Депрессиягә "ЮК" дибез!

Көз җиткәч болытлы көннәр күбәя. Шуның аркасында без еш кына җылылык һәм яктылык җитмәүне сизәбез. Мондый вакытта ярдәмгә сары төс килә!
Барыбызга да мәгълүм, болытлы көнне җанга да рәхәт түгел. Еш кына күңелне ямансу уйлар баса. Әнә шундый моңсулыкны җиңеп, үз кәефеңне үзең күтәрергә кирәк.
Барыбызга да мәгълүм, болытлы көнне җанга да рәхәт түгел. Еш кына күңелне ямансу уйлар баса. Әнә шундый моңсулыкны җиңеп, үз кәефеңне үзең күтәрергә кирәк.
Ә моның өчен иң беренче, иң гади ысул – иртәнге ашны сары төстәге тәлинкәгә салып ашау. Белгечләр фикеренчә, сары төс кәефне күтәрү белән беррәттән, аппетитны да яхшырта икән. Димәк ки, сары тәлинкәгә салынган гадәти солы боткасын яратып ашыйсың да шат күңел белән эшкә чыгып китәсең.

Кәефегез көне буе күтәренке булсын дисәгез, муеныгызга сап-сары шарф яисә косынка бәйләп куегыз. Әмма бу төс белән артык мавыгырга да ярамый. әйтик, баштанаяк сары төскә киенергә киңәш ителми, бу, киресенчә, кәефегезгә начар тәэсир итәргә мөмкин, чөнки чамадан тыш сарылык кеше энергиясен алып, депрессиягә юл ача.

«Диңгезнең күз яше», «Күк бүләге», «Борынгы урманның тылсымлы сагызы» дип аталган искиткеч матур сары гәрәбә (янтарь) ташын беләсезме? Беләсез, әлбәттә. Менә шул алтынсу бал төсендәге гәрәбә хуҗасына рухи күтәренкелек бирә, акча эшләрендә уңыш китерә, сәламәтлеген саклый дип санала.

Сары төс — уңыш төсе. Сары төс баш мие эшчәнлеген яхшырта, кешенең үз-үзенә ышанычын арттыра, оптимизм хисләре уята. Моны син үзең дә тикшереп карый аласың. Мәсәлән, эштәге берәр күңелсезлектән соң өстәлеңә сап-сары розалар (тюльпан яисә тузганак та ярый) утыртып куй. Бу манзараны күргән җитәкчең, эшен бик ярата икән, дип уйларга мөмкин. Ә син үзең шул арада сары төстән энергия җыеп, бер-бер артлы матур тәкъдимнәр дә кертә аласың. Күр дә тор, чәчәкләр шиңәргә дә өлгермәс, ә җитәкчең эшеңне тиешле дәрәҗәдә бәяләр.

Дизайнерлар фатирның стенасын, түшәмен, идәнен сары төскә буярга кушмый. Чамасыз сарылык кеше психикасын ярсыта. Сары төстәге детальләр куллану, киресенчә, кулай санала. Күңел күтәренкелеге өчен интерьерда сары төстәге ваза, чәчәк, диван япмасы, тәрәзә челтәрен отышлы кулланырга мөмкин.

Сары төстәге тәмләткечләр ризыкларга кабатланмас тәм бирү белән беррәттән, җылыту һәм сәламәтлекне яхшырту сәләтенә дә ия. Мисал өчен, куркума холестеринны киметә, ә карри ашказаны эшчәнлеген яхшырта. Моннан тыш, экзотик тәмләткечләр организмда ялкынсынуга, бактерияләргә каршы торып, күкрәкне яман шештән саклый. Әмма тиешле нәтиҗәгә ирешү өчен тәмләткечләрне куллана белергә кирәк.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Син генә кирәк Гади ситса күлмәкле кызның ишек төбендә арзанлы гына туфлиләрен салуын күреп, йөзен чытты булачак кайнана. «Авыл гыйбады!» – башына килгән беренче уе шул булды. Алай да улы хакына күңелдәгесен сиздермәде. Әле өйләнеп, түргә алып кайтып утыртмаган, йөреп туяр да, ташлар...
-
«Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде. – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз да була ала бит.
-
Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
-
Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
-
Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?!
Соңгы комментарийлар
-
1 июнь 2023 - 11:43Без имениНия бестолковый килен булсын, анлавымча килен белэн кайнана Алама яшэмэгэн.Әйтелми калган рәхмәт
-
1 июнь 2023 - 11:18Без имениСабабызнын горурлыгы, йозек кашы ул Голсинэ ханым♥️ Исэн-сау булсын, йоргэн юллары ун булсын🙏Китап акылны тәрбияли
-
31 май 2023 - 15:07Без имениТочно шундый эчтэлекле кино караган идем,исемен хэтерлэмим,бер нэрсэ дэ узгэрмэгэн.Бәхетле очрак-3
-
22 май 2023 - 10:24Без имениПервый раз попробовала такое блюдо у подруги, она татарочка. Правда, она мешала гороховую муку пополам с пшеничной.Так понравилось, что теперь сама его готовлю. Проблема только в том, что гороховую муку не везде продают. Но я ее теперь в интернет- магазине заказываю.Суп с чумаром из гороховой муки (клецки по-татарски)
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.