Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

​Салават Фәтхетдинов зоопарк хуҗасы булган

Салават Фәтхетдиновны моңарчы машиналар белән генә мавыга дип белә идек, баксаң, Зәкиевичның башка бер хоббие да бар икән әле.

Салават Фәтхетдиновны моңарчы машиналар белән генә мавыга дип белә идек, баксаң, Зәкиевичның башка бер хоббие да бар икән әле. Җырчының «Инстаграм» битен карап баручылар аның ниндидер тиеннәр янында мәш килгәнен күрми калмагандыр. Ниндидер түгел, үз тиеннәре икән ул аның. Берсенең исемен дә белеп калдык – Дружок, ди. Салават абыйлары бик тә яратканга охшый үзләрен, чикләвек белән сыйлап кына тора. Чикләвеген генә түгел, тәмле сүзен дә кызганмый. Иң яраткан сүзе «җаным» икән, тиеннәренә дә җаным дип кенә эндәшә.  



Тиенкәйләр генә түгел, бер аю да күренеп киткәли әле анда. Баштарак бәләкәй иде бу аю малае, кызымы – ишегалдына песи белән куышлы уйнап йөриләр иде.  Хәзер үсте инде, мөгаен, усалланып та киткәндер, читлеккә утыркан аны хуҗасы.  



Ишегалдында Хан да күренгәли. Кайчандыр Салават абыйсының артына гына посып утырган маэмай беркөнне, намуссызланып, абыйсын камера алдында тешләп алды бит, мәлгун! Хан – хаски көчеге (бәлки, ялгышам), җырчының туган көненә бүләк иткән булганнар икән. Бияләй кадәр көчектән сарык бәрәне кадәр булып үсте инде.  

Әле тагын тәва кошы да булырга тиеш. Дөрес, анысы белән якыннан танышкан юк, фотосыннан гына карап беләбез. 



Тагынмы... Тагын Салават абый кыш буе урман кошларын сыйлый. Итен дә, көнбагышын да, чикләвеген дә, җиләк-җимешен дә  кызганмый. Җимлеге бик зур, әллә ничә катлы. «Иртәм шулай башлана минем, кошларны ашатам», – ди җырчы.  

Кыскасы, Салават Фәтхетдиновта хәлләр әнә шулайрак... 

 

Теги: Салават Фәтхетдинов Салават Фатхутдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

Хәзер укыйлар