Уңыш формуласы ниләрдән гыйбарәт? Сәләт, тырышлык, үҗәтлек, максатчанлык таләп итә ул. Бу исемлекне уңышка ирешкән һәр кеше үзенчә дәвам итәр иде. Ләкин тагын бер мөһим әйберне билгеләп үтми мөмкин түгел. Бу шәхес артында кем тәрбиясе тора? Кемнең үгет-нәсыйхәте, изге теләге, үрнәге белән уңышка ирешкән? Кем баласы ул? Бу проектта шул сорауларга бергәләп җавап эзләрбез. Гөлдания Хәйруллина – Татарстанның атказанган артисты, җырчы.
Уңыш формуласы ниләрдән гыйбарәт? Сәләт, тырышлык, үҗәтлек, максатчанлык таләп итә ул. Бу исемлекне уңышка ирешкән һәр кеше үзенчә дәвам итәр иде. Ләкин тагын бер мөһим әйберне билгеләп үтми мөмкин түгел. Бу шәхес артында кем тәрбиясе тора? Кемнең үгет-нәсыйхәте, изге теләге, үрнәге белән уңышка ирешкән? Кем баласы ул? Бу проектта шул сорауларга бергәләп җавап эзләрбез.
Гөлдания Хәйруллина – Татарстанның атказанган артисты, җырчы.
Кызы Лилия ХӘЙРУЛЛИНА – җырчы.
Гөлдания ханым, үзегездән, гаиләгездән башлыйк әле. Иҗат юлына очраклы гына килеп кергәнсез бит!
– Әйе, Казанның моторлар төзү заводында фрезерлы станокта эшләдем. Җырчы булырга хыялланмадым да! Әтием дә тимерче, ә мин гел аның янында бөтереләм. Кыз фамилиям дә Биктимерова әле, өстәвенә. Заводта тавыш каты – сөйләшкән дә ишетелми. Ә мин аның саен рәхәтләнеп кычкырып-кычкырып җырлыйм! Бервакыт яныма ике егет туктап, вокаль-инструменталь ансамбльгә чакырдылар. Йөри башладым. Әле татарча җырлар җырла-мый идем дә ул вакытта, русча гына. Цехлар буйлап концертлар куеп йөрибез. Шунда ишетеп, безнең цехтагы кызлар Ленин исемендәге мәдәният йортына чакырдылар. Анда бераздан яңа офыклар ачылды. Үземнең уемда булмаса да, хор җитәкчебез Суфия апа Шиһаева Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә барып карарга киңәш итте. Анда да алдылар! Заводта эшләгән чакта эшкә җиде тулырга унбиш минутта йөри идек бит. И Ходаем, сәгать уннарга гына бара торган эш булсын иде, дип теләп йөрдем. Кабул булды! Эшкә унга гына йөри башладым. Үземне сынап карар өчен генә Түбән Кама музыка училищесына документларны тапшырып караган идем, кердем! Үзем кайтам, үзем елыйм. Түбән Камага кайтасы килми бит! Остазым Венера Гәрәевага әйттем бу хакта. «И балакаем, ник әйтмәдең, Казанда да кергән булыр идең бит! Кергәч, укы инде хәзер, җырларга өлгерерсең», – диде. Аның сүзен тыңлап, Түбән Камага киттем. Ярты ел буе елый-елый яшәдем. Аннары кызлар тагын «Яшьлек» җыр һәм бию ансамбленә дәштеләр. Ансамбльнең концертларына ул вакытта билет таба алмыйлар иде. Беренче концертымда сәхнәгә җырларга чыккач, сызгыра-сызгыра алкышладылар – гомергә истә калды ул чыгыш. Була икән бу, дидем!
Ирегез танылган композитор, баянчы Рөстәм Хәйруллин белән ничек таныштыгыз?
– Ленин исемендәге мәдәният йортында хорга йөргән чакта таныштык. Баянчыбыз Рәшит абый Сабиров армиягә алынды да, аның урынына ике баянчы егет килде. Ике баянчыга да җырлап карадым. Рәшит абыйдан: «Кайсысына җырлыйм?» – дип сорыйм. Менә монысына дип, Рөстәмгә төртеп күрсәтте. Рөстәмнең көе белән минем моңнар туры килде шулай... Училищеда укып бетердем, барыбер Казанга – Җыр һәм бию ансамбленә кайтырга исәп. Җәйге каникулда бераз ял итеп, Чаллыга Рөстәм-нәргә кунакка килдем. Аларда бер-ике көн яшәп, Казанга китәргә уйлыйм. Баянчы Шәфәгать Салихов Чаллыда «Төзүчеләр» мәдәният сараенда кызлар вокаль ансамблен җитәкли иде. Ул урынын бушатып, миңа эш әзерләп куйган, Рөстәм белән планнар корганнар. Мине җибәр-мәскә боларның исәбе! Барыбер Казанга кайтып китәм, дип карышып маташкан идем дә, булачак кайнанам: «Китеп йөрмә, Гөлдания, барыбер кайтасың була...» – диде. Аның сүзен тыңлап калдым, эшли башладым.
Рөстәм абый белән икегез дә – иҗат кешеләре. Лилия тугач, аны карау мәсьәләсе ничек хәл ителде?
– Дүрт ел кайнаналар белән яшәдек, алар ярдәм итте. Аннары минем әти-әнигә дә калдыра башладык. Күрмәсен дип, Лилиягә әйтми генә китә идек концертка. Ә ул аны әле дә әйтә: «Елап кала идем», – ди. Әнә шул елаганын күрмәс өчен, күренмичә китәргә тырыштык та инде. Йөрәк авырта бит... Лилия безнең тормышны күреп, сеңдереп үсте. Репетицияләрне өйдә уздыра идек бит. Бервакыт репетициядән соң Рөстәм: «Әйдәле, кызым, җырла!» – дип, уйный башлаган иде, Лилия минем бөтен җырны җырлап та бирде! Әмма сәхнәдә җырлаудан баш тартты. «Җырламыйм, шофер булам!» – дип кенә җавап бирде. 6 яшендә минем бенефиска бик юмалап кына бер тапкыр сәхнәгә чыгардык. Шуннан ошап киткән иде дә, үсмер чорда тагын туктады. «Клон» киносы чыккан еллар иде, шәрык биюләре белән мавыкты. Элек концертларда цирк артистлары белән номерлар әзерли идек. Шуларны күреп цирк студиясенә йөри башлады. Ике ел эчендә хулахуп белән номер куйдылар. Беркемгә дә бу кадәр тиз арада номер куйган юк иде, диде остазлары. Әнә шушы осталыклары белән безнең концертларда чыгыш ясый башлады: биеде, җырлады – концертларны бизәде.
Концертларга сезнең белән йөреп үскән Лилия. Машинада йоклаган чакларын, концертлар арасында дәрес әзерләгәнен искә төшерә ул...
– УАЗик машинасының моторы өстендә өстәл кебек тигез урын бар. Шунда башын салып йоклап, шунда дәрес карап йөри торган иде. Гомумән, мөстәкыйль бала булды. Күршеләребез дә бик яхшы иде, без югында Лилиягә күзколак булып калдылар. Өстәвенә, күршебезнең апасы – Лилиянең класс җитәкчесе дә. Борчылып йөрмәдек, Лилиягә ышана идек. «Мәктәптә укыганда сезнең йөзгә кызыллык китермәскә тырыштым», – ди. Катнашмаган җире юк иде: җырларга да – ул, биергә дә, КВНга да, йөгерергә дә, бассейнда йөзәргә дә... Мәктәпнең президенты итеп тә сайланды. Теләгән бөтен җиренә үзе йөрде. Музыка мәктәбенә кергән иде, укырга вакыты җитмәде...
«Уенчыкларның күпчелеген үзем эшләгән акчага ала идем. Акчаның каян килгәнен, ничек эшләнгәнен белеп үстем», – ди Лилия.
– Интервьюларда: «Кызыгызны узындырып, теләгән әйберен алып үстердегезме?» – дип сорыйлар. Юк, тормышны бер чәнечке белән кашыктан диярлек, үз тырышлыгыбыз белән башлаган кешеләр без. Иҗат тормышын да «нуль»дән башладык. Сәхнә бит ул зур чыгымнар таләп итә. Үз театрыбыз бар иде – унбишәр кеше йөрдек гастрольләрдә. Барыбызга да ашарга, яшәргә, йокларга кирәк. Сәхнә киемнәре дә матур булырга тиеш. Үзем дә сәхнә киемнәренә акча кызганмадым, тамашачының күзен дә, күңелен дә иркәли торган булырга тырыштык. Шуңа Лилия артык иркә булып үсмәде. Ә менә күңелендә бер әйбер калган – Мәскәүдә гастрольдә Барби курчагы алып бирмәгәнбез. Нык кызыккан булган! Әле дә шуны искә ала.
Мөстәкыйльлеге, үз-үзенә ышануы алдагы тормышта да ярдәм иткәндер?
– Бик ярдәм итте. Финанс-икътисад институтының дүртенче курсын тәмамлагач, каникул вакытында чит илгә барып эшләү тәҗрибәсе бар иде ул вакытта. Барам да барам, ди. Булдыра алганча акча туплап, тырышып, Америкага җибәрдек. Алдан сөйләшеп, эш урыны белешеп киткән иде. Очкан көнне телефоннан шалтыратты, ә тавышы ишетелмәде. Ике көн бер хәбәре дә юк! Йөрәгем шартлый язды шул чакта. Исәнме балам, юкмы?.. Россия генә дә түгел бит, кайдан эзләп табасың аны? Документлар буенча институтка барырга туры килде шул көнне. Анда Лилиянең дус кызларын күрдем дә кычкырып елап җибәрдем. Лилия югалды бит, бер хәбәр дә юк, дим. Алар мине, бар да яхшы булыр, дип тынычландырып җибәрделәр. Ике көннән соң шалтыратты Лилия. Эшкә аласы оешма баш тарткан. Лилия, яшьләр белән танышып, аларга ияреп башка штатка киткән. Алардан да алдан ике эш табып, документларын ясатып урнашкан да. Анда булган авырлыкларын үзе генә белә. Үземне сынап, авырлыкларны җиңәргә өйрәнеп кайттым, дип сөйли хәзер.
Геннар барыбер үзенекен итә – Лилия Казан мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлый. Иҗат юлында кемгә ныграк охшаган ул?
– Кыяфәте дә, холкы да әтисенеке аның. Фикер йөртү, эшкә сәләте, күп белүе, кыюлыгы белән дә – әти кызы. Җыр сайлаганда элек минем белән киңәшләшә иде. Бервакыт: «Гел әнисе инде җырлаганда», – дип әйтә башладылар. «Мин алай булуын теләмим, үз көчем белән ирешергә телим», – диде. Башка – яшьләр стиленә күчте. Олырак яшьтәгеләргә ошап та бетмидер, әмма ул аның үз тырышлыгы, үз образы. Заманча җырлар белән халык җыю бик җиңел булмаса да, авырлыкларны җиңеп, үз юлы белән бара. Аның көчле ягы – максатчанлык. Ни теләсә, шуңа ирешергә тырыша. Мин хәзер үзем аның белән киңәшләшәм. Кызым – дустым да, коллегам да. Аның янында үземне бала кебек хис итәм кайчак.
Әни буларак, кызыгызга киләчәккә нинди киңәш бирер идегез?
– Заман белән яши торган кеше Лилия. Аның индивидуальлеге, үзенчәлеге бар. Мин үзем дә аерылып торырга ярата идем. Бәлки, кешегә ошаганча яшәргә кирәктер, әмма мин үзем дә андый түгел. Концертларда без Рөстәм белән үзебез дә гел яңалык керттек, тамашачы өчен көтелмәгән әйберләр уйлап чыгардык. Лилиядә дә бар ул. Аның үзенчәлеген хуплыйм. Һәркемнең үз йөзе. Тамашачы артистның тавышын гына ишетеп тә кем икәнен таныса, бу – зур уңыш. Киңәш түгел, теләкләр генә миндә. Сәламәт булсыннар, иминлектә яшәсеннәр!
Әңгәмәдәш – Алсу Шакирова.
Фото: Анна Арахамия
Видео: Дмитрий Цумарев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк