Логотип
Сәхнә һәм язмыш

«Килмешәк» ник йөрәкне өзә?

Без аны озак көттек. Яшь драматург Сөмбел Гаффарованың «Килмешәк» спектакленең премьерасын, диюем. Без аның язылу тарихын да, пьесаның төп герое Нәкыйпнең прототибы кем икәнен дә белә идек.

Без аны озак көттек. Яшь драматург Сөмбел Гаффарованың «Килмешәк» спектакленең премьерасын, диюем. Без аның язылу тарихын да, пьесаның төп герое Нәкыйпнең прототибы кем икәнен дә белә идек.

Нәкыйп – сугышта хәбәрсез югалган меңәрләгән татар егетләренең берсе – Сөмбелнең үз туганы. Япь-яшь улының үлеме белән килешә алмаган әнисе аны гомере буена тилмереп көтә, үлмәгәндер, исәндер, әсирлеккә эләккәндер дә, илгә кайта алмыйдыр дип, үз-үзен юата. Улын өзелеп сагынганда, ул киткән якка очкан киек казлар артыннан сәлам юллагандыр, һәм... көткәндер...

Пьесаның эчтәлеге буенча, Нәкыйп сугышта әсир төшеп, чит илгә эләгә. Туган иленә юллар ябык, ничек кенә теләсә дә, сөйгән Зәйтүнәсен дә, газиз анасын да, туган авылын да ул башка күрмәячәк. Басу тутырып утырткан бәрәңгесе, хатыны Джоаннаны Җаным дип атаулары, борынгы сәгатьләре – туган ягының бердәнбер төсе. Әнисенең, Зәйтүнәсенең өзелеп көтүен чакрымнар аша да тоя ул. Джоанна да тоя аны, һәм гомере буе ут йотып яши: менә-менә тимер пәрдә күтәрелер дә, Нәкыйбе үз иленә кайтып китәр.

Көннәрдән бер көнне, чынлап та, тимер пәрдә ачыла ул... Нәкыйп кенә...

Нәкыйп-Зәйтүнә язмышы – меңәрләгән татар егет-кызларының язмышы ул. Милли фаҗигабез... Өзелгән җепләр, югалган эзләр... Киселгән өмет... Гомере буе кайтыр дип көткән әнисенең дә, пьеса ахырына өмете киселгән: кайтмастыр инде аның баласы.

Авыр да, аяныч та, кызганыч та. Бер гөнаһсыз җаннарның болай җәфа чигәргә мәхкум булуы кызганыч. Күз яшьләрен тыярлык түгел.

 

Спектакль тәмам. Шыгрым тулы зал артистларны аягүрә алкышлый. Бер минут, өч, биш минут буе тынмый алкышлар. Афәрин! Афәрин, Сөмбел!

фото: Рәсим Назмиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар