдем хәтта. «Бөтен әниләр дә шулай эшли бит», – димәсенме! Менә кайдан килә ул чирләшкә балалар, «эшләми» торган пенициллин һәм башка антибиотиклар. Чит илләрдә исә антибиотикларга бөтенләй башка мөнәсәбәт! Рецепт-сыз бер генә даруханәдә дә бирмиләр аны! Антибиотикны табиб кына билгели ала һәм кирәгенә генә. Мәсәлән, вируслар көчсез-ләндергән организмга бактерияләр атака ясый башлаган очракта: тамак төбе, колаклар, бронхлар һәм башкалар ялкынсынганда. Моннан шундый нәтиҗә чыга: салкын тигәннән соң 3-4 көн узгач та хәл яхшырмаса, кичектермичә табибка мөрәҗәгать итегез.

БИШЕНЧЕ УЙДЫРМА. САЛКЫН ТИЮНЕ ИНТЕНСИВ РӘВЕШТӘ ДӘВАЛАУ ЯХШЫ, ЯНӘСЕ.
Бер мәзәк искә төшә: әгәр ОРВИны дәваласаң, бер атнадан тереләсең, дәваламасаң, җиде көнсез аякка басам димә... Тын юллары инфекцияләренең күпчелеге дәвалап тормыйча да 5-7 көннән соң узып китә. Баш авыртуын басып, борыннан агып торуны киметеп, сулышны ачып, ютәлне йомшартып, авыруның гомуми халәтен җиңеләйтергә мөмкин. Бу очракта халык куллана торган ысулларның да сихәте бар – бал, лимон, гөлҗимеш, карлыган, мүк җиләге, кура җиләге, мәтрүшкә чәе, сарымсак, әче торма... Иң мөһиме – вируслар үрчер өчен уңай шартларны киметергә кирәк. Әчкелтем эчемлекләрне ешрак эчеп торыгыз. Вак микроблар ачы тирәлекне яратмый.АЛТЫНЧЫ УЙДЫРМА. САЛКЫН ТИДЕРМӘС ӨЧЕН АЛДАН УК ИММУНИТЕТНЫ КҮТӘРҮ ХӘЕРЛЕ, ЯНӘСЕ.
Монысы аеруча киң таралган ялгышу. Безнең иммун системабыз сәламәтлек сагында уяу тора: организмга үтеп кергән микроблар белән көрәшеп, аларга каршы торучы антитәнчекләр эшләп чыгара. Аларны алдан ук бөтен гомереңә җитәрлек итеп чыгару мөмкин түгел. Авырган вакытта иммун системасына ярдәм итү – монысы икенче мәсьәлә. «С» витамины иң шәп иммуномодулятор булып тора. Салкын тигәндә аны көнгә 1 грамм күләмендә эретеп эчәргә кирәк. Лимоннан шуның кадәр микъдарда витамин алыр өчен, мәсәлән, көнгә 25 лимон ашарга туры килер иде. (1 лимонда якынча 40-45 мг аскорбин кислотасы бар.) Иммунитетны күтәрер өчен мин авыруларга һәрвакыт имбир, гөлҗимеш тәкъдим итәм.
ҖИДЕНЧЕ УЙДЫРМА. АВЫРГАН ВАКЫТТА ЯХШЫ АШАРГА КИРӘК, ЯНӘСЕ.
Чынлыкта, бу чорда организм ашаудан үзе баш тарта. Һәм юкка гына түгел – инфекция белән көрәшүнең бер төре ул. Шуңа күрә авыру кешене (балаларны да!) кыстый-кыстый ашатырга ярамый. Ә менә күп итеп җылы һәм әчкелтем эчемлекләр эчү бик файдалы, чөнки вируслар һөҗүм иткән күзәнәкләр таркалганда барлыкка килгән матдәләр, организмны агуларга өлгермичә, тизрәк чыгып китәчәк. Әлбәттә, хәзер фармакологиядә вирусларга каршы күптөрле дарулар чыгара башладылар. Ремантадин, арбидол, кагоцел, циклоферон, темафлю һәм башкалар, һәм башкалар... Аларның кайберләрен, профилактика чарасы буларак, инфекция башланганчы ук, ә икенчеләрен – авыруның беренче билгеләре күренүгә эчәргә кирәк. Әмма табиб киңәшеннән башка мондый дарулар белән мавыкмасагыз иде! Аларны аерым схема белән, авыруның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып билгелиләр.Еш кына мондый сорау бирәләр: «Бактерияле инфекцияләрне вируслы инфекциядән ничек аерырга?» Әгәр авыру төчкерүдән башланса, бу, һичшиксез, ОРВИ инде дигән ялгыш фикер дә йөри. Гадәттә, вируслы инфекцияләр температураның нык күтәрелүе, агулану билгеләре күренү белән кинәт башланып китә, тән авырта, хәлсезлек күзәтелә. Бактерияле инфекцияләр, әйтеп үткәнемчә, вируслы инфекциягә кушылып, кайсы да булса әгъзаның ялкынсынуы көчәю белән уза. Вируслы инфекциянең эчәклек эшчәнлеге бозылу белән уза торган төрләре дә еш очрый. Гадәттә, алар көз-кыш айларында күзәтелә. Бигрәк тә балалар күп йөргән урыннарда тоткарлыксыз таралалар. Бактерияле ашказаны-эчәк авыруларыннан аермалы буларак, алар чагыштырмача тизрәк һәм җиңелрәк уза, махсус дәвалау кирәкми. Гомумән алганда, бик еш очраучы һәм тиз арада аяктан егарга сәләтле бу мәкерле вирусларга каршы тору өчен сәламәт яшәү рәвешен сайларга, спорт белән актив шөгыльләнергә, бер-берегезгә карата игътибарлы һәм ихтирамлы булырга кирәк.
Иммунитетны күтәрү өчен халыкта менә мондый рецепт та кулланыла. Аны әзерләү өчен бер стакан кишер суты, бер стакан чөгендер суты, бер стакан кара торма суты, бер стакан лимон суты, бер стакан кагор, бер стакан бал, ярты стакан сарымсак суты, ярты стакан су кирәк булыр. Сутларның барысы да яңа гына чыгарылган булу шарт. Сарымсак яңа уңышныкы булсын. Әзерләгән сутларны бик әйбәтләп бутагыз да суыткычка куегыз. Шушы тереклек бәлзәмен көн саен берәр аш кашыгы күләмендә, ашарга ярты сәгать кала, кабып куегыз. Көздән кышка күчеп барган мәлдә иммунитетны ныгыту өчен менә дигән дару булыр. Ул әле сезнең канны һәм кан тамырларын да чистартыр, гемоглобинны яхшыртыр, салкын тиюдән менә дигән кисәтүче чара булыр.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Җиңги Без – ишле гаилә. Әти үлгәч, әни сигез бала белән ялгыз калды. Шунда әни: «Унынчы кеше булып шушы өйгә киләсен беләме? Ашау-эчүнең дә такы-токы икәнен чамалыймы? Ике-өч ел башка чыга алмаганыгызны әйттеңме? Аерылып китеп кеше көлдермәссезме?» – дип сорауларын тезде генә. Соңыннан: «Белмим инде, улым, ул кыз йә бик тәүфыйклыдыр, йә бик тәүфыйксыздыр», – дип, сүзен түгәрәкләп куйды...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
Соңгы комментарийлар
-
25 сентябрь 2023 - 07:55Без имениБухать кыенлыкларга тузучелэр булмастыр дим Хэзер без рэхэткэ чыгып алмыйбыз аллахеа тапшырдык рэхмэт авторгаҖиңги
-
25 сентябрь 2023 - 09:09Без имениБезнен энидэ сугыш вакытында булган хэллэрне сойли тырган иде, бердэ онытылмый. Яшь кенэ кызлар бик, бик тузеп, тылдагы халык белэн бергэлэп фронт тотканнар. Жаннары Жэннэт бакчаларында булсын инде энилэребезнен💥💥💥Җиңги
-
24 сентябрь 2023 - 17:38Без имениНиках ата-ана өстендә. А менә туй дигәне... Киленнең бик матур иттереп ясанып селфиларын, фотоларын тезэсе килэ икән, узе өчен узе тулэсен. Яшьләр хәзер мәнсез. Никах уткәргәнсез икән, туен кыз ата анасы әмәлләсен. Акча беркемдэ дэ артык тугелНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
23 сентябрь 2023 - 08:21Без имениҮзегез гаепле,нигә кыланырга иде. Малаегыз да тәрбиясез,әти әнигә шул сүзне әйтергә.Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.